fbpx
20.12.2020

«Болганчык еллар» җырчысы . М.Галәүне искә алу  кичәсе


АрчаАрча

  Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы “Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең беренче квалификацион категорияле туган тел һәм әдәбияты укытучылары Әхмәдуллина Алсу Тәфкил кызы һәм Шагидуллина Рәйсә Сәйделхан кызы. «Болганчык еллар» җырчысы (М.Галәүне искә алу)  кичәсе.

          «Болганчык еллар» җырчысы . М.Галәүне искә алу  кичәсе.

Кичә барышы

   1.а. б.  Исәнмесез, хәерле көн! Бүгенге кичәбезне без якташыбыз, авылдашыбыз, язучы, шагыйрь, драматург, журналист, публицист, тәрҗемәче Мәхмүт Галәүнең якты истәлегенә багышлыйбыз. Кичәбездә М.Галәүнең тормыш юлы, иҗаты белән танышырбыз.

   2.а.б.  Ямьле табигать хозурында көч җыеп, күңелләренә илһам алып яшәүче халкымның уллары һәм кызлары моңлы җырчы да, милләтпәрвәр шагыйрь дә, оста һөнәрче дә – гомумән, бик күп уңай сыйфатларны үзләренә туплаган шәхесләргә бай безнең төбәгебез.Сез бүген аяк баскан Ташкичү  авылы – татар әдәбияты, фәне, тарихына XVII гасырдан башлап өч йөз ел дәвамында дистәләгән күренекле шәхес – галимнәр, тарихчылар, ислам дине эшлеклеләре, шагыйрь һәм язучылар, журналистлар, милли көрәшчеләр тәрбияләп үстергән.

   1.а.б.   Татар прозасының күренекле вәкиле, татар әдәбиятына тарихи роман жанрына нигез салучыларның берсе, драматург, журналист, публицист, тәрҗемәче Мәхмүт Галәү – безнең горурлыгыбыз.

    2.а.б. Тарихка кагылышлы фәнни әдәбиятта язмышлары Ташкичү белән бәйләнгән атаклы шәхесләр турындагы беренче мәгълүматлар 1700 нче елларга карый.

Авыл уртасында борынгы мәчет. Ул – 19йөз башы архитектура истәлеге. Заманында янәшәдә атаклы мәдрәсә дә булган.  Бу мәдрәсәдә татар-башкорт баш күтәрүне оештыручы Батырша да укыган. Ш.Мәрҗани белем алган.Үзе дә укыткан. Мәрҗанинең әтисе 40 елга якын имам-хатиб булып торган.

   1.а. б. 1886 елның сентябрь аенда Галәветдин хәлфә гаиләсендә бер малай дөньяга килә. Аңа Мәхмүт дип исем кушалар. Тукай белән бер елны туган, киләчәктә классик татар язучысы булачак М.Галәүгә, Тукай язмышы шикелле, ачы язмыш насыйп булган икән.  “Мәхмүт бик терчә, кызыксынучан, башлы һәм шук малай иде”, – дип искә ала аны авылдашлары. Әтисе Галәветдин хәлфәдә укып, башлангыч мәктәпне тәмамлый. Талантлы, белемгә омтылучан яшьүсмер, 15 яшендә үк мөстәкыйль фикер йөртеп, Казандагы Мәрҗани мәдрәсәсенә барып, аны тәмамлый.

    2.а.б. Казанда яшәгән елларында Мәхмүт Болгар номерларына Тукай янына килеп йөри. Тукай Мәхмүткә үз итеп, фамилиясен кыскартып Мәрҗан дип эндәшә торган була. Октябрь революциясенә кадәр ул Мәрҗани фамилиясендә йөргән. Тумышы белән ул татарның бөек мәгърифәтчесе, тарихчы-галим Ш.Мәрҗанигә шактый якын кардәш туры килә. Әдипнең бабасы – Ш.Мәрҗанинең бертуган энесе. Октябрь инкыйлабына кадәр Мәхмүт Галәү үзе дә, әдип һәп журналист буларак, язган әсәрләрен “Мәрҗани” имзасы белән бастырган.

