“Математик Яңа ел сәяхәте” , математика дәресе (10 эчендә кушу-алу темасын кабатлау).

| Тема
| Математик Яңа ел сәяхәте. (1 дән 10 га кадәрге саннар. Кушу һәм алу. Дәрес №58/25) | ||
| Дәрес максаты
| Өйрәтү | Үстерү | Тәрбияви |
| Өйрәнгән материалны кабатлау, гомумиләштерү һәм ныгыту; белем алудагы шәхси кыенлыкларны ачыкларга, аларны бетерү юлларын табарга өйрәтү. | танып –белүләрен ; уйлау-фикерләү сәләтләрен үстерү | Уку хезмәтенә уңай караш тәрбияләү; сәламәтлекне саклау; ярдәмчеллек хисләре тәрбияләү. | |
| Планлаштырылган нәтиҗә | Предмет нәтиҗәләре. Укучы өйрәнә: алган белемнәрен практик кулланырга өйрәнә; Метапредметлы нәтиҗәләр. Танып –белү универсальуку гамәлләре: танып –белү эшчәнлеге башкару; үз белемең системасында ориентлашу; гомумиләштерә, нәтиҗә ясый белү; Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: кабул ителгән бәяләү нигезләмәсенә таянып, үз уңышларыңны, иптәшләреңнең уңышларын бәяләү; үз хаталарыңны табу, тану, әйтә белү; Регулятив универсаль уку гамәлләре: биремнәрне үтәгәндә эш тәртибен эчтән үз-үзеңә сөйләү; үз эшеңне анализлау, нәрсә белгәнеңне, ә нәрсәне әле белеп җиткермәгәнеңне ачыклау; эш нәтиҗәсен бәяләү. Шәхси нәтиҗәләр: уңышларыңны бәяли белүне формалаштыру; килеп туган авырлыкны чишәргә, уңышсызлык сәбәпләрен ачыкларга омтылу; мөстәкыйльлек, инициатива күрсәтү, җаваплылык хисе булдыру. | ||
| Дәрес тибы | Рефлексия дәресе. | ||
| Дәрес төре | Сәяхәт -дәрес | ||
| Технология | Сәламәтлекне саклау, үстерешле укыту, проблемалы зоналарны тулыландыру, шәхескә ориентлашкан укыту(дифференциаль якын килү); мәгълумати –коммуникацияле укыту. | ||
| Проблема | Алган белемнәрне практикада ничек кулланырга? | |
| Предметара бәйләнеш | Әйләнә-тирә дөнья. Әдәби уку. Литературное чтение. Музыка. Технология. Инглиз теле. | |
| Ресурслар: төп -өстәмә | Дәреслек 124-125 б. Презентация №61 Интернет чыганаклары | |
| Эш формалары | Фронталь, индивидуаль, парларда, төркемнәрдә, мөстәкыйль | |
| Дәрес этабы, максаты | Укытучы эшчәнлеге | Укучы эшчәнлеге |
| I. Оештыру өлеше. Максат–Укучыларның психологик кәефләрен активлаштыру . | 1.Укучыларны сәламләү . Дәрескә әзерлекләрен барлау -Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, укучылар! 2.(Кар бөртекләре очуын хәтерләткән көй.) -Математика дәресен башламакчы идек бит. Нинди серле көй бу? Әллә кар бөртекләре оча инде? Балалар , берсе минем өстәлгә кунган, сездә дә юкмы? Әйдәгез, алар белән бергә бөтереләбез. Кар бөртекләре үзләре белән кунаклар да алып килгән түгелме соң? | 1.Укытучыны, кунакларны сәламлиләр. Эш урыннарын әзерлиләр
Кар бөртеге өйгә керде, (балалар бер урында кулларын җилпеп әйләнәләр) Өй эчендә очып йөрде. Менә шулай, менә шулай, (очып йөрү хәрәкәтләре ясыйлар) Менә шулай, менә шулай.
|
| II. Актуальләштерү.
| (Слайд – төрле илләрнең кыш бабайлары) – Балалар, слайдка карагыз әле, болар кемнәр? Сез кайсы белән таныш? -Менә, Cанта Клаус үз исемен ишетүгә килеп тә җиткән. (Инглизчә Яңа ел көенә Санта Клаус керә, исәнләшә, 1-10 саната, капчык калдыра. Глобус һәм күчтәнәчләр биреп калдыра)
| -Кыш бабай, Санта Клаус
1-10, 10-1 саныйлар
|
| III. Проблема тудыру. Мотив булдыру.
| – Санта Клоусны белдек, ә калганнары кемнәр икән? Кемнәр икәнен беләсегез киләме? Капчыкны ачып карыйк әле. Бәлки белербез.Хәйләкәр икән бу Санта Клаус. Ул сезне сәяхәткә чакыра, шунда калган кунаклар белән дә танышырсыз, ди. – Бик барыр идек тә, математика укыйсыбыз бар шул. Туктагыз, безнең яңа тема үтәсебез калдымы әле? Ә нәрсәләр өйрәндек? | (Фаразлар)
-Юк, үтеп бетердек. -1 дән 10 га кадәрге саннарны язарга, чагыштырырга, күппочмакларны танырга, кисемтә сызарга, үлчәргә. |
Планны PDF форматында күчереп алырга: Математикадан ачык дәрес 357кв
Авторның тагын бер хезмәте: Исәпләүләрнең дөреслеген тикшерү ысуллары.3нче сыйныф.










