fbpx
29.12.2022

Сузык аваз хәрефләре һәм аларның составы


сузык аваз
Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы  Бакый Урманче исемендәге  “2 нче гимназия” муниципаль бюджет  гомуми белем учреждениесенең югары квалификацион категорияле татар теле  һәм әдәбияты укытучысы Зарипова Әнисә Газизулла кызы. Тема: Сузык аваз хәрефләре һәм аларның составы.

 

Татар теле. 5 сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы / Ч.М. Харисова , Н.В. Максимов, Р. Р.Сәйфетдинов, Казан: Татар. кит. нәшр. 2015нче ел

 

Дәрес  максаты:1. Сузык авазлар турында булган белемнәрне  камилләштерү.

2.Укучыларның иҗади фикерләвен үстерүгә йогынты ясау.

  1. Бер- береңә ярдәмләшү  кебек уңай сыйфатлар тәрбияләү.

Планлаштырылган  нәтиҗә

Предмет нәтиҗәләре:

– Сузык авазлар турында булган белемнәрне  камилләштерү;

А, Ә, И, У,Ү,Ө хәрефләренең бер авазга билге булып йөрүен үз нәтиҗәләре мисалында төшендерү:

– Я, Ю, Е хәрефләренең ике авазга билге булып йөрүен үз нәтиҗәләре мисалында төшендерү

Универсаль уку күнекмәләре  (УУК)

Шәхси:   мәктәпкә карата  уңай мөнәсәбәт булдыру

Регулятив:
– уку мәсьәләсен кабул итү һәм дәрес дәвамында шуның буенча эшләү.

   Танып- белү:
– язма һәм телдән сөйләмдә үз фикерләреңне формалаштыра белү.
Коммуникатив:
– сөйләмнең диалогик формасы белән эш итә белү;
– хезмәттәшлектә башкаларның фикерләрен исәптә тоту һәм карашыңны яклый белү;
– бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килү.

Төп  төшенчә. Сузык аваз хәрефләре һәм аларның составы

Предметара бәйләнеш: әдәбият, рус теле.

Эш формалары: индивидуаль,  фронталь, төркемнәрдә эш,  парлап эшләү.

Ресурслар. Дәреслек, проектор, презентация, төркем өчен биремнәр

Дәрес этаплары

Оештыру моменты. Нәтиҗәгә   ирешү

өчен биремнәр системасы

 ( укытучы, укучы эшчәнлеге)

Максат.Уңай психологик халәт булдыру

Уңай психологик халәт булдыру (исәнләшү, хәл сорашу)

-Исәнме, дустым! (Кул бирешәләр)

-Хәлләрең ничек? (Бер-берсенең җилкәсенә кул куялар)

-Мин сине бик сагындым! (Кулны йөрәккә куялар)

-Син килдең. Бик шәп! (Кочаклашалар)

Хәерле көн телик таңнар саен,

Аяз күкләр телик җиребезгә.

Кояшлы көн телик һәр кешегә,

Һәм иминлек телик җиребезгә,

Хәерле көн телик барчабызга,

Хәерле көн телик үзебезгә

Планлаштырылган  нәтиҗә:

(предмет буенча)

-бәйләнешле сөйләм үстерү;

(универсаль уку гамәлләре)

-укуга  карата  уңай мөнәсәбәт булдыру

Белемнәрне актуальләштерү

Максат. Графика һәм орфография турында белемнәрне искә төшерү. Авазларны язуда күрсәтү. Алфавит. Татар теленең төп орфографик һәм орфоэпик нормалары. Татар орфографиясенең кыен очраклары

 

I.Өй эшен тикшерү

1.Сорауларга җавап бирү

2.27 нче күнегүне тикшерү,

3.Кагыйдәне әйтү

Графика  – сөйләм авазларының язуда бирелү ысулларын өйрәнә торган бүлек

 Орфография –  сүзләрне дөрес язарга өйрәтә торган бүлек

Орфографик сүзлектән файдаланып, бирелгән сүзләрнең язылышында булган хаталарны төзәтеп  язарга.

Йомош, явлык,  хәйкәл, ауру, дингез,класташ, конгоз

Калын сузыклар ничә? (6)

Нечкә сузыклар ничә?(6)

Алфавитта ничә хәреф аваз белдерми? (2)

Сузык авазлар,  телнең алга һәм артка хәрәкәтенә карап, ничә төрле булалар?(2)

Иреннәр хәрәкәтенә карап ничә төрле булалар?

