fbpx
06.03.2015

Интернет-караклар


Мөгаллим язмалары                         Интернет-караклар  “Т.Я.” 5март,2015

Данлыклы аферист Остап Бендер кешене хәйләләп акчасыннан колак кактыруның  “намуслы” 400 ысулын белүе белән мактанган.Бүгенге Интернет челтәре “комбинаторлары” аннан да уздырып җибәрәләр,алдалап акча үзләштерүнең көн саен яңа төрләрен уйлап чыгаралар. Ләкин сөйкемле комедия героеннан аермалы буларак, тормыштагы мошенниклар халыкның иң хәйләсез өлешен – гади хезмәт кешеләрен,пенсионерларны һәм эш таба алмыйча өйдә тилмереп яткан хуҗабикәләрне алдап көн күрәләр.

 Бөтенроссия иҗтимагый фикерен өйрәнү үзәге  күрсәткечләре буенча, Россиядә 18 яшь һәм аннан өлкәнрәкләрнең 60-70%ы интернеттан файдалана.Көн саен  50-62 % кеше Интернетта утыра.Бу-68 млн.россияле дигән сүз.12-17 яшьлек үсмерләрнең 89%ы бер көнне дә интернеттан аерылмый.Менә шуның кадәр кеше күп вакытын үткәрә торган пәрәвез челтәре галәмәт зур акчалар вәгъдә иткән игъланнар белән шыплап тулган.Минем почтама көн саен 15-20 шундый хат килеп тора.Бернәрсә эшләмичә,компьютер каршында берәр сәгать утырып,150,200,300 мең доллар акча эшләргә була дип ышандырырга тырышалар.Бик шома тел белән язылган, доллор сурәтләре,яхталар, виллалар белән бизәкләнгән  хатлар аена 10 мең алган пенсионерның башына әфьюн шикелле тәэсир итә. Аек акыл белән уйлап карагыз әле.Кайсы җүләре бер белмәгән кешегә тик торганнан шуның кадәр акча бирер икән? Бу хатлар һәм игъланнар барысы да без мәхлүкләргә бирү өчен түгел,алу өчен җибәрелә.Хатның ахырында һәрвакыт эшкә өйрәтүнең эчтәлеге язылган китап яки видео сатып алырга кушалар.Бәясе элек 1000 торган,хәзер 500гә төшергәннәр,имеш.Түләргә дигән төймәгә бассаң,беттең.Беренчедән,син яңа хатлар килү өчен почтаңны мошенниклар кулына тапшырасың.Икенчедән,алардан килгән папкаларда махсус куелган төрле программалар,вируслар булырга мөмкин.Бу вируслар компьюрда төрле рекламалар чыгара башлыйлар яки бөтенләй эшләүдән туктаталар.Монысына гына әле түзәрсең дә. Күптән түгел ESET  дигән халыкара антивирус компаниясе  Win32/Emotet дигән банк троянының активлашуы турында белдерде.Ул хатлар аша таратыла. Әгәр сез түләүләрегезне онлайн банклар аша башкарасыз икән,шушы вирус логин-парольләрегезне урлап тиешле җиргә тапшырып утырмас дип берәү дә ышандыра алмый.

Төрле түләүләрне (ЖКХ,бакча,мәктәп,кредит һ.б.) электрон юл белән башкару алымы тормышыбызга киңрәк үтеп кергән саен, бу өлкәдә алдашулар да киң тарала бара. Банк карталары белән төп башына утырып калган кешеләр берничек тә акчаларын кире кайтарып ала алмыйлар.Ә ул болай эшләнә.Мәсәлән,берәү интернет челтәрендә йорт җиһазы сату турында игълан элгән була. Үзен сатып алучы дип таныткан кырыгалдар җиһазның ошавы һәм аны алырга теләве турында әйтә. Хәтта бүтән кеше алмасын өчен акчасын  тулысы белән хәзер үк түләп куярга теләгәнен әйтә.Җиһазны иртәгә килеп алырмын,ди.Акча күчерү өчен банк картасының номерын сорый.Акчаның хәзер үк кулына керәсенә ышанган мескен хуҗа шатлана-шатлана картасының номерын әйтеп яздыра.Берничә минуттан телефонга хәбәр килә. Ләкин  хәбәр картага акча керү турында түгел, ә булган акчаларның  алынуы турында  була.

Икенче юл. Мошенник күздә тотылган корбанының кесә телефонына смс- хәбәр юллый: “Сезнең банк картасы блокировкаланган. Аны яңадан эшкә җибәрү өчен түбәндәге номерга шылтыратыгыз…

Пластик картаны блокировкадан алу өчен мошенниклар мобиль телефондагы билгеле бер номерга шылтыратырга һәм карта турындагы барлык мәгълүматны язып җибәрергә кушалар. Кирәкле мәгълүмат кулга эләккәннән соң, алар ипләп кенә Интернет аша банк картасындагы акчаны “салдыралар”.

Шунысын да әйтергә кирәк, кайчагында банклар үзләре дә клиентларга картаның блокировкалануы турында хәбәр итәргә мөмкиннәр. Бу чыннан да банк хәбәреме әллә мошенниклар эшеме икәнлеген ничек белергә соң? Монысы бик ансат: банк турыдан-туры элемтәгә керү өчен телефон номеры калдыра. Моннан тыш, банктан килгән хәбәрдә карта номерының бер өлеше күрсәтелгән була, ә мошенникларныкында ул булмый,чөнки алар аны белмиләр,шуның өчен сездзән әйттерәләр.  Нинди генә очракта да  яшерен  мәгълүматны теләсә кемгә ачып салганчы, иң элек банкка шылтыратырга кирәк.

“Без сезне котлыйбыз! Сез автомобиль оттыгыз…”дигән хат-хәбәр алсагыз,шатлыктан башыгызны югалта күрмәгез.Бу-интернет алдауның киң таралган бер төре. . Мошенникларның таләбе буенча сез терминал аша башта приз суммасының 1 процентын күчерергә, аннан соң салым органы хезмәтләре өчен түләргә  һ.б. өчен  35-40 мең сум акча түләргә тиеш булачаксыз. Шуның белән алардан хәбәр килү туктала,җепнең очын беркаян да эзләп табып булмый.

 Очсыз гына бәягә запас частьләр,төрле приборлар һәм дизель ягулыгы сату буенча “кулай” тәкъдимнәрне дә аферистлар интернет аша бирә. Алар сатып алучыны кызыксындырып, психологик “эшкәртү” үткәргәннән соң, клиентка терминал яки  интернет аша күпмедер сумманы алдан түләргә кирәклеген аңлаталар,үзләренең телефон номерларын куялар. Тиешле сумманы алу белән,билгеле,алар да юкка чыгалар.

Интернетта утырганда берәү дә алданам дип утырмый.Алдыйлардыр,ләкин мине алдый алмыйлар дип уйлый.Хәтта берәр тапкыр алданган кеше дә икенче тапкыр шул ук тырмага тагын басарга мөмкин.Хикмәт шунда,бөтендөнья интернет челтәре-һәртөрле афераның төпсез мичкәсенә әверелде.Мошенникларны табып,җәзага тартып булмау аркасында,яңа көн туган саен алдап акча суыруның яңадан-яңа төрләре туып  тора.Кайберләрен карап китик.

“Шәхси гороскоп төзеп бирәм” дигән белдерүләр белән бөтен интернет тулган.Өстәвенә тиз һәм бушка.Буш әйбергә күз кыза, билгеле.Кеше тиз генә алар сораган бөтен мәгълүматны тутырып почтасыннан җибәрә.Әмма гороскоп аласы урынга тагын бер хәбәр килеп төшә.Монысында заказның дөреслеген раслау өчен дигән булып   күрсәтелгән номерга тиешле саннарны кертеп,смс-хәбәр җибәрергә кушалар.Хәбәр китү белән телефоннан берничә доллар акча да юкка чыга.Күп түгел билгеле,әмма үзеңне төп башына утыртуларын  белү начар тәэсир итә.Бер тиенгә кирәксез гороскоп та килеп төшәргә мөмкин.Көн саен почтагызга тагын шуңа охшаган хатлар бертуктаусыз килеп торачак.Борчылмаска мөмкин: алары инде бушка…

“Балага ярдәм итегез!” дигән белдерүләр белән интернетта иң оятсыз,иң кабахәт кешеләр акча эшли.Дәвалау өчен фотосы куелган балага акча кирәк дигән белдерүләр төрле сайтларга,форумнарга,социаль челтәрләргә куела,почта аша таратыла.Хат авторы күзләрдән яшьләр чыгарырлык итеп баланың хәле бик авыр булуы,әгәр тиешле акча җыелып бетмәсә,аның үләчәге турында сөйли һәм акча күчерү өчен банк реквизитларын бирә яки интернет аша гына түләргә тәкъдим итә. Акча күчергәнче баланың туганнары белән элемтәгә керегез,диагнозын сораштырыгыз,кайсы хастаханәдә ятуын белешегез.

“Телефон сөйләшүләрен урлыйбыз!” дигән белдерүләр бер-берсеннән көнләшкән хатыннар һәм ирләр өчен менә дигән лохотрон.Иренең сулга йөрүеннән шикләнгән Татьяна көннәрдән беркөнне шундый белдерүгә тап була.Шундук хат язып заказ бирә.2-3 көндә эшләп бирәбез дигәч,бәясенең 100 доллар булуына да исе китми.Заказга гарантия булсын өчен акчаның яртысын хәзер үк Яндек-Деньгидагы счетка күчерергә кушалар.Күчерә Татьяна акчасын,әмма җавап кына ала алмый.Кабат-кабат хатлар язып караса да,андый почта ящигы юк дигән язу гына килә.

“Реклама өчен түләү”  Күптән түгел генә үзем шушы кармакка эләктем.Болар үзләренең реклама сылтамаларын таратырга кушалар.Син куйган рекламага берәү басса,25 сум акча керә.Миңа беренче көнне үк 250 сум акча керде.Шатлыктан башлар әйләнеп китте.Махсус баннер эшләп,социаль челтәрләргә рекламаны куя башладым.Өч көннән минем акча 750 сумга җитте.Теләсә кайсы вакытта алырга була дигәч,тукта,алып карыйм әле дип,алырга тырышып караган идем,кая ул.Беренчедән,акчаны 5000гә җиткәч кенә алырга була икән.Икенчедән,аны алу өчен син бу системага үзең шикелле тагын 20 кешене тартып кертергә тиеш буласың икән.Кыскасы,чираттагы лохотрон.Бөтен үзем куйган рекламаларны алып ташладым.Ләкин система үзенекен эшләргә өлгергән иде инде.Минем компьютерда эшләргә комачаулык тудырып бертуктаусыз рекламалар чыгып тора башлады.Махсус программа урнаштырып,компьютерны чистартырга туры килде.

“Өйдә эшләү өчен”  эш тәкъдим итү.Бу капкынга  интернет барлыкка килгәнче үк бер капкан идек инде.Ул  чагында ялганнар конвертлар белән таратылды.Хәзер өйдә эшләү өчен дигән рекламалар бөтен интерентны басты.Аферистлар челтәргә текстлар җыючылар кирәк дигән белдерү эләләр.Фотографияләрдәге язулардан текст җыярга кирәк була.А4 форматындагы бер битнең бәясе 26 сум тора.Һәркем бик теләп риза була торган эш бу.Чөнки күп кеше компьютерда текст язу кебек гади эшне бик җиңел башкара.Эшкә алуны сорап язып җибәрсәгез,шундук эшкә алулары һәм пробный заказ өчен тиешле счетка 50 сум җибәрергә кирәклеге әйтелә.Күп түгел билгеле,әмма сезгә бернинди дә заказ килмәячәк.

“Компьютерны блокировать итү”. Интернетта күп утыручы һәм шикле сайтларда  еш йөрергә яртучыларның экраннарында “компьютерыгыз блокировать ителде” дигән язу килеп чыгу гадәти күренеш.Компьютер эшләүдән туктый.Ләкин каушап калмаска һәм курыкмаска кирәк.Сезгә вирус кертүчеләр күрсәтелгән телефон номерына 500сум акча күчерергә кушалар һәм шуннан соң код җибәрергә вәгъдә итәләр.Күчермәгез,код барыбер килмәячәк.Интернетта мондый хәлдән чыгу юлы бик әйбәтләп аңлатылган.Табып үзегез укый аласыз.

Соңгы вакытларда Интернетта миңа тагын бер күңелле афера очрады.”Дөньядагы бөтен интернет-мошенникларның энциклопедиясен бирәбез.Китапны укып чыкканнан соң бервакытта да мошенниклар кулына эләкмәячәксез һәм интернетта алданмаячаксыз.” Китап авторлары электрон кошелекларына 10 сум акча күчерүне сорыйлар һәм шуннан соң күчереп алу сылтамасын бирәчәкләрен әйтәләр.Сынап-тикшереп карагыз.Инде тагын алдансагыз,бу интернеттагы иң кызык алдауларның берсе булачак.

Компьютер җинаятьчелеген өйрәнү үзәге мәгълүматлары буенча,узган елда 14 мең киберҗинаять теркәлгән.Моңа банк карталарыннан акча урлау,ялган товар сату,электрон түләү системаларына үтеп керү,хакерлар һөҗүмнәре керә.Шуларның 450 сен ачканнар.Менә шуннан үзегез нәтиҗә ясагыз инде.Югары технологияләр  базары коточкыч тизлектә үсә.Хокук сакчылары да,закон чыгаручылар да аның артыннан җитешә алмыйлар.Интернет челтәре шуңа күрә бүген иң җинаятьчел һәм җинаятьләрне ачып булмый торган өлкә исәпләнә. Үзең сак бул,бердәнбер киңәш шул.

Шәрехләү