fbpx
04.10.2017

Яңа ресурс.Көзге уңыш.


Рәсимә Шәрипова
Муниципаль автоном берәмлеге Башкарма комитетының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре идарәсе 23 нче “Нурчәчәк” балалар бакчасының югары категорияле тәрбияче Шәрипова Рәсимә Сәетмөхәммәт кызы. Экология буенча проект .Тема: ” Көзге уңыш”. (икенче кечкенәләр төркеме)
Проектта катнашучылар: балалар, тәрбияче, музыка җитәкчесе, әти-әниләр. Проектның төре: танып белү-эзләнү, белем бирү. Проектның дәвамлылыгы: кыска вакытлы (2атна). Актуальлек. Хәзерге вакытта, бик еш, безне әйләндереп алган тирәлекне, табигатьне, аның байлыкларын саклау мәсьәләсе куела. Безнең җәмгыятебезнең иң мөһим бурычы: балаларыбызда кечкенә вакыттан ук туган табигатебезгә, аның байлыкларына карата мәхәббәт һәм ихтирам-хөрмәт тәрбияләү. Шуңа күрә, без өлкәннәр, балаларыбызга безне чолгап алган табигать дөньясын, аның гүзәллеген күрә һәм саклый белергә өйрәнергә булышырга тиеш. Максат. Көзнең характерлы билгеләре белән таныштыру, көзге байлыклар турындагы белемнәрен үстерү. Бурычлар: -яшелчә һәм җиләк-җимешләрне аерырга өйрәтү; -көзге табигать муллыгы белән таныштыру; -табигатькә сак караш, мәхәббәт тәрбияләү. Проектның этаплары: I этап-әзерлек. Проектның темасын уйлау, максат кую, бурычлар билгеләү. Тема буенча методик, матур әдәбият туплау. Күрсәтмә материаллар, уеннар, атрибутлар, дидактик уеннар туплау. 4.Проект эшчәнлегенә ата-аналарны җәлеп итү уңаеннан тема буенча анкета үткәрү. II этап-төп  өлеш- проектны тормышка  ашыру. Тулысынча

Шәрехләү