Әгерҗе муниципаль районы муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе Әгерҗе шәһәре 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең туган тел һәм әдәбият укытучысы Ногманова Миләүшә Сәлим кызы. ФДББС шартларында укучыларның эзләнү һәм проект эшчәнлеген оештыру.
Федераль Дәүләт белем бирү стандартларының төп юнәлеше – укучыларның, индивидуаль, яшь, психологик һәм физиологик үзенчәлекләрен исәпкә алып, шәхеснең яңа сыйфат үсешенә ирешү.Укыту-тәрбиянең бүгенге көндәге уңышы укытучының бу процессны сыйфатлы башкаруында, укучыларның танып-белү процессы белән кызыксындыра алуында, иҗади уйларга, мөстәкыйль фикер йөртә алырга өйрәнүендә, рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләвенә бәйле. Шуларның барысын да исәпкә алып мин татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә түбәндәге тема өстендә эшләргә булдым: ФДББС шартларында укучыларның уку-эзләнү һәм проект эшчәнлеген оештыру
Бүгенге көндә проект сүзе бик популяр. Телеведение, интернет челтәрләрендә, газета-журналларда да проект сүзен еш ишетәбез. Нинди генә проектлар юк? “Телевизион проект”, “Җыр проекты”, “Бию проектлары”, “Ана теле проекты”, “Интернет-проектлар”һ.б.
Проект сүзе нәрсәне аңлата ?
Проект–ул әле булмаган нәрсәне (мисал өчен, яңа бинаны, программаны) барлыкка китерүгә юнәлтелгән һәм аның тормышка ашу процессын күзаллаган бер идея, уй-теләк. Шуның өчен дә проект алдына куелган максат төзү, барлыкка китерү, булдыру, иҗат итү, ирешү һ.б. кебек фигыльләр ярдәмендә формалаштырыла. Шулай итеп, проект – ул: нинди дә булса механизмның яки корылманың планы; 2) нинди дә булса документның алдан әзерләнгән тексты;3) теләгеңне тормышка ашыру планы.
«Проект» – фарсы теленнән алга атлаучы, алдан баручы дигәнне аңлата. Проект методын куллану – ул алган белем һәм күнекмәләрне системалаштыру, «белү һәм белмәү» зонасында мөстәкыйль эшчәнлек кору, фәннәр арасында бәйләнеш табу, дулкынлардырган проблеманы билгеләү, чишү юлларын табу, эш нәтиҗәсен тәкъдим итә алу.
Проект методының асылы: укучылар укытучы җитәкчелегендә эзлекле рәвештә проектлар эшлиләр, проект өстендә эшләгәндә өстәмә информация туплыйлар һәм һәр этапка рефлекция ясыйлар.
Укучы өчен проект нәрсә ул?
- иҗади мөмкинлекләрен ачу;
- төркемдә эшләү күнекмәләре булдыру;
- үзе сайлаган кызыклы проблеманы (теманы)ачу өстендә эшләү ;
- үзенең эшен (хезмәтен) презентацияләү.
Проект эшчәнлегенең тарихына күз салсак, проект эшчәнлеге – яңа методлардан саналмый. 1905 нче елда Россиядә С.Т.Шацкий хезмәткәрләре белән проект эшчәнлегенең беренче элементларын укыту тәҗрибәседә куллана башлый.Соңрак бу метод Россиядә тыела. Ә 1920 нче елда ул Америка Кушма Штатларында килеп чыга һәм аны проблемалы укыту дип атыйлар. 90 елларда кире әйләнеп кайткан бу эшчәнлек “21 нче гасыр технологиясе” дигән исем ала.
Проект эшчәнлеге турында сөйләгәндә түбәндәге юлларны куллансак урынлы булыр: “Сөйлә миңа – мин онытырмын, күрсәт – истә калдырырмын, кызыксындыр – өйрәнермен”.Проект эшчәнлеге – ул ниндидер идея, фикер өстендә, җентекле планлаштырып, эзлекле эшләү һәм эш азагында күзгә күренерлек нәтиҗә чыгару, билгеле бер тема буеча информация җыю.
