fbpx
13.09.2019

“С” һәм “Ш” авазларын чагыштырып аеру


с һәм ш авзлары
«Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа Кенәр мәктәп-интернаты» дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесенең югары категорияле укытучы – логопеды Хәбибрахманова Мөслимә Рөстәм кызы. Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары. Тема: “С” һәм “Ш” авазларын чагыштырып аеру.

Акыл үсешендә кимчелекләре булган балаларның сөйләмендәге кимчелекләр күп таралган, ягъни күпчелек балаларда очратырга мөмкин. Ул кимчелекләрне төзәтү системалы эш алып баруны тәлап итә. “С” һәм “Ш” авазларын бутау иң күп таралаган хаталарның берсе. Бу авазлар ясалу урыны белән генә аерыла, шунлыктан балалар аларны еш бутыйлар. Акыл үсешендә кимчелекләре булган балаларны дөрес сөйләшергә өйрәтү җиңел бирелми, шуңа күрә эшне һәръяклап уйлап, уен элементлары кертеп оештырырга кирәк.

Дәрес темасы: “”С” һәм “ш” авазларын чагыштырып аеру”

Максат: “С” һәм “ш” авазларының дөрес әйтелешен иҗекләрдә, сүзләрдә, җөмләләрдә ныгыту

Бурычлар:

Белем бирү : “С” һәм “ш” авазларын ишетеп аерырга, сүзләрдә дөрес әйтергә, дөрес язарга өйрәтү.

Коррекцион – үстерелешле: вак моториканы һәм артикуляцион моториканы үстерү; фонемаларны тыңлап (ишетеп) кабул итү сәләтен үстерү,; грамматик категорияләрне ныгыту; сүзлек запасын тулыландыру; сүзтезмәләр, җөмләләр төзү күнегүләре аша тулы сөйләмгә омтылыш тәрбияләү; Коррекцион – тәрбияви: тыңлау һәм логопедның күрсәтмәләрен төгәл үтәргә өйрәтү, үз сөйләмеңне контрольдә тоту, белем алуга омтылыш тәрбияләү.

Җиһазлау: презентация, кисмә рәсемнәр, предмет рәсемнәре, проектор, ноутбук, көзгеләр.

Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше. Уңай психологик хәләт тудыру.
– Исәнсесез! Балалар, кәефләрегез ничек? Бер – беребезгә карап елмайдык. Бер-беребезне сәламләдек. Утырыгыз, дәресебезне башлыйбыз. Ә хәзер әйдәгез, яхшы кәефне үзебезгә борын аша сулап кертик, ә начарын сабын куыкларына авыз аша өреп очырыйк!
сулыш алуны ныгыту күнегүләре: сабын куыгы очыру;
II. Дәрес темасын ачыклау. Темасын һәм максатын әйтү.
– Хәзер мин сезгә кисмә рәсемнәр бирәм. Шулардан рәсем төзибез.
– Нинди рәсемнәр килеп чыкты. (шүрәле, су анасы)
– Бу геройлар сезгә танышмы? Алар кайсы әкиятләрдән?
– Су анасы сүзе нинди аваздан башлана?
– Шүрәле сүзе нинди аваздан башлана?
– Без сезнең белән “с” һәм “ш” авазлары н аерырга өйрәнәчәкбез.

III. Төп өлеш.
1.Артикуляцион гимнастика.
– Ярар, балалар, булдырдыгыз, начар кәефләр очып китеп, югалдылар.Хәзер инде, бүгенге дәрестә бик матур итеп сөйләшер өчен авызыбызга, телебезгә гимнастика ясап алыйк:
– «Көрәк» — киң җәелгән тел бер хәрәкәтсез аскы ирендә ята, очы аз гына аска караган;
– «касә» — авыз ачык, киң җәелгән тел уртада, кәсә формасын ала;
– «касә»не эчкә, тешләр артына кертеп-чыгарып йөр тергә;
– «тәмле бал» — өске иренгә «бал буялган», киң җәелгән тел белән, өске ирендәге балны ялап алырга;
– «гөмбә» — киң җәелгән телне аңкауга ябыштырырга, шул халәттә авызны зур итеп ачып ябарга (телнең кереше тартылырга, ә тел аңкаудан ычкынмаска тиеш);
– «кәсә»не эчкә, тешләр артына кертеп, телнең уртасына өрергә.

2. Авазларның артикуляциясен ачыклау һәм характеристика бирү.
– Әйдәгез, хәзер авазларның артикуляциясен искә төшерик эле. Көзгеләр белән эшлибез.

“С” авазы – Бу авазларны әйткәндә иреннәр, елмайгандагы кебек, бераз ачыла. Телнең киң очы аскы тешләргә, берникадәр теш уртларына тиеп тора. Тел аркасының алгы өлеше озынча ялгашсыман хәлгә килеп, өске уртларга таба күтәрелә төшә, һәм тар гына ярык барлыкка килә. Ярыктан салкын һава агымы килә. Үпкәдән килә торган һава, телнең ялгашсыман ачыклыгыннан һәм тешләр арасыннан чыгып, с авазын барлыкка китерә. Тавыш ярылары эшләми. Бу аваз – тартык, саңгырау.

