fbpx
21.03.2012

Китабым чыкты.


Бу методик ярдәмлектә минем 30 елдан артык булган педагогик эшчәнлегемнең кайбер сәхифәләре тупланган.Соңгы 15 елым Яңа Кенәр коррекцион-интернат мәктәбендә акыл үсешләре тоткарланган балалар белән эшләп үтте.Шуңа күрә материалларның шактый өлеше шушы төр балалар белән эшләү тәҗрибәсенә багышланган.Рус телендә сөйләшүче балаларны татар теле дәресләрендә татар сөйләмен тыңларга һәм аңларга,татарча сөйләшергә өйрәтер өчен коррекцион эчтәлектәге рәсемле күрсәтмә әсбаплар тәкъдим ителә.Танып-белү эшчәнлеге түбән,хәтере начар үскән,сүз байлыгы аз булган укучылар белән предметлы һәм сюжетлы рәсемнәр кулланып эшләү уңай нәтиҗәләр бирә.Алар гади,балаларга аңлаешлы,игътибарны җәлеп итәрдәй пөхтә,төгәл эшләнгән һәм кулай кызыксындыру чарасы булып тора.Әйбер-сурәт күрсәтмәлелеген куллану өйрәнелә торган сүз белән аның төшенчәсе арасында ныклы бәйләнеш булдырырга ярдәм итә.Күрсәтмә әсбаплар үзенчәлекле татар авазларын дөрес әйтергә, капма-каршы яки бер төрле әйтелешле сүзләрне аера белергә һәм лексик темаларга караган сорауларга җавап бирә торган сүзләрдән дөрес файдалана белергә өйрәтә.Нәтиҗәдә балаларның сүз байлыгы арта,җөмлә төзү эше җиңеләя. Кулланмада шулай ук коррекцион сыйныфларда татар телен өйрәнүче рус һәм татар балалары өчен төрле иҗади күнегүләр,үстерелешле уеннар һәм укытучылар өчен методик киңәшләр бирелә.Җыентыкны дәресләрдә өстәмә эшләү,өй эшләре һәм мөстәкыйль эшләр вакытында кулланырга мөмкин.Биремнәрне телдән эшләү һәм язма сөйләм телен үстерү өчен дә кулланырга мөмкин.Күнегүләрнең күбесе Р.З.Хәйдәрова дәреслеге белән эшләүчеләр өчен төзелгән.Ләкин бу башка авторлар белән эшләүче укытучылар мондагы биремнәрне файдалана алмыйлар дигән сүз түгел.Киресенчә,рус мәктәбендә эшләүчеләр дә,татар мәктәпләрендә эшләүчеләр дә коммуникатив уен һәм биремнәрне үз эшләрендә иркен куллана алалар.Бигрәк тә башлангыч сыйныфлар өчен бу материалларның файдасы зур булыр.Чөнки күнегүләр тематик принципка нигезләнгән,игътибар үзәгендә грамматиканы өйрәтү түгел,ә сүз байлыгын арттыру,сөйләмгә өйрәтү торды.Күнегүләрдә программада күрсәтелгән һәм дәреслекләрдә бирелгән иң актив сүзләрне кулланырга тырыштык.Шуңа күрә класстан тыш үткәрү өчен язылган әдәби кичә үрнәкләре артык гади булып тоелырга мөмкин.Ләкин болар татар телен өйрәнүче балалар өчен махсус шулай язылды.Бигрәк тә яшь укытучылар өчен бу ярдәмлекнең файдасы зур булыр.Чөнки фәннәрне авыр үзләштерүче балаларга татар телен өйрәткәндә шактый кыенлыклар килеп чыга.Шуларны исәпкә алып,озак еллар коррекцион мәктәптә эшләгән мөгаллим буларак,мин үз эш тәҗрибәм буенча кайбер киңәшләр бирергә тырыштым.Иҗади эшләүче укытучылар өчен бу ярдәмлек кирәкле кулланма булып хезмәт итә ала.Әгәр сезгә укыту-тәрбия эшендә бу җыентык азмы-күпме ярдәм итсә,мин бик шат булыр идем.

Tags:

Бер шәрехләү “Китабым чыкты.”

  1. фәрит Says:

    китапны ничек алырга икән

Шәрехләү