fbpx
28.03.2018

Коры куаныч


Коры куаныч
“Сираҗи сүзе”н укып утырам.Менә дүртенче биттәге “Куана белү кирәк!” дигән язмага килеп җиттем.Эчтәлеге “татар данын”дөньга таныткан татар миллиардерлары турында.Төгәлрәге,дүрт татар: Радик белән Айрат Шәймиевләр һәм тагын Рөстәм Сүлтеиев,Альберт Шиһабетдиновлар турында бик зур горурлык хисләре белән язылган.Минем дә шатлыгым эчемә сыймый башлады.Куанычымнан сикереп тордым.Кемгәдер кычкырасы,бөтен җиһанга аваз саласы килә башлады.Күр,безнең татар егетләрен.Ничек булдыралар!
Бу дүрт миллиардерның тулаем акчасы- 4миллиард 600 миллион доллар икән.Моның никадәр булуын чамалау өчен пеләшләнә башлаган баш кына җитми.Әле ярый янәшәдә чагыштырып күрсәткән язуы бар. Татарстанның быелгы бюджеты 3 миллиард 600 мең доллар тирәсе,ди.Нинди зур тырышлык,никадәр хезмәт куярга,тир түгәргә кирәк бу акчаларны эшләү өчен.Миңа көн саен мәктәпкә барып, балалар укытканга 20 мең түлиләр.Болар акчасын эшләү өчен миңа бертуктаусыз йөз мең ел бил бөгәргә кирәк.Юк,мин аларны гаепләмим,күпсенмим дә.Мин аларга сокланам! Пьедесталга куярлык кешеләр бит.Казан урамында чат саен һәйкәл торгызырлык үзләренә.Кызганам да әле мин аларны,болар бит без тынычлап йоклаганда йоклый да алмыйлар.Шуның кадәр акчаны 7-8 сәгать эшләп кенә туплап булмый.Тәүлекнең 24 сәгате дә җитми.Көне-төне чабалар инде бахыркайлар.Әле җитмәсә балаларын да ат урынына эшләтәләр икән.Радик Шәймиевнең кызы Камилә дә Русиянең иң бай хатын-кызы исәпләнә.Боларның балалары туганчы ук эшли башлаганнардыр инде,шулай булмаса,безнекеләр шикелле ипотека сазлыгында чупырдап ятмаслар иде.Кыскасы, “афәрин егетләр!” диясе генә кала. Безнең горурлыгыбыз, акылыбыз вә вөҗданыбыз сез! Халык сезне мәңге онытмас.Телдән телгә сөйләнә торган әкиятләр, бәетләр уйлап чыгарыр әле. Күрсеннәр дөньяда татарның кемлеген, белсеннәр татарның “соклангыч” улларын. Мин боларны  язып та утырмаган булыр идем,әмма 13 биттәге “Зөләйха китабын чыгарабыз” хәбәре кулга каләм алдырды.Моны укыгач, миллиардерлар белән горурлану хисләре шундук юкка чыкты.Күңелне мескенлек,хәерчелек хисе биләп алды.Гаяз Исхакыйның тууына 140 ел булуга багышлап, милләт җанлы татар уллары “Зөләйха” китабы чыгарырга ниятләп йөриләр икән.Тик аны чыгару өчен 142мең сум акча кирәк,ди.Алар хәтта 300 сумнан ярдәм иткән кешеләргә китапны бушлай бирергә дә риза булганнар инде. Димәк,болар китап чыгарып, акча эшләү өчен түгел,ә милләтнең зур рухи көчен күрсәткән әсәрне халыкка тарату өчен тырышалар.Менә болар: миллиардерлары да, китап чыгарырга акчалары булмаучылары да үзебезнең татарлар бит инде.Әгәр юньләберәк сорасаң, тегеләр боларга 140 меңне бирмәсләр микән дип уйлыйм. Рөстәм Сүлтиев дигәннәре хәйриячелек белән шөгыльләнә дигәннәр бит.Калганнары әлегә,бәлки,оялып кына читтә торалардыр.Аның кадәр акчадан 140 мең төкерек кенә бит инде ул алар өчен. “Китап фәлән фәләновлар ярдәме белән нәшер ителде” дигән язу белән чыгарырга ярдәм итсәләр, 100 елдан соң шул китапны кулларына алган кешеләр аларның исем-фамилияләрен укып, ”менә безнең татар халкында нинди миһербанлы байлар булган бит” дип сөенерләр иде.Ә болай… 100 елдан соң аларны этем дә белмәячәк. Революциягә кадәрге бөтен татар матбугаты, нәшрияты, мәдрәсәләре, мәчетләр татар байлары акчасына яшәгән –  байларның берсе дә бөлмәгән. Ничек итеп кенә  шуларны миллиардер җегетләргә аңлатырга икән?                                                                     

Шәрехләү