fbpx
06.06.2019

Тукай безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр 6-7 яшьлекләр өчен кичә


Тукай
Мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Азнакай шәһәре “Катнаш төрдәге 9нчы “Салават күпере” балалар бакчасы тәрбиячесе Гарипова Гөлназ Дилшат кызы .Тема: “Тукай безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр”. 6-7 яшьлек балалар өчен Г. Тукай иҗатына багышланган кичә. Сайтка яңартылып куелды.

Максат: Татар халкының бөек шагыйре Г. Тукайның тормышы һәм иҗаты белән таныштыруны дәвам итү. Балаларда аның иҗаты шигырләре, әкиятләре аша туган телгә кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү.
Музыка астында балалар залга кереп утыралар.

Тәрбияче. Хәерле көн, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар! Язның иң матур бер көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда хуш исле бөреләр уянган чакта яраткан шагыйребез Габдулла Тукай туган. 26 нчы апрельдә аның тууына 130 ел була.
Бала. “Туган тел” Габдулла Тукай сүзләре.
И туган тел, и матур тел,
Әткәм-әнкәмнең теле
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы.
Иң элек бу тел белән
Әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе
Әбкәм хикәят сөйләгән.
Бала. Без бит Тукай оныклары,
Туган тел оныклары
Оныкларның үз нәселен
Кирәк бит онытмавы.

“Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты” дигән слайд карау.
Тәрбияче. Тукай балаларны бик яраткан, алар өчен күп шигырьләр, әкиятләр, табышмаклар язган.
Ике бала чыга, берсе маэмай булып киенгән.
“Кызыклы шәкерт” шигырен сөйлиләр.
Бала. -Әйдәле, Акбай! өйрән син.. арт аягың берлә тор;
Аума, аума! туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!
Маэмай. – Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә;
Мин туганга тик ике айлап булыр, йә өч кенә.
Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә;
Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.
Бала. – Ах, юләр маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул;
Картаеп каткач буыннар, эш белү уңайсыз ул!
Күбәләк булып киенгән кыз һәм малай чыгалар. “Бала белән күбәләк” җырын башкаралар.
Малай: Әйт әле, күбәләк,
Сөйләшик бергәләп:
Бу кадәр күп очып,
Армыйсың син ничек?
Ничек соң тормышың?
Ничек көн күрмешең?
Сөйләп бирче тезеп,
Табаламсың ризык?
Кыз (күбәләк): Мин торам кырларда,
Болында, урманда;
Уйныймын, очамын,
Якты көн булганда.
Иркәли һәм сөя
Кяшның яктысы;
Аш буладыр миңа
Чәчәкләр хуш исе.
Тик гомрем бик кыска:
Бары бер көн генә,-
Бул яхшы, рәнҗетмә
Һәм тимә син миңа!
Дүрт бала чыга, Г. Тукайның “Елның дүрт фасылы” дигән табышмакларын сөйлиләр.

1 бала. Боз һәм кар эреде,
Сулар йөгерде,
Егълап елгалар,
Яшьләр түгелде.
Көннәр озая,
Төннәр кыскара.
Бу кайсы вакыт? –
Я, әйтеп кара!
(Калган балалар табышмакның җавабын әйтәләр: – Бу, яз көне була)
2 бала. Ашлыклар үсте,
Башаклар пеште;
Кояш пешерә,
Тиргә төшерә.
Халык ашыга,
Китә басуга,
Урагын ура,-
Бу кайчак була?
(Калган балалар табышмакның җавабын әйтәләр: – Бу, җәй көне була)
3 бала. Кырлар буш кала,
Яңгырлар ява.
Җирләр дымлана,-
Бу кайчак була?
(Калган балалар табышмакның җавабын әйтәләр: – Бу, көз көне була)
4 бала. Һәр җир карланган, Сулар бозланган;
Уйныө җил- буран,
Бу кайчак туган?
(Калган балалар табышмакның җавабын әйтәләр: – Бу, кыш көне була)
Тәрбияче.
Әкиятләрен сөйләп, тыңлап,
Телләребез ачыла.
“Су анасы”, ”Шүрәлеләр”-
Безнең дуслар барсы да.
Ә хәзер сезнең игътибарга “Кәҗә белән сарык” әкиятен тәгъдим итәбез.
(Кәҗә һәм сарык булып киенгән , капчыкларын аскан балалар килеп керә)
Кәҗә, Сарык. Ай-яй, бигрәк авыр бу тормыш.
Сарык. (Бүре башын күреп ала) Кәҗә, сакалбай, бу нәрсә?
Кәҗә. Бүре башы, ләбаса. Әйдә, сарык абзый, син көчлерәк, алып сал бүре башын кирәге чыгар.
Сарык. Син, сакалбай, гайрәтлерәк, син сал.
Кәҗә. (икесе дә шикләнәләр). Әйдә, икебез дә ике колагыннан тотып салабыз (Салалар, юлны дәвам иттерәләр)
Сарык. (ут күрә). Кәҗә, әнә ерак түгел бер ут яна, әйдә шунда барып куныйк, бүреләр дә килмәсләр.
Кәҗә. Ярый, барсак барыйк (Учак янында бүреләр утыра)
Кәҗә. (куркуларын күрсәтмичә) Исәнмесез, дуслар, бүре әфәнделәр.
Бүреләр. (шатланалар) Ит килде, ит килде. Менә ит үз аягы белән килде. Менә ит таптык боткабызга.
Кәҗә. Кайгырмагыз, бездә ит күп. Ул ит белән барыбыз да булыр тук. Ул ит барыбызга да җитәр. Тизрәк сарык китер капчыктагы бүре башын алып.
Сарык. Менә, кәҗә, бүре башы.
Кәҗә. (хәйләгә керешә). Микики, микики, микики, капчыкта бит бүре башы унике. Ах, уңмаган, юләр сарык, надан сарык. Моннан зуррак бүре башын китер табып.
Сарык. Ярый, ярый, хәзер китерәм. (Сала да, шундук алып килә. кәҗәгә) Менә кәҗә иң зурысын китердем.
Кәҗә. Менә монысы ярап торыр.
(Бүреләр куркышып бер-берсенә карашалар)
1 бүре. Ботканың суы беткән, мин су алып килим әле. (Чиләк алып суга китә)
2 бүре. Туктагыз әле, бик озаклады. Мин эзләп кайтыйм.
3 бүре. Һаман юк, һаман юк, һаман юк. Без дә эзләп кайтыйк. Бигрәк озакладылар.
Кәҗә. (Җиңел сулап куялар) Аллага шөкер. Киттеләр бугай. Тынычлап ял итәргә була. (Ботка ашыйлар) Ай-яй боткалары тәмле булган.
Сарык. Ай-яй тәмле ботка.

