fbpx
04.03.2020

Киребеткән турында терапевтик әкият. 4-8 яшьлек балалар өчен.


киребеткәнКиребеткән. 4-8 яшьлек балалар өчен әкият терапиясе.

Юнәлеш: сүз тыңламау, олылар сүзенә игътибар итмәү, кирелек.

Төп фикер: “Тыңламыйм!”

Көннәрдән-беркөнне урман хуҗасы Аю җәнлекләрне үз янына җыйган. Төлкеләр, тиеннәр, куяннар, керпеләр – барысы да килеп җиткәннәр. Матур гына урман аланы булган бу. Кошлар – чыпчыклар, сандугачлар, тукраннар, саесканнар агач ботакларына кунганнар. Кәлтәләр, йомраннар, әрләннәр, еланнар ауган агач төбенә сырышканнар. Аю боларга күз йөртеп чыккан да:

–  Барыгыз да мондамы?- дип сораган.

– Монда, монда,- диешкәннәр урман җәнлекләре. Саескан алан өстеннән очып узган да:

– Бурсык баласы күренми! –дип сөрән салган. – Киребеткән килмәгән! – дип кушылганнар барысы да. Сүз тыңламаган, әйткәннең гел киресен эшләп йөргәнгә  “Киребеткән” дип йөрткәннәр аны.

         – Мин Киребеткәнгә әйттем, – дигән Нәни куян. – “Барасым килми” –  диде ул.

– Мин дә әйттем,-дип кушылган Тукран. – “Нәрсә калган миңа анда”, –  диде.

– Һм-м…, – дип тамак кырган Аю.

…Киребеткән Аюның чакырганын ишеткән булган. Ләкин киреләнеп, бармаска булган. Куян белән Тукранның чакырганына да исе китмәгән. Ялындырырга уйлаган. Киселгән агач төбенә менгән дә сузылып яткан. “Йөрмим әле анда кадәр өстерәлеп, миңа монда да бик рәхәт. Телим – кояшта кызынам, телим – чабып уйныйм”, -дип уйлаган ул.

         Әмма тик яту аны тиз туйдырган. Аның кем беләндер сөйләшәсе, кем беләндер уйныйсы килгән. Бөтен җәнлекләр Аю чакыруы буенча киткәнлектән, тирә-юнь тып-тын булган. Киребеткәнгә күңелсез була башлаган. Ул торган да Керпе белән бергә куышып уйный торган ауган агач янына киткән. Әмма ауган агачны күргәч, аңа тагын да күңелсезрәк булып киткән. Киребеткән агач төбенә аягы белән типкән дә, урман куелыгына таба атлаган. Урмандагы шомлы тынлык аны бераз шүрләткән. Кошлар сайрамый,   яфраклар кыштырдамый, ботаклар шартлап сынмый.

киребеткәнКиребеткән нишләргә дә белми. Кире борылырга уйлаган. Ләкин кирелеге җиңгән. Ул урман эченәрәк кереп киткән. Барган-барган, чытырманлыкка килеп терәлгән. Инде кая барырга? Нишләргә?  Уңга караса – үтеп булмаслык чыршылар үсеп утыра.  Сулга борылса –  ауган агачлар аркылы-торкылы ята. Әле тегендә, әле монда карый-карый әйләнә торгач,  Киребеткән кайсы яктан килгәнен дә оныта. ”Ау-у-у!” дип кычкыра башлый ул. Әмма аны ишетеп, җавап бирүче булмый. Киребеткән куркудан дерелди башлый. Шулвакыт бөтен урманны яңгыратып, мылтык шартлый! Киребеткән куркуыннан урман ешлыгына йөгерә башлый. Тагын бөтен урманны шаулатып мылтыктан аталар. Киребеткән җиргә егыла. Ул инде хәзер Аю чакырган җыелышка бармаганына үкенә башлый. Башка җәнлекләр янында аңа бу кадәр куркыныч булмас иде. Әнисе аркасыннан сөеп юатыр, тыныч җиргә качырыр иде. Киребеткән үкереп еларга керешә.

