fbpx
30.01.2019

“Мин иҗатым белән бәхетле”. Кәүсәрия Шафикова иҗаты .


Кәүсәрия
 Башкортостан Республикасы  Яңавыл муниципаль районының муниципаль бюджет  гомуми белем бирү учреждениесе  Байгуҗа урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Мөҗипова Эльза Хәмит кызы.Тема: “Мин иҗатым белән бәхетле”. Шагыйрә Кәүсәрия Шафикованың тормыш юлы һәм иҗатына багышланган телдән журнал.

Максат: 1.Укучыларны якташ шагыйрә Кәүсәрия Шафикованың тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннанрак таныштыру;

2.Сәнгатьле уку күнекмәләрен камилләштерү;

3.Туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү;

Җиһазлау: проектор, экран, шагыйрәнең китаплары, презентация.

    1 нче алып баручы: “Кадерле җыр сөючеләр, cезгә йөрәгем җырларын бүләк итәм. Авыр язмышка күз яшемне күрсәтмим мин, җырлап яшим. Соңгы сулышыма кадәр җырларга язсын иде”. Җаны булган кеше бу юлларны укыса, тетрәнми калмастыр. Муса Җәлилнең тоткынлыктан юллаган “Җырларым” шигыренә аваздаш юлларны чордашлардан мондый тирән трагизм белән кем әйтергә мөмкин?  Мөгаен,  яшәү  шатлыгын сызланулар аша тыны белән суырып алган, һәр көннең кояшына, һәр кичнең аена карап уйланган, җиһанның шул ике зур көченнән илһам алып иҗат иткән кешегә генә мондый көрәшче рухы хас буладыр. Мөгаен, мизгелләр шатлыгын башкалар белән юмарт бүлешә белгән шагыйрә Кәүсәрия апа Шафикова гына шулай әйтә аладыр. Шул осталыгы белән исеме үзе исән чакта ук күңелләргә чигелде инде.  Бүгенге телдән журналны без  якташыбыз шагыйрә Кәүсәрия апа Шафикованың тормыш  юлы һәм иҗатына багышлап, “Мин иҗатым белән бәхетле” дип атадык.

     2 алып баручы: Шагыйрә Кәүсәрия Фидаи кызы Шафикова авыр язмышлы шәхес. Ләкин ул –  хатын-кыз, җиргә матурлык, наз өләшергә килгән изге зат. Шул яклап Ходай биргән сәләте белән бөтен кешеләрне сөендереп, тормышны гөлләргә төреп яши ул.

         1 нче а.б:    Журналыбызның 1 нче битен ачабыз. Ул  “Шагыйрәнең тормыш юлы” дип атала.

          Кәүсәрия Фидаи кызы Шәфикова 1948 елның 9 ноябрендә Башкортстанның Яңавыл районы Исәнбай авылында Тәскирә апа белән Фидаи абый  гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Тик  тәпи басып китеп, җир җылысын, бәбкә үләненең йомшаклыгын тоярга да өлгерми, аяусыз чир-полиомиелит (арка миенең параличка китерә торган каты йогышлы авыруы) кызны аяктан ега. Күрсәтмәгән табиб, күрәзәче, экстрасенс калмый, дәваланган хастәханәнең исәбе чиксез,  тик нәтиҗә генә булмый.

        2 нче а.б.:    Җиде яше тулгач, Кәүсәриянең яшьтәшләре мәктәпкә китә.  Тик Кәүсәрия генә беренче тапкыр мәктәпкә баруның куанычлы кичерешләреннән мәхрүм була. Ул мәктәпкә йөреп белем ала алмый, аны укытучылар өйгә килеп укырга-язарга өйрәтәләр. Гәрчә Гөлсем Хәбибрахманова, Нәфисә Казыйханова кебек олы йөрәкле, сабыр холыклы укытучылар өйгә килеп укытсалар да, мондый дәресләр озакка бармый.  Кызның чире үзенекен итә: аяклар гына түгел, гәүдәнең башка әгъзалары да зарарлана  башлый.  Кичекмәстән табиблар күзәтүе сорала. Һәм кыз айлар буе хастәханәдә ятарга мәҗбүр була.  Шулай итеп, ул өч сыйныфлы белем белән кала.

