fbpx
15.01.2019

“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа Кенәр мәктәп-интернаты”


   Яңа Кенәр мәктәп-интернаты
 Арча районының Яңа Кенәр авылында “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен мәктәп-интернат”  дип аталган уку йорты бар. Монда бүгенге көндә 142 бала белем һәм тәрбия ала.Аларның 72се – инвалид. Әмма укытучылар өчен аларның барысы да бертигез, якын һәм кадерле. Һәр балага бертөрле белем-тәрбия бирелә. Барысы да республика психологик медицина комиссиясе тарафыннан махсус шушындый мәктәпләрдә укырга тиеш дип табылган балалар.

Тормыш булгач,сәламәт булмаган балалар да дөньяга килә.Статистика андый балаларның саны кимүгә түгел, ә артуга баруын күрсәтә. Бу балаларның гаиләләре дә бик чуар. 49 бала – күп балалы гаиләләрдән.12се – кыен, 34е – тулы булмаган гаиләдә көн күрә. Тәрбиягә алынган балалар да бар. 17се – шундый. Бирегә якын-тирәдәге 5  районнан киләләр.

Мәктәпнең төп бурычы.

 Бу мәктәптә тәрбияләнүче балаларның акыл үсешләре тоткарланган яки зәгыйфь үскән.Бу авыру түгел.Ләкин аларның дөньяны кабул итүдә һәм фикерләүләрендә төрле тайпылышлар һәм тоткарлыклар була. Мондый балалар белән эшләү зур түземлелек, тәҗрибә һәм осталык сорый. Шуңа күрә мондагы 45 укытучы-тәрбиячеләрнең барысы дип әйтерлек югары педагогик белем өстенә махсус  дефектологик-психологик белемгә дә ия.

 Шунсыз эшләү мөмкин түгел. Чөнки һәр балага индивидуаль якын килергә кирәк. Аның фәннәрне өйрәнү мөмкинчелекләрен өйрәнеп белү – эшли башлауның беренче адымы. Икенчесе – белем һәм тәрбия бирүнең дөрес юлын сайлау.  Бу эштә мәктәптә педагог-психолог, укытучы-логопедлар булу балаларның акыл үсешендәге тайпылышларны төзәтүгә уңай этәргеч бирә.

  Мәктәптә шулай ук  өстәмә белем бирү педагогы, музыка укытучысы, ике шәфкать туташы һәм врач-педиатр бар. Барысының да бурычы бер – акыл үсешләре тоткарланган балаларны тормышка әзерләү, аларны мөстәкыйль яшәргә өйрәтү. Заман бик катлаулы: адым саен ялган, урлашу, көчсезләрне кимсетү-җәберләү. Мәктәпне бетергәннән соң һәр бала тормышта үз урынын таба белергә тиеш. Мәктәптә үзләштергән  һөнәр һәм тормыш күнекмәләре  белән  үзен һәм гаиләсен яшәтерлек  материаль байлыклар булдыра алса, укытучы һәм тәрбиячеләрнең хезмәтләре бушка китмәгән дигән сүз.

Укыту.

Соңгы ике елда рәттән үткәрелгән мәктәпне төзекләндерү эшләре аны танымаслык итеп үзгәртте.Биредәге сыйныф бүлмәләре, спортзал, клуб,ишек алдындагы уен мәйданчыклары ялт итеп тора. Сыйныф бүлмәләре укыту өчен кирәкле җиһазлар белән тулыландырылган. 9 кабинетта интерактив такталар эленеп тора. Проекторлар бар укытучыга җитәрлек.

 Мәктәптә дәресләр гадәти мәктәптәге кебек үткәрелә. Ләкин бу тыштан караганда гына шулай күренә. Гомумбелем мәктәпләрендәге физика, химия, алгебра, чит тел,  геометрия,сызым кебек фәннәр бөтенләй укытылмый. Иң күп дәресләр хезмәт укытуга бирелә.Мәсәлән, 8-9нчы сыйныфларда хезмәт дәресләре атнасына 12 сәгать керә. Һәм алар ул дәресләрдә штукатур-маляр һөнәренә өйрәнәләр. Тугызынчы сыйныфны бетереп чыкканда укучылар имтихан тапшырып, кулларына штукатур-маляр һөнәрен үзләштерүләре турында таныклык алалар.Түбәнрәк сыйныфларда укучы кызлар тегүче һөнәрен үзләштерәләр. Ә малайлар хезмәт мастерскойларында агачтан, тимердән төрле әйберләр ясыйлар.

 Сыйныфларда балалар күп түгел. Күбесендә – 10-12 укучы.Әмма шул 10 баланы укыту кайчагында 20 баланы укытуга караганда да читенрәк.Чөнки берәүләре тиз ярсып, кызып китүчән. Икенчеләре, киресенчә,бик акырын. Өченчеләре психик яктан сәламәт түгел. Болай да яралы күңелле балаларга ачулану, тавыш күтәрү, кисәтү ясау үзен акламый.

 “2”ле куеп та куркытып булмый аларны. 8нче сыйныфка җитеп тә иҗекләп укучы яки бүген укыганын иртәгә бөтенләй онытучы укучылар булу бу мәктәп өчен гаҗәп түгел. Андый балалар индивидуаль программа буенча укытылалар. Бер сыйныфта хәтта ике-өч махсус төркем булырга мөмкин. Укытучы 45 минут эчендә шуларның һәрберсе белән аерым-аерым эш алып барырга тиеш.

 Ата-аналарга, әгәр балалары сәламәт булмаса, баласын мондый мәктәпкә бирүдән курыкмаска кирәк.Чөнки бирегә килгәч, бала үз ишләре арасына эләгә. Гадәти мәктәптә коррекцион эш алып барылмый. Укырга өйрәнә алмаган бала шул укый-яза белмәгән килеш мәктәптән чыгып китә. Үз эченә бикләнгән, сөйләшә-аралаша белмәүче шәхес формалаша. Ә мин сөйләгән шикелле мәктәпләрдә  уңай психологик халәт, коррекцион укыту методикасы нигезендә һәр бала укырга-язарга өйрәнә. Аның белән генә чикләнеп калмый.Социаль көнкүреш юнәлеше дәресләрендә үзен карарга,йорт-җирне тәртиптә тотарга, тегәргә-чигәргә һәм башка төрле хезмәт күнекмәләренә, хәтта яңа туган баланы биләргә өйрәнә.

Иҗат.

 Бу мәктәптә укучыларны төрле яклап үстерү алып барыла.Мәктәптә үткәрелә торган чараларда, төрле бәйрәм кичәләрендә бер генә бала да читтә калмый.Һәрберсе катнаша, нәрсә дә булса эшли.Үткән уку елында, мәсәлән, шушы язманың авторы тарафыннан Г.Тукайга багышлап үткәрелгән татар теле атналыгында 70 укучы катнашты. Шигырь укучылар, компьютер викториналарында, рәсем бәйгеләрендә, әдәби-музыкаль кичәләрдә һәрберсе үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр.Сәхнәгә чыгып биеделәр,җырладылар.Иң актив катнашкан укучыларны соңыннан Тукай музейларына алып бару традициясе дә барлыкка килде.

Төрле сәнгать фестивальләрендә, спорт ярышларында мәктәп укучылары призлы урыннар алып кайталар.Узган уку елында мәктәпнең “Балачак” һәм “Тиктормаслар” дигән бию төркемнәре мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен үткәрелә торган “Кулга кул тотыныйк, дуслар!” дип исемләнгән Республика фестивале лауреатлары булдылар.

8нче сыйныфтагы Алексеев Александр – авиамоделирование буенча Республика конкурсында 1нче урынны алып кайтты.

Мини-футбол буенча XII Республика ярышларының зона этабында мәктәп 1нче урынны алуга иреште.Республика күләмендә 3нче урында булды.

Быелгы уку елының уңышлары да мактанып сөйләрлек.

Губайдуллин Риназ дигән укучы, “Салават күпере” ,”Тиктормаслар” дигән бию төркемнәре  “Кулга кул тотыныйк, дуслар!” дигән Республика фестивале дипломантлары булу бәхетенә ирештеләр.

Вәлиева Фәридә, Давыдов Данил – “Без – Россия гражданнары!” дигән VI Республика иҗади бәйгесендә 1-2нче урыннарны алып кайттылар.

Журавкин Тимур,Алексеев Александр, Демаков Александр “Планетаны үз кулларыбыз белән саклыйк!” дигән II Республика рәсемнәр бәйгесендә призлы урыннар алдылар.

Волкова Алла, Хәбибуллин Булат, Ившин Рамазан һәм “Йолдызкай” бию төркеме районда инвалидлар арасында үткәрелгән сәнгать фестивалендә Дипломнар белән бүләкләнделәр.

Семинар.

 “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән  балалар өчен Яңа Кенәр мәктәп-интернаты”ның бу уку елындагы иң зур уңышы – Республика семинары үткәреп, тупланган эш тәҗрибәсен бөтен республикага таныту булды.19 декабрь көнне Казан мәктәпләренең һәм күрше районнарның укытучы-дефектологлары, олигофренопедагоглар, логопедлар, педагог-психологлар өчен оештырылды ул.

 ”Инклюзив белем бирүдә инновацион технологияләр” дип аталган әлеге семинарда укытучылар ачык дәресләр күрсәттеләр.Тәрбиячеләр дәрестән тыш чаралар үткәрделәр, мастер-класслар уздырдылар.Соңыннан булган фикер алышуларда семинарга килгән укытучылар үзләренең күргән-ишеткәннәренә сокланып, таң калып сөйләделәр.

