fbpx
28.02.2022

8 Март иртәсе. Балалар бакчалары өчен.


8 Март
ТР Сарман муниципаль районы  “Гомуми үсеш төрендәге 4 нче “Сандугач” балалар бакчасы”  мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе  тәрбиячесе Гыйлметдинова Эльза Фоат кызы. Тема: 8 нче март иртәсе.  

Тәрбияче:-Хәерле көн безнең иң кадерле кунакларыбыз- хөрмәтле әниләр, әбиләр, кызлар! Сезне ихлас күңелдән ямьле яз бәйрәме 8нче март белән котлыйбыз! Яз сулышы гаиләгезгә муллык, күңелләрегезгә сабырлык, тәннәрегезгә саулык китерсен. Ходай сезне үз рәхим-шәфкатеннән ташламасын, теләкләрегезне тормышка ашырырга ярдәм итсен, өстәлләрегез мул, аш-суларыгыз тәмле, көннәрегез ямьле булсын!

Дөньяда иң матур сүз-ул Әни.

Дөньяда иң татлы сүз-ул Әни!

Дөньяда иң изге сүз-ул Әни!

Дөньяда иң затлы сүз-ул Әни!

    Барыгызны котлыйбыз.

-Әниләрне, әбиләрне,

тәрбияче апаларны,

үзебезнең кызларны!

Хөрмәтлибез, зурлыйбыз!

Бу бүләкләр сезнең өчен,

Без үзебез ясадык.

Балачакның истәлеге

Булыр диеп уйладык.

Кояшлы язны каршылап,

Әйдәгез, җырлыйк әле.

Безнең җырлаганны күреп

Әниләр сөенсен әле.

    Җыр  «Бәйрәм бүген!»

1.Хөрмәтле әниләр, әбиләр, кунаклар. Бүгенге 8нче март бәйрәм көнендә безнең “Сандугач” балалар бакчасының “Кояшкай” төркемендә “Яз-ТВ” телеканалы эшли башлады. Хәзер сезгә бәйрәмгә багышланган тапшырулар тәкьдим итәбез. Эфирда “Сарман: Сандугач иң яңа хәбәрләр”  Тәрәзәдән кояш карый, кочакта чәчәкләр, йөзләрдә елмаю. Бүген барлык җирдә  язның беренче бәйрәме 8 март халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәләр.

Безнең кадерлеләребезне бәйрәм белән тәбрик итәбез. Сезгә эшегездә, тормышыгызда уңышлар, сәламәтлек, бәхет, озын гомер телибез!

Төркемебез бик дус тату. Әти-әниләребез безгә һәрчак ярдәм итеп торалар, алар белән тыгыз элемтәдә. Хәзер бирегә Абдикаирова Р.,  Ашрафуллина Э., Айгөл Габдрахманова , Файзелхакова М., Тузеева Р., Шамилова Г., Юсупова А., Шакурова Рамина, Гараева Айлина, Султанова Эльза, Габдрахманова Язиля, Ризатдинов Нариманны чакырабыз. Әниләргә бакча тормышында актив катнашканнары өчен Рәхмәт хатлары тапшырабыз, ә балалар конкурста катнашканнары өчен диплом белән бүләкләнәләр.

Әлегә шундый яңалыклар иде. 8нче март бәйрәмегез күңелле үтсен. Исән-имин булыгыз.

Алга таба һава  торышына күзәтү. Синоптикларның  фаразларын гүзәл кызлар җиткерәләр.

Яз  килгәне   күренеп  тора,

Карлар  эреп  баралар

Сөңге  бозлар  тамчы  булып,

Гөрләвекләр  агалар.

Кошлар  килә  җылы  яктан,

Гөр-гөр,  чыр-чу  киләләр,

Язны  китерәбез,  диеп

Хәбәр-сәлам бирәләр.

  Яз   тәрәзәләргә  шакый,

Юмарт  кояш  җылыта.

Кар  чәчәге-умырзая

Татлы  йокыдан  тора.

Хатын-кызлар  бәйрәм көнне.

Һава  торышы  әйбәт.

Табигать  тә  безнең  яклы

Әниләргә   зур  рәхмәт!