    1.а.б. Заманында еракларга даны таралган Ташкичү  мәдрәсәсенә М.Галәү әтисенә ияреп йөргән, манарадан яңгыраган азан тавышын тыңлаган, шунда әтисе  Галәветдиннән дин сабаклары алган. Тыныч кына гомер иткәндә, аларның өйләрендә янгын килеп чыга,нигез көлгә әйләнеп бетә. Шуннан соң күчеп киткән булырга тиешләр  дигән фараз яши.

   2.а.б. М.Галәү  11 яшькә кадәр бу авылда яши. Ярлы хәлфә гаиләсендә үскән Мәхмүткә крестьян тормышының барлык авырлыкларын татырга, зурлар белән кыр эшләрендә катнашырга туры килә. Ләкин моның уңай ягы да була. Халыкның тормыш-көнкүрешен яхшы белгән гореф-гадәтләрен, милли бәйрәмнәрен балачагыннан күңеленә сеңдергән М.Галәү – боларның барысын да соңрак иҗатында чагылдырган. ( “Болганчык еллар” әсәреннән өзек уку,40бит)

     1.а.б. М.Галәү тәгәрәп үскән болыннар, сукмаклар бер гасыр үтүгә карамастан,  аның эзләрен саклый сыман. Туган авылының табигатен ул үз әсәрләрендә гаҗәеп матур итеп тасвирлый. Чыннан да мондагы хәтфә болыннарга, бөдрә талларга, чылтырап аккан чишмәләргә сокланып карамаслык түгел. М.Галәүнең әсәрләрендә тирә -ягыбызның атамаларын очрату зур игътибарга лаек.  “Мөһаҗирләр” романында   Лашман елгасы турында язылган юллар моңа ачык мисал  булып тора.

( “Болганчык еллар” әсәреннән өзек уку, 553бит)

    2.а.б. Мәдрәсәне тәмамлаганнан соң, унҗиде яшьлек егет 1903 елда  үз көнен үзе күрергә дип, Әстерхан шәһәренә юл тота һәм шундагы татар мәктәпләренең берсендә мөгаллим булып эшли башлый. Әстерханда Мәхмүт Галәү 1907 елның ахырларына кадәр яши.

    1.а. б. 1907 ахырларында Әстерханны  ташлап, Оренбург шәһәренә күчеп китә.

Оренбург чоры – Мәхмүт Галәү гомеренең тышкы яктан иң тыныч-хәвефсез эш һәм иҗат өчен шактый киң мөмкинлекләр ачылган еллары. “Кармак” әдәби-сатирик журналларын чыгаруда башлап йөри. Үзенең мәкаләләрен бастыра. Журналистлык эшчәнлегеннән тыш, шигырьләр, хикәяләр яза башлый. 1912 елда аның “Ник язылганнар исемле” беренче шигырьләр җыентыгы чыга.  (М.Галәүнең “Гариб” шигырен уку)

    2.а. б. Бу елларда Мәхмүт Галәүнең журналист һәм публицист буларак зшчәнлеге тагын да киңрәк колач ала. Үз кул астындагы хосусый нәшриятның мөмкинлекләреннән дә файдаланып, Мәхмүт Галәү популяр характердагы фәнни хезмәтләр, уку-укыту кулланмалары, дәреслекләр бастырып чыгаруга да зур игътибар бирә. Бу төр басмалар арасында аның үзе төзеп яки тәрҗемә итеп чыгарганнары да бар. А.С.Пушкин, М.Лермонтов әсәрләрен тәрҗемә итеп, татар укучысына җиткерә.

