fbpx
22.09.2022

Кеше булыйм дисәң! (сыйныф сәгате, 9 нчы сыйныф)


Кеше булыйм дисәң! (сыйныф сәгате, 9 нчы сыйныф)
Татарстан Республикасы Казан шәһәре Вахитов районы  гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе“3 нче гимназия”сенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сабирзянова Рушания Иншат кызы. Тема: Кеше булыйм дисәң! (сыйныф сәгате, 9 нчы сыйныф)
 

Максат:

Кешелекле булу иң күркәм сыйфатларның берсе икәнлеген аңлату,

укучыларны үз фикерләрен әйтергә өйрәтү;

балаларда кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләү.

  1. Оештыру өлеше

1.Укучылар белән исәнләшү.

2.Укучыларда уңай халәт тудыру.

 

Җыр тыңлау. “Кеше хәлләренә керә бел!”

Сорау: Җыр нәрсә турында? (кешелеклелек)

Ничек уйлыйсыз, кешелекле булу авырмы икән?

 

Беренче мәкаль: “Җылы сүз – җан азыгы”.

 

Укытучы. Сез бу мәкальне ничек аңлыйсыз?

(кешеләргә матур, ягымлы, җылы сүзләр белән эндәшергә кирәк, шул вакытта ул кешегә дә, синең үзеңә дә яхшы, рәхәт булып китә, дип уйлыйм мин)

Һич яхшылык эшли алмасаң син,

Кешеләргә бик-бик теләп тә,

Яхшы теләк телә,

Ул да кайчак

Зур көч өстәп куя йөрәккә.

 

Укытучы. Ә сез үзегез нинди ягымлы сузләр, матур теләкләр беләсез ?

Укытучы. Сүз уңай гына түгел, ә тискәре тәэсир дә ясарга мөмкин. Авыр, ялган сүзләр кеше күңелен җәрәхәтләргә сәләтле.

Шулай итеп, без сезнең белән бер эксперимент үткәреп карыйбыз.

Ике төркемгә бирем бирелә. Бер төркемгә фотосурәттәге кеше турында мондый факт язылган кәгазь бите бирелә: «Әлеге кеше хәйрия белән шөгыльләнә, ул ятимнәргә ярдәм итә» (Һәм укучыларга бу кешене тасвирларга кушыла.)

 

Көтелгән җавап: ул ярдәмчел, йомшак күңелле, юмарт һ.б.

Ә икенче төркемгә мондый факт язылган кәгазь бите бирелә: «Бу бик начар кеше, хокук тәртибен бозган, җавапка тартылган». Укучы фотодагы шәхесне шушы фактка бәйле тасвирларга тиеш була.

Кетелгән җавап: ул бик усал, күзләре хәйләкәр һ.б.

 

Укытучы: (нәтиҗә ясый). Күргәнегезчә, мин сезнең барыгызга да бер үк кешенең фотосурәтен күрсәттем. Мин әйткән бер җөмлә аркасында, бу кеше кемгәдер бик яхшы булып күренде, ә кемгәдер бик начар булып тоелды. Чөнки мин бер төркемгә «Әлеге кеше хәйрия белән шөгыльләнә, ул ятимнәргә ярдәм итә» дип язылган, ә икенче төркемгә «Бу бик начар кеше, хокук тәртибен бозган, җавапка тартылган» дип язылган кәгазь биргән идем. Шуңа да башка кешеләр турында ялган, начар сүзләр сөйләргә ярамый. Сезнең уйламыйча әйткән сүзләрдән соң кешеләрнең фикерләре шәхескә карата начар якка үзгәрергә мөмкин.

 

Икенче мәкаль – «Яхшылык күрәсең килсә, яхшылык кыл».

