fbpx
18.08.2016

Яңа ресурс.Туган тел кичәсе.


гайсинаГайсина Фәридә Гәбдләхәт кызы.

               Татар теле тәрбиячесе

Татарстан республикасы Казан шәһәре

Совет районы 290 нчы номерлы балалар  бакчасы.

Тема: “Туган тел кичесе”

Мәктәпкәчә әзерлек төркеме.

Алып баручы: Кадерле кунаклар, бүген без сезнең белән “Туган телем ” дип исемләнгән кичәгә җыелдык. Шушы кичәдә туган телебезгә булган мәхәббәтебезне җыр, бию, шигырь,мәкалләр,табышмаклар,уеннар аша белдерәбез.

1 бала:Бакчабызда бүген бәйрәм,

Бәйрәмнең дә ниндие?!

Барыбыз да көтеп алган

БезнеңТуган тел көне!

Әйе, балалар, без бүген бик зур бәйрәмгә, халыкара туган тел көненә җыелдык. Безнең туган телебез – нинди генә булмасын, татар, рус, чуаш телеме, туган тел –ул һәр милләт өчен бик газиз һәм кадерле.

Җыр”Хәерле көн” [3]

Алып баручы: Ә хәзер туган телебез  турында әкият “Күмәчне кем сөйләшергә

өйрәтер ?”карап итик.Малай.  –Хәерле иртә бабай. Мин укырга, мәктәпкә киттем.

Бабай. -Хәерле иртә улым. Миңа планшетыңны калдыр әле,өйрәнә торам.

Малай.- Мә бабай ал, анда татар телен әйрәтә торган сайтта бар. Мин киттем саубул.(Малай китә)

Бабай.(Бабай планшетта утыра һәм әбине чакыра) –Әби кил монда.

Әби.(Әби керә)-Нәрсә булды? Ник кычкырасың?

 

Бабай.-Монда күмәч пешерергә өйрәткәннәр.Әйдә миңа тәмле күмәч пешереп бир әле.

Әби. –Минем вакытым юк. Ахирәтем белән базарга барасым бар.

Бабай. –Әби пешер инде?

Әби. –Ярар пешерәм, тик син күмәчне мин кайтырга татарча сөйләшергә өйрәт, улым әйтте анда татарча сөйләшергә өйрәтә торган сайт бар диде.

Бабай.- Ярый, хәзер эзлим, мин ул сайтны.

(Әби күмәч пешерергә керешә. Күмәчне мич кырыена куяда,бабайга дәшә.)

Әби. Мин базарга китәм,син күмәчне кара.(Әби телефоннан шалтырата)

  • Ахирәтем, исәнме мин хәзер киләм.(Әби әйберләрен җыеп чыгып китә,бабай планшетта утыра)

(Күмәч мич артыннын төшеп, тәгәрәп китеп бара.Аның каршына татар киемнән киенгән кыз белән малай очрыйлар.)

Малай.– Исәнме күмәч.Син кая барасың?

Күмәч. –  Исәнмесез балалар. Минем татарча сөйләшергә өйрәнәсем килә.

Кыз. –Без балалар бакчасына барабыз, әйдә  безнең белән синдә, анда татарча сөйләшергә өйрәтәләр.

Көй яңгырый. Болар балалар бакчасыны китәләр.

Малай. Менә без килептә җиттек. Исәнмесез балалар, безгә кунакка Күмәч килде, аның татарча сөйләшергә өйрәнәсе килә. Әйдәгез без Күмәчкә үзебезнең һөнәрләребезне күрсәтик.

Алып баручы: Исәнме Күмәч. Син утыр һәм безнең балаларның шигырьләрен тыңла. Без сиңа туган телебез  турында  шигырьләр сөйләп китик:

1.Бала.

–Без татарлар! Шушы исем белән

Җирдә яшәү үзе зур бәхет,

Яшибез без бу җирдә

Бар халыклар белән берләшеп.

  1. Бала.

-Туган җирем –Идел буе

Һәр телнең бар туган теле

Туган җирем кебек назлы

Җырда моңллы татар теле.

3.Бала.

-Татар теле- анам теле

Иң кадерле бабам теле

Буыннардан буыннарга

Күчеп килгән заман теле.

Алып баручы. Әйдәгез Күмәчкә “Ак калач”  уенын уйнап күрсәтик әле. Күмәч син безнең белән уртага бас.[6]

(Балалар,кулга кул тотынып, бер түгәрәк ясап басалар. Берсе уртага чыгып баса. Түгәрәктәге балалар,җырлый-җырлый, калачның ничек пешеүн, җәелүе-кысылуларын кул хәрәкәтләре белән күрсәтәләр.)

