fbpx
14.06.2014

Үлгән бал кортлары дәвалый. Файдалы киңәшләр.


 үлгән бал кортлары

 

Үлгән бал кортлары-“Подмор”

Яз. Бүген-иртәгә умарталарны карар вакыт килеп җитте. Умарталарны чистартканда оя төбендә үлгән бал кортлары шактый була. Халык һәм умартачылар телендә ул “подмор” дип йөртелә. ”Подмор” -үлгән бал кортлары  дигән сүз. Кортларның гомерләре бик кыска. Алар бары 35-40 көн яшиләр.Кышлатуга калганнары гына озаграк яши.

Язлар җитү белән һава температурасы 6-8 градуска күтәрелгәч, умарта ояларын беренче караулар башлана. Ояларны чистартканда тәҗрибәле умартачылар үлгән бал кортларын ташламыйлар. Ә бик хәсиятләп җыеп баралар. Чөнки алардан күп төрле авыруларны дәвалап була торган дарулар ясап була.

Ләкин мин үзем кышлату чорында үлгән бал кортларыннан эчү өчен төнәтмә ясарга киңәш итмәс идем. Аларның күбесе эчәклекләрен чистартырга өлгермәгән килеш үлеп китә. Шуңа күрә мондый кортлардан ясалган төнәтмә сызлаган урыннарга сөртү өчен генә бара. Әмма кемнәрдер өчен бусы да алтын бәясенә торырга мөмкин. Чөнки иң күп подмор бары яз көнендә ,елга бер тапкыр гына була. Ләкин монда да күгәрмәгән, исләнмәгән кортларны гына җыю файдалы.Ник дисәгез, кортларда төрле авырулар, инфекцияләр булырга мөмкин.

Икенче, өченче тапкыр караулар вакытында да үлгән кортлар очраштыргалый, ләкин болары инде бик аз була. Мин ояларны һәр карау вакытында менә шул кортларны бөртекләп җыеп барам. Эчү өчен иң яхшы,иң файдалы төнәтмәне нәкъ менә шушы кортлардан ясарга кирәк тә инде.

Үлгән кортлардан төнәтмә ясау.

 Төнәтмә ясауның ике юлы бар.

 1нче юл. Төнәтмә аракы белән ясала. (Спирт белән булса тагын да әйбәтрәк). Әмма бөтен кеше дә аракы белән ясалган төнәтмәне куллана алмый. Шуңа күрә төнәтмәне икенче юл белән, суда кайнатып ясасаң да була.Файдасы барыбер аракыда ясаганнан ким булмый.

  Аракы белән төнәтмә болай ясала.100граммлы стаканга киптерелгән, вакланган кортларны тыгызлап тутырасың. Шуны шешәгә саласың. Шул ук стакан белән шешәгә биш стакан аракы салына.(Ягъни 5:1) Болгатасың да шешә авызын бик яхшылап томалап, 2-3 атнага караңгы урынга куясың. Озаграк торса тагын да әйбәтрәк. Куллана башлаганчы әзер төнәтмәне ике кат марля аша сөзү мәслихәт. Сөзелгән төнәтмәгә тигез нисбәттә су кушарга кирәк.Төнәтмәнең төсе кортларны кайсы вакытта җыюга карап төрлечәрәк булырга мөмкин. Күп вакыт ул коньяк төсенә керә һәм үзеннән хуш ис килеп тора. Тагын да тәмләндерү өчен азрак прополис кушалар. Шешә төбендәге утырмадан курыкмаска кирәк.Ул зыянлы нәрсә түгел.

Төнәтмәнең файдасы.

Бу төнәтмәнең әйтеп бетергесез иң зур файдасы – йөрәк-кан тамырлары авыртулары өчен. Икенчедән, простатадан котылырга ярдәм итә. Өченчедән…Шул рәвешчә төнәтмәнең файдасын 10га, 20гә, хәтта кырыкка җиткәнче санарга мөмкин.Аны санаганчы борынгыларның бүген онытылган бер гыйбарәсен китереп үтү урынлы булыр: ”Подмор” үлгәннәрне дә урыныннан торгыза !дигәннәр алар.

