fbpx
11.02.2019

Сәхнәләрдә җыр шәүләсе.


  җырлар

Сәхнәгә кемнәр хуҗа?

Сәхнә – Сабан туе мәйданы да,банкетлар залы да түгел.Ул – кешене рухи тәрбияләү урыны. Шуңа күрә сәхнәдә кеше күңеленә ятышлы күркәм сүзләр сөйләнергә, кешене моңландыра-уйландыра торган җырлар яңгырарга тиеш.Кызганычка каршы,бүген сәхнә үзенең изге урын булуын югалтты. Кемнең җырлыйсы килә, барысы да җырлый. Кемнең теләге бар, шул сәхнәгә менә. Сәхнә – колхоз базары шикелле алыш-биреш урынына әйләнде. Телевидение, радиоларның ишекләре һәркемгә ачык.30-40 мең түләп клип төшерү һәм аны тәүлек буе “Мәйдан” ,”ТМТВ” кебек каналларда әйләндерү “ерундовый” эшкә әйләнеп калды.

Тагын советлар заманын искә төшермичә булмый. Чөнки без бүгенге шикелле зәвыксыз җырлар тыңлап үсмәдек. Илһам абыйлар, Әлфия апалар заманы безне чын җырның ничек булганын, татар моңының ничек яңгыраганын йөрәгебезгә сеңдерде. Артист бит ул тамашачының күңелен ачудан бигрәк, тәрбия эшен башкарырга тиеш. Зәвыкны исә җырлый белгән һәрбер кеше дә тәрбияли алмый. Татар – моңлы һәм җырлый белә торган халык. Әмма җырлый белгән бар кеше дә сәхнәгә менә алмый. Тиеш тә түгел. Кызганыч, бездә әлегә әзерлеклесе дә, чиле-пешлесе дә сәхнәдә.Чөнки табын артында җырлап йөри торган, юбилейлар алып бара торган йөзләгән тамадалар сәхнәгә менде.Кайвакыт алар үзләренең кайда җырлаганнарын да онытып җибәрәләр. Шулай булмаса,сәхнәгә чыгу белән: “Әйдәгез,бергәләп!” дип акыра башламаслар иде.

Кеше концертка акчасын түләп,җыр тыңларга,тамаша кылырга килә.Җырлап утыруның үз урыны бар.Бераз кәгеп алганнан соң өстәл артында җыр сузалар,Сабан туе мәйданында авылын сагынып кайтканнар моңланып, яшьлек җырларын яңгыраталар.Боларын аңлап була. Ә концерт залында, минем колак төбендә ярык барабан тавышлары чыгарып үкереп утыручыны аңлап та,кабул итеп тә булмый.Сәхнәдәге теге җырчы тагын да ярсыбрак:”Бергәләп,бергәләп!” дип сикеренә.Залдан акырган,чинаган тавышлар көчлерәк ишетелгән саен аңа шәбрәк.Чөнки аның җырының сүзләре ташка үлчим, көе сазлыктагы бака туен хәтерләтә.Болай тавыш күп чыккач,залдагы халыкка да күңелле.Үзе  концерт буе шыңшып  утыргач, сәхнәдәге  җырчыны да шәп җырлады дип кайтып китә.

Сәхнә кызганыч…

“Кемнәр шулай җырлый?” дигән сорауга җавап язарга алынмадым.Чөнки җырчыларны берәм-берәм тәнкытьләү өчен минем музыкаль белемем дә,әзерлегем дә юк.  Әмма акча түләгән тамашачы буларак, үземә хезмәт күрсәтүчеләр турында нидер әйтергә хакым бардыр дип уйлыйм.Шуңа күрә сәхнәнең бүгенге аяныч хәле турында гына сүз алып барам.

Икенче ямьсез күренеш. Җырчының куплет саен: ”Куллар,куллар!” дип кычкыруы.”Кулларыгызны күрмим.Ишетмим!” дип унар-егермешәр тапкыр кабатлыйлар.Кул чаптырырга чакырып әллә нинда ишарәләр,ымнар ясыйлар.Тамашачы үзенә охшаган җырга кул чаба инде ул.Артист үзе шуннан үзенең кемлеген чамаларга тиеш.Берәү дә билет алып кул чабар өчен концертка килми.Кул чәбәкләү өчен фитнес заллары бар.Көчләп кул чаптырырга тырышу артистның дәрәҗәсен төшерә.Дискотекада җырласыннар андый кул чаптыра торган җырларны.Ә концертта артистка ихтирам йөзеннән кул чабу-чапмау тамашачы ихтиярында.Безнең шикелле зәвыклы җырлар тыңлап үскән буын өчен җырчыларның мондый әдәпсезлекләре бөтенләй кыргыйлык булып күренә.Чыгап басарлар иде сәхнәгә,җырның сүзен,көен кем язган – шуны әйтерләр иде дә концерт буе җырларлар иде дә җырларлар иде.Кая ул бүгенге шикелле ярты концерт буе сөйләнеп тору.

Җыр урынына-сүз сөйләү.