Күмәчнең туган көненә

Без пешердек Ак калач;                            түгәрәк буйлап йөриләр

Менә шунлай ул биек,

Менә шулай  тәбәнәк,                              туктап тиешле хәрәкәтләрне ясыйлар

Менә шуның  тарлыгы,

Менә шуның киңлеге,

Ак калач, ак калач,         Кырыйдагы балалар кул чабып торалар,уртадагы бала түгәрәк Теләгеңне сайлап кач!                             Буйлап йөри

 

Күмәч. Мин барыгызны да яратам.

Азалияне күбрәк яратам.

(Ул үз урынына берәүне сайлап чыгара да түгәрәктәгеләргә кушыла. Уен-җыр шулай дәвам итә.)

4.Бала.

Татарча да яхшы бел

Русчада яхшы бел

Икеседә безнең өчен

Иң кирәкле, затлы тел.

5.Бала.

Татарчасы туган тел

Әти, әни, әби, бабай

Мине сөя торган тел.

Алып баручы. Халкыбыз элек–электән җырлар яраткан. Әйдәгез Күмәчкә җырда җырлап алабыз. Җыр.”Күңелле бакчабыз”

Без йөрибез бакчага

Балалар бик күп монда

Уйныйбыз да, җырлыйбызда

Күңелле безгә монда.

Әйе шул, әйе шул,

Күңелле безгә монда.

Алып баручы. Мин сезгә табышмак әйтәм сез җавабын табыгыз.[4]

1.Кайвакыт ул мамык кебек-йомшак

Кайвакыт ул корыч кебек каты

Кайчагында балла,татлы,

Кайчагында әремнәндә эче.(Тел)

Алып баручы. Әйдәгез Күмәч белән бергә “Матур уен”[4]  уенын уйнап алабыз.

Балалар кулга кул тотынышыш, түгәрәк ясап басалар. Бер бала уртага баса.

Син уртада, без кырыйда

Әйләнәбез түгәрәк.                         Балалар түгәрәк буенча җырлап йөриләр,

Уеныбыз булсын матур,

Күңел ачыйк бергәләп.

Таянабыз билләргә                         туктап,түгәрәк уртасына таба борылалар,

Тотынабыз биергә.                        Кулларын билгә куялар,

Тыпыр-тыпыр тыпырдатып     аякларын тыпырдаталар,парлашып әйләнәләр.

Әйләнәбез без бергә

1 Алып баручы: Халкыбыз элек–электән тапкыр, зирәк булган. Тел турында мәкальләр, әйтемнәр уйлап чыгарган. Хәзер без шуларның кайберсен исебезгә төшерик. Мин сезгә  мәкальне башлап җибәрәм, сез дәвам итәрсез.[4]

-Тел күрке – сүз.

-Теле татлының- дусты күп.

-Иң татлы тел – туган тел.  Анам сөйләп торган тел.

– Теле барның- иле бар.

Туган телен кадерләгән халык- кадерле була.

Алып баручы. Әйдәгез Күмәчкә “ Мин кем ” [2] уенын уйнап күрсәтик әле.

Балалар кулга кул тотынышыш, түгәрәк ясап басалар.Бер бала уртага баса, күзләре йомык.

Безнең белән уйна Ләйлә,

Тик уртага чык әле

Күзләреңне йомып кына

Кем җырлавын әйт әле

Ләйлә, Ләйлә мин җырлыйм исемеңне

  • “ Мин кем?”-диеп дәшә 1 бала.Уртадагы бала тавышыннан аны танырга тиеш була.Уен шулай дәвам итә.

Алып баручы. Әйдәгез Күмәч белән бергә “ Кыңгырау ”  уенын уйнап алабыз.

Балалар түгәрәк ясап басалар. Бер бала түгәрәк тышыннан кыңгырау белән йөри.Көй яңгырый балалар түгәрәк буйлап йөриләр. Көй туктагач кыңгыраулы бала кыңгырауны ике бала арасыны куя һәм аркаларына кагыла. Ике бала ике якка чаба. Кем кыңгырауны беренче ала, шул  “Кыңгыраучы була.” Уен шулай дәвам итә.

Шигырь

Бала.Русларда да бар казлар

Татарларда да бар казлар

Рус казлары га-га ди

Татар казлары кыйгак ди.

Алып баручы. Без сезнең белемнәрегезне тикшереп карыйбыз. Без сезгә татарча ягымлы, матур сүзләр әйтәбез, сез руссча тәрҗемәсен әйтегез.(Балаларның җаваплары) .

Уен ”Тәрҗемәчеләр”. Игра: «Переводчики»

Исәнмесез!- Здравствуйте!

Сау булыгыз!- До свидания! (мн. число)

Рәхмәт!- Спасибо!

