fbpx
09.04.2015

Тукай бүләге


                     Тукай бүләге- “куян күчтәнәче” түгел ул.

Тукай бүләге

                                                                                      …Баш очыңда ясин чыга

                                                                                     Урыс башлы татарларың.                                                                                                             (Л. Лерон).

                                                                                Төссез бәйрәм

  Апрель – Тукай ае, татар ае һәм ул татар мәдәнияте, сәнгате исеме астында уза. Бу айда Тукай бүләге ияләре билгеләнә. Бу- татар сәнгате, мәдәнияте, язучылары, шагыйрьләре бер кубарылып ала торган вакыт.Әмма татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көнне-26 апрельдә үткәрелә торган шигырь бәйрәме елдан-ел күңелсезләнә,сүлпәнәя бара.Мин инде аның шәһәр халкыннан качып,аулак бер почмакта үткәрелүенә тукталып тормыйм,чөнки  татар булгач, шулай булырга тиештер дигән фикер инде башларыбызга сеңдерелгән. Бу бәйрәмгә,әгәр шулай дип әйтергә яраса,елдан-ел килүчеләр азая,сөйләүчеләр һаман да берүк кала бирә.Башка вакытта милләт,татар дип шар ярып йөрүчеләр дә никтер катнашмыйлар бу чарада.Язучылар берлегендә исәптә торучы 300дән артык кеше бердәм булып шушы истәлекле көндә Тукай һәйкәленә килсәләр генә дә,мәйдан ул кадәр шыксыз,ялангач булмас иде.Бу шигырь бәйрәме мин университетта укып йөргән  җитмешенче еллар азагында ничек узган булса,хәзер дә нәкъ шулай уза,ә аңа бит инде 37 ел вакыт үткән! Мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак,мин ел саен  “Тукай атналыгы” уздырам.Ләкин үткән уку елында булган кичәләр,тамашалар,концертларны без бу уку елында кабатламыйбыз,яңаларын уйлап табабыз.Шулай булмаса, балалар  аның белән кызыксынмаячак,чараларда катнашмаячак.Шуның кадәр язучы арасыннан  шигырь бәйрәмен күңелле,кешене җәлеп итәрлек,истә калырлык  итеп үткәрерлек сценарий яза алучы бер генә кеше дә юк микәнни инде?  Карап торган бер Тукаебыз бар,шуны да башкалабыз Казанда туган көнендә тиешенчә хөрмәт белән олугълап искә алынмаганлыгына ачу чыга.

…Бу көнне Казан шаулап-гөрләп торырга тиеш. Иң яхшы бию коллективлары,иң яхшы җырчылар сәхнә түренә күтәрелеп,Тукайның бөеклегенә мәдхия җырласыннар.Тукай шигырьләре яңгырасын.Анда берничә елак шагыйрьнең көйли-көйли үз шигырьләрен укып торуыннан ни мәслихәт.Үткәр шушы көнне сәнгатьле сөйләүчеләр бәйгесе.Артистлар сөйләсен,студентлар,мәктәп балалары сөйләсен.Халык могҗиза күрергә дип үзе агылып килә торган тамаша булсын ул.Халык бу көнне үзенең Тукайлы булуы белән горурлансын,шатлансын,хозурлансын.Татарлыкны чүбек чәйнәп,чүлмәк ватып кына күрсәтеп булмый,татарлыкны шагыйрьнең туган көнендә бөтен халыклар күрерлек итеп үткәрә  белергә кирәк.Татарлыкны миллионнар түләп керткән голлар саны да билгеләми,рок фестивальләр,кытай цирклары да дәрәҗәсен күтәрми.Үз улын хөрмәтләмәгән халыкны башкалар мыскыл итә башлый.Әлегә Тукайның кулындагы китабын гына юкка чыгардылар,алга таба ул вандаллар ниләр кыланмас.Казан мәктәпләрендә йөзләгән татар теле укытучылары бар.Тукайга мәхәббәтне парта арасында гына түгел,әнә шундый мәйданнарга алып чыгып та тәрбияләргә кирәк.Ни кызганыч,әлегә боларның берсе дә юк шул.

