fbpx
16.01.2014

Шомлы тынлык


   Авыл урамнары тып-тын.Көндез дә тын,кичләрен дә.Ара-тирә выжылдап җиңел машиналар үтеп китәләр дә,кешесез карга чумган урамнар тагын тынып калалар. Кышкы каникуллар вакытында нинди матур көннәр булды.Үзе җилсез,үзе салкын түгел.Урамга йөгереп чык та, иптәшләрең белән кар атыш, тауга барып чана шу я булмаса,хоккей уйна.Берсе дә юк.Ник бер баланың иптәшен чакырып кычкырган тавышы ишетелсен,ник бер бала чана тартып капка төбеннән узып китсен.Бала –чага тавышыннан яңгырап тормаган авылның яме юк.Чана табаны күрмәгән таулар да ялгызлыктан күңелсезләнеп,бөкрәеп калган кебек күренәләр.Искиткеч матур көннәр! Кышкы саф һавалы кичләр.Ә балалар өйдә.Көндез дә,кичен дә өйдә.Бар эшләре:көне буе телевизор каршында утыру я компьютер уеннары уйнау.Без үскәндә дә телевизор бар иде.Ләкин таудан кайтып кермәдек.Өендә ашыгыч эше булган яки салкын тидереп авырып яткан иптәшләр генә тауга килә алмаслар иде.Калган бөтен малае,кызы мәктәптән кайтып ашап-эчеп алгач,чанасын җитәкләп тауга элдерер иде.И,ул тау шуулар! Носы таулары галәмәт биек иде.Бер вакыт үзебезнең чаналарда шуып туйгач,мәктәп ишек алдыннан ат чанасы алып чыгып шуган идек.Икенче көнне моның өчен хәйран эләкте үзебезгә эләгүен.Аның каравы гомергә истә калырлык булды.Тагын шулай таудан ат чанасында җилдереп төшүләр кайчан булыр иде әле.Карда бата-чума йөреп ,киез итекләр кышкы салкында шыкраеп катарлар иде.Йон бияләй эчендә бармакларны селкетеп булмый,бияләй дә бозланып каткан.Кайтып керәсең өйгә янып-пешеп,бусаганы атлап керүең була,аслары бозга каткан итекләрең белән түргә кадәр шуып та китәсең.Көн саен шул хәл.Әле шул тау шуулар арасында тагын әллә никадәр уеннар уйнала,кар крепостьлары ясала,кар бабайлар тәгәрәтелә,боз өстендә хоккей ярышлары булып тора,чаңгыда урман-кырларга сәяхәт кылына.Шау-шулы, тоташ уеннан торган кабатланмас балачаклар!.. Капка төбенә кар көрәргә чыккач, тып-тын авыл урамнарын күреп, мин менә шуларны искә төшерәм.Инде кышның яртысы үтеп бара,әле минем урамда чана тартып барган бер бала күргәнем юк.Һаман да шул тынлык.Шомлы тынлык бу.Уйландыра,борчуга сала торган тынлык.Көне-төне өйдә утырган бала шул рәвешчә кышның рәхәт салкыннарын тоймыйча,кояш нурларында җемелдәшкән кар бөртекләренең гүзәллеген күрмичә Кеше булып үсеп җитәр микәнни? Үсәр билгеле,әмма аның башында берсе икенчесен туктаусыз үтереп торган компьютер геройлары булыр.Аның безнең шикелле сагынып сөйләрлек балачагы булмас.Аның күз алдында ак тун кигән агачлар,  җимлекләргә килеп кунган песнәкләр урынына кара җирдә канга батып ятучы суперменнар булыр.Шуңа күрә бик куркыта бу тынлык.

Tags:

Шәрехләү