“Ш” авазы – Ш авазын әйткәндә, иреннәр түгәрәкләнеп бераз алга сузыла. Тешләр бераз кысынкы була. Телнең киң очы өске теш уртларының арткы ягына күтәрелә, ләкин каты аңкауга тими. Телнең кырыйлары азау тешләргә кысылып бераз күтәрелә. Тел уртасыннан җылы һава агымы килә. Тавыш ярылары эшләми. “Ш” авазы шулай ук тартык, саңгырау.
3. Хәрефләрне искә төшерү.
– Балалар “С” хәрефе нәрсәгә охшаган. (Ярым айга).
“Ш” хәрефе нәрсәгә охшаган. (Сәнәккә). Хәзер шушы хәрефләрне дәфтәрләргә язабыз.

4.Авазларны ныгыту. Авазларны уклар буенча кабатлау.
Презентация буенча “С” һәм “Ш” авазларын кабатлау. Ук аска күрсәткәндә “С” авазын әйтәбез, ә ук өскә күрсәтсә “Ш” авазын әйтәбез.

5. Авазларны иҗекләрдә ныгыту
Бирелгән иҗеләрне уку
Са – ша Ша – са
Со – шо Шо – со
Су – шу Шу – су
Ша – са – ша Ша – са – ша -са
Шу – су – шу Шу – су – шу – су
Шо – со – шо Шо – со – шо – со
6. Авазларны сүзләрдә ныгыту
1) Су анасы белән Шүрәлегә бүләкләр бирү. Рәсемнәрне тактага Су анасы һәм Шүрәле рәсемнәре астына магнитлар белән беркетеп куй.)
Предметлы рәсемнәрне атыйбыз. (презентация буенча). Сүздә “Ш” авазы булса рәсемне шүрәлегә бүләк итәбез, “С” авазы булса су анасына бүләк итәбез. (рәсемнәр –шар, машина, шарф, шикәр, кишер, шамак, кашык, самолёт, сарымсак, суган, сабын )

2) Рәсемнәр арасыннан
– яшелчәләрне аерып алабыз (сарымсак, суган, кишер
– уенчыкларны аерып алабыз (шар, машина, шакмак, самолёт)
7. Ял минуты “Шар кабарту “ уены.
Балалар, кулга- кул тотынышып. түгәрәккә басалар. Уенның сүзләрен кабатлап түгәрәк буенча йөриләр.
– Шар алып килдем сезгә, әйдә кабартыйк бергә.
– Ш – ш – ш – ш – ш! (түгәрәк җәелә)
– Шар кабарды, кабарды, кабарды да . . . шартлады!
Балалар кулларын як – якка җәяләр һәм чүгәлиләр.
– С – с – с – с – с!
7. Авазларны җөмләләрдә ныгыту

1) “Дүртенчесе артык” уены.
– Рәсемнәрне атыйбыз. Кайсы рәсем артык? Ни өчен? Тулы җөмлә белән җавап бирәбез.
– Кувшин, шакмак, кәстрүл, кашык. Шакмак артык, чөнки ул – уенчык, ә калганнары савыт – сабалар.
– Сарымсак, груша, суган, шалкан. Груша артык, чөнки ул – җиләк – җимеш, ә калганнары яшелчәләр.

– Шарф, башлык, шортик, шар. Шар артык, чөнки ул – уенчык, ә калганнары киемнәр.

2) “Нишлиләр?” уены
Презентациядә сүз урынына рәсем куелган җөмләләр бирелә. Балалар, рәсемне атап, җөмлә төзеп җавап бирәләр.
(Карандаш) белән ясыйлар.
(Кашык) белән ашыйлар.
(Самолет) белән очалар.
(Чана) белән шуалар.
(Себерке) белән себерәләр.
(Сабын) белән юыналар.
(Шар) белән уйныйлар.

3) “Ышанам, ышанмыйм” уены.
Укытучы – логопед сораулар бирә, ә балалар “ышанам”, “ышанмыйм” сүзләрен кулланып тулы җавап бирәләр.
– Самолет тимер юлдан йори.
– Ышанмыйм, самолет тимер юлдан йорми, ә һавадан оча.
– Кашык белән рәсем ясыйлар.
– Ышанмыйм, кашык белән рәсем ясамыйлар, ә ашыйлар.
– Кыш көне кар ява.
– Ышанам, кыш көне кар ява.
– Сыерчыклар яз көне җылы якларга очып китәләр.
– Ышанмыйм, чөнки сыерчыклар яз көне җылы якларга очып китмиләр, ә очып кайталар.

4) “Язучылар” уены
Балалар без сезнең белән язучылар кебек мтур җөмләләр төзеп әйтәчәкбез.
Презентациядә бирелгән җөмләләрне предмет исемнәре белән тулыландыру.

Шамил …… белән уйный.
(рәсемнәр – автобус, савыт – саба, пистолет, самолет).
Сания …. турында сөйли.
(рәсемнәр – башлык, шарф, машина, шампунь, кувшин).

8. Дәресне йомгаклау. Рефлексия.
– Без нинди авазларны аерырга өйрәндек?
– Сезгә нинди эш төрләре күбрәк ошады?
– Сезнең кәефегез нинди? Смайликлар ярдәмендә кәрсәтегез әле!
– Балалар барыгыз да бик тырышып шөгыльләндегез минем дә кәефем бик эйбәт! (укытучы балаларга елмаюлы смайликны күрсәтә) 

 

 

Бер шәрехләү ““С” һәм “Ш” авазларын чагыштырып аеру”

  1. Алсу Says:

    Бу дәрес дәрес-уен тибында алып барыла. Логопедия дәресләре өчен яхшы ярдәмлек.

Шәрехләү