    1.а. б. Зилзиләле, табигый агышындагы тормыш тәртипләрен пыран-заран китергән 1917 елгы инкыйлаб вакыйгалары башлана, М.Галәүне дә ул читләтеп үтми. Җайланган тормыш тәртипләре кисәк кенә бозылып китә, «Кармак» журналы чыгудан туктатыла. Һәр нәрсәнең сыйнфый көрәш күзлегеннән караган заманда М.Галәү дә ышанычсызлар рәтенә кертелә. Мулла нәселе дип эзәрлекләнә, милләтчелектә гаепләнә. Әсәрләрен беркайда да басмыйлар. Ул эш эзләп йөрергә мәҗбүр була.

     2.а.б. 1921 елда аны нәшрият белгече буларак, Мәскәүгә шәрык бүлегенә әдәбият һәм басмаханә эшләре буенча башлык итеп билгеләделәр. Әдәби эш белән дәүләт эше аралашып бара. Ул җәмәгать эшләрендә дә фәгаль катнаша: язучыларның Мәскәү комитеты әгъзасы, тәшвикать (ревизия) комиссиясе әгъзасы, Үзәк әдәби кабинетта мәслихәтче (консультант) һәм татар телендә чыга торган “Коммунист” – (“Эшче”) газетасы каршында эшләгән “Әдәби тел” түгәрәгенең остаз-мөгаллиме дә. Ләкин  иң гаҗәбе шунда, «ярым ач хәлдә көн кичерүенә» карамастан, Мәхмүт  Галәүнең матур әдәбият өлкәсендәге нәтиҗәле иҗат эшчәнлеге нәкъ менә шул елларга туры килә. “Күкеле сәгать”, “Күпнең бересе”, “Төеннәр”, “Искедән калган мирас” һ.б.  хикәяләре,   «Саламторханнар», «Курчак туе» , «Пугач  явы» дигән тарихи пьесасалары М.Галәүнең талантын билгелиләр.

  1. а. б. Шушы иҗат елларында әдип үзенең күңеле түрендә күптән йөрткән иҗади хыялын – татар халкының зур бер чор эчендәге тарихи тормышын иңләп алган эпопея язуы турындагы ниятен гамәлгә ашырырга керешә. Гомуми исеме «Канлы тамгалар» дип алынган бу эпопея дүрт китаптан торырга тиеш була. Әдип алдан һәр китапның, киңәйтелгән планын төзи, исемнәрен билгели. “Ил тыныч чакта” дип аталган беренче китапта унтугызынчы гасыр татар авылының авыл һәм шәһәр халкының 1891 елгы ачлык фаҗигасен кичерү вакыйгаларын,  “Ил өреккәндә” дигән икенче китапта 1897 елгы халык исәбе алуны, шуңа бәйле рәвештә авыл халкының бунт күтәрүе һәм соңыннан Төркиягә күчеп китүен, өченче китапта рус-япоп сугышын һәм 1905 елгы инкыйлаб чорын һәм, ниһаять, «Өермәләр» дип исемләнгән соңгы дүртенче томда большевиклар инкыйлабы елларындагы давыллы вакыйгаларны гәүдәләндерү күздә тотылган була.

“Көзге ачы җилләрдә” җырын башкару.

  1. а. б. Ләкин язучының фаҗигале язмышына бәйле рәвештә, роман-эпопеянең беренче ике китабы гына язып тәмамлана, өченче, дүртенче кисәкләре, каралама хәлендә әзер булсалар да, әдипнең кулъязма архивы белән юкка чыгалар һәм беренче ике кисәген  тәшкил  иткән «Болганчык еллар» һәм «Мөһаҗирләр» романнары да безгә 193 1-1933 елларда  Мәскәүдә русча тәрҗемәдә чыккан басмалары буенча гына билгеле.  “Болганчык елларны” әдәби тәрҗемәче Яхъя Халитов, “Мөһаҗирләр”не әдәбият белгече-текстолог Рәис Даутов тәрҗемә иткән.