                         Дәүләт бүләгеме,матди ярдәмме?..

Бәлки аның шулай төссез булуына бу  көнне Тукай бүләге бирелү гаепледер?  Чөнки ел саен  Тукай бүләге тирәсендә ыгы-зыгы,шау-шу күп чыга.Ялгышмасам,2012 нче елда Тукай бүләген язучыларга бөтенләй бирмәделәр.Ярый бирелмәсен дә ди.Димәк,лаеклы әсәрләр булмагандыр.Уйлап карыйк әле,җәмәгать,Тукай бүләген алырлык роман,поэма,сәнгать әсәре  ел саен языла аламы? Мин үземнең кара акылым белән шулай фикерлим: Тукай бүләгенә тәкъдим ителүченең исеме безнең телләрдә йөз тапкыр кабатланып,китабы меңәр тираж белән басылырга һәм таралып бетәргә тиеш.Ләкин бүген мин моңа бер генә мисал да китерә алмыйм. Тукай премиясе халык белеп өлгергән, халык арасында дан казанган, күренекле, кулдан-кулга йөртеп укылган әсәр өчен генә бирелергә хаклы. Мин бу бүләкнең кемгә бирелүеннән бигрәк, аның дәрәҗәсе өчен борчылам, хәсрәтләнәм. Абруен төшермәскә иде бит! Чөнки ул бик үк лаек булмаган шәхесләргә  дә бирелә. Премия бирерлек әсәр юк икән, бер-ике ел көтеп торырга да мөмкин ләбаса. Чөнки бу премия матди ярдәм дә, дәүләттән бирелә торган ниндидер пособие дә түгел.Күп вакыт Тукай бүләгенә тәкъдим ителүчеләрнең яртысы халыкка бөтенләй билгесез адәмнәр була. Г.Тукай үзе архитектор, рәссам яки мулла галиҗәнәпләре булмаса да аның исемендәге премия бездә бөтен һөнәр иясенә дә бирелергә мөмкин.Һәм бирелә дә. Дөресме бу,дөрес түгелме,анысы һаман да бәхәсле мәсьәлә булып кала бирә.Үткән ел,мәсәлән,ике портрет язган өчен дә (Самакаев Илгизәр, җитмәсә, рәссамнарның Бакый Урманчы исемендәге үз премияләре бар), энциклопедияләрдә тулып яткан мәгълүматларны җыеп, композиторлар турында китап (антология) чыгарган өчен дә (Сладковский Александр) таратырга тырышып карадылар бу премияне. Ел саен дип әйтерлек Тукай исеме белән кәсеп итәргә керешкән берәр рус кешесен дә кертәләр әлеге исемлеккә.Кертмәс идең,толерантлык чабудан тарта. Әгәр Тукай бүләге Тукай югарылыгына күтәрелеп баручы әдәби әсәр язучыга гына бирелсә,шактый сорау-бәхәсләр ел саен калкып та чыкмас иде.Ә болай халыкка бөтенләй билгесез кешеләргә биреп , милләтнең дәрәҗәсе генә  төшеп бара.. Киресенчә, премия татарны күтәрергә, аны төрки халыклар арасында танытуга хезмәт итәргә тиеш.Алай гына түгел,ул әсәр рус теленә тәрҗемә ителеп,рус зыялылары тарафыннан да укып танылган булырга тиеш.Ни әйтсәң дә без әлегә иге-чиге булмаган урыс дәүләтенең уртасында яшибез һәм “Татарстан” дигән утрау өчен генә иҗат итү сабый баланың һәр ялтыраган уенчыкка авыз ачып гаҗәпләнүен хәтерләтми микән? Әгәр мин юри генә соңгы  ике елда Тукай бүләгенең кемнәргә бирелүен сорасам, аларны хәтерләп,җавап бирүче берәр кеше табылырмы? Едва ли…Димәк, аларның эше татар дөньясы,татар тарихы,татар рухы өчен истә калырлык һәм телгә алып сөйләрлек булмаган. Тукай бүләгенә ия шәхес милләтенең яшәешен,үткәнен,бүгенгесен   глобаль масштабта чагылдырырга, халык язмышын йөрәгеннән үткәреп язарга һәм аны киләчәктә ниләр көтүен  күзалларга тиеш.Шулай булганда гына татарның яңа Нурихан Фәттахлары туачак.