  1. Программаны бәйрәм чыгарылышы “Сиңа миннән сәлам…”тапшыруы дәвам итә. Тапшыруыбызның беренче хаты “Сандугач” балалар бакчасының  “Кояшкай” төркеменә йөрүче балаларның әниләренә  юллана.  Төркемгә йөрүче балалар 8нче март уңае белән үзләренең сәламнәрен җиткерәләр.

   Әни, әни әнием,

Бүген бит синең бәйрәм.

Миңа рәхәт, күңелле

Әнием, синең белән!

Әниемне кочаклыйм да

Битеннән үбеп алам.

Әни, әни, әнием,

Мин сине бик яратам.

Иртә җырлыйм. Кич җырлыйм,

Көне буе мин җырлыйм.

Әниемне, әбиемне

Бәйрәм белән мин котлыйм!

   Әниләр, Әниләр!

Безнең якын кешеләр.

Сез кадерле, сез изгеләр,

Чөнки , безнең ӘНИЛӘР!

Һәрчак сәламәт булыгыз,

Нур чәчсен күзләрегез.

Бәхет-шатлыкка сөенеп

Елмайсын йөзләрегез,

    Әниләрне, әбиләрне

Апаларны, кызларны.

Бәйрәм белән, бәйрәм белән

Котлыйбыз барыгызны!

Бәхетле һәм киң күңелле,

Сабыр булып калыгыз.

Ә без сезне сөендереп

Шатландырып торырбыз!

        Ты — мама. Значит — лучше всех!

Не может быть души светлее.

Ты — мама, значит, в мире нет,

Ну, никого тебя роднее!

— Мы мамам любовь свою отдаем

Для них, для любимых мы песню поем.

 Песня “Мамочка милая моя”

Тапшыруны дәвам итәбез. Зәңгәр экраннар янына  бакча мөдире һәм бакча коллективын чакырабыз. Гараева Айлина башкаруында шигырь.

    Для заведующей сада

В день весенний, женский

Все наши приветствия и

Наши СМС-ки.

На 8 Марта вам

Родители и дети

Быть желают самой

Счастливою на свете.

Мы благодарим Вас

За доброту и ласку,

И за то, что садик наш

Вы превратили в сказку.

    Бакчадагы  апаларны

Барсын, барсын, барсын да

Котлыйбыз  бәйрәм белән

Шатлык артсын тагын да.

       Теләкләрнең кайсын теләсәк тә,

Аз булыр күк сезнең хөрмәткә,

Аллаһ сезгә озын гомер бирсен

Без калабыз шушы теләктә.

Җыр “Рәхмәт сезгә!”

 III. Эфирда  «Мин»  тапшыруы. «Мин» – ул яңа иимидж, килешле киемнәр, яңа тормыш, яңа образ тудыручы тапшыру. Замана белән атла!  Бүгенге тапшыруыбыз “Сандугач” балалар бакчасында үтә. Ни өчен биредә?

Чөнки бүген биредә күркәм бәйрәмнәрнең берсе 8 март бәйрәме. Тапшыруыбыз кунаклары кызлар һәм әниләр. Әйдәгез кызлар белән танышыйк.

Бию “Модница”

Уен “Фото”

  1. Хөрмәтле  тамашачылар,  безнең  тапшырулардан  аерылмагыз,  рекламага  тукталып  алабыз.

Вот и пришла долгожданная весна! Конечно, зимы можно сказать и не было совсем, но и она порядком поднадоела и потрепала нас. Пора восстанавливаться! Готовим вкусные и полезные чаи! Они простые, доступные и недорогие. Практически любой из указанных ингредиентов найдется на вашей кухне или в ближайшем супермаркете, за вполне приемлемую цену. Полезный чай с корицей и лимоном – восстанавливает силы, работоспособность Рецепт очень простой: заварите черный крупнолистовой чай в заварнике, добавьте в него 0,5 ч. л. молотой корицы, 0,5 ч. л. цедры лимона или апельсина. Настаивать 3-5 минут под крышкой и ароматный полезный чай готов! При подаче можно украсить кружочком лимона. Сахар или мед по вкусу.

