fbpx
28.05.2019

Әлифба бәйрәме сценариесе


  Әлифба бәйрәме
Саба муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Тимершык урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Гатина Рузинә Яват кызы.  Тема:  “Әлифба бәйрәме”нә багышланган сценарий. Сайтка яңартып куелды 

Әлифба бәйрәме

Укытучы: Хөрмәтле укучылар , әти-әниләр ,укытучылар ! Бүген бездә зур бәйрәм – Әлифба бәйрәме .1 нче сыйныф укучылары үзләренең яраткан дәреслекләре белән саубуллашалар .

Күчкәнме бу залга дөньяның бар яме,

Күңелләр түрендә Әлифба бәйрәме .

Бу матур бәйрәмгә кушыл , дус , әйдәле ,

Дөньяны гөрләтсен Әлифба бәйрәме .Музыка астына 1 нче сыйныф укучылары керә .(5нче сыйныф башкаруында “Балачак иле”җыры)

1 укучы :       Алтын яуган көзге көндә               2 укучы: Кичә әни белән бергә

                       Тыйнак үттек класска.                                   Әзерләдек сумкамны.

                       Әлифбаны кулга алдык                                  Пеналыма тезеп куйдым

                       Әй,сөендек шул чакта.                                   Карандаш һәм ручкамны.

3 укучы:    Әтием дә , әнием дә

                   Бу көнне бик көттеләр.

                   Балалардай дулкынланып

                   Мине озата килделәр.

Бәйрәмсез бик күңелсез бит,

Күңелсездер сезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,

Кирәк һәммәбезгә дә!

Бәйрәмнәр кирәк әтигә,

Бәйрәмнәр кирәк әнигә,

Бабай белән әбигә!

Бәйрәмнәр бик күп болай да,

Ә шулай да, ә шулай да

Иң шәп бәйрәм – әлифбалы балачак

Мәңге истә калачак.

Бәйрәмнәр бездә җитәрлек

Үзе бәйрәм балачак!

Балачакның шат җырлары

Мәңге истә калачак!

“Мәктәпкә барам” җыры.

1 ук. Тышта матур яз җиткәндә

Без җыелдык бәйрәмгә.

Безнең шатлык эчкә сыймый

Сезгә ничек сөйләргә?

2 ук. Бүген бездә зур тантана

Моңсу да ул, ямьле дә,

Әлифбабыз китә бездән,

Бу көн калыр хәтердә.

Укытучы.

  Әйе, кабатланмас балачак иленең иң шәп бәйрәмнәренең берсе Әлифба бәйрәменә җыелдык без. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына хезәт итмәсен, ул зул дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына аяк атлавы Әлифбадан, Азбукадан башланган. Димәк, Әлифба китабы озын гомерле, тирән мәгънәле, бәһасез байлык ул.

    Балаларның барысы да укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, хикәяләр төзергә, шигырьләр сөйләргә өйрәнде. Әлифба бәйрәме сезнең өчен дә зур тантана. Ә хәзер әйдәгез әле,1нче сент.көнне беренче тапкыр классларыбызга килеп кергәндә ишеткән җырны тыңлап китәбез, презентация карап үтәрбез.(балалар утыралар)

 Бәйрәмебез котлы булсын!

4 ук. Иң якын дустыбыз

Булдың син гел безнең

Һәр хәреф елмаеп

Әйтте үз исемен.(!)

5 ук. (“Ә” хәрефе белән)

“Әни”, – дип телем ачылган

Әни сөйгән, назлаган,

Кайсыгыз соң дәфтәренә

“Ә” хәрефе язмаган.

6 ук. (“Л” хәрефе)

Күзләремнән яшьләр чыкты,

Капкан идем лимонны.

Сары булгач, бик тәмле дип

Белгән идем мин аны.

7 ук. (“И” хәрефе)

Бер карасаң, үзе кырда була,

Исең китә башак җырына.

Бер карасаң, табын түрендә ул,

Җыя барсын үзе кырына.

8 ук. (“Ф” хәрефе)

Фил бүрәнә ташып йөри,

Коры урман эчендә,

Һаман тора күз алдында,

Күрсәм дә тик… төшемдә.

9 ук. (“Б” хәрефе)

Бөрлегәнем, җиләгем, дип

Иркәли мине әни.

Мин бит әле бик кечкенә,

Мин бит әле бик нәни.

10 ук. (“А” хәрефе)

А хәрефе бик күп җирдә:

Алма, акбур, агачта.

А хәрефен яратабыз,

Өйрәнәбез иң башта.

12 ук. 39 хәреф белән

Таныштык без тиз генә,

Олы ярдәмче булдың син,

Рәхмәт инде, Әлифба!

Бергә: Рәхмәт сиңа, Әлифба!

                      (Әлифба керә).

Әлифба.