Буш сүз сөйләп тору – безнең эстраданың тагын бер кимчелеге.Хәзер концерттан җыр тыңлап түгел,гайбәт тыңлап кайтып китәсең.Кем кем белән йоклаган,нинди эчке күлмәк кигән ,эчеп кайткан ирен ничек акылга утырткан,аның өстеннән кемнәр жалу язган…Алар ни мәзәк түгел,ни гыйбрәт түгел.Тыңлап утыра-утыра укшыта башлый,билләһи!  Артистлык сәләте бөтен кешегә дә бирелми. Ә бит җыр  кечкенә спектакльне хәтерләтә. Сәхнәгә чыккансың икән, синдә тамашачыны җәлеп итү, сихерләү сәләте булырга тиеш. Кирәкмәгән “пүчтәк” сүзләр сөйләп аны үзеңә каратып булмый.Сәхнәне ямьсез сүзләр белән тутыру – әдәпсезлек.Тамашачыны үз артыңнан ияртеп бару көче булмаса, сәхнәгә чыгуның кирәге бармы икән?

Татар җырчыларының күбесе татар теленең үзенчәлекле авазларын: “һ”,”ә”,”ө”ләрне дөрес әйтеп җырламый. Яки “а” авазын урысча әйтә.Татар телендә беренче иҗектә “а” авазы “о” лаштырып әйтелә.Мин гомерем буе рус балаларына да,татар балаларына да татар теле һәм әдәбиятын укыткан укытучы.Шуңа күрә татар телен бозып җырлау минем җен ачуларымны чыгара. Ничек чыгармасын ди.Еллар буе дөрес сөйләшергә,сүзләрне дөрес әйтергә өйрәтәм. Ә бала өенә кайта да татар теленең үрнәге булырга тиешле телевизордан “ сиям сине, сиям сине картлык җиткәч тә” дигән җыр тыңлый.

Кайбер акыллыбашлар җыр телне,милләтне саклый дип әйтергә яраталар. Алар моны бүгенге эстраданы күздә тотып әйтәләр.Моның белән килешеп булмый.Бүгенге җырлар телне дә,милләтне дә сакламый. Бүгенге җырлар телне һәм милләтне үтерә. Телне саклау һәм үстерү аның бөтен нечкәлеген тоеп, милләтеңнең үзенчәлеген белеп, үткәнен-бүгенгесен күзаллаганда гына булырга мөмкин. Сүзнең бер иҗеген генә ялгыш әйтсәң дә, мәгънә үзгәрә; татар авазларын әйтә белмәсәң, җыр имгәнә.

Руслашу.

Бөтен өлкәдә руслашу бара.Татар җырлары да шуңа хезмәт итә.Тарихта булмаган хәл күзәтелә. Җырның бер юлын татарча,икенчесен русча әйтеп җырлау башланды.Кайбер урыс сүзләрен җырга кертү элеккеге кичке уеннар вакытында яшьләр җырлый торган җырларда булган. Әмма татар,рус сүзләреннән ботка ясап , халыкка  тәкъдим итү беркайчан булмаган.Моңарчы татар телен ватып-җимереп сөйләшү  урамда гына ишетелгән булса, хәзер күкрәген киереп сәхнәгә менеп басты.Бу нәрсә нәтиҗәсе? Бу – татарча юньле шигырьләр язылмау нәтиҗәсе.Чөнки сәхнәдән яңгыраган өч җырның икесе мәгънәсез рифмалар җыелмасыннан тора. Хатыны – шигырь яза, ире – көен әвәли. Аннан икәүләп шуны сәхнәгә менеп мырлыйлар. Кайбер саранраклары бөтенесен: сүзен дә,көен дә үзе маташтыра. Аларны җыр дип әйтеп булмый.Алар русның частушкалары.

Җыр – дога түгел.

Кабул итеп булмый торган тагын бер нәрсә бар. Яшь кенә кызлар түгел,хәйран гына олыгаеп барган ханымнар да сәхнәгә чыгып сөйләнгәннән соң, Аллаһы Тәгаләнең исемен дә телгә алмыйча “бу җырым фәлән фәләнгә дога булып барып ирешсен иде” дип җыр суза башлыйлар.Җырның эчтәлеге бу кешене искә алуга бөтенләй туры килми. Ләкин эш анда түгел.Хикмәт җыр белән доганы аера белмәүдә.

Күңел ачу урынында сикерә-сикерә биегән җыр фани дөньяга күчкән кеше рухына берничек тә барып ирешә алмый.Ә менә рәнҗетергә мөмкин.Һәрнәрсәнең үз урыны бар. Дога-гыйбәдәтнең үзәге, нинди дә булса хаҗәтеңне фәкать бер Аллаһтан гына сорау дигән сүз.Догалар күп, әмма сәхнәдән җыр җырлап сорау догасы юк.Аның кадәр кеше каршында вафат булган туганың өчен яки якын кешең өчен җырның дога булып барып ирешүен теләү – зур гөнаһка батырырга мөмкин.Дога кабул булсын өчен Коръән аятьләрен уку фарыз.Җыр, көлке сүз белән тулган сәхнәдә дога сүзен телгә алу үзе ялгыш гамәл.

“Үзгәреш җиле” кайсы якка үзгәртте?

Бер җырчы белән берничә ел элек Татар-информ үткәргән әңгәмәдә  “Үзгәреш җиле” татар балаларына кечкенәдән дөрес музыкаль тәрбия бирүгә йөз тота” дигән фикер ишетелеп китте. Кем әйткәнен төгәл хәтерләмим. Ашыгыбрак әйтеп ташлаган сүзләр булды бугай бу.Бәлки,алар шулай хыялланганнардыр.Президент тарафыннан тәкъдим ителгәч һәм аңа миллион сумнар бирелгәч, бу фестиваль татар эстрадасын яңартыр, күтәреп җибәрер дигән иллюзияләр булгандыр.Әмма, монда тагын ”яхшырак булырга теләгән әйбер гадәттәгечә килеп чыкты”.Гадәттәгечә генә чыккан булса, түзеп тә булыр иде әле.Татар җырын, татар моңын бөтенләй бетереп ташладылар.Татарның бәгыреннән өзелеп төшкән халык җырларын таптап изделәр.

Раязның “Сарман” җырын ишеткәч,сарманлылыр килеп җырчыны кыйнап китмәгәйләре дип, шикләнгән идем.Юк,йоттылар.Түзем халык,ай-яй битараф халык шул без.Тарихыбызны бозганнарына ис китми.Татар җырларын Африка негрлары калыбына салып,джазга төреп бирү кемгә, ни өчен кирәк? Заманында татарның танылган җырчылары башкарган халык җырларын бозып-имгәтеп дөньяга ишеттерәселәре килә кайберәүләрнең.

Аларны үзгәртәсе юк.Алар инде заман сынавын үтеп чарланган, асылташ кебек шомарган. Европа,Америкага чыгарасы килгән кешеләр  җырларны үзләре язсыннар.Аннан акырсыннар барабан тавышына. Сикерсеннәр үзләренә бирелгән акча күләменә карап. 40-50 мең җырны бозарга да,сикерергә дә җитә ул.

Безгә нинди җыр кирәк?

Татар җырын читләргә ишеттерү өчен халык җырларын суеп, туныйсы юк. Иң элек талант кирәк,моң кирәк,мәгънәле  җыр кирәк. Аның өчен Шамил Әхмәтҗанов, Зөһрә Сәхәбиева, Рафаэль Сәхәбиев, Хәйдәр Бегичев,Әлфия апалар кирәк.Алар инде мәрһүмнәр,урыннары җәннәттә булсын.Безгә хәзер шулар шикелле җырлый белүчеләр кирәк.Татар моңын саклап калучылар кирәк.Саклап калу бер эш.Аны киләчәк буыннарга тапшыру тагын да катлаулырак һәм җаваплырак. Бер кеше гомерендә (үземне күздә тотып әйтәм) җыр шулкадәр бозыла,шулкадәр үзенең кыйммәтен югалта икән,оныкларыбызга татар моңын ишетү бөтенләй мөмкин булмаячак.

Ни өчен сәхнәбез бүген шундый мескен хәлгә төште? Чөнки җыр сәнгать булудан туктады. Ул кәсепкә әйләнеп калды. Халык талымсызланды.Концертлардагы чиле-пешле җырлар өчен дә акча түли.Алучысы булганда – сатучысы табыла. Димәк,андый җырлар алга таба да булачак. Алыш-биреш урынына әйләнгән сәхнәдә чын сәнгатькә урын калмый.Телевизион фестивальләрдә номинацияләр буенча призлар сатып алына. 40 меңне түлисең дә “Иң үзенчәлекле тавыш” яки “Иң халыкчан җырчы” дигән исемгә лаек буласың.Кемне алдыйбыз? Үзебезне үзебез алдыйбыз түгелме?

Әгәр совет заманы булса, бүгенге 800ләп җырчыдан 8е генә калыр иде.Җыр – сәхнәгә менгәнче бернинди тикшерү үтми.Элекке худсоветларны сагынып әйтүем түгел.Ул вакытта да гаделлек булмаган. Әмма тоссыз җырлар худсовет иләге аша үтә алмаганнар

Ә шулай да вакыт-вакыт болытлар арасында  уйнаган аҗаган шикелле чын җырлар да ялтырап китәләр. Татар рухына,татар йөрәгенә үтеп керерлек бер җырны мисалга китерәм.Габделфәт Сафин җырлый торган “Бөек татар “ дигән җыр ул.Әгәр көчемнән килсә,мин бу җырга Тукай бүләге бирдертер идем. Ә нигә? Салаватка “Мин яратам сине,Татарстан”   дигән җыр өчен бирделәр бит.Болай барса, яратырлыгы калырмы,юкмы әле – белгән юк .Ә “Бөек татар “җырын тыңлаганда каз тәннәре чыга.Бу җыр  күпкә көчлерәк яңгырый.Менә шундый җырлар кирәк бүген.Ваемсыз татарны уята торган,үткәнен исенә төшереп уйландыра торган,аяныч хәленә төшенеп  моңландыра торган. Кирәген кирәк.Булыр микән?..

Фәрит Вафин.

Шәрехләү