Планлаштырылган  нәтиҗә:

(предмет буенча)

Графика, орфографиянең кыен очраклары турында белемнәрне ныгыту

(универсаль уку гамәлләре)

– аңлап әйтеп бирү;

-аралашу бурычлары нигезендә үзеңнең фикерләреңне тулы һәм төгәл итеп әйтеп бирү белү;

– үзләштерелгән белемнәрнең,  дәрәҗәсен һәм сыйфатын аңлау һәм ачыклау

Уку мәсьәләсен кую

Максат: теманы билгеләү

Укучыларның белемнәрен актуальләштерү. Проблемалы ситуацияне китереп чыгару.

Сезнеңчә ничек, кайсы авазлар әһәмиятлерәк, кирәгрәк?Сузык авазлармы әллә тартык авазлармы? Ә хәзер бер әкият тыңлагыз.  Әлеге әкияттән шул ук сорауга җавап эзләгез. Беренче язып куйган фикерегез үзгәрдеме?(Сорау: -Сезнеңчә ничек ? Кайсы авазлар әһәмиятлерәк, кирәгрәк?)

Бер заман тартык авазлар белән сузык авазлар бәхәсләшкәннәр.

–           Әлбәттә, без кирәгрәк! Бездән башка кеше авызын да ача алмый! – дип кычкырганнар сузыклар.

–           Анысын карарбыз әле!- дип, каршы чыкканнар ди, тартыклар. – Бер дә авызыңны ачмыйча әйтеп кара әле безне. Барып чыкмаячак!

–           “М” дип авыз ачмыйча да әйтеп була!

–           Шул бер “М” нан башка бер авазны да авыз ачмыйча әйтә алмаячаксыз.

–           Барыбер без кирәгрәк, – дигәннәр сузык авазлар.- Бер иҗек тә, бер сүз дә бездән башка була алмый. Без үзебез генә дә сүз була алабыз: Ә? И! Уу, ууы, О!

–           Сездән башка иҗек тә, сүз дә булмый- анысы дөрес. Сез бездән башка гына берәр сүз әйтеп карагыз әле.  Мәсәлән: Татарстанның башкаласын.

–           А-а, – дигәннәр сузыклар һәм тынып калганнар.

–           Күрдегезме инде, бернәрсә дә аңлар хәл юк бит! Менә без үзебез генә дә “Кзн” дип әйтәбез икән, һәркем Казан икәнен чамалый алачак.

–           Ярар, яхшы. Алайса бездән башка гына Башкортстанның башкаласын әйтеп карагыз әле! – дип көлешкәннәр сузыклар.

Тартыклар , шәм утын сүндерергә тырышкан кебек, “Ф! Ф!” дип азапланганнар да, бернәрсә барып чыкмагач, башларын аска иеп тынып калганнар , ди.

Әлеге әкияттән соң фикерегез үзгәрдеме, юкмы, 1.Балан, ипи, тун, әрәмә, төн, үтүк сүзләрендә сузык авазлар хәрефләрен билгеләргә, ничә авазга билге булып йөрүен әйтергә

  1. Е1.Белем, телем, электр, тест [э,э]
  2. егет, ефәк, Европа, пьеса(йэ)
  3. ертык, ерак (йы)

4.Е рус теленнән кергән сүзләрдә генә кулланыла шахтер, самолет (о), заем, паек, клеенка (йо)

  1. о, ы хәрефләре (о,ы)

Орлык, орден, тыл, ышык

4.Э хәрефе сүз башында (энҗе, экран),  һәмзә тартыгына билге булып йөри

  1. Я, е, ю хәрефләре ике авазга билге булып йөриләр

Алфавитта сузык авазларны белдерүче нинди хәрефләр бар?

Барысы ничә сузык аваз бар?

Кайсылары бер генә авазга билге булып йөри?

Кайсылары берничә авазга билге булып йөриләр?

Хәзер, нәтиҗә ясыйк инде. (Кагыйдә чыгару һәм дәреслектәге кагыйдә белән танышу.)

Сузык аваз хәрефләренең транскрипцион билгеләре белән таныштыру.

Планлаштырылган  нәтиҗә:

(предмет буенча)

Текст белән танышу. Бирелгән сорауларга төгәл җаваплар бирү

(универсаль уку гамәлләре)

– язма һәм телдән сөйләмдә үз фикерләреңне формалаштыра белү;
-белгәннәр нигезендә ачыкланган белергә тиешле уку мәсьәләсе кую.

