fbpx
17.07.2012

Җәйге чирләр.


Урамда кояшлы, җылы җәй булса да, салкын тидереп өендә чирләп ятучылар җитәрлек. Табиблар хәзер ангина авыруын нигездә җәйге авыру дип тә атый башладылар. Су коену, юка киемнәрдән яңгыр астында калып туңу, тәрәзәләрне ачып җилләтү – болар организмга йогынты ясамый калмыйлар.

Җәйге челләдә иренгә герпес та килеп чыга. Моның сәбәбе – температура үзгәреп тору һәм кояшның чамадан тыш тәэсире.

Җәен без кибеттән лимонадлар сатып алганда аның иң салкынын алырга тырышабыз. Кайберәүләргә аның бернинди дә тәэсире юк, ә менә организм талчыгудан, стресслардан хәлсезләнгән икән, сез шундук ангина эләктерәчәксез.

Чирләгән кеше еш кына гаепне эшендәге яки өендәге кондиционердан да күрә. Бу нигезсез түгел – кондиционер астында утыру кышын салкын өреп торган тәрәзә янында утыру белән бер. Моннан тыш, эссе урамнан кондиционер урнаштырылган бүлмәгә кереп, кеше температура үзгәрү корбанына да әверлә.

Машина йөртүчеләр дә эссегә чыдый алмыйча тәрәзәләрен ачып куеп, салонга җил кертәләр. Бу җил күпләрне аяктан ега. Мондыйларга табиблар тамак төбен дәвалый торган баллы таблеткалар суырырга киңәш итәләр.

Tags: ,

Шәрехләү