fbpx
20.05.2019

Орчык бәйрәме


Орчык бәйрәме
Нурлат шәһәре 3 номерлы урта гомуми белем мәктәбенең I квалификацияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Садыйкова Зәйтүнә Усман кызы.Тема:  “Орчык бәйрәме”  өмәсе. Сайтка яңартып урнаштырылды.

Максат: – укучыларны кунакчыл булырга, олысына, кечесенә хөрмәт күрсәтергә өйрәтү;

-татар халкының милли бәйрәмнәре- “Орчык бәйрәме”н искә төшереп китү;

-үткәненә ихтирам, кызыксыну уяту;

– татар халык уеннары аша туган телебезгә мәхәббәт хисе тәрбияләү

Җиһазлау: каба, орчык, сарык йоны, йоннан бәйләнгән оекбашлар, бияләйләр,

авыл өен бизәү өчен (самовар, гармун, чәшкеләр  һ.б)

Кулланылган әдәбият. Татар халык мәкальләре, табышмаклар, афоризмнар, җырлар китабы.

“Орчык бәйрәме”нең барышы.

1.Кунакларны кулларына ипи, бавырсак, чәк-чәк тоткан, татар халык киеменә киенгән кызлар, егетләр каршы ала. ( “Әссәламегаләйкем” җыры яңгырый)

2.Укучы кыз. Исәнмесез кадерле кунаклар, әйдәгез “Орчык бәйрәме”нә рәхим итегез, түрдән үтегез, безнең сый-хөрмәтебездән авыз итегез. (кунаклар түргә үтә , алар алдына бавырсак, чәк-чәк куела)

3.Кунаклар кергәнче үк әниләр ярымбоҗра ясап утырган була. Алар эрли, бәйли, йон тетә.

Кунаклар тиешле урынга утыргач, укучылар әзерләп куелган өстәлләр артына урнаша. Һәр өстәл артында 6 шар укучы, өстәл өстендә ак кәгазь, ручка.

Укытучы. Исәнмесез,  кадерле кунаклар, хөрмәтле әниләр, укучылар.

Татар халкы элек-электән кунакчыл, тәрбияле халык. Халкыбызның гаять тирән тәрбияви һәм әхлакый әһәмияткә ия булган йола-бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре бихисап. Ләкин кайберләре заманалар үзгәрү белән вакыт тузаны астында калган. (Бу вакытта презентация “Сабан туе”, “Каз өмәсе”, “Нәүрүз” бәйрәмнәреннән күренешләр слайдларда чыга). Татар халкы элек-электән “Каз өмәсе”, “Өй күтәрү”, “Өй юу” өмәләрен күмәк эшләгәннәр. Билгеле инде эшләгәннән соң хуҗа кеше өмәчеләргә табын әзерләгән. Алар ашап-эчеп кенә калмаганнар, уен-көлке, җыр-бию, мәкаль, табышмак әйтешү уеннары  да уйнаганнар.

Укучылар сез мин сөйләгән вакытта слайдларны да карадыгыз, мине дә тыңладыгыз. Слайдларда нинди бәйрәмнәрдән күренешләр сурәтләнгән иде. Җавапларны кәгазь битләренә языгыз. Кайсы төркем игътибарлырак.

(Укучылардан җаваплар алына).

“Сабан туе”,” Каз өмәсе”, “Нәүрүз”  бәйрәмнәре кайсы милләт халкына хас бәйрәмнәр?

(татар халкына хас бәйрәмнәр).

Димәк, безнең бүгенге сыйныф сәгатебезнең темасы ничек булыр?

 (татар халык бәйрәмнәре).

Дөрес укучылар, ләкин сез әйткәннәргә бер-ике сүз генә өстим. Безнең бүгенге чарабызның темасы “Татар халкының милли бәйрәмнәре”. Шул форсаттан файдаланып, онытылган, күпләр белмәгән бер бәйрәмне искә төшереп китәрбез.

Алдагы слайдыбызны карап китик. (слайдта оекбаш, бияләйләр).

Укучылар әйтегез әле, менә бу оекбаш, бияләйләр нәрсәдән бәйләнгән? (йоннан)

Йонны кая алабыз? (сарыктан)

Сарыктан ничек алабыз? (махсус кайчылар ярдәмендә кыркып алабыз)

Сарык йонын алдык, менә ул сезнең алдыгызда. (табакка салынган сарык йоны укучылар алдына чыгарып куела)

Йон бар, бияләй бәйләп буламы? (юк)

Нишләргә кирәк? (йонны тетәргә кирәк)

Әйдәгез бергәләп йонны тетеп карыйк. Хөрмәтле әниләр, укучыларга йонны тетеп күрсәтегез әле. Укучылар кабатлый.