                                  Бүләкне кемнәр өләшә?

Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе мәдәният әһелләре арасында республикабызның иң дәрәҗәле бүләге санала. Рәсми тел белән әйтсәк,дәүләтнең әлеге бүләгенә ватан һәм милли мәдәният үсешенә зур өлеш керткән, күренекле әдәбият һәм сәнгать әсәрләре, шулай ук сәнгать һәм әдәбият юнәлеше буенча үзенчәлекле тикшеренүләре тәкъдим ителә ала.

Әлеге олуг исемгә иң могътәбәр шәхесләр генә лаек дип табыла. Тик бу шулаймы соң?Бездә дәгъвачыларны билгеләү алымнары да, билгеләнгән дәгъвачыларны лауреат ясау рәвеше дә заман таләпләренә туры килми шикелле.  Кандидатлар исемлегенең бик соң игълан ителеп, чагыштыруларга вакыт азлык та ялгыш нәтиҗәләргә китерә.Бер ай вакыт эчендә тәкъдим ителүчеләр турында төпле фикер туплау,мәкаләләр язып чыгу,тәнкыйть сүзләрен ирештерү бик авыр хезмәт.Бәлки,бүләк өләшүче жюри дигән төркемгә аның бөтенләй кирәге юктыр,бәлки инде бүләкне кемнәр аласы исемлек чыкканчы ук тәгаенләп куелгандыр.Алары безләргә нәмәгълүм. Менә шуңа күрә,миңа калса, Тукай бүләген бирүче жюри исемлеге иң алдан игълан ителергә тиеш,Һәм ул ел саен яңарып тормаса,кода-кодагыйлык уены фарска әвереләчәк.Шулай ук  намзәтләр сайланганчы Тукай бүләгенә төрле оешмалардан кемнәр тәкъдим ителгәнен дә халык белергә тиеш.Тукай бүләген кемнәр бүлеп утырганын халык нишләп белмәскә тиеш соң әле? Ул бит шул дәүләтнең халкы. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премияләре буенча комиссия җәмәгатьчелек фикеренә дә колак салырга,интернетта кемнәрнең бу бүләккә лаеклырак булуын тикшерү өчен сораштырулар да үткәрергә тиештер.Тик әлегә бу комиссиядә милләт җанлы кешеләр юк ахырысы дигән фикер кала.Югыйсә,күрә торып Европада татар җырлары җырлаган өчен консерватория профессоры, дәүләт дәрәҗәсендәге олугъ титуллар һәм бүләкләр иясе Зилә Сөнгатуллинаны театрдан куарга йөргән ( эш судка барып җитте дип яздылар матбугатта) Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры әһелләрен Тукай бүләгенә тәкъдим итмәсләр иде.

Соңгы сүз.Әгәр мин әдәбият-сәнгать  казанында кайнаган кеше булсам,бәлки тагын да төгәлрәк һәм киңрәк яза алган булыр идем.Авыл укытучысы каланчасыннан  торып,мондый дәрәҗәле бүләк турында язганда кайбер төгәлсезлекләр дә китәргә мөмкин.Төзәтсәгез,үпкәләмәм. Хакыйкать бәхәстә туа.

                         Фәрит Вафин.

 

Tags:

Шәрехләү