(әгәр син кешеләргә карата яхшы эшләр эшлисең икән, ул яхшылык синең үзеңә һичшиксез әйләнеп кайтачак, шуңа күрә күбрәк яхшы эшләр эшләргә тырышырга кирәк)

Ходайның бер бирмеш көнендә

Бер матур як белән ачылыйк:

Һәркемнең гомере бер генә

Яхшылык эшләргә ашыгыйк. («Ашыгыйк»)

Укытучы. Сезнең нинди яхшы эшләр башкарганыгыз бар? (Укучыларның җаваплары.)

 

Балалар, әгәр  тирә-ягыбызга  игътибар  белән  карасак, кемнәр генә  үтми  безнең  яннан. Туганнарыгыз,иптәшләрегез,күршеләрегез.Әгәр  күңел  күзе  белән  яхшылабрак  карасак,алар  арасында  безнең  ярдәмгә  мохтаҗ  булган  олы  кешеләр,авырулар  яши. Без  алар  белән  көн  саен  очрашабыз. Ләкин  без  әүвәл  үзебез,аннары  гына  башкалар  турында  кайгыртырга,яисә  гел  үзебез  турында  гына  уйлап, башкаларны  искә  алмаска  күнектек. Шуңа  күрә  тирә-юньнән  ярдәм  турында  мөрәҗәгатьләр  яңгыраганда, аларны  ишетмәмешкә  салышабыз,булышыр  идем  дә,мөмкинлек  юк  бит,дип  намусыбызны  тынычландырабыз.Сезнең  тирәдә  ярдәмгә  мохтаҗ  кешеләр  бармы?

 

Сез  аларга  ярдәм  итәсезме?(балаларның  җаваплары  тыңлана)

 

Укытучы:Без андый  кешеләрне  вакытында  күреп, аларга  ярдәм  итәргә  тиеш. Алар  белән  исәнләшеп,хәлләрен  белешкәндә: “Миннән  берәр  төрле  ярдәм  кирәкмиме?”- дип  сорарга  кирәк. Авырып  яткан  иптәшегез  янына  барып,аның  хәлен  сорашу,аңа  ярдәм  итү  зарур.

Укучылар  илебездә  ятим  балалар,караучысыз әби-бабайлар  саны  һаман  кимеми. Аларны  карау-тәрбияләү  өчен  дәүләт  байтак  акча  сарыф  итә.Укучылар  караучысыз  калган  карчыклар  саны  артмасын  өчен,сез  хәзердән  үк  әти-әниләрегезнең  кадерен  белергә  аларны  киләчәктә   карарга, аларны  беркайчан  да  авыр  сүзләр  әйтеп  кимсетмәскә,авырганда  тәрбияләргә  өйрәнергә  тиеш. Сезнең  барыгызның  да   әти-әниләрегез  бар. Сез  шуның  белән  бик  бәхетле.  Ятимнәр  йортында   тәрбияләнүче  балаларның  бик  тә  әти-әниле  буласы  килә. Шуңа  күрә  дә  дәүләтебез  балаларны  гаиләдә  тәрбияләү  мәсьәләсенә  игътибар  итә.

 

Кешеләр  балалар  йортларына Яңа  ел  күчтәнәчләре,уенчыклар, кием-салымнар,уку  әсбаплары,транспорт  чаралары  һ.б. бүләк итәләр.

Хәзерге  вакытта  игелекле  эшләр  эшләүче  кешеләр  күбәйде.Алар  хәтта  бу  хакта   җәмәгатьчелекнең  белүен  дә  таләп  итмиләр,чөнки  башкаларга яхшылык  эшләүдән  тәм  табалар.

Киләчәк  тә  сез дә  зур  үсәрсез,төрле  урыннарда  эшләрсез,үзегезнең  туган  авылыгызны,белем  алган мәктәбегезне,сезгә беренче  хәреф  таныткан,укырга,язарга  өйрәткән, ныклы  белем  биргән  укытучыларыгызны  онытмассыз, аларга  кулдан  килгәнчә  ярдәм  итәрсез. Бушлай  ярдәм  итү  өчен,кеше  олы  йөрәкле,шәфкатьле,  ярдәмчел,киң  күңелле  булырга  тиеш.