Мин Әлифба, таныйсызмы,

Танымыйм дип тормыйсызмы?

Юктыр, юктыр, ышанам,

Сезне күреп шатланам.

Хәзер инде зур кешеләр,

Балалар, булдыгыз сез.

Төрле-төрле китапларны

Яратып укырсыз сез.

Укытучы:

Ул китаплар бик күп төрле,

Анда барсы язылган,

Елгалар һәм диңгезләр,

Җир дә түгәрәк икән.

Күк йөзенең юк чите,

Космонавтлар белде,

Яңгыр, яшен, күк күкрәүләр,

Бар да могҗиза икән.

Машинистлар, тегүчеләр,

Пешекчеләр, тимерчеләр,

Урманчылар, шахтерлар,

Космонавт, актерлар,

Трактористлар, врачлар,

Җырчылар, савымчылар-

Барысы да кайчандыр

Беренчегә кергәннәр.

Парта артына утырып,

Әлифбаны күргәннәр.

Укытучы. Дөрес, күреп кенә калмаганнар, ә аны өйрәнгәннәр. Әйдәгез әле без дә Әлифбаның безне нәрсәгә өйрәткәнен крсәтеп китик.

1 ук. Әлифбада утыз тугыз

Хәрефне без өйрәндек,

Җырлар итеп җырладык та,

Шигырь итеп сөйләдек.

2 ук. Хәреф безгә юлны ачты

Әкиятләр иленә.

Шигырьләр һәм хикәяләр

Өйрәндек без тиз генә.

3 ук. Сәнгатьле итеп сөйләргә,

Аңлаешлы укырга,

Табышмаклар чишәргә

Өйрәттең син, Әлифба.

4 ук. Кызларны ул зур ярдәмче,

Булышчы булсын диде.

Эшләгән һәрбер эшләре

Елмаеп торсын диде.

5 ук. Ә малайларга Әлифба

Өйрәтте җитез булырга.

Батыр, кыю кешеләрдән

Үрнәк алып торырга.

6 ук. Өйрәтте Әлифба безне

Табигатьне сөяргә.

Кечкенә дусларыбызга

Бул син, дустым, дияргә.

7 ук. Курыкмаска салкыннан,

Яңгыр, яшен, карыннан.

Дус булсагыз, яратсагыз,

Файда тияр барыннан.

8 ук. Өйрәтте чиста булырга,

Пөхтәлекне сакларга,

Усал, ямьсезләрдән безгә

Кечкенәләрне якларга.

Әлифба.

 Күреп торам бик күп нәрсә

Сезнең хәтердә калган.

Тагын бер дустыгыз бар,

Ишек артында торган.

9 ук. Әйдә инде, кыенсынма,

Азбука, син түрдән уз,

Әлифба кебек, безгә син

Ярдәм иткән якын дус.

                       (Укучы Азбуканы җитәкләп алып керә).

10 ук. Онытмабыз сине дә без,

Һәрбер битең кадерле,

Сөйләп күрсәтәбез әле,

Син өйрәткән шигырьне.

1) Бежит по дороге

Чёрная собака

Такая умная

Такая рыжая

Такая добрая собака.

2) Лётчик водит самолеты

Это очень хорошо.

Повар делает компоты

Это тоже хорошо.

Хорошо играть футбол

Баскетбол и волейбол

На коньках скользить легко

Далеко, далеко.

11 ук. Ял минутлары да истә,

Күрсәтеп китик әле,

Сәламәт, җитез булырга,

Өйрәтте алар безне.

Ял минутлары: (“Собачий вальс»)

 (Математика керә).

Математика. Исәнмесез, кадерле дусларым. Минем дә сезне сынап карыйсы килде әле. Сез инде мине Әлифба белән бергә укый башладыгыз. Бик күп мисал, мәсьәләләр чиштек. Әйдәгез әле, кем җитез, кем зирәк икән?

    1) Әни уенчыклар алган,

        Балаларга тараткан.

        Алсуга  ул биргән шар,

        Илгизәргә самовар.

        Илсур улына барабан,

        Гөлназ кызына диван,

        Санагыз әле, дуслар,

        Күпме уенчык булган?

    2) Керпе гөмбәгә барган

        9 ак гөмбә тапты

        3 не куйды энесенә

        Калганын кәрзиненә.

        Керпе ничә гөмбәне кәрзиненә куйган?

    3) 7 малай урамга

        Чыкты футбол уйнарга

        3 әү килде тагын да

        Исәплә син барын да!

    4) Айдар китте урманга

         Тәмле җиләк җыярга

         Менә 10 җиләк тапты

         5 не авызга капты.

         Ничә калыр чиләккә?

     5) Ак каенда 3 чыпчык

         Түбәдә 5 сыерчык.

         Әйтмәс микән берегез,

         Барысы ничә кошчык?