Йон тетелде, оекбаш, бияләй бәйләп буламы әле? (юк)

Йонны менә бу җайланмага бәйләргә кирәк. (укытучы кабага күрсәтә).

Укучылар сез бу җайланманың ничек аталганын беләсезме?

Беренче төркем җавапны менә бу китапларда , икенче төркем  кемнең телефоны бар интернеттан карый ала.

Укучылар җавапны тапты. Каба. Русчасы ничек була икән? (прялка)

Йонны кабага бәйләдек, оекбаш, бияләй бәйләп буламы?

Безгә бу йоннан җеп эрләргә кирәк, ә җепне алу өчен менә бу предмет ярдәмендә башкарырга мөмкин. (укытучы орчык күрсәтә)

Сез аның ничек аталганын беләсезме?

Аңа җавапны алу өчен, сезнең алдыгызда конвертлар ята, конверт эчендә бу предметның русча- татарча тәрҗемәсен табып күрсәтегез.( ике өстәлдә дә конвертлар,  төрле сүзләр язылган кәгазьләр). (укучылар,  орчык-веретено дип парлап табып күтәреп күрсәтәләр).

Димәк, бу предмет орчык дип атала икән, дөресме әниләр? ( әниләр, дөрес)

Кадерле әниләр орчык белән нишлибез, укучыларыбызга күрсәтегез әле.( бер әни эрләп күрсәтә)

Укучылар, җепне барлыкка китерүче предмет нәрсә икән инде? (орчык)

Ә хәзер орчыкта барлыкка килгән җепне нишләтергә? Укучылар әйтмәсә укытучы үзе әйтә.

Җепне киләпкә салабыз. (бер укучының кулына киләп салып күрсәтелә)

Оекбаш бәйләп буламы әле? (юк)

Киләпне юарга кирәк, югач менә шундый ак җеп барлыкка килә.( укытучы алдан әзерләп куйган, юылган чиста киләп күрсәтә)

Киләпне йомгакка чорнарга кирәк. Әниләр әзер киләпне тиз генә йомгакка чорнап күрсәтәләр.

Йомгак әзер, инде оекбаш, бияләй бәйләргә буламы? Әниләр оекбаш, бияләй бәйләп күрсәтәләр.

Эталон:

Укучылар, менә шул оекбашларны бәйләп кигәнче никадәр эш башкарырга кирәк, әйдәгез санап чыгыйк.

Слайд белән бергә үрелеп бара.

1.Сарык

2.Йон

3.Махсус кайчы

4.Каба

5.Орчык

6.Җеп

7.Йомгак

Элек менә бу эшләрне өмә җыеп башкарганнар. Безнең әниләребез дә бүген өмәгә килгәннәр иде, ләкин бу өмә ничек дип аталды соң? Бу өмәдә җеп барлыкка китерүче төп предмет нәрсә булды?(орчык)

Шулай булгач өмә дә ничек аталыр? (“Орчык өмәсе”)

Эш тәмамлангач, табын әзерләнгән, табын артында уен-көлке, җыр, мәкаль, табышмак әйтешүләр дә булган.

Бер әни мәкальләр әйтә. Әйдәгез әле балалар мин дә сезне сынап карыйм. Мин мәкальнең башын әйтәм, сез дәвам итегез.

Аз сөйлә,  …..

Кем эшләми,   …..

Тырышкан табар,     …..

Укучылар нәтиҗәне үзегез ясагыз.

Ни өчен элеке вакытта өмәләр бер көнне бер өйдә, икенче көнне икенче өйдә үткәргәннәр?

(элек керосин яндырганнар, шунлыктан утка экономия булган, икенчедән, яшьләр кул эшләренә өйрәнгәннәр, бер-берсе белән аралашканнар)

Укытычы.   Укучылар бүгенге  чарадан сез үзегезгә нәрсә алдыгыз?

(укучылар үзләренең фикерләрен әйтәләр)

Инде бүгенге чарабызны йомгаклап татар халкының  “Эх, тала, тала” җыры белән тәмамлыйк. (укучылар укытучы янына чыгып басып, бергәләп җырны башкаралар)

Шәрехләү