 Казан мәктәпләре укытучылары ,безнең мондый бай җиһазланган мәктәпне күргәнебез юк иде, диделәр.Укытучылар белән балалар арасындагы җылы,дустанә мөнәсәбәткә исләре китте.Мәктәпнең уңышларын Татарстан Республикасы Укытучылар белемен күтәрү институтының коррекцион һәм инклюзив белем бирү лабораториясе мөдире Морозова Алла Наил кызы да бик югары бәяләп үтте.Мәктәптә эшләүчеләр өчен моннан да зуррак куанычның булуы мөмкин түгел.Район мәгариф бүлеге мәктәп директоры Вәлиев Ленар Хәмбәл улы җитәкләгән коллективны Мактау грамотасы белән бүләкләде.

Мондый уңышларга бер көндә генә ирешеп булмый.Бу –  еллар буе армый-талмый хезмәт куеп эшләү нәтиҗәсе. Мондагы укытучы-тәрбиячеләрнең күбесе балалар өчен әти-әниләре кебек. Шуңа күрә биредәге балаларның укытучыларына “мама” яки “әни” дип эндәшүләренә гаҗәпләнмәскә кирәк.

Яшәү шартлары.

Интернат белән кызыксынучылар өчен балаларның яшәү шартлары турында әйтеп китү урынлы булыр. Мондагы җылы,якты бүлмәләрдә уйнау, дәрес әзерләү,йоклау өчен бөтен шартлар тудырылган. Дәресләр беткәч, балалар белән кичке 9га кадәр тәрбиячеләр шөгыльләнә. Алар бу вакытта саф һавада төрле уеннар уйныйлар, түгәрәкләрдә булалар, китаплар укыйлар, телевизор карыйлар, дәрес хәзерлиләр.

Көнгә биш тапкыр тәмле ризыклар белән тукланалар.Атна саен мунчага керәләр.Теләгән балаларны әти-әниләре шимбә-якшәмбедә өйләренә алып китә алалар. Каникул вакытларында барлык балалар да өйләрендә ял итәләр.

 Мәктәпнең үз медицина хезмәткәрләре тәүлек буена балаларның сәламәтлекләрен күзәтеп-тикшереп торалар.Кыскасы,“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән  балалар өчен Яңа Кенәр мәктәп-интернаты”нда балаларның укуы өчен дә, яшәве өчен дә күпләр көнләшерлек шартлар тудырылган.

Хәйриячеләр.

Узган ел “Кызлар Пати”  төркеме Әниләр көне уңаеннан  мәктәптә хәйрия концерты куйды. Әлеге идеяне Татарстанның кече һәм урта бизнес эшмәкәрләре Ассоциациясе тормышка ашырырга ярдәм иткән. Шушы Ассоциация кызларга Кенәргә кайтырга автобус биргән. Артистлар бүләкләрен, күчтәнәчләрен, шарларын төяп, күтәренке кәеф белән килеп төшәләр. Бу – “Фәридә-Алсу” дуэты, Гөлнара Габидуллина, Алинә Сафиуллина, Айгөл Бариева, Гүзәл Идрисова, “ЗөЛәйлә”, Әлфия Хәбибуллина һәм  газета хәбәрчеләре. Концертны оештыруда ярдәм күрсәткән Татарстанның кече һәм урта бизнес эшмәкәрләре Ассоциацисе  канцелярия товарлары, җиләк-җимешләр, тукымалар алып килде. Концерт бер сулышта үтте, ә иң мөһиме – ул чын күңелдән, ихлас булды. Балаларның күбесе артистларга кушылып җырлап утырды

 “Яшәүгә хокук” дигән иҗтимагый оешма белән “Алтын әнием” дигән хәйрия фонды мәктәпнең күптәнге спонсорлары.Алар ел дәвамында балаларның хәлләрен белешеп, тиешле ярдәмне күрсәтеп торалар.Шулай ук “Электротехника” заводы уку кирәк-яраклары белән ярдәм итә.

 Арча районы хакимияте, районның Яңа Кырлай,Хәсәншәех мәктәпләре, Сөрде авылы китапханәсе һәм клубы Яңа ел бәйрәмнәре уңае белән укучыларга яңа ел тамашалары күрсәттеләр һәм күчтәнәчләр өләштеләр.

 Исемнәрен белдерергә теләмәгән иганәчеләр дә бар.Искиткеч концерт-чыгышлар ясап,уеннар уйнатып,шактый кыйммәтле бүләкләр белән сөендерәләр алар балаларны.  “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа Кенәр мәктәп-интернат” дирекциясе шушындый болгавыр заманда үзенә булышырга,ярдәм итәргә әзер торган киң күңелле шәфкать ияләренә зур рәхмәтләрен белдерә.

Мәктәп яңалыклары белән Мәктәп сайтында танышырга мөмкин.

                                                            Фәрит Вафин

Шәрехләү