Эшчәнлекнең бурычлары :телне өйрәнүгә теләк уяту;укучының танып белү активлыгын үстерү;иҗади мөмкинлекләрен камилләштерү;фән буенча белемнәрен тирәнәйтү. Проект эшчәнлеге нигә кирәк соң? Проект эшчәнлегенең уңай яклары :укучыларның дөньяны танып белү мөмкинлекләрен, акыл эшчәнлеген үстерә.Проект эшчәнлеге вакытында укытучы һәм укучы арасында ирекле аралашу бара. Бу эшне татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә, шулай ук дәрестән тыш вакытта да оештырырга уңайлы. Проект эшен ничек оештырырга? Проект эшенең этаплары: Әзерлек этабы яки кереш;теманы сайлау, максатын бурычларын билгеләү, төркемнәргә бүлү, катнашучыларны билгеләү.
Проект эшчәнлеген оештыруда эшне планлаштыру этаплары:
1.Проектның темасын, структурасын, эчтәлеген сайлау.
- Проблеманы ачу өчен сораулар уйлау.( Без моны ничек эшлибез? дигән сораудан түгел, ә Ни өчен эшлибез? Нинди проблеманы хәл итү максатыннан эшлибез? дигән сорауларга җавап эзләүдән башлана.)
3.Тиешле мәгълүматны табу юлларын ачыклау. Катнашучыларның вазифаларын билгеләү.( ата-ана эшчәнлеге ,бала эшчәнлеге,укытучы эшчәнлеге)
4.Проект туплау.( мәгълүмат җыю, проблеманы тикшерү, ачу, аны чишүдә дөрес варианты сайлау, эшне бизәү).
- Проектны тәкъдим итү, яклау формаларын уйлау.Төрле формада эшләргә була. Мәсәлән-сәяхәт,реклама,рольле уен, мини-спектакль, телевизион тапшыру, күргәзмә, зал белән уен, интервью, әдәби персонажлар диалогы.
- Проектны бәяләү.Урыннар билгеләп, ярышка әйләндерү киңәш ителми.
- Проектның перспективасын билгеләү. Балалар үз эшләренең кирәклегенә төшенсеннәр һәм аның башка кешеләргә шатлык, рәхәтлек китерүен күрсеннәр.
Эш барышында проект эшчәнлеген куллануның уңай яклары :
- Тел һәм әдәбият буенча теоретик материал белән таныша;
2.Укучы белем ала, эш төрләре, кагыйдәләр белән таныша;
3.Кызыксынучанлыкны арттыра;
4.Мәгълүмат һәр дәрестә укучының күз алдында була, кирәк вакытта ул аңа мөрәҗәгать итә ала. Бу исә материалның хәтта йомшак укучылар тарафыннан да үзләштерелүен тәэмин итә.
Проект төрләре. Урта сыйныф укучылары арасында кызыксынуларына нигезләнеп, төрле типтагы проектлар эшләнергә мөмкин:Тикшеренү.Иҗади.Уен.Мәгьлүмати .
Тикшеренү проекты: хәзерге заманда актуаль булган тема алына;проблемасы күрсәтелә;тикшерү объекты билгеләнә;тикшеренү ысуллары күрсәтелә;нәтиҗә чыгарыла.Узган уку елында 6 нчы сыйныф укучылары белән” Туган ягым чишмәләре” ,
“Шәде елгасының экологик торышы” исемле эзләнү эшләре үткәрдек.Бу проектларның максатлары: Җирлектәге чишмәләрне, елгаларны өйрәнү һәм барлау;Чишмәләрнең һәм Шәде елгасының санитар торышын тикшерү;Чишмәләргә, сулыкларга сакчыл караш тәрбияләү.
Тикшеренү нәтиҗәләре: Безнең тикшеренүләрдән, өйрәнүләрдән күренгәнчә, җирлегебездәге чишмәләрнең санитар торышы бик үк начар түгеллеге ачыкланды,халык чишмә суыннан файдалана. Шәде елгасының тирә – ягы санитар яктан яктан чиста түгеллеге ачыкланды һәм тирә- ягыбызның, табигатьнең чисталыгы, экологик торышы безнең кулыбызда булуына басым ясалды. Укучыларым мәктәп күләмендәге ФГК чыгыш ясадылар һәм презентация белән эшләрен якладылар.
- Иҗади проектлар. Бу типтагы проектларның төгәл структурасы юк. Эшнең төренә билгеләнгән тәлапләр буенча эшләнә. Моңа газета, буклетлар чыгару, презентацияләр сценарияләр язу керә . Мәсәлән, 3 нче сыйныфта укучы рус телле укучылар белән “ Маша һәм Аю” әкиятен татарчалаштырып сценарий төзедек , сыