fbpx
01.02.2017

Кызыл тау җиле


ТР Азнакай муниципаль районы Мәлбагыш гомуми төп белем мәктәбенең беренче категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы Афзалова Венера Фаварис кызы.Проект эше: “Кызыл тау җиле”
Табигать, без – балаларына гаҗәеп хәзинәләр биргән. Сый – нигъмәтләр белән туендыручы кара туфрак, таулар, сулар һава, эчәр су. Болар – бәяләп бетергесез байлык: берсе    генә булмаса да, җирдә тормыш юк.    Һәр чишмәнең, тауның үз тарихы, үз моңы, үз урыны бар.  Ә җырлары, көйләре?!  Мәлбагыш гомуми төп белем  мәктәбе башлангыч сыйныф укытучысы укучыларым белән калкулыклар турында эзләнү эше үткәрдем. Бу эш  вакытында төрле чыганаклар белән таныштык.    Китапханәдәге авылыбыз тарихын, интернет челтәрендә булган бик күп фото, материалларны  һәм халкыбыз әйткән мәкальләрне өйрәндем. Үземнең әби – бабаларымнан сораштым. Балалар белән авылыбыз тирәсендә булган калкулыкларны чистарттык, шуннан соң аларны барлап чыктым. Шулай ук Азнакай районы территориясендәге калкулыклар турында мәгълүматлар тупладым. Мәлбагыш  авылы территориясендәге калкулыклар тарихын өйрәндем: “Кыяр тавы”, “Әҗәл тавы”, “Бәкәй тавы”, “Иван тау”.  Үзем туплаган чыганаклар белән сезне дә таныштырасым килә. Кешене туйдырган, туендырган, киендергән, сусаганда су, суларга һава биргән Табигать бүген ярдәм көтә.  Без – авыл балалары буларак,  кешелек өчен табигатьнең  никадәр  зур  роль  уйнавын аңлыйбыз.  Дөньяда тереклек барлыкка килгәч, кешелек тормышы барлыкка килә, ә кешелек тормышында шәһәрләр, авыллар барлыкка килә. Күпчелек авыллар тау буйларына, елга һәм чишмә буйларына урнашкан. Һәр авылның үзенә хас исеме булган. Аның утырган урынына, табигать  күренешләренә карап исем атаганнар.   Менә авылыбыздагы Кызыл тауның да борынгы заманнарда бөтен җире ямь – яшел урман булган. Шушы таудан миләш, балан, шомырт һ.б шундый урман җимешләре җыя торган булганнар, шушы таудан киек җәнлекләр аулаганнар, имән кисеп имән агачыннан өйләр бураганнар. ташын файдаланганнар.

Шәрехләү