  Үлгән кортлардан ясалган төнәтмә эчә башлауның беренче көннәреннән үк кәефне күтәрә, иммунитетны ныгыта. Ул матдәләр алмашын яхшырта, ирлек көчен арттыра, бала табарга сәләтсезлек, цистит, пиелонефрит, аденома, панкреатит, ашказаны-эчәк авырулары, катаракта, глаукома, аллергия, астма, сулы шеш, полип, терәк-хәрәкәт, буыннардагы төрле тайпылышларны һәм башка күп кенә авыруларны дәвалый.

 Тагын:

Үлгән кортларда хитин матдәсе күп була.Ул холестеринны киметүче иң яхшы дәва.

Бу төнәтмә ябыгырга булыша.

Кан тамырларын, ашказаны һәм бавырны чистарта.

Варикоза үсешен туктатып тора.

Яраларны, пешкән урыннарны тиз төзәтә.

Организмның картаюын акрынайта.

 Күпме эчәргә.

Инде күпме эчәргә кирәк икәнлеген әйтеп үтим. Бер тамчы бер яшь хисабыннан эчелә. Ягъни сезгә 30 яшь икән 30 тамчы төнәтмә эчәргә кирәк дигән сүз. 50-60 яшьтә булсагыз,күпме кирәклеген исәпләп чыгара алырсыз дип ышанам.Тамчыларны ярты стакан җылымса суга салып болгатасы да, көнгә бер тапкыр (ашаганнан соң) билгеле бер вакыттарак эчәсе.

Төнәтмәнең исе, тәме ошап бетмәсә бер бал кашыгы бал салып болгатсаң, нур өстенә нур була.Дәвалану вакыты-елга ике ай. Төнәтмәгез булып, тагын да эчәргә мөмкинчелегегез бар икән, курыкмыйча дәвам итә аласыз. Чөнки бу төнәтмәнең бернинди зыяны да юк. Шулай да эчәргә тотынганчы табиб белән киңәшеп алуның зыяны булмас дип уйлыйм. Чөнки дару берәүләрне дәваларга, икенчеләрнең авытуларын гына басып торырга мөмкин.

 Әлеге төнәтмәне караңгы урында өч ел буе сакларга була. Суыткычта караңгы савытта сакланса, бигрәк тә әйбәт.

Төнәтмә ясауның икенче юлы.

Суда кайнатып төнәтмә ясауны да карап китик. 2 аш кашыгы үлгән корт алына. Шуны ярты литр кайнар суга салып болгатасың да,бер сәгать бик сүрән утта кайнатасың. Савытында суытасың, аннан ике кат марля аша сөзәсең. Ашаганнан соң, көнгә 3 тапкыр берәр аш кашыгы эчәргә кирәк. Дәвалану вакыты шулай ук елга 2-3 ай. Болай ясалган төнәтмә аденома, бөер авырулары булганда, симерүдән интеккәндә, буыннар авыртканда бик файдалы.

Төнәтмә берничә көннән бәвел бүленеп чыгуны арттыра, шуңа күрә гломерулонефрит булганда бит һәм кулдагы шешләр бетә. Төнәтмә бигрәк тә өлкән кешеләр өчен файдалы: аларның иммунитетын ныгыта. Монысын үземдә сынадым. Быел, мәсәлән, мин грипп вакытында, кайбер кешеләр икешәр-өчәр тапкыр авырганда, грипп йоктырмадым. Төнәтмә эчмәгән алдагы елларда кыш буе салкын тиеп авырып чыга торган идем. Шунысы кыенрак: суда кайнатып ясаган төнәтмәне 3 көннән артык тотып булмый, искерә, исләнә.Ләкин артып калганын ташламагыз: ул сызлаган җирләргә сөртү өчен менә дигән дару.

 Үлгән кортларны сыек майда эретеп тәнгә сөртү өчен май ясыйлар һәм  киптереп тә ашыйлар.  Соңгы сүз итеп тагын шунысын әйтим: дәвалана башлаганчы 3-4 көн дәвамында клизма ясап юан эчәкне чистартырга кирәк. Шунсыз төнәтмәне эчеп тә тормагыз, файдасы булмаячак. Сәламәт булыгыз.Кортларның үлгәннән соң да кешеләргә нинди шифа бирүләрен онытмагыз.

Мәкалә 2019елның 22 мартында яңартылды.

                         Фәрит Вафин.     ( Һәвәскәр умартачы)

Тагын бер файдалы киңәш

Бер шәрехләү “Үлгән бал кортлары дәвалый. Файдалы киңәшләр.”

  1. Ландыш Says:

    шәп

Шәрехләү