fbpx
22.03.2012

Татар теле һәм әдәбиятын укытуда инновацион технологияләр


 инновацион

Инновацион технологияләр.Җәмгыять үсешенә бәйле рәвештә, укыту процессы  һәрвакыт үсеш-үзгәреш кичерә. Республикабызда белем һәм тәрбия бирүнең өр-яңа комплекслы программасы тормыша ашырыла башлады. 2010-2015 елларга   үстерүне күздә тоткан «Киләчәк» программасы ул. Яңа мәктәп, киләчәк мәктәбенең төп максаты – зыялы, югары культуралы, актив тормыш позициясенә ия булган укучы шәхес тәрбияләү. Кешелекнең киләчәге, Ватан язмышы, гаилә бәхете киләчәктә гражданин булачак баланың менә бүген нинди тәрбия һәм белем алуына бәйле. Бүгенге балаларыбыз тагын берничә елдан соң нинди кеше булыр, ата-бабаларының лаеклы дәвамчысы була алырмы? Бу мәкалә 17.09.2019да яңартып куелды.

1.Инновацион технологияләр-бүгенге көн бурычлары

Заман таләпләре бүгенге көндә татар телен укыту процессында зур үзгәреш сорый. Укытучыларыбыз алдында бик тә җаваплы һәм әһәмиятле бурыч тора. Беренчедән, телебезне саклап калу бурычы булса, икенчедән, балаларда телне өйрәнүгә кызыксынуны бетермәү, киресенчә, бу кызыксынуны үстерү бурычы. Бу укытучыдан зур һөнәри осталык, түземлелек һәм заман таләп иткәнчә, югары технологияләрдән, мәгълүмати чаралардан хәбәрдар булуын һәм иҗади эшли белүне таләп итә.

Педагогик эшчәнлектә иҗадилык – бу, беренче чиратта, яңалыкка, үзгәрүчәнлеккә омтылу. Җәмгыятьтәге үзгәрешләрне уңай кабул итү өчен, укытучының заман белән бергә атлап баруы мөһим. Тәҗрибә педагогик эшчәнлекнең нигезе булса, яңалыкка омтылу үсеш – үзгәрешне тәэмин итә. Бүген укытучы, иҗади шәхес буларак, күп укырга, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендәге яңалыклар белән таныш булырга гына түгел, ә яңа педагогик технологияләрнең иң нәтиҗәлесен сайлап алып, үзләштереп эшли белергә дә тиеш. Заманча технологияләр файдаланып белем бирү түбәндәге мөһим бурычларны үтәргә ярдәм итә: укучыда телгә кызыксыну уята; аның танып белү активлыгын үстерә; укучыларның иҗади мөмкинлекләрен камилләштерә; белемнәрне тирәнәйтә.

Мәгълүмати технологияләрне укыту-тәрбия эшендә гамәлгә ашыру, укытучыдан фәнни-методик яктан әзерлек белән беррәттән, укытуны компьютер ярдәмендә оештыра белүне дә таләп итә. Бу – яңа технологияне нәтиҗәле куллануның иң мөһим педагогик шарты. Укучы эшчәнлеген компьютер технологиясе ярдәмендә тирәнтен, төптән үзгәртү зур әһмияткә ия.

Моннан берничә еллар элек уку – укыту процессында укытучының төп эш коралы булып такта белән акбур торса, хәзер инде хәл бөтенләй башкача. Мин үзем татар теле дәресләрендә укучыларны кызыксындыру, дәресне мавыктыргыч итеп үткәрү өчен компьютер куллануны бик отышлы һәм кирәкле алым дип саныйм.

2.Компьютер-белем бирү чарасы

Компьютер – укучы белән белемнәр системасы арасында арадашчы, белем алу чарасы. Компьютердан файдалану укыту эшчәнлеген баета, укыту процессын кызыклы, нәтиҗәле һәм иҗади итеп оештырырга мөмкинлек бирә. Компьютер сыйныф тактасын да, тарату материалын да, дәреслекләрне дә алыштыра ала. Аны куллану дәреснең нәтиҗәлелеген арттыруга ярдәм итә. Һәр укучының белем үзләштерүгә сәләте төрлечә була. Кайбер укучыларның ишетеп истә калдыру дәрәҗәсе өстенлек алса, күпчелек укучыларда күреп истә калдыруы өстен чыга. Менә шушы вакытта компьютер укытучыга ярдәмгә килә. Чөнки мониторда барлык биремнәр матур, эстетик яктан камил,зәвык белән эшләнә.