Йөгереп Су анасы керә.
Су анасы: Качма! Качма! Тукта! Тукта и карак! Ник аласың син аны, ул бит минем алтын тарак!
Тәрбияче. Нәрсә булды, Су анасы? Кем сине рәнҗетте? Кемне ачуланасың?
Су анасы. Ничек ачуланмаска, кемдер минем алтын таракны урлаган. Бәлки ул сезнең арададыр? Синме, бәлки синдер? Бирегез тизрәк. Кайда минем алтын тарак?
Тәрбияче. Су анасы, син безгә үпкәләмә. Андый балалар безнең арада юк. Син аларны башка җирдән эзлә.
Су анасы. Сезнең арада булмавына мин бик шат. Кеше әйберен сорамыйча алырга ярамый.
Тәрбияче. Ә син бәйрәмгә кал, безнең белән уйнарсың, күңел ачарсың.
Су анасы. Рәхмәт, мин уйнарга бик яратам.
Уен “Менә сиңа уң кулым”
Су анасы. Булдырдыгыз, балалар. Ә сез мәкальләр беләсезме? Хәзер мин мәкальне башлыйм, ә сез дәвам итегез.
– Эш беткәч. . . (уйнарга ярый).
– Эше юкның. . (ашы юк).
– Аз сөйлә. . (күп эшлә).
– Кем эшләми. . (шул ашамый).
– Калган эшкә. . (кар ява).
Су анасы. Рәхмәт, балалар, бик күп беләсез.
Шүрәле:(керә). Кысты, кысты бармагымны Былтыр кысты. Ай, авырта бармагым. Нишлим? Бик авырта. Мин яхшы булырга, начарлык эшләмәскә сүз бирәм.
Тәрбияче. Балалар, нишлик? Ярдәм итәбезме Шүрәлегә?
Балалар. Әйе, ул яхшы булырга сүз бирде. (Балалар шүрәленең бармагын бүрәнә ярыгыннан алалар)
Шүрәле. Рәхмәт, балалар, миңа ярдәм иттегез. Әйдәгез бергәләп уйнап алабыз.
Уен “Миңлебай”
Без йөрибез әйләнеп,
Син уртада, Миңлебай,
Син нишләсәң, ни кылансаң,
Без кыланырбыз шулай.
Бер болай, бер болай,
Йә, кыланагыз шулай.
Бер болай, бер болай,
Моны эшләү бик уңай.
Тәрбияче. Балалар, Су анасы белән Шүрәле уйнарга бик яраталар икән. Әйдәгез, бер биетеп тә алыйк әле үзләрен.
Су анасы белән Шүрәле бии.
Су анасы. Рәхмәт, балалар. Миңа сезнең белән бик рәхәт булды. Сау булыгыз, балалар. Җәй көне су буена ял итәргә, коенырга, балык тотарга килегез.
Шүрәле. Балалар, сез миңа күпме шатлык-куаныч, дуслык хисләре бүләк иттегез. Рәхмәт сезгә. Тукай шигырләрен, әкиятләрен укып, яраткан җырларын җырлап, тормыш сабагы алып, акыллы, зирәк булып үсегез. Туган телебезгә Тукай кебек тугры булып үсегез. Сау булыгыз.(Су анасы һәм Шүрәле китәләр).
Кичә “Туган тел” җыры белән тәмамлана.

Шәрехләү