– билгеләрен аерып алу максатыннан анализ

Беренчел ныгыту һәм эталон буенча үзтикшерү

Максат.Сузык авазларны белдерелү үзенчәлекләрен аңларга ярдәм итү.

Кагыйдә өйрәнү

1нче төркем бер сузык аваз белдергән хәрефләр кергән сүзләрне, икенче төркем ике сузык аваз белдерүче сүзләрне яза

26 нчы күнегү, 17 нче бит (төркемнәрдә эш)

Кагыйдә өйрәнү, бер-береңә аңлату.

Мөстәкыйль фикерләргә этәрү

– синтез;

– уку мәсьәләсен кабул итү һәм дәрес дәвамында шуның буенча эшләү;

-тел нормалары нигезендә сөйләмнең диалогик һәм монологик формаларын белү

Төркемнәрдә эш һәм эталон буенча үзтикшерү.

Максат.Бирелгән сүзләдә, җөмләләрдә сузык аваз хәрефләрен билгеләү һәм нинди авазны белдерүен ачыклау

Бирелгән сүзләрне аваз составлары ягыннан тикшереп, нәтиҗә ясагыз: кайсы очракта е, е, я, ю хәрефләре- бер авазны, ә кайсыларында ике авазны белдерә? Шуннан чыгып, сүзләрне аерып, ике төркемгә туплап, дәфтәрегегә языгыз

Аю, Әюп, январь, метр, юкә, яшь, юмарт, сөяк, кленка, зыян, бюрократ, яңгыраш, еллык, европалы, тере, вертолет

2 Күп нокталар урынына тиешле хәрефләрне куеп языгыз.

Умырзая – язның беренче чәчәге.  Умырзаялар …рлыктан үрчи. Димәк, бер генә чәчәк …зелсә дә, берничә елдан бу урында дистәләгән умырзая үсми калачак. Чәчәк …рлыгыннан үс…нте икенче елда үк түгел, ә берничә елдан с…ң гына шытып чыга. Аларның б…лай да кыска г…мерен …зү безнең  тарафтан шәфкатьсезлек булыр иде..

1.Бирелгән сүзләрдә кайсы очракта е, е, я, ю хәрефләре- бер авазны, ә кайсыларында ике авазны белдерүен билгеләү. 2.Җөмләләрдә сузык аваз хәрефләрен билгеләү

-төгәл шартлар нигезендә чишелешнең эффектив  алымнарын сайлап алу;

-максатны, катнашучыларның функцияләрен, хезмәттәшлек алымнарын билгеләү;

-соңгы нәтиҗәне күздә тотып арадаш максатлар эзлеклелеген ачыклау

Эшчәнлеккә рефлексия

Максат.Алган белемнәрне тикшерү

Күп нокталар урынына куелырга тиешле сүзләрне сайлап алырга.

1.Авазлар язуда … белән күрсәтелә.2. Авазларны … һәм … . 3. Хәрефләрне … , … , һәм … .4. Сузык авазларны белдерүче хәрефләр …, ә сузык авазлар … .5 Ничә хәреф бер  сузык авазга билге булып йөри?6. Э хәрефе нинди авазларга билге булып йөри?7. Нинди хәрефләр ике авазга билге булып йөриләр?

Сүзләр: язабыз, күрәбез, 9, укыйбыз, әйтәбез, [э][,]ишетәбез, я.ю,е. Хәрефләре, хәрефләр,12,13,6

Белемнәрне тикшерү

-билге-символларны куллана белү;

контроль, коррекция, аның гамәлләрен бәяләү;

-үзләштерелгән белемнәрне, аның дәрәҗәсен һәм сыйфатын аңлау һәм ачыклау

Өйгә эш бирү

Максат.Алган белемнәр нигезендә өй эшен эшләү

1.17 нче күнегү ( 1нче вариант)

  1. 17нче күнегү ( 2 нче вариант)
  2. 17 нче күнегү( 3 вариант)

Сорауларга алган белемнәр нигезендә төгәл җавап бирү.

– проблеманы кую һәм формалаштыру, иҗади һәм эзләнү характерындагы проблемаларны хәл иткәндә эшчәнлек алгоритмын мөстәкыйль төзү;

-ихтыярны көчәйтү осталыгы  – каршылыкларны җиңеп чыгуга, мотивацион конфликтларны хәл итүгә юнәлтелә.

Шәрехләү