Компьютер ярдәмендә төрле темага күрсәтмә материаллар һәм укыту ресурсларын бик күп табарга һәм аларны кабат-кабат файдаланырга мөмкин. Бу алым укучыларның белем сыйфатын үстерергә ярдәм итә

3.Интерент

Шулай ук дәресләрдә Интернет ресурсларны куллану гаять зур мөмкинлекләр бирә. Интернет челтәре укучыга һәм укытучыга кирәкле мәгълүматны җир шарының төрле ноктасыннан эзләп табу шартларын тудыра.

Татар теле дәресендә Интернет ярдәмендә уку, язу күнекмәләрен булдыру һәм үстерү, кирәкле  материал табу, укучыларның сүзлек запасын баету,  татар телен өйрәнүгә мотив формалаштыру кебек дидактик бурычларны үтәргә мөмкин.

Информацион технологияләр дөньясында яңалыклар белән кызыксыну теләге уятуда компьютер технологияләрен куллану бик отышлы.Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә информацион технологияләрне куллануның өстенлекле яклары күп: дәрес материалы югары күрсәтмәле дәрәҗәдә була, укучының шәхси сыйфатын ачыкларга мөмкинлек бар, контроль һәм үзконтроль дәрәҗәсе югары, төрле дәресләрнең үзара бәйләнешен булдыру, дәрес укыту формаларын һәм ысулларын төрләндерү дәрес эчтәлеген баерак һәм кызыграк итә.

Болар барысы да компьютер технологияләрен кулланганда укытучы өчен алыштыргысыз ярдәм итүче сыйфатлар. Бу инде, һичшиксез татар теле һәм әдәбиятының эчтәлеген безнең әйләнә-тирәбездәге чынбарлыкка бәйләргә, шул мохитта шәхеснең үз урынын билгеләргә ярдәм итә. Төп максат укучыларда фәнни фикерләү, иҗади эшләү сәләтен үстерү, тәрбия эшендә югары нәтиҗәләргә ирешү, җәмгыятьтә үз урыннарын таба алырлык толерант шәхес тәрбияләү.

4.Мультимедиа

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә компьютерның мультимедия мөмкинлекләреннән киң файдаланып була. Дәресләрдә төрле видео, презентацияләр куллану,сөйләм теле үстерү дәресләрендә презентацион Роwег Рoint программасында эшләнгән иллюстрацияләр куллану укучыларның теманы үзләштерү дәрәҗәсен үстерә. Белемнәрен бәяләү, ялгышларын ачыклау, аларны анализлау һәм төзәтү юлларын билгеләү өчен тестлар бик уңайлы.

Информацион технологиянең эчтәлеген карап үтик.

Белем бирүдә информацион технология – компьютер техникасы һәм программа чаралары ярдәмендә мәгълүматны укучыларга әзерләү һәм җиткерү процессы ул.

Белем бирүдә кулланыла торган информацион технологияләр ике төргә бүленә: техник чаралар (компьютер техникасы һәм бәйләнеш чаралары), төрле  максатта кулланылган программа чаралары.

Әгәр укытучы дәресне оештырганда компьютер кулланырга уйлый икән, ул югарыда әйтелгән чараларның мөмкинчелекләрен һәм куллану тәртибен белеп эш итергә тиеш.

Ни өчен туган тел дәресләрендә компьютер техникасы куллану кирәк, информацион технология чаралары  кулланып, дәрестә нинди мәсьәләләр чишеп була? Шушы сорауларга җавап биреп карыйк.

1.     Укучыларда туган телне өйрәнүгә кызыксыну уяту өчен. Мәктәптә укытылган башка фәннәр арасында туган тел дәресләренең абруен күтәрүдә, тәҗрибә күрсәткәнчә, компьютер техникасы куллануның роле зур.

