Тормышка ашмый торган тагын бер канун кабул ителде.1нче июльдән әдәби әсәрләрдә һәм матбугатта,спектакль һәм кинофильмнарда сүгенү сүзләре кулланган өчен штраф түләттерә башлаячаклар.Русия Президенты Владимир Путин сүгенү сүзләрен тыя торган әнә шундый фәрманга кул куйды.Көлке дә,кызганыч та.Әле күптән түгел генә җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны тыю турында закон чыгарганнар иде.Котылдыкмы тәмәке төтененнән? Моңарчы ничек пыскыткан булсалар,тәмәке сөреме бүген дә шулай миләребезне агулый тора.Монысы да шулай булачак.Гәрчә штраф күләме 2000-3000 сум дип күрсәтелсә дә,бүген тоташы белән сүгенеп яшәүче ил бер айдан сүгенүсез тормышка күчмәячәк.Кешенең дәрәҗәсенә карап штраф зурлыгы да арта диелгән карарда.Ул вазифаи затларга,мәсәлән 5000-20000 сум,юридик затлар өчен исә 20000 сумнан 200000гә кадәр.Сүгенгән өчен генә депутатларга шуның кадәр штраф түләтүләренә ышанып булмый,билгеле,ә менә урамнан сүгенеп өенә кайтып баручы мәктәп балаларына бик шәпләп чәпәргә мөмкиннәр бу штрафны.Шуңа күрә түбәндә язылганнарны һәм сүгенүдән балагызны ничек сакларга мөмкин икәнлеген күрсәткән кайбер киңәшләрне иренмичә укып чыгарга тырышыгыз.
Бүген мәктәпкә баручы балаларның сөйләшүен ишетеп колаклар үрә тора. Өтек-төтек җөмләләрнең яртысы сүгенү сүзеннән гыйбарәт. Урамда гына түгел, бүген мәктәп эчендә үк укучыларның аты-юлы белән сүгенүләре гадәти күренешкә әйләнде. Балаларны гына гаепләү дөрес булмас, чөнки әдәпсез сүзләр кушып сөйләшү җәмәгать урыннарында да киң таралды. Хәзер һәркем ачыктан-ачык сүгенә: базардагы сатучы да, автобус шоферы да, клуб мөдире дә, затлы офис сәркатибе һәм хәтта…укытучы да. Телевизордан Дума депутаты, атаклы артист һәм спортчыларның катлы-катлы сүгенүләрен әлегә «пип-пип» дигән тавыш белән яшереп торалар. Ә менә кәрәзле телефоннар чын мәгънәсендә сүгенү «гыйлемен» киң масштабларда таратып бара. Яшьләр телефоннарына әдәпсез чакыру сүзләрен яздыралар, бер-берсенә оятсыз анекдотлар тыңлаталар, шуннан кызык табып шырык-шырык көлешәләр. Оятсызлыкның соңгы чигенә җитеп, бөек Тукаебызның шигырьләрен бозалар, йөзек кашы кебек шигырь юлларын сүгенүгә кайтарып калдыралар.
Әлегә кадәр рус галимнәре рус халкының сүгенүе татар-монгол изүе нәтиҗәсендә килеп чыккан дип расларга тырышты. Ләкин сирәк булса да, русларның да дөреслекне танучы галимнәре бар. Шундыйларның берсе,академик В.Янин «анаңны… дип сүгенү тамырлары белән русларга килеп тоташа, моны борынгы Русьтагы татарга кадәр булган археологик табышлар раслый» дип танырга мәҗбүр булды. Сүз дә юк, руслар татарга караганда күбрәк һәм шәбрәк сүгенә.Ә татар кешесе күп сүзләрне тәрҗемә итеп тормыйча гына урысныкын кабатлый. Сүгенүдә иҗадилык, төрле вариантлар, яңа сүзләр очрамый диярлек. Бу бигрәк тә балалар сүгенүенә карый. Бер-берсенә анекдотлар сөйләгәндә, уйнаганда, «стена-койма сәнгате»ндә алар унлап сүз куллана. Жаргон сүзләрне балалар сүгенергә ярамаганлыгын белеп, башбаштакланып әйтә. «Балалар ни өчен сүгенә?» дигән сорауга гади генә «зурлардан ишетеп», дияргә мөмкин. Ләкин бу беркатлы җавап. Беренчедән, аңга бәйсез рәвештә ияреп әйтү кече яшьтәге балаларга гына
(2-5 яшь) хас. Аннан, барлык гаиләләрдә дә сүгенеп сөйләшмиләр. Шулай булгач? Психологик тикшеренүләр күрсәткәнчә, 3-5 яшьлек балалар сүгенү сүзләрен начар сүзләр дип уйламый. Алар бала аңына башка төшенчәләр, сүзләр белән тигез дәрәҗәдә кабул ителә.
