fbpx
18.10.2021

Тукай әсәрләренә нигезләнеп туган як табигатен өйрәнү


туган як
ТР Мөслим районы “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Түбән Табын мәктәп-интернаты” дәүләт бюджет гомуми белем бирү учреждениесе укытучы-дефектологы Рәхмәтуллина Алсу Расыйх кызы. Тема: Тукай әсәрләренә нигезләнеп туган як табигатен  өйрәнү (2 нче сыйныфта әдәби уку дәресе).

Максат: 

1.Чагыштыру элементлары аша  Тукай әсәрләренә нигезләнеп ,туган якның табигатен  өйрәнүне дәвам итү.

2.Сөйләм телләрен баету, фикерләү сәләтләрен үстерү, сәнгатьле уку күнекмәләрен формалаштыру.

3.Тукай иҗатына, туган якның табигатенә мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһаз: слайдлар, Тукай китаплары, проектор, интерактив такта.

1.Оештыру моменты

Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген!

Нәрсәдән бу?- Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

  • Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, ә нинди бәйрәм турында сүз бара?
  • Мин килешәм сезнең белән, чыннан да 26 нчы апрель бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көне иде.

2.Мотивлаштыру

  • Укучылар, мин сезгә алдан өстәмә Тукай әсәрләрен өйрәнеп, укып килергә кушкан идем. Кайсы әсәрләрен укып өйрәнеп килдегез, нинди яңалыклар алып килдегез?
  • Сез бүгенге дәресне кызыклы итеп үткәрәсегез киләме? (…)
  • Бүгенге дәресебез бераз үзгәрәк булыр. Чөнки сез Габдулла Тукай әсәрләрен үзегез өйдә укыдыгыз һәм хәзер дәрестә шулар буенча бергәләп эшләрбез.
  • Ә дәрескә нинди максат куяр идегез? (…)
  1. Төп өлеш.
  • Мин сезгә бүген дәрестә бераз эзләнү эшен тәкъдим итәр идем. Сез  Тукайның туган авыл,туган як
    аның табигате турында язылган  нинди  әсәрләрен беләсез? (…)
  • “Шүрәле” әкиятендә кайсы авыл табигате тасвирлана?(…)

Ә хәзер парларда эшләп алырбыз. Сезнең алда бирем: таблицага  Кырлай һәм Мөслим авылы табигатен чагыштырып язарга.

  • Әйдәгез әле, эшләгән эшләрегез буенча фикерләрне тыңлап үтик.(…)

 

–         Казан арты, Арча районы –         Мөслим төбәге
–         Һәр ягы урман–         ?
–         Яшел болыннар хәтфәдәй юрган–         ?
–         Кечкенә авыл–         ?
–         Эчкән суы кечкенә, инеш кенә–         ?
–         Җил дә вакытында исә, яңгыр да вакытында ява–         ?
–         Урманнарында төз наратлар–         ?
–         Кып-кызыл җиләкләр–         ?

Тукайча Кырлай авылының һәр ягы урман, ә бездә? (Тип-тигез болыннар, әрәмә)

Яшел болыннар хәтфәдәй юрган- шулай ук

Кечкенә авыл- Мөслим зур авыл

Инеш- бормаланып Ык елгасы ага

Һава торышы Тукайча, әмма Татарстан буенча иң кызу җәйләр, иң салкын кыш айлары бездә

Төз наратлар- катнаш урман(төрле агачлар)

Кып- кызыл җиләкләр- кура җиләк, бөрлегән, гөмбә

  • Бик дөрес, афәрин! Сез Г.Тукайның табигать, туган як турында тагын  нинди шигырьләрен беләсез? (Җир йокысы, Бу кайсы вакыт)
  • Сез ничек уйлыйсыз, җир йоклыймы? Кар астында тормыш барамы?(…)
  • Әйдәгез хәзер “Җир йокысы” шигырен тыңлап үтик.

Кырга ак кардан

Юрган ябылган;

Җир язга чаклы

Йокыга талган.

Ул тормас, йоклар,

Кышлар үтмичә,—

Кыйбладан кошлар

Кайтып җитмичә.

Җир йоклый тыныч,

Күреп тәмле төш.

Уяныр әле,

Тукта, үтсен кыш!

  • Сез ел фасылларын яратасыз, беләм. Ә тәүлекнең бигрәк тә кайсы вакытын яратасыз, кайсы чагы иң матуры? Ә нәрсә ул тәүлек?

(слайдта аңлатмалы сүзлектән тәүлек сүзе чыга)

Кояш чыга, көн үтә, кояш бата, төн җитә.Һәр яңа көн әнә шулай үтә.

  • Әйе, безнең төбәктә дә һәр көн дөнья җанлана, ягъни табигать уяна, чәчәкләр дә ачыла, болыннарда күбәләкләр оча, кешеләр эшкә ашыга. Карагыз әле балалар, үзебезнең болыннан нәкъ Тукайдагыча  бала белән күбәләк килгән бит.

Әйт әле, Күбәләк,

Сөйләшик бергәләп:

Бу кадәр куп очып

Армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың?

Ничек көн күрмешең?

Сөйләп бирче тезеп,

Табаламсың ризык?

 

Күбәләк:

Мин торам кырларда,

Болында, урманда;

Уйныймын, очамын

Якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы;

Аш буладыр миңа

Чәчәкләр хуш исе.

Тик гомрем бик кыска:

Бары бер көн генә,—

Бул яхшы, рәнҗетмә

Һәм тимә син миңа!

  • Балалар, сезнең болында уйнаганыгыз бармы? Болында сез үзегезне ничек тоясыз? Шул болындагы матурлыкны ничек күрсәтергә була?(Ясап, сөйләп)
  • Ә нәрсәләр белән ясарга ясарга була? (краска, карандаш, фломастер, компьютер)
  • Ә нинди сүзләр белән?(матур, иркен, хуш исле, чәчәкле, киң)

4.Йомгаклау

  • Укучылар, сез ничек уйлыйсыз без бүген дәрестә ни өчен Тукай әсәрләренә нигезләнеп эшләдек? Ә ни өчен? Тормышта безгә Тукай әсәрләре кирәкме? Ни өчен?
  • Чыннан да, Тукай моннан күп еллар элек яшәп иҗат итсә дә, ул һәрвакытта безнең белән, татар халкының бөек улы, шагыйре.

Дәрестә эшләвегезгә карап, сез үзегезне ничек бәяләр идегез?  Үзегезнең күбәләкләрегез белән болынны бизик әле. (болынга күбәләкләр ябыштыралар)

Дәресне  йомгаклап  бергә “Туган тел” җырын башкарырбыз. Алдагы дәресләрдә Тукай әсәрләрен өйрәнүне дәвам итәрбез.

Күчереп алу өчен файл:https://cloud.mail.ru/public/AK2G/mtguQF4p4 

Шәрехләү