18.02.2022

Әнием – күңелем кояшы. Әдәби-музыкаль кичә.


әнием
“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән  балалар өчен Яңа Кенәр мәктәп-интернаты” дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесенең I категорияле тәрбиячесе Сәмигуллина Альбина Харис кызы. Тема: “ Әнием – күңелем кояшы”.

Максат: Әниләргә карата кадер-хөрмәт, ярату, олылау хисләре, әдәплек, әхлаклылык сыйфатлары тәрбияләү, тыңлаучан булырга өйрәтү.

Бурыч: Ана теле белән горурлану хисе тәрбияләү. Укучыларның хәтерләү сәләтен үстерү, мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтү, сөйләм телен баету. Әдәплелек, зирәклек, кешелеклелек, миһербанлылык тәрбияләү.

Үткәрү формасы: Әдәби – музыкаль кичә.

Үткәрү урыны: Актлар залы.

Җиһазлау: Сәхнәдә әниләргә багышланган плакатлар, слайд-шоу, музыкаль бизәлеш, шарлар, чәчәкләр.

Бүген – әниләр бәйрәме

Бүген – җирдә тантана

Кояш шуңа көлә бүген

Гөлләр шуңа шатлана

Әниләрнең бәйрәменә

Куана шулай алар

Әниләрне котлый бүген

Җирдә барлык балалар

Кем дөньга кеше бүләк итә

Ә кешегә – якты дөньяны?

Тойгылары кояш көбек кайнар

Эретерлек магнит кыяны?

Әни сүзе – иң бөек сүз

Юк аңа һичбер алмаш

Иң – иң әйбәт кешеләр дә

Әни кебек була алмас

Җыр.  “Иң матур җыр

Иң кадерле, иң хөрмәтле

Булсын җирдә әниләр

Әниләрне кадерләсәк

Тыныч булыр ил – көннәр

А.б.    Ана! Һәркем өчен иң изге, иң кадерле зат. Бу якты дөньяга килгәч тә нарасыен йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, елаганда җыр көйләп юатучы, татлы йокыдан иркәләп уятучы, яшәргә көч-дәрт бирүче, гомер буена баласының кайгы-шатлыкларын уртаклашып яшәүче газиз әниләр!

Күңелегездә сезнең кояш яна

Нурлы йөзегездә – яз яме

Җирдә яшәү җырга әверелсен

Котлы булсын әни бәйрәме!

Бию.  “Без авыл егетләре”

Ана гуя – дала –

Колачы киң, йөзе кояшлы

Ана җирдә бөтен игелекнең

Изгелекнең тугры юлдашы

Ана булу – изгелекнең таҗы

Дөньяда иң олы дәрәҗә!

Ана кеше бөтен баласының

Бәхетенә ача тәрәзә

Син әнием минем өчен

Бу дөньяда бер генә

Елмайганда йөзләреңнән

Бар өйгә нур бөркелә

Иң кадерле кешебез син

Сөекле әниебез

Син булганга без бәхетле

Тыныч, рәхәт яшибез

Әниләрне, әбиләрне

Кадерлибез, зурлыйбыз

Чын күңелдән һәммәгезне

Бәйрәм белән котлыйбыз

А.б.  Зәнгәр күкнең үз кояшы булган кебек, җир йөзенең дә үз кояшлары бар. Ул безнең Әниләребез. Кадерле әниләр! Сезне барыгызны да Әниләр көне белән котлыйбыз. Сезгә нык сәләмәтлек, озын гомер, гайлә бәхете балаларыгызның игелекләрен генә күреп яшәвегезне телибез. Һәрчак шулай кадерле, сөекле-сөйкемле булып яшәгез. Бүгенге “Әнием – күңелем кояшы”дип  исемләнгән бәйрәмебез дә сезнең хөрмәткә.

Минем әнием көн дә эшкә китә

Арып кайта аннан кичләрен

Елмаюы итеп алып кайта

Шәфәкъләрнең алсу төсләрен

Бию.  “Капельки” (танец с зонтами)

А.б.  Кадерле әниләр һәм балалар! Без бүгенге бәйрәмебезне әниләр һәм балалар арасында бәйге итеп үткәрергә уйладык. Безнең әниләребез һәм балаларыбыз әзер. Ә хәзер мин сезне жюри агъзалары белән таныштырып китәм. Укыту эшләре буенча директор урын басары Хабибрахманова Муслима Рустамовна һәм тәрбия эшләре буенча директор урын басары Шамсутдинов Ильшат Гарапшович.

Беренче бәйгебезне башлыйбыз. Ул “Таныш булыйк” дип атала. Бәйгедә биш әни һәм биш бала катнаша. Һәр очрашу танышудан башлана. Хәзер аларның һәркайсы үзләре белән таныштырып китәләр. Рәхим итегез.

Йөзен синең һәрвакытта

Балкып тора әнием

Аш – суыңнан тәмле исләр

Аңкып тора әнием

Җыр.  Озак яшә, әнкәй, шатлык белән

А.б.  Икенче бәйгеАш-су остасы”дип атала. Аш-су пешерү хатын-кызның көндәлек эшләренең берсе. Һәр әнинең үзенең гаиләсе өчен яратып пешергән ризыклары була. (Балалардан сораштырып китә, әниләрегез нинди ризыклар пешерә.) Хәзер мин сезгә бер табышмак әйтеп китәм. Бу табышмакның  җавабы киләсе бәйгегә бәйле булачак. Табышмак: Чәчәге агачында, алмасы тамырында. Дөрес. Әйтеп китегез әле бәрәңгедән нинди ризык пешереп була. (Җавап.)  Ә хәзер без сезнең бәрәңге әрчүдәге осталыкларыгызны тикшереп карыйбыз. Һәр кеше алдында бәрәңге белән пычак. Сезгә чиста һәм тиз генә итеп бәрәнге әрчергә кирәк була. Сез әзерме, башладык.

Кем куллары өйне, җирне ямьли

Изгелеге үлчәү тапкысыз

Ул, әлбәттә, – яшәү чыганагы

Тормыш яме, әнкәй – хатын – кыз

Оркестр.  (исполнение татарской народной песни)

А.б.  Өченче бәйгеИң оста әни” дип атала.  Безне әниләребез кечкенәдән карап, тәрбияләп үстергәннәр. Бала тугачта аны биләүгә биләгәннәр. Әйдәгез әниләребезне бу өлкәдәдә сынап карыйк әле. Әниләр һәрберегез үзегезнең балагызның сабый чагын искә төшереп китегез әле. Хәзер сезгә курчак белән биләү бирелә, сез курчакларны дөрес итеп биләүләргә тиеш буласыз. Башладык.

Бию.  “Танец маленьких утят” (малыши)

Кая барма, шунда әнкәй йөзе

Кая барма – әнкәй күңелдә

Әни генә шулай синең өчен

Җанын биреп яши гомергә

Авырсаң, янда тора ул

Төн буе керфек какмый

Үз саулыгын да кызганмый

Ул безне саклый – саклый

А.б.  Дүртечне бәйгеИң чибәр әни” дип атала. Һәр бала өчен үз әнисе иң булганы, иң чибәре, иң уңганы. Әйдәгез әле балалар шушындагы бизәнү әйберләре белән әниләрегезне тагында күркәмрәк итик әле. Әйдәгез башладык.

Рәхмәт яусын, безнең әнкәйләргә

Аларгадыр бөтен авырлык

Әнкәйләргә якты йолдызлардан

Я кояштан һәйкәл салырлык

Бию.  “Татарский”

А.б.  Бишенче бәйгеИң моңлы әни” дип атала. Бу бәйгедә әниләр үзләренең белгән, балалары кечкенә вакытта җырлаган бишек җырларын исләренә төшереп җырлап китсеннәр әле. Рәхим итегез әниләр.

Әни безгә гомер бүләк иткән

Бүләк иткән безгә тормышны

Әниләрнең кылган изгелеген

Кайтарырга һәркем бурычлы

Бәйрәмегез котлы булсын

Елмаеп көлеп торсың

Язгы кояш нурларыдай

Зур эшләргә рухландырсын!

Итог жюри.

Җыр.   “Ак теләкләр теләп

А.б.  Хөрмәтле кунаклар, кадерле әниләр һәм балалар шуның белән безнең “Әнием күңелем кояшы” дип исемләнгән бәйрәмебез тәмам. Сезне тагын бер кат Әниләр көне белән котлыйбыз.  Ә катнашкан әниләргә һәм балаларга без олы рәхмәтебезне белдерәбез. Бик зур рәхмәт сезгә.

Күчереп алу өчен файл ссылкасы:  https://cloud.mail.ru/public/r9hL/g4f1fyg2r                      

Шәрехләү