 

Шуңа  күрә  дә  менә  бу  яхшы  сыйфатларны  үзегездә  тәрбияләргә  кирәк. Аның  өчен  шәфкатьлелекнең  нәрсә  икәнен  ачыклап  китик.

Хәзер  тәмамланмаган  җөмлә  методы  белән “Тиз  генә  уйлап  әйтү”  уены  үткәрербез. Аның  кагыйдәләрен  искә  төшерик:

1.Фикерләр  кабатланырга  тиеш  түгел.

2.Фикерләр  күбрәк  булган  саен  яхшырак.

3.Проблеманы  чишү  юлында  төрле  яктан  килеп  фикер  йөртергә.

4.Фикерләр  бәяләнми  дә,тәкыйтьләнми  дә.

 

Мин  тактага  бер  тәмамланмаган  җөмлә  язам,сез  аны, бер-берегезне  кабатламыйча,  дәвам  итәргә  тиеш. Һәркем  бер  тапкыр  фикерен  әйтәчәк.Ләкин,бер-берегезне  кабатламас  өчен,запаска  берничәне  уйлап  куегыз. Сезгә  2  минут  вакыт  бирелә. Башладык:

 

Кешелеклелек (Шәфкатьлелек) – ул минемчә …

1.Игелеклелек

2.Олыларга  ярдәм итү

3.Кечкенәләргә  ярдәм итү.

4.Миһербанлык.

  1. Әти-әнине кайгырту
  2. Мәктәптә яхшы уку

7.Олыларның  сүзен  тыңлау.

  1. Авыруларның хәлен  белү

9.Мохтаҗ    кешеләргә  ярдәм  итү.

10.Хәйрия  марофонында  катнашу

11.Күршедә  яшәүче  әби-бабайларга  эшләрендә  ярдәм итү

  1. Өмәләрдә катнашу

13.Тәмле  телле  булу.

(укучыларның  фикерләре  тыңлана,нәтиҗә  ясала)

 

Төркемнәрдә  эш.

                        1  төркемгә.Дәрдемәннең  “Өч  ул” хикәясе.

Бер  кешенең  өч  улы  бар  иде. Иң  кечкенәсе  Гали  исемле  була. Әтиләре  базардан  өчесенә  дә  берәр  алма  алып  кайтты. Алмалар  бик  пешкән-татлы  сулы  җимешләр  иде.

Беркадәр  вакыттан  соң  әтиләре:”Алмаларны  нишләттегез?”- дип  сорады,  балаларын  янына  чакырып. Өлкән улы  әйтте:

-Әти  мин  алманы  ашадым. Эчендәге  орлыкларын  җыеп  куйдым.Бакчабызга  чәчеп,алма  агачы  үстерергә  булдым.

-Яхшы  иткәнсең,  улым!-диде  әтисе.

Уртанчы  улы  әйтте:

-Мин  дә  алманы  ашадым.Бик  тәмле,  татлы  җимеш  икән.Әтиемә  Хак  тәгалә  исәнлек  бирсен,дип  дога  кылдым.

Әтиләре  янә:”Яхшы  иткәнсең,  улым!”-диде.

Өченче  улы    Гали  әтисенә  карап әйтте:

-Алманың   яртысын  ашадым….

Әтисе  әйтте:

-Яртысын   нишләттең?

Гали  куркып  кызарып  әйтте:

-Күршебезнең  улы  Вәли  авырып  ята.Барып  яртысын  аңа  бирдем.Бик  куанды,дога  кылды.

-Бәрәкалла,углым! Син  бигрәк  тә яхшы  иткәнсең!-дип  әтисе  Галинең  битеннән,күзләреннән  үпте.

 

1.Әти  кешенең  һәм аның  улларының  яхшылыгы  турында  әйтегез.ни  өчен  Галине  әтисе  аеруча  мактый.?

2.Сезнең  кемнәргә  нинди  яхшылыклар  эшләгәнегез  бар?

 

2  нче  төркемгә.Ярдәмчел  булу.Игелеклелек.

