Мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Азнакай шәһәре “Кечкенә яшьтәгеләр өчен 1нче “Аист” балалар бакчасының 1 нче категориялы тәрбиячесе Миннегалеева Илмира Җәүдәт кызы. “Нәни татар малае” бәйрәме.( кечкенәләр төркеме) Сайтка яңартып куелды.
Максат: балаларның татар милли ядкарьләр турында күзаллауларын тирәнәйтү, татар милли йолаларына кызыксыну уяту.
Җиһазлау: мультимедия, магнитофон, “ат чабышына” атрибутлар, бүләкләр.
Сүзлек өстендә эш: билбау, түбәтәй, сөлге, камзул, читек.
Эшчәнлек барышы:
1 нче алып баручы . Бүген безнең бакчабызда зур бәйрәм. Безнең бакча малайлары “Мин бит татар малае” дигән бәйгедә көч сынашачаклар. Бәйге булгач, безгә жюри әгъзалары кирәк булачак. Жюри составына түбәндәгеләрне тәкъдим итәм (жюри әгъзалары белән таныштыру).Жюри әгъзалары, үз урыннарыгызга рәхим итегез.
2 нче алып баручы. Әйдәгез, әлеге тырыш, уңган, булдыклы малайларны сәхнәгә чакырыйк. Менә алар: ….
Залга балалар музыка астында кереп басалар.
Беренче бәйге “Танышырга рөхсәт итегез” дип атала. Малайлар бер-бер артлы үзләре белән таныштыралар.
Минем исемем Аяз. Мина 3 яшь. Мин татар малае.
Мин -татар малае.
Туган телемдә сөйләшәм
Татарча матур итеп.
Яратып, сөеп эндәшәм
Әти-әнием диеп.
Минем исемем Адел. Мина 3 яшь. Мин татар малае.
Сезгә дә эндәшәм, дуслар:
Үз телегезне белегез!
Татар малае мин диеп,
Горурланып йөрегез!
Минем исемем Самат. Мина 3 яшь. Мин татар малае.
Безнең бакча малайлары
Килгән бүген бәйгегә.
Татар егетләре алар,
Бирешмәсләр беркемгә.
Минем исемем Римаз.
Әнием дә татар кызы,
Әтием дә татар улы.
Шулай булгач, үземдә дә
Минем татарлык тулы.
(Балалар утыралар)
Музыкаль пауза. “Кызлар биюе”
1 нче алып баручы. Егетләр белән таныштык. Бәйгенең 2 өлеше “Сәләт” дип атала. Татар халкында “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз – диләр. Малайлар үзләренең сәләтләрен күрсәтеп китсеннәр.” Адел җырлый, Аяз шигырь сөйли, Самат белән Римаз бии. Балалар «Күрсәт әле, үскәнем» уенын уйныйлар. Эш кушу
өчен түбәндәге җыр-такмаклар файдаланыла:
– Күрсәт әле, үскәнем, ничек кошлар очалар?
– Менә шулай, менә шулай, шулай кошлар очалар.
– Күрсәт әле, үскәнем, ничек яфрак коела?
– Менә шулай, менә шулай, шулай яфрак коела.
– Күрсәт әле, үскәнем, ничек йөри аюлар?
– Менә шулай, менә шулай, шулай йөри аюлар. – Күрсәт әле, әскәнем, ничек сикерә куяннар?
– Менә шулай, менә шулай, шулай сикерә куяннар
2 нче алып баручы 3 өлеш: “Зирәклек”
Тапкырлыкларын, белемнәрен сыныйбыз.( презентацияләр карау)
– Түгәрәк, башка кияләр. Ул нәрсә? (Түбәтәй).
– Җиңсез, малайлар да, кызлар да күлмәк өстеннән кияләр. Ул нәрсә? (Камзул). – Аны билгә бәйлиләр. Ул нәрсә? Билбау.
– Яңа гына идем итек (ч) өстәгәч булдым (читек).
– Баш – башында чуклар, чигелгән, аның өстенә ипи яисә чәк – чәк куеп зур кунак каршылыйлар. Ул нәрсә? (Сөлге).
– Булдырдыгыз, малайлар.
Музыка астында батыр керә.
– Исәнмесез, кунаклар!
– Исәнмесез, дусларым!
– Менә мин бәйге булганын ишетеп, сезне сынарга дип килдем.
– Кем икән соң бу? Башында түбәтәй, камзулы да бар, әле билендә сөлгесе дә бар (Батыр).
– Әйдә түргә уз, батыр егет.
Батыр.Малайлар, сез җитезләрме?
Йөгерешеп ярышыгыз,
Сез бит булган егетләр.
Елмаегыз, шаярыгыз,
Булырсыз, җиңүчеләр.
Әйдәгез, хәзер егетләребезнең җитезлекләрен карап үтик
4 өлеш: “Җитезлек”
“Ат чабышы” уены
Батыр:
– Булдырдыгыз, егетләр, рәхмәт. Мин сезне тиздән Сабан туена көрәшкә чакырам.
Уйныйк дисәк, гүзәл бакчабыз бар.
Яшик дисәк, матур калабыз бар.
Тотыйк дисәк, изге динебез бар,
Татар дигән асыл телебез бар,
Горурланырлык татар малайларыбыз – булачак егетләребез бар.
Җыр “Яз җитә”.Йомгаклау.
Хәерле көн телим барчагызга,
Кояшлы көн телим гөлләргә,
Сәламәтлек телим һәммәгезгә,
Ә осталык һәм тапкырлык – кызларыбызга , малайларыбызга.
Хөрмәтле дуслар! Бәйгебезне йомгаклау өчен сүзне хөкемдарларга бирәбез.Бүләкләү. Малайларга түбәндәге номинацияләр бирелә.
– Иң тапкыр егет
– Иң сәләтле егет
– Иң тырыш егет
– Иң җитез егет.
![[б]авазы [б] авазы иҗекләрдә, сүзләрдә, җөмләләрдә](https://mugallimplan.ru/wp-content/uploads/2017/03/47473-1-150x150.jpg)