Хәерле иртә!- Доброе утро!

Хәерле көн!- Добрый день!

Хәерле кич!- Добрый вечер!

Тәмле!- Вкусно!

Матур.- Красиво!

Хәлләрегез ничек?- Как ваши дела?

Әйбәт, яхшы.- Хорошо.

Тыныч йокы!- Спокойной ночи!

Ашларыгыз тәмле булсын!- Приятного аппетита!

Рәхим итегез!- Добро пожаловать!

Зинһар өчен!-Пожалуйста!

Гафу итегез!- Извините!

Алып барычы: Татар телен Такташ сөйде,

Тукай өзелеп мактады.

Урам телем түгеллеген

Насыйрида яклады.

Алып баручы. Әйдәгез Күмәч белән бергә  татар халкының җырлы биюле уены             “ Бүләк ”[2] уенын уйнап алабыз.

(Кызлар һәм малайлар түгәрәккә аралашып басалар. Яшел кульяулыклы кыз уртада, ”Әнисә” көенә җырлап-биеп, кульяулыгын башкаларга күрсәтеп уң якка таба, ә башкалар сул якка әйләнә.)

Кыз.   Кульяулыгым яшел, яшел,

Яшел чирәм төсендә.

Куляулыгым бүләк итәм

Дусларымның төсенә.

(Җыр тәмамланганда, кыз,кульяулыгын бер очыннан гына тотып, үзе ошаткан малай каршына килеп баса һәм бер аякта җиңелчә чүгеп, баш кагып ала. Алар уртада кульяулыкны бергә югары күтәреп әйләнгәндә, башкалар кул чабып тора. Аннары малай белән кыз уртада биеп торалар, башкалар түгәрәк буйлап әйләнеп  җырлыйлар.)

Истәлеккә саклыйк дуслар,

Чиккән кульяулыкларны.

Киләчәк буынга илтик

Гореф-гадәт, йоланы.

(Көйнең икенче яртысы кабатланганда, парлап әйләнәләр )

Әби белән бабай килеп керәләр.

Әби. – Исәнмесез без сине эзләп арып беттек.(Күмәчкә карап эндәшә)

Балалар. Исәнмесез.

Бабай. –Нишлисең син монда?

Күмәч. –Мин монда балалар белән уйнадым, җырладым, табышмаклар, мәкальләр, шигырьләр өйрәндем. Матур итеп татарча сөйләшә беләм.

Алып баручы. Балалар  әйдәгез әби белән бабайга хәзер без сезнең белән татар халык биюен биеп күрсәтәбез.

Татар халык биюе.

Алып баручы. Әйдәгез  балалар әби белән бабайга, Күмәч белән бергә җырда җырлап алабыз.

Бөек  Габдулла Тукаебыз шигыренә язылган “Туган тел” җырын бергәләп җырлап китик.

Җыр “Туган тел” [5]

И туган тел, и матур тел, Әткәм, әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,

Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.

И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең белән синең.

Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.

И  туган тел! Синдә  булган иң элек кыйлган догам:

Ярлыкагыл, дип, үзем һәм әткәм-әнкәмне,ходам.

Әби.-Рәхмәт сезгә балалар Күмәчне сөйләшергә өйрәткәнегез өчен. Сау булыгыз.

Чыгып китәләр.

1 Алып баручы: Йомгаклау.

Аяз булсын күгебез,

Якты кояш көлсен гел

Туганилем, туганҗирем,

Тыныч, иминбулсын гел,

Тыныч, иминбулсын гел.

Туган телемдә нәфислек чишмәсе

Кибәрмени?

Литература:

  1. Сәләхиева Г. Дуслар җыелган җирдә // Мәгариф. – 2003. – №3. – С.41-44.
  2. Зарипова З.М., Исаева Р.С. Үстерешле уеннар: методик кулланма // Казан: Беренче полиграфия компаниясе. – 2013 . – С.27, С.56.
  3. Туган телдә сөйләшәбез. Балалар бакчасында татар телендә тәрбия һәм белем бирү. Методик кулланма өчен аудио- кушымта. / Аудио–проекның җитәкчесе продюсер Рөстәм Сәрвәров  Казань: Компания “Аксу”, 2012. – ауд №4; ауд №38.
  4. Татар халык и иҗаты. Мәкәльләр һәм әйтемнәр. Казань, 1987.
  5. Габдулла Тукай. Шигырьләр, әкиятләр, поэмалар. Казань, Татар.кит. нәшр.,1990 – С.112
  6. Закирова К.В. Уйный-уйный үсәбез. Казан, Татар.кит. нәшр.,2010 – С.114   Күчереп алырга: Туган тел кичәсе

 

 

Шәрехләү