Урамнан  агач  аяклы  Сәлахи  бабай  килә.  Лилия  ишегалдын  себереп  тора иде.

-Исәнмесез,  бабакай!-диде  ул.-кая  барасыз  болай  ашыгып.

-Исәнме,  кызым!- диде  Сәлахи  бабай.

-Җәмилә  әбекәй  ни  хәлдә?

-Җәмилә  әбиегез  авырып  тора  шул,-диде  бабай.-Менә  даруханәгә  дару  алырга  барам,табиб  язу  биргән  иде.

-Рәхим  итеп  язуыгызны  бирегез,үзем  барып килим!-  диде  Лилия.-Мин  тизрәк  йөрим.Өегезгә  кайта  торыгыз.Җәмилә  әби  борчылмасын,сәламәтләнер,Алла  боерса,- диде  Лилия.Ул  тиз  генә  бабайдан  язуны  алды  да  даруханәгә  йөгерде.

-Нинди  тәмле  телле, шәфкатьле  бала!-дип  карап  калды  Сәлахи  бабай.

Каршы  яктан  велосипедка  атланган  бер  малай  килеп  чыкты.

-Әй  син  агапч  аяк! Юлдан  кит  әле,күрәсең  ич,ашыгам!-дип  кычкырды  ул  Сәлахи  бабайга.

Сәлахи  бабай аңа  юл  бирде  һәм:

-Агач аяклы  булу-бер  бәхетсезлек,ә  менә  агач  телле  булзур  бәхетсезлек,- диде.

   Тәмле  телле  булу,кешегә  яхшылык  эшләү,ярдәм  итү,игелекле  булу-алар  кешене  матурлаучы  күркәм  сыйфатлар,алар  күп  очракта  бергә  дә  йөриләр.Аларны  аеру  да   кыен.

1.Сез  олылар  белән  ничек  сөйләшәсез?

2.Өлкәннәргә  һәм  үзегездән   кечеләргә  нинди  ярдәм  күрсәткәнегез  бар?

III. Нәтиҗә ясау.

 

Укытучы. Кешелекле булу өчен нинди баскычлар үтәргә кирәк?

“Кешелеклелек” баскычлары:

-Ягымлы булу, дөресен сөйләү.

-Яхшы эш-гамәлләр.

-Үз ялгышларыңны төзәтә, кеше хаталарын кичерә белү.

-Кешеләрдән үрнәк алу.

Укучылар дәрес башында куелган мотивлаштыручы сорауга җавап бирәләр:

“Кешелекле булу авырмы?” 

 

  1. Йомгаклау

Дүртенче мәкаль – «Кем идем димә, кем булырмын диген!”

Тауларга карап, тау булмасаң да,

Таңнарга карап, таң булмасаң да,

Кешегә карап кеше була бел –

Олы җанлының ише була бел.(Ф.Яруллин)

 

Укытучы.

Укучылар, кешелекле булу сездә авырлык тудырмасын иде. Һәрвакытта бер-берегезгә,башка кешеләргә карата игътибарлы, игелекле булыгыз. Яхшылыкларны чын күңелдән эшләгез, алар дәвамлы булсын! Үрнәк кешеләр булып үсегез!

Бүгенге дәресне Галия Гайнетдинованың “Кеше булыйм дисәң”дип исемләнгән шигыре белән тәмамлыйсым килә.

Кыл яхшылык кешеләргә-

^ Кеше булыйм ,дисәң.

Авыр булыр өсләреңә

Гөнаһ туны кисәң.

Аера бел ак-караны,

Начар юлда йөрмә.

Яхшы белән явызлыкны

Берүк бутый күрмә.

Шатландыр син ярдәм кылып

Ялгыз бер әбине.

Үскәнем дип, син матур дип,

Юат бер нәнине.

Бәхетле көн итим дисәң,

Бул син игелекле,

Кеше булып яшим, дисәң,

Бул син кешелекле.

 

 

 

Шәрехләү