fbpx
25.02.2022

Клара Булатованың тууына 85 ел тулуга багышланган әдәби кичә


клара
Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы  муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе  “Урманай авылы гомуми урта белем бирү мәктәбе”  укытучысы Сәмигуллина Гөлсем Малик кызы.Тема: Марс  уңган егет ул.
 

Клара Булатованың тууына 85 ел тулуга багышланган башлангыч сыйныф укучылары өчен әдәби- музыкаль кичә.

Катнашалар:

Алып баручы

Кыз

Малай

Марс

Әни кеше

Башлангыч сыйныф укучылары

Кичәнең максаты: Төбәгебездә яшәп иҗат итүче шагыйрәбез К.Булатованың иҗаты белән таныштыру,кызыксыну уяту.Сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру, шигырьләрне аңларга һәм яратырга өйрәтү.

Җиһазлау: К.Булатова китапларыннан күргәзмә, презентация ,“ К.Булатова тормышта һәм иҗатта “ дип исемләнгән фоторәсемнәр стенды,”Шушы яктан,шушы туфрактан без”җыры язмасы.

Кичәнең барышы.

Йөгереп алга кечкенә генә бер малай чыга.

Малай.Мин зур инде ,дусларым,

Санарга да өйрәндем.

Бармакларны  турайтам ,аннан бөгәм

Унга кадәр сан беләм.

Алып баручы.Яле ,яле ,санале,

Ялгышмассынмы әле?!(Көлә)

Малай.“Әти белән әни,

Бабай белән әби,

Абый,үзем һәм апа,

Авылга кайткан чакта

Бәрән белән песи,

Алып баручы.Алай да җитешми,

Малай.Этемне дә син куш,

Унынчысы-Черныш,

Черныш-Черно-Ушкаем,

Кара колак дускаем”.

Алып баручы.Туктале,үскәнем,син миңа кемнедер хәтерләтәсең ич?(Уйлана)

Син бит,син бит….

Әйе шул,шикәр алырга ,диеп

Кибеткә киткән малай.

Онытып ник килгәнен

Бер басасын биш атлап

Аю кайттын кочаклап.(Көлә)

Малай.Әллә апа син мине беләсең? Сезгә дә ишетелдеме инде ул маҗарам минем?

Алып баручы.Ничек танымаска инде сине, Марс? Балалар да таныды.Шулай бит,балалар?

Кыз.Әйе,Марс,син бит безнең бик яраткан героебыз.

Малай.Сине безгә Клара апабыз Булатова бүләк итте.

Марс.Бик дөрес,Клара апабызның иҗатын,димәк сез дә яратасыз? Беләсегез килсә бу ел 18 мартта Клара Гариф кызы Булатовага 85 яшь тула.

Малай.Ансын да беләбез.Ничек яратмый ди, Марс, яратабыз.

Алып баручы.Кадерле балалар,без бүген Клара апабыз Булатованың иҗаты буенча сәяхәт итәргә булдык.Марс,бәлки син дә безгә кушылырсын?.

Марс.Бик кызык булырга ошап тора.Мин риза.Киттек.

Клара Булатованың “Әниемнең кызы юк бит” шигыре сәхнәләштереп күрсәтелә.

Алып баручы. Балалар, ә шагыйрә турында сез ниләр беләсез икән?

(Презентация буенча шагыйрә турында кыскача белешмә бирелә.)

Укучы. Клара Гариф кызы Булатова 1936 елның 18 мартында Сарман районы Татар Карамалысы авылында укытучы гаиләсендә туган. Клара апага бала чактан ук әти-әниләре белән бергә бер төбәктән бер төбәккә йөрергә,төрле авыл мәктәпләрендә укырга туры килә.Урта белемне 1954 елда Сарман урта мәктәбендә алып чыга.Мәктәпне тәмамлау белән Түбән Ләшәү авылында башлангыч сыйныфларда балалар укыта,аннан төзелештә эшли.Аннан тагы укытучы һөнәрен дәвам итә. “Беренче китабым «Язлар алда» дип атала, 1967 елда чыкты.”-ди ул.Әсәрләре бик күп газета-журналларда басылып чыга.Казан дәүләт университетын тәмамлый. «Без бит укучылар өчен «Апа» идек. Авыл мәктәпләрендә укыган кызлар-егетләр Әлмәтне, Түбән Каманы, Лениногорскины үстерделәр.

Мин укучыларыма дәреслекне өйдә укырсыз, дәрестә мине тыңлагыз, мин сезгә китапта булмаганны сөйлим, дип әйтә идем. 72 яшькә кадәр укыттым.”-дип сөйли үзе турында Клара апа.

Римма Сәгъдиева көенә “Беренчеләр”җыры яңгырый.

Марс.Балалар,ә минем турыда ниләр беләсез?

Алып баручы.Ягез әле,дусларым, Марска сөйләп бирик әле үзе турында.

“Курка димәгез әле” шигыре яңгырый.

Марс.Ие шул кешеләрне хөрмәтлә!-дип,

Әни һаман өйрәтә…

Үземнең бер яхшы ягымны сезгә сөйләп күрсәтим әле,дусларым.

(“Әләкләргә ярамый” шигырен Марс үзе сөйли.)

Алып баручы.Балалар,Клара апа Булатова табигатьне бик ярата.Аның күренешләрен кызык итеп сезгә җиткерүче бик оста шагыйрә ул.Әйдәгез тынлап карыйк әле.

Марс.Әйе ,дуслар үземә

Сөңге башлы боз  тиде.

Мин бит бозның су икәнен

Авыргач кына белдем.

“Сәбәпләрен белмиләр” шигыре укыла.

Марс.Буран ул нинди була?

Тышта буран котырса,

Урамда торып кара!

“Әти белми” шигыре укыла.

Алып баручы.Балалар,Клара апа Булатованың шигырьләрен укуы шундый рәхәт!Шулай бит.

Кыз.Клара апа безгә әле кызыклы әкиятләр дә яза.Шуларның берсе “Пицунда әкияте”.Әйдәгез аны Марска күрсәтеп алабыз.

Алып баручы.Әйе,Марс, бу әкиятне балалар күләгә театры ярдәмендә сина күрсәтеп китәрләр.

“Пицунда әкияте” күләгә театры күрсәтелә.

Ашыгып Әни кеше керә.

Әни кеше.Шушында гына уйнап

Карале калган иде.

Юкка чыкты кай ара

Болай да арган идем.

Алып баручы.Сез кемне эзлисез икән?

Әни кеше.Күренмәдеме Марс атлы бер шук малай?

Марс.Мин монда Әни.Балалар белән бик кызыклы очрашу булды безнең.Алар мине таныдылар,чөнки Клара апа Булатованың иҗатын бик яраталар икән.

Әни кеше.Рәхмәт балалар.Әйе Клара Булатованың иҗат җимеше ул Марс. Аның турындагы шигырьләр “Курка димәгез әле “дип аталган китабында язылган. Менә ул китап.(Китапны балаларга курсәтә)

Алып баручы.Кадерле балалар,безнең сәяхәтебез ахырына якынлашты.Клара Гариф кызы Булатованын иҗатын өйрәнүне без дәвам итәрбез.Ә хәзер сәяхәтебез ахырында Рәис Нәгыймов көенә “Шушы яктан ,шушы туфрактан без”җырын тынларбыз,үзебез дә кушылып җырларбыз.Ә Марска без рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Әлеге материалда чит автор хокуклары бозылмады.Моның өчен закон каршысында бөтен җаваплылыкны үз өстемә алам.

Шәрехләү