      1 нче а.б.:       Искитәрлек хәл бит: өч сыйныфлык кына белем алган, аны да өзек-өзек, күбрәк үзлегеннән өйрәнгән кешенең тел байлыгы, аз гына сүз белән тирән фикерне әйтеп бирә алу  сәләте, халык мәкальләре, әйтемнәре белән тиңләрлек тик аңа гына хас тәгъбирләре сокланмаслыкмыни! Ничә уку йорты бетереп, диссертацияләр яклаганнар да кайчак Кәүсәрия апа   әйткән фикер тирәнлегенә гаҗәпләнә.

              2 нче а.б.: Журналның 2 нче битенә күчәбез. Ул “Шагыйрәнең иҗаты” дип атала.    Шигъриятнең нәрсә икәнен ул М.Җәлилнең «Моабит дәфтәре» китабын укып чыккач аңлый, шуннан үзе дә кулына каләм алып язгалый башлый. Беренче шигыре 1970 елның 14 маенда «Коммунизм таңы» дигән район газетасында басылып чыга. Тора-бара , Кәүсәрия язган шигырьләр башка газеталарга да юллана. Башкортстан, Татарстан матбугатында күпләп басыла башлый. Илдар Юзеев мөхәррирлегендә Казанда “Кызлар җыры”исеме белән иң беренче китабы басылып чыга. Ә бүгенге көндә Кәүсәрия Фидаи кызының шигырь, хикәя, новелла, эсселәре тупланган дистәдән артык китабы дөнья күрде инде.

             1 нче а.б.: Шагыйрәнең шигырьләре артык ярсу да булмаган, шул ук вакытта бик үк сүлпән дә булмаган моң агымын хәтерләтә.    Моң агымы… Анда нинди генә авазлар, нинди генә төсләр юк! Шушы моң агымында берничә аваз, берничә бизәк аеруча нык күзгә ташлана. Шуларның берсе- туган җиргә мәхәббәт. Аның  иҗатында туган авылы, аның табигате, кешеләре төп урынны били. Хәзерге вакытта шагыйрә Яңавылда яши.  Шуңа да Туган авылына, авылдашларына булган мәхәббәтен үзенең шигырьләрендә, нәсерләрендә яктырта.

            2 нче а.б.: Кәүсәриянең әнисен яратуы һәркемгә үрнәк итеп куярлык. Аның “Бишегемдә чагында да” дип башланган исемсез шигырен генә алыйк. Нәкъ менә үз әние турында, нәкъ менә үзе турында да ул. Дистә еллар буе әнисе аны сабый урынына караган. Һәм менә озын-озак еллар дәвамында кара язмыш кочагында бәргәләнгән кызының хәлен аз гына булса да җиңеләйтү өчен кырыкмаса кырык тапкыр төнге йокыларын бүлгән Ана мәңгегә күзләрен йома. “Ах, коточкыч, үлем килде, әнкәй, синсез калдым”. “Көн дә урынга ятканда рәсемеңә багам. Әйтәсең күк “Авыртынсаң, эндәш миңа , балам”. “Мин эндәшәм сиңа, сагынып, тик пышылдап гелән, җаннан суырылып чыккан шигырь теле белән, Әнкәй!”, -дип яза ул. Ә хәзер әниләр турында язылган берничә шигырен ишетеп китәрсез. (Әнкәйләр турындагы шигырьләрен укучылар укыйлар)

               1 нче а.б.: Һәр халыкның буыннан- буынга күчә килгән, мең-мең еллар дәвамында барлыкка килгән рухи дөньясы була. Ул башка халыкларныкына охшаган да, охшамаган да. Татар рухы да шулай. Аның таллары да татарча сөйләшә, чишмәләре дә татарча челтери, кызлары да татарча ояла. Милләттәшләребез кайгыны да, шатлыкны да үзенчә кабул итә, үзенчә кичерә.  Әнә бит Кәүсәрия апа “Иманым” дигән шигырендә ничек ди: “Татарча уйлыйм, татарча сөйлим, татарча  җырлыйм. Татарча сөям,татарча көләм, татарча елыйм…”. Шул рәвешле, ул татар рухлы булуын раслый һәм аның белән горурлана. (“ Мин татармын” шигырен бер укучы укый).