2.     шәхес тәрбияләү;

3.     фикерләү сәләтен үстерү;

4.     эстетик тәрбия бирү;

5.     информацион культура тәрбияләү;

6.      укытуның сыйфатын күтәрү;

7.     предметара бәйләнеш булдыру;

8.      укучыларда эзләнү-тикшеренү теләге уятуда информацион технологияләрнең  йогынтысы зур.

5. Туган тел дәресләрендә информацион технологияләр укытучыга нинди методик мөмкинлекләр бирә?

1.     Дәрес материалын күз алдына китерү . Мәсәлән, түбән сыйныфларда “Кыш” темасы белән бәйләп килешләрне кабатлап киткәндә, укучыларның күз алдында тәүге кар бөртекләре пәйда була. Аннан килеш атамаларын бергәләп кабатлап китәбез. Тагын бер мисал итеп карта тәкъдим итәм. Укучылар белән лексикология иленә сәяхәт итәбез. Бу ил төрле өлкәләргә бүленгән. Һәр өлкәгә тукталып, биремне үтибез һәм үткән дәрес материалын кабатлап, яңа темага килеп җитәбез. Укучыларның игътибарын ачылмаган өлкәгә дә юнәлтәбез. Бу киләсе дәрестә өйрәнеләчәк бүлекләр.

Туган телне укыту процесында информацион технологияләр куллану махсус программаны күз алдында тота.

1.     Электрон дәреслекләр. Татар теленнән электрон дәреслекләребез бар.

2.     Контроль ясаучы тестлар. Мондый тестларны дәрес материалына яраклаштырып укытучы да төзи ала..

3.     Информацион – белешмә программалар( сүзлекләр, энциклопедияләр)

4.     Әзер дискларда сүзлекләр очратканым булмады. Без еш кына кирәк булганда сүзлекләрне интернет челтәре аша табып алабыз.

5.     Күргәзмә программалар (слайд һәм видео-фильмнар) Презентация формасында эшләнгән слайдларны дәресләребездә еш кулланабыз. Сөйләм теле үстерү дәресләрендә куллану өчен презентацион программалар бик уңайлы.. Г.Тукай, М.Җәлил, Г.Ибраһимов, Р.Миңнуллин  кебек шәхесләрнең тормышын, иҗатын өйрәнү дәресләре өчен, грамматиканы өйрәнү өчен эшләнгән әзер презентацион программаларыбыз да бар.

“Укытучының тере сүзен бернинди компьютер да алыштыра алмый” дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Бу сүзләр белән килешәм. Туган тел дәресләрен укучыларны мониторга каратып кына үткәреп булмый. Чөнки дәреснең төрле этапларында  урынлы, уйланылып  кулланылган компьютер белән эш  укучының укытучы һәм сыйныфташлары белән аралашуы һәм башка күп төрле эшләр белән үрелеп барырга тиеш.

Компьютер технологияләреннән уңышлы файдалану, тел һәм әдәбият фәненә иҗади якын килеп эшләү зур нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә. Укучыларда ана телебезгә карата мәхәббәт тәрбияли, аның байлыгын, матурлыгын, фикри тирәнлеген ачып бирә, аны мәдәниятле итә, һәрьяклап үстерә, шәхес итеп тәрбияли. Укытучы укучыга тормышта үз урынын табарга ярдәм итүче төп ышанычы булып кала.

«Шәкертләрне гыйлем белән тәрбияләү, изге шәригатьтә аңлатылган күркәм холыклар белән таныштыру һәм гадәтләндерү – укытучының беренче эше булыр,» – дигән Р. Фәхреддин. Бүгенге укучыларның гыйлем, яхшы тәрбия алырга тулы мөмкинлекләре бар. Безгә бары тик гыйлем алуга тырышлык, теләк һәм омтылыш тәрбияләргә кирәк. Безнең кулларда балалар язмышы. Безнең укучыларыбыз, Р. Фәхреддин теләгәнчә, бөтен яктан да үрнәк балалар булып үссеннәр һәм милләтебез горурланырлык шәхесләр булсыннар иде.

Шәрехләү