Афәрин, дусларым! Мин бик шат, рәхмәт сезгә. Алга таба уңышлар телим сезгә.

Бергә. Рәхмәт сиңа, математика!

Укытучы.

  • Әлифба сезне күп нәрсәләргә өйрәтте , сез яхшылап өйрәндегез микән тикшереп карыйм  әле . ( сумкасыннан биремнәрне алып балаларга тарата )  Балалар табышмаклар чишәләр .

(тактага кояш рәсеме төзи)  – Бу нәрсә балалар? Кояш безгә нәрсә бирә?

-Әйе , кояш безгә җылылык , яктылык бирә , күңелне күтәрә , яшәргә көч бирә . Сез дә

Бер – берегезгә ихтирамлы булыгыз , шат күңелле булыгыз .Үзегездзге җылылыкны һәр кешегә бирегез . Тагын бер бирем :Сез күп хәрефләр өйрәндегез , алар турында шигырьләр сөйләгез . Нинди сүз килеп чыгар икән?

11 ук. Сизелмичә үтте көннәр,

Хәреф арты хәрефләр,

Башка китап көтә безне,

Әкиятләр, шигырьләр.

Т   Сезнең өйнең түбәсенә

     Карап тордым мин кичә .                            Т Т – охшаган тырмага

     Антенна тора селкенеп                                    Әйтә – тизрәк тырмала .

     Т хәрефенә охшап .

У   У уйлап укыгыз ди

      Урындыкка утырыгыз ди .                                                                                    Е     Е- хәрефе еланда

Г    Г – күәтле күтәрү краны                                     Е – хәрефе елгада .

      Төзүчеләр ярдәмчесе                                           Е хәрефе карый безгә

     Зур ташларны күтәрә ул                                       Елмаеп елаганда .

     Бик биеккә тиз генә .

А   А – охшаган ул ракетага

      Ул басуда багана да .                                   Л    Ясадык без урманда

     Аны белә һәрбер бала                                          Л – хәрефе , уйлап тап

    Алфавитны башлый ич – А                                                                                     Л – бит урман шалашы

Н  Н – волейбол сеткасы                                          Әллә шуны белмисез .

    Спорт залында да бар ул

    Бик тә килә укыйсы

    Башта өйрәнәсе бар әле .

БЕРГӘ:   ТУГАН ТЕЛ.

Укытучы :   Әйе, Әлифбага алмашка “Туган тел” китабы килә . Без сезнең белән төрле язучылар иҗаты, халык авыз иҗаты белән танышырбыз .

    Ә хәзер барыбыз бергә “Туган тел” җырын башкарыйк.

  1. Нигә безгә куанмаска Туган тел – иң әйбәт шигырь

    Без бит инде зур үстек                                            Туган тел – иң әйбәт җыр

    Әлифбаны тәмамлап                                               Туган тел – иң әйбәт китап

    Туган телгә күчтек.                                                  Туган тел – иң якын тел.

  1. Туган тел – иң татлы тел,

Туган тел – иң тәмле тел,

Тәмле тел дип,телең йотма-

Туган телне онытма

Ук:. Әткәм – әнкәм сүзе белән

   Ачылган телем минем

   Син бирдең миңа ышаныч

   Кичкәндә белем илен.

    –   Иң газиз татар телем син.

    Кадерле туган телем.

    Төрле телләр бакчасында

   Хуш исле гүзәл гөлем .

Укытучы:   Кадерле балалар! Безнең Әлифбаны өйрәнүдә зур көчләрен куючылар – әти-әниләребез .Әйдәгез аларга рәхмәтебезне белдерик .

          Сезгә зур рәхмәтебезне                    Әткәй – әнкәй , газизләрем

           Җиткерәбез Һәммәбез                     Гомер биргәнсез безгә

           Олы ярдәмегез өчен                        Изге итеп үстердегез

           Башыбызны иябез.                          Мең рәхмәтлемен сезгә .

  1. Сезнең алда сүз бирәбез 2. Мәктәп юлы якты юл

     Ялкауланмаска.                                          Зур уңышларга илтә.

     Артта калмаска.                                          Укырбыз , өйрәнербез

    Тырыш булырга                                           Сынатмабыз без һич тә.

     “5” кә укырга.

(Балалар әти-әниләренә бүләкләрен тапшыралар.)

Укытучы: Балалар !  Менә без сезнең белән бергәләп Әлифбаны тәмамладык, минем сезгә теләкләрем бар.

                                       Өйрәтте сезне Әлифба

                                        Туган илне сөяргә

                                         Биергә дә , җырларга

                                         Дус һәм тату яшәргә.

                                         Әлифбадан башлап киттегез

                                         Юлны белем иленә

                                         Зур белемле булып үсеп

                                         Кеше булыгыз сез илегездә.

(Бүләкләр тапшыру)

  ҖЫР: “Әлифба”    

Шәрехләү