Шулвакыт ысылдаган тавыш ишетеп ала ул. Караса, шуышып елан килә икән. “Тс-с-с…,-дип ысылдый елан. – Тыныңны чыгарма!” Киребеткәннең киресен эшлисе килә. Ул тагын да акырыбрак еларга тотына. Шулвакыт этләр өргән тавыш ишетелә. Киребеткәннең тыны кысыла. ”Бетүем шушы икән!” – дип уйлый ул. Әнисе , бергә йөгерә-йөгерә уйнаган дуслары күз алдына килә. “Аю абзаң чакырган җиргә барырга иде”,- ди елан зәһәрен чәчеп.- Монда килеп чыкмаган булыр идең. Урманга  аучылар килде. Аю җәнлекләрне шуңа чакырган иде. Алар инде Аю сүзен тыңлап, өн-куышларына качып беттеләр. Син йөрисең урман буйлап. Менә хәзер аучылар тотып ала инде үзеңне”.

         – Зинһар, коткар, елан апакаем. Тоттырма мине этләргә. Минем үз өнемә, әнием янына кайтасым килә-ә-ә…

– Күрәсеңме әнә теге агач төбен. Аның астында зур куыш бар. Кер тизрәк шунда. Еланның шулай дип әйтүе була, Киребеткән тиз генә агач төбендәге куышка кереп яшеренә. Менә өрә-өрә этләр килеп җитәләр. Алар артыннан мылтыклы аучылар атлый.

Киребеткәннең бәхетенә каршы, этләр дә , аучылар да аны күрмичә үтеп китәләр. Ул исән кала! Шушы хәлдән соң ул олылар сүзен тыңларга кирәклеген аңлый. Бүтән беркайчан да киреләнмәскә сүз бирә. Һәм шул сүз тыңлавы аркасында әти-әниләрнең иң кадерле, иң яраткан балаларына әйләнә. Дуслары да күбәя. Аны яраталар. Аны инде “Киребеткән” дип  йөртмиләр.

Әңгәмә өчен сораулар.

  1. Бурсык баласын ни өчен “Киребеткән” дип йөртәләр?

       2.”Киребеткән”нең кирелеге нәрсәгә китерә?

“Урман мәктәбе” дигән тагын бер әкият укыгыз: https://clck.ru/MLwiy

Урман мәктәбе дигән әкият.

Әкиятнең русча варианты. Русчага коллегам Гүзәл Вәлиуллина тәрҗемә итте.

Упрямец 

Сказкотерапия для детей 4-8 лет.

Направление: непослушание, игнорирование советов взрослых, упрямство.

Коррекция убеждения: “Не хочу слушаться взрослых!”

Однажды хозяин леса Медведь собрал всех зверей. Все: лисы, белки, зайцы, ежи, – собрались на красивой лесной поляне. Птицы же: воробьи, соловьи, дятлы, сороки, – уселись на ветках деревьев. Ящерицы, суслики, хомячки, змеи собрались у поваленного дерева. Медведь обвел их всех своим взгялдом и спросил:

– Все здесь?

– Здесь, все здесь, – отозвались звери.

– Барсука не видать! Не пришел Упрямец! –  протрещала Сорока, пролетев над поляной.

Маленького барсука прозвали Упрямцем за то, что он никогда не слушался взрослых и всегда все делал наоборот.

– Я звал Упрямца, – сказал Зайчонок. – он не захотел идти.

– Я тоже звал его, – подхватил разговор Дятел. Он ответил, что ему нечего здесь делать.

– Хмм, –  проговорил Медведь недовольно.

