fbpx
13.05.2020

Куркак Болан баласы. 3-7 яшьлекләр өчен  әкият терапиясе.


    Болан баласы                                     

Куркак Болан баласы

 Юнәлеш: Үз-үзеңә ышаныч булмау. Борчылу. Мөстәкыйль гамәлләр эшләүдән курку.

«Миннән булмас!» – дигән төп фикер. 

     Ерактагы карурманда бер кечкенә болан баласы яшәгән. Аның дөньяда иң батыр, иң кыю болан буласы килгән. Ләкин ул бөтен нәрсәдән курыккан. Яфрак кыштырдаса, шундук агач астына поскан. Ботак шартлап сынса, тизрәк әнисе янына йөгергән. Шуңа күрә аны урманда Куркак Болан дип йөрткәннәр. Бу аны бик кимсеткән. Ул хурланып: “Миннән булмас!” дип гел елый торган булган. Аның урманда бары бер дусты  – Төлке баласы гына булган.

    Көннәрдән бер көнне алар икәүләшеп елга буена уйнарга киткәннәр. Алар куыш-куыш уйнарга яратканнар.  Беренче булып Куркак Болан Төлке баласын куарга тотынган. Төлке баласы елга аша салынган басмадан йөгереп чыкмакчы булган. Әмма ул басуга басманың бер тактасы шартлап сынган.  Төлке баласы суга егылып төшкән. Төлке баласы йөзә белми икән. Ул бата башлаган. Ярдәм сорап кычкырган.

     Болан баласы бик курыккан. Ул яр буенча “Төлке бата! Төлке бата!”-дип кычкырып йөри башлаган. Анда чапкан, монда чапкан. Тик ярдәмгә килүче булмаган. Шунда Болан баласы Төлкене коткарса, үзе генә коткарырга мөмкин икәнлеген аңлап алган. Дустының суда бата-чума тыпырчынганын күреп елый башлаган. ”Коткарыгыз!” – дип өзгәләнеп кычкырган Төлке баласы.

     Болан баласын азмы-күпме йөзәргә әнисе өйрәткән булган икән. Ул бөтен куркуын җиңеп, суга сикергән. Төлке баласын коткарган. Төлке баласы исән калган!

      Өйләренә кайткач, алар әниләренә елга буендагы хәлне сөйләп биргәннәр. Башта берсе дә Куркак Боланның Төлке баласын коткаруына ышанмаган.

 Ә инде, дөрестән дә, Болан баласының батырлыгына ышангач, аны мактый башлаганнар. Һәм урман аланында җәнлекләр Болан баласы хөрмәтенә зур бәйрәм оештырганнар.

     Бу – Болан баласы өчен иң бәхетле көн булган. Барысы да аны хөрмәтләгәннәр. “Нинди батыр Болан баласы!” –  дип аркасыннан сөйгәннәр.  Аның үзенә дә бик күңелле булган. Ул үзенең батырлык эшли алуына, үзенең дә башкалар кебек кыю булуына ышанган. Шул көннән башлап берәү дә аннан “куркак” дип көлмәгән!

Фикер алышу өчен сораулар.

  1. Болан баласын ни өчен куркак дип йөрткәннәр?
  2. Болан баласы нинди батырлык эшләгән?
  3. Болан баласы нинди кагыйдәне истә калдырган? Син аның белән килешәсеңме?

 Киребеткән турында әкият

Бер шәрехләү “Куркак Болан баласы. 3-7 яшьлекләр өчен  әкият терапиясе.”

  1. Ильвир Says:

    Мин сез язган экиятлэрне укыдым ул мина биктэ ошады.Сезгэ тазалык саулык,озын гомер бирсен ходай Амин!Мин шундый могаллимем булуы белэн чын кунелемнэн горурланам.Унышлар сезгэ.Сезнен язган якиятлэрегезне энелэремдэ яратып укыдылар.Килэчэктэ дэ шундый матур язмаларыгыз белэн соендерсэгез иде.

Шәрехләү