5-7 яшьтә бала аңында «тиеш»кә каршы бунт күренә башлый. «Урамда пычранма, киемеңне буяма» дигән сүзләргә җавабын тыелган әдәпсез сүзләрне аңлы рәвештә кулланып, үз теләге белән белдерергә керешә. 8-10 яшьләрдә инде кайда сүгенергә ярый, кайда ярамый икәнлеген төгәл белә.
12-14 яшьләрдәге үсмерләр сүгенү сүзләре белән үзләренең кичерешләрен, ачу-ярсуларын, эмоцияләрен белдерәләр. Ата-ана-ларга гына түгел, ә укытучыларга да балаларның сүгенү сүзләрен ишетеп бик кыен хәлләрдә калырга туры килә. Кешене сүгенүдән бөтенләй биздерү мөмкин дә түгелдер инде хәзер. Мин психолог түгел,шулай да гомерем буе мәктәптә эшләгән мөгаллим буларак,кайбер киңәшләрем балаларны сүгенүдән тыеп торырга булышыр дип уйлыйм .
1нче киңәш. Өйдә бала барында ялгыш кына да сүгенү сүзләрен ычкындырмагыз.
2 нче киңәш. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә оятсыз сүз әйткән балага шундук кисәтү ясарга, начар сүз икәнлеген төшендерергә кирәк.
3 нче киңәш. Әгәр балагыздан сүгенү сүзләре ишетә башлагансыз икән, ул сүзләрнең мәгънәсен, нәрсә аңлатуын сорагыз. Сүз белән аңлата алмаса, ясап күрсәтсен. Күп вакыт бала нәрсә әйткәнен үзе дә белми.
4 нче киңәш. Укытучы сөйләме үрнәк булырга тиеш. Мәктәпнең, классның сүгенү урыны булмаганлыгын һәр укытучы үз абруе белән ныгытсын.
5 нче киңәш. Дини тәрбия кирәк. Мәчеткә йөргән зурлар да, кечкенәләр дә сүгенү сүзләрен кулланмый. Инде бер чара да ярдәм итмәгәндә, психологларга мөрәҗәгать итмичә булмый торгандыр.
Сүгенү сүзләрен ишетү бер дә рәхәт түгел. Бүген бөтен ил халкы психологлар ярдәменә мохтаҗ. Наркоманлык, эчүчелек, токсико-манлык чире белән агуланган җәмгыятьтә кайберәүләргә сүгенү «пүчтәк» кенә булып күренергә мөмкин. Дөрестән дә, әти-әнисез, урамнарда сукбайлыкта өстерәлеп йөргән меңләгән бала кайда әдәпле сөйләшергә өйрәнсен? Иртән махмырдан көчкә өстерәлеп торган миллионлаган ирләр хатынына, баласына матур сүзләр әйтерме? Бер доза өчен кеше бугазына пычак терәгән наркоман «гафу итегез», дип сүз башлармы?!
Әмма барыбер халыкның рухи байлыгын саклау турында кайгыртырга кирәк. Әгәр ул бүген яхшы фатир, затлы машина, яшел долларга табынып яши, рухи юнәлештә тырышып эшләми икән – бу халыкны коткарып булмый, ул гарипкә әйләнә. Безнең зур фаҗигабезнең төп сәбәбе нәкъ шунда – Кеше дигән бөек затның чын кыйммәтен белмәүдә, аны югалтуда.