fbpx
10.01.2019

Г. Сабитовның “Чүкеч” хикәясен укып өйрәнү дәресе. 3нче сыйныф (коррекцион)


Чүкеч хикәясе

“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән  балалар өчен Яңа Кенәр мәктәп-интернаты” дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Низамова Рузилә Даут кызы. Дәреснең темасы: Г. Сабитовның  “Чүкеч” хикәясен укып өйрәнү. 3нче сыйныф (коррекцион).

Дәреснең максатлары: 

1.Танып-белү, үстерү: текстны дөрес итеп аңлап укырга өйрәтү, эчтәлеген     үзләштерү, сорауларга җавап бирә белергә өйрәтү;

2.Коррекцияләү: фикерләү сәләтен ныгыту;

3.Тәрбияви: хезмәткә мәхәббәт  тәрбияләү.

Җиһазлау: аңлатмалы сүзлек, компьютер, мультимедиа,слайдлар.

Методлар,алымнар:уку

Дәрес тибы: катнаш

 Дәрес барышы:

  1. Оештыру өлеше. Исәнләшү. Укучыларны барлау. Уңай психологик халәт тудыру.

Дәрескә кереш

-Исәнмесез, укучылар!

-Исәнмесез, саумысез!

-Хәерле иртә балалар!

Имин үтсен көнегез!

-Кәефләрегез ничек соң?

-Кояшлы иртә кебек,

Тукай телен, татар телен

Өйрәнергә килдек без.

-Балалар безгә бүгенге дәрескә безгә кунакка урманнан чыршы килгән. Хәзер нинди бәйрәм якынлаша? Без ул бәйрәмдә нәрсә бизибез? Безгә кунакка килгән чыршыбызга нәрсәләр җитми? Мин бүген сезнең җавапларыгызны менә бу чыршы уенчыклары белән бәяләрмен.

-Фонетик күнегү.

Слайд №2

Карга әйтә карррр-карррр

Җирдә чеби баррррр-баррррр

Беррр-сен генә алыррр идем

Саклаучысы барррр- барррррр

  1. II. Актуальләштерү:
  2. Без сезнең белән хезмәт, аны яратырга өндәгән нинди әсәрләр өйрәндек?

Слайд №3

  • Г.Тукай. Эшкә өндәү.
  • А.Алиш. Эшче абый.
  • Ш.Маннур. Тырыш кыз.
  • Н.Дәүли. Минем кадерле
  • әбием.
  • Ш.Галиев. Әйбәт пычрак.
  • Х.Халиков. Өч кыз.
  1. Без сезнең белән эш, һөнәр турында мәкальләр дә  өйрәнеп киткән идек. Хәзер без сезнең белән өйрәнгән  мәкальләрне искә төшереп китәрбез.

Слайд №4

– Мин сезгә өй эше итеп нинди бирем биреп җибәргән идем? дәрес планы

3 . Өй эшләрен тикшерү .

Хәкимҗан Халиков. Өч кыз. (яттан сөйләү)

III. Яңа теманы үзләштерү. 

  1. Тема һәм максатны хәбәр итү.

Слайд №5

–  Габделхәй Сабитов “Чүкеч “ хикәясен укып өйрәнү.

–  Нәрсә ул чүкеч?

–  Тагын нинди эш кораллары беләсез?

–  Алар белән нишлиләр?

  1. Сүзлек эше. Слайд №9

Һөнәр-

– Без бүгенге укыласы әсәрдә сезгз таныш булмаган берничә сүз очыраячак. Мин сезгә әлеге сүзләрнең мәгънәләрен әсәрне укый башлаганчы аңлатып үтәм.

Слайд №10

Кадак җене кагылган-

Юкәдә икән чикләвек-

Кара көйгән-

Кырыкмаса кырык тапкыр-

  1. Күзләрне ял итереп алыйк.

(Күзләр өчен гимнастика.)

4.Дәреслек белән эшләү. Текст өстендә эш:

А) укып күрсәтү.

  1. 5. Физкультминут.

(Ял итү.)

Без әле бераз ардык

Ял итәргә уйладык

Башны иябез алга

Ә аннары артка

Уңга-сулга борабыз

Аннан карап торабыз.
Иң өсләрен сикертәбез,

Кулларны биетәбез,

Бер алга, бер артка сузып,

Күңелле ял итәбез.

Аннары без чүгәлибез,

Тезләрне кочаклыйбыз,

Башларны алга яшереп,

Азрак кына йоклыйбыз.
Менә ничек ял иттек,

Дәресне дәвам итик. 

а)Баларның эчтән укулары.

б)Индивидуаль эш . (Нәфисә һәм Илназ)

в)Балалардан укыту.

  1. Бәйләнешле сөйләм үстерү.

А) Сорауларга җавап алу.

– Әсәрдә кем исемле малай турында сүз бара?

– Ул нишләргә яраткан?

– Бакый чүкеч белән оста итеп эшли белгәнме?

– Чүкеч Бакыйның бармагын нишләткән?

– Бакый кемне гаепләгән?

– Әтисе Бакыйга нинди эш йөкләгән?

– Ул Бакыйга әйбәтләп эшләсән нәрсә алып бирермен дигән?

– Бакый ничек эшләгән?

– Әтисе бакыйга кая барабыз дигән?

  1. Йомгаклау

Әйдәгез, хәзер без сезнең белән бер уен уйнап китәрбез.

“Һөнәр” уены

Бүгенге дәрескә йомгак итеп, Г. Тукайның “Эш беткәч уйнарга ярый ” шигырен кабатлап үтик әле. Бу шигырь безне нәрсәгә өйрәтә? (диск, компьютер)

Нинди генә һөнәр иясе булмасын, үз хезмәтен яратып, яхшы итеп башкарган, үзенең эше белән бик күпләрне бәхетле иткән затлар хөрмәткә лаек.

-нәтиҗә ясау;

-билгеләр кую;

Өй эше.

“Чүкеч”  хикәясен  укырга,

60-61нче  битләр.

Эчтәлеген  сөйләргә

өйрәнергә.

Шәрехләү