… Упрямец, конечно же, слышал о том, что Медведь собирает зверей на поляне, но он заупрямился и не захотел идти. На Зайчонка и Дятла он не обратил никакого внимания. Они звали его, звали, но, так и не дождавшись ответа, ушли на собрание. Уж очень хотелось Упрямцу, чтобы его все уговаривали. Растянулся он на пне, лежит и думает: “А вот и не пойду я никуда, мне и здесь хорошо. Хочу – на солнышке греюсь, хочу – побегаю вдоволь!”

   Надоело Упрямцу лежать, захотелось ему с кем-нибудь побеседовать, поиграть. Только вот все звери к Медведю ушли, и вокруг – такая тишина. Стало грустно Упрямцу, отправился он к тому поваленному дереву, возле которого они с Ежонком любили играть в догонялки. Только еще грустнее стало Упрямцу, когда он пришел к тому месту. Никого не было рядом, не с кем было играть. В сердцах пнул он по дереву лапкой и побежал в самую гущу леса. Долго ли он бежал, коротко ли, это неизвестно, но страшно становилось ему от той тишины, которая стояла в лесу. Не слышно птичьих голосов, даже ветка под ногой – и та не хрустнет. Задумал он было назад повернуть, но упрям уж очень был, побежал дальше. Бежал-бежал, в самую непролазную лесную чащобу забежал. Стоит он и не знает, куда идти. Повернул было направо – там елки стоят стеной, пройти не дают. Посмотрел он налево, а там – бурелом. Стал он вертеться в поисках выхода из чащобы, да и вовсе тропинку потерял, по которой прибежал. Понял Упрямец, что заблудился. Тогда он закричал:

“Ау-у-у!”

В ответ даже ветка не хрустнула… Тихо было в лесу, так тихо, что Упрямцу по-настоящему стало страшно. От страха он задрожал даже. И вдруг  лес оглушил звук выстрела! Упрямец побежал. Он бежал, не разбирая дороги, куда глаза глядят. Выстрелы стали раздаваться отовсюду, с перепугу маленький барсук упал. Горько заплакал он. Зря он не пошел на собрание вместе со всеми! Теперь вот он один, и некому ему помочь. Если бы мама была рядом, она  помогла бы ему спрятаться в укромном местечке! Так он думал, лежа на земле, и вдруг услышал шипение. “Тс-с-с”, – прошипела змея совсем где-то рядом. – “Не шшшевелисссь!”

Упрямцу очень хотелось, как обычно, сделать все наоборот, и он, конечно же, заплакал еще громче. Он услышал собачий лай, от страха  у него пропал голос, трудно было дышать. “Смерть моя пришла! – подумал бедный барсук. “Что же ты не поссслушшшался Медведя, на сссобрание не пошшшел?” – ехидно прошипела Змея. –  “Знаешшшь ли ты, почему Медведь сссозвал всех зверей? В лес пришшшли охотники. Их очень много. Много охотников, много сссобак. Зря ты не поссслушался ссстарших. Все попряталисссь в укромных местах, один ты оссстался. Теперь тебя охотники поймают”.

– Прошу тебя, тетушка Змея, спаси меня от злых собак. Я домой хочу, к маме-е-е, – заплакал Упрямец.

– Видишшшь вон то дерево, под ним есть большая нора. Спрячься в ней, – прошипела Змея, а барсук не заставил себя ждать, быстро юркнул в нору под деревом. Собаки и охотники пробежали мимо дерева, к счастью, не заметили его.  Он остался жив!

После этого случая Упрямец понял, что старших нужно слушаться. Он дал себе слово, что никогда не станет упрямиться, если взрослые попросят его о чем-нибудь.

Говорят, он стал самым послушным ребенком в семье барсуков, и мама с папой очень любят его. Да и друзей у него стало больше, и “Упрямцем” его больше никто не зовет.

Вопросы для беседы:

  1. Почему маленького барсука прозвали “Упрямцем”?
  2. К чему привело барсука его упрямство?

 

 

Шәрехләү