1.а.б. “Мөһаҗирләр” романынының башында  1897 елгы халык исәбен алу вакыйгаларын, шуларга бәйле чуалышлар, татарларның ризасызлыгы сурәтләнә. Гади авыл халкының бу вакыйгалардан соң кичерешләре әсәрдә йөрәкне тетрәндерерлек итеп бирелә. Игътибарыгызга әлеге романнан “Суктырылудан соңгы” күренешне тәкъдим итәбез.

2.а.б. Романда халык санын алу вакыйгасына бәйле рәвештә кузгалган крестьян чуалышлары, бөлгенлеккә төшкән татар авылы крестьяннарыныңбәхет эзләп, патша хөкүмәте эзәрлекләвеннән качып, Төркиягә качып китүләре һәм андагы каршылыклы язмышлары турында сөйләнә. Авыл халкының ризазлыгы, үз илләрен калдырып, чит җирләргә китәргә әзерләнү күренешен сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

1.а.б. Әсәрнең төп герое – Саҗидә. Ул бәхетле тормыш, якты киләчәк өчен көрәшергә кирәклеген аңлый. Башкаларны да шуңа ышандыра, үз артыннан ияртә. Авырлыклар алдында югалып калмаска өнди. Батыр йөрәкле, кыю хатын барлык эшләрне үзе башлап йөри. Татар халкының милләт анасына әйләнгән Саҗидә, үзе чит ил туфрагында ятып калса да исеме милләттәшләренең йөрәгендә саклана. Автор татарларның Төркиядәге тормышын, кешеләрнең ачы язмышын, туган илләрен сагынуларын йөрәкләрне сыкратырлык итеп тасвирлый. Романдагы фаҗигага кешеләрнең ачы язмышы гына түгел, ә язучының үз башыннан кичергән тормышы да килеп өстәлә. (“Истанбул” җыры башкарыла).

    2.а.б. Истәлекләрдән күренгәнчә, районыбыз язучылары арасында М.Галәү иң беренчеләрдән булып, 1934елда Язучылар Союзы берлегенә кергән. Нинди кеше булган соң ул М.Галәү? Моны белү өчен М.Галәүнең “Белмәдем” дигән шигырен укып китү урынлы булыр. Чөнки мондый юлларны дөньяга карашы хак булган көчле рухлы кеше генә яза ала. (М.Галәүнең “Белмәдем” шигыре укыла).

     1.а. б. Истәлекләргә караганда, Мәхмүт Галәүне Мәскәүдәге фатирында кулга алып хөкем итәр өчен Казанга китерәләр. Махсус хөкем утырышы 1937 елның 4 ноябрендәбула. НКВД биргән белешмә буенча, әдипнең вафаты (атып үтерелүе 1938 елның 12 ноябрендә дип фараз кылына. М.Галәүнең шәхесе, иҗаты, фаҗигале тормышы  беркемне дә битараф калдыра алмый.

      2.а.б. М.Галәүнең исемен халык күңеленнән сызып ташларга теләсәләр дәаның исеме онытылмый. Гаҗәеп дилогия булган “Болганчык еллар” һәм “Мөһаҗирләр” – үзенең  реалистик көче, сурәтләү осталыгы белән бүгенге көн укучысын да таң калдыра торган талантлы  әсәр. Бүгенге көндә әсәрләре мәктәпләрдә, уку йортларында өйрәнелә, театр сәхнәләрендә уйнала.

       1.а.б. Вакыт һәрнәрсәне үз урынына куя. Вакыт сынавын узган М.Галәү иҗаты татар әдәбияты хәзинәсендә үзенә лаеклы урын яулый. Аның исеме татар халкының горурлыгы, хезмәтләре һәм фикерләре югалмый торган кыйммәт булып тора.

     2.а.б. М.Галәү бүгенге әдәбият галәмендә классик язучыларыбыз арасында үзенең лаеклы урынын алды. Авылдашыбыз Мәхмүт Галәүнең милләтебезнең гыйбрәтле язмышын сурәтләп биргән кабатланмас иҗаты  – безнең милли горурлыгыбыз.

Күчереп алу өчен файл:  Болганчык еллар җырчысы

Шәрехләү