  1. Хәзер сезне ”Кәмит-Җәвит”тапшыруы капка төбенә чакырабыз. Исәнмесез мөхтәрәм милләттәшләр, кәмит җәвитне яратып көтеп алучы хөрмәтле тамашачылар. Бүген кемнәр килде икән дип борчыласыздыр. Борчылырга һич сәбәп юк. Каршы алыгыз, “Кояшкай” төркеме артистлары.

Сценка «Семья»

  1. Хөрмәтле,  телетамашачылар,  бәйрәм  тапшыруларыбызны  дәвам  итәбез.  Бу  сәхифәне   без  әбиләребезгә     багышлыйбыз.  “Ел  җыры”  бәйгесендә  җиңү  яулаган  җыр. Ул  әбиләребезнең  күңеленә  хуш  килер,  дип   ышанып  каласы  килә.

  Әбиләрне  яратабыз,

Алар  безне  ярата.

Бары  тик  мактау  сүзләре

Әбиләргә   карата.

Әбиләр   диеп  әйтсәк  тә,

Бик  яшь  безнең  әбиләр.

Ярдәм   кирәк  булган  чакта,

Хәзер   килеп  җитәләр.

Әбиләргә  рәхмәт   әйтеп,

Бәйрәм  белән  котлыйбыз!

Бүләк  итеп  сезнең   өчен,

Иң   матур   җыр  җырлыйбыз.

Җыр “Әбекәем”

   Кечкенәдән тыңлап үсәм,

Әбием вәгазьләрен,

Күңел сандыгына салам,

Аның әйткән сүзләрен.

Яхшы үгет-нәсихәтләр

Бирә әбиләр безгә.

Аларның җылы карашы

Нур сибә өебезгә

    Бабушка любимая

Самая красивая!

Руки золотые,

Глазки молодые.

Будь всегда счастливой,

Мудрой и красивой.

С праздником, родная!

Снова поздравляю!

Танец «Оладушки»

Уен “Сыйла”

  1. Хәерле көн. Эфирда “Күчтәнәч” тапшыруы. Барыгыз да экраннар каршына җыелып беттегезме? Әкият көтәсезме? Бүген әкият булмый. 4нче “Сандугач” балалар бакчасыннан күчтәнәч җибәргәннәр. Нинди күчтәнәч дисезме? Карагач белерсез, рәхим итегез, балалар.

Җир йөзендәге әниләрне әбиләрне апаларны кызларны  бәйрәм белән котлап,

Татар халык биюе.

      Шундый матур чәчкә алдым

Әниемә бүләккә.

Якты кеше минем әни,

Һәрчак изге теләктә.

Син шатлыгым, куанычым

Бәхетем син, балам, ди

Яшәр өчен барлык көчне

Мин бит синнән алам, ди

    Свою мамочку люблю,

Крепко обнимаю

И поздравить в этот день

Раньше всех желаю.

С 8 Марта, мамочка.

Счастья и любви!

Лучше нету на Земле

Мамочки, чем ты!

    Әниләрне,  әбиләрне,

Яратабыз,  зурлыйбыз.

Сезгә  бездән  бүләк  булсын,

Матур  җырлар  җырлыйбыз.

Ә  иң  зур  бүләк—без  үзебез,

Сезнең   җимешләрегез,

Шатлык белән  сөенә-сөенә,

Бергә-бергә   яшәрбез.

  1. Тәүлекнең хәерле сәгатендә исәнмесез, хөрмәтле телевизор караучылар. Эфирда “Кунак Бит шоу” тапшыруы. Һәм бүген бездә кунакта…Каршы алыгыз.

Яз кызы   Исәнмесез, дусларым!

Сезне сагынып килдем мин.

Сезгә аяз көннәр дә

Матурлык китердем мин.

  Сәлам, сәлам Яз кызы,

Син бәйрәмнең кунагы.

Әйдә бергә җырлыйбыз,

Яз турында җырыбыз.

Җыр “Яз килә”

Яз кызы балалар, мин сезгә бүләкләр алып килдем. Алар язның беренче чәчәкләре умырзаялар. Ләкин алар тылсымлы. Баллы чәчәкләр. Рәхим итеп алыгыз.

Тәрбияче    Рәхмәт яз кызы.

Праздник свой  мы завершаем,

Всех  еще раз поздравляем!

Спасибо,  что были сегодня с нами

На праздничном дошкольном канале!

Шәрехләү