             2 нче а.б.: Кәүсәрия апаның яраткан ел фасылы-көз.  “Көзнең төсләре дә күбрәк. Ничектер,  иҗатымда да көз ае уңышлырак килеп чыга. Бәлки, көз аенда тугангадыр”,- ди ул . Чыннан да, аның көз турында язылган шигырьләре бик күп. (Укучылар көз турындагы шигырьләрен укыйлар)

             1 нче а.б: Кәүсәрия Шафикованың иҗаты да, язмышы да Рәфис Мәхәммәтдинов белән бергә үрелеп барды. Язмышның каты сынауларын җиңеп чыга алырдай куәт тапкан, көчле ихтыярлы, изге җанлы затлариде алар. Кәүсәрия Шафикова белән  Рәфис Мәхәммәтдинов1997 елны мәчеткә барып никахлашалар.  “Никах безгә тән өчен түгел, җан өчен кирәк” , -диләр иде алар. Кызганычка каршы, Рәфис Мөхәммәтдинов якты дөньядан китеп барды. Ә хәзер К. Шафикова Һәм Р. Мөхәммәтдинов турындагы “Адәм белән Һава” фильмнан өзек тәкъдим итәбез. (Видео карау).

         2 нче а.б.: Журналның “Дәрәҗәле исемнәре” дип аталган 3 нче битенә күчәбез. К. Шафикова   1998 елдан башлап  Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы. Талантлы шәхес үзен шигърияттә генә танытып калмады, проза өлкәсендә дә гүзәл әсәрләр иҗат итә. Аның тулышкан күңеленнән тамган шигырьләренә язылган дистәләрчә җырларны Башкортстанда, Татарстанда, башка төбәкләрдә яшәүче җырчылар яратып башкара. Иҗади уңышлары өчен Гали Чокрый һәм Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләкләргә лаек булган. Ул —  “Кызыл таң”, “Өмет”, “Яңавыл таңнары” гәзитләренең, “Тулпар”, “Мирас”, “Башкортостан кызы” журналларының еллык лауреаты. Әдәби иҗатка җитди караучы танылган татар шагыйрәсе балалар әдәбиятында да бәсле урын тота. Ул күп еллар “Өмет”нең “Чаткылар” кушымтасының редколлегия әгъзасы булды, үзенең мәгънәле язмалары белән үсмерләр күңеленә матур тәрбия орлыклары сала килә. Кәүсәрия Шәфыйкова Яңавыл районы һәм шәһәренең шәрәфле шәхесе дә.

1 нче а.б.Журналыбызның соңгы битен ачабыз.“Мин иҗатым белән бәхетле” дип атала ул.

            Кәүсәрия Шафикова: “Саулыгым ягыннан мактана алмасам да, бәхетсез түгелмен, мин иҗатым белән бәхетле.”- ди ул. Әйе, ул бәхетле. Язмыш, ничек кенә тешен кайрамасын, Кәүсәрия апа сына торганнардан түгел. Аңардагы тормышны сөю хисенә барлык таза-сау кешеләр көнләшерлек. Җаны җырдан сугарылган шагыйрә бүген дә, сызлануларын басып, безнең өчен иҗат итә. Талантлы шагыйрәнең табигать тарафыннан кыерсытылган язмышы, иҗади таланты, оптимистик рухы, көчле характеры, кешеләргә карата булган җылы мөнәсәбәте җырлары аша күңелләргә күчә. Илһамландыра, өметләндерә, яшәтә аның җырларлары! . (Укучылар башкаруында К. Шафикова сүзләренә иҗат ителгән берничә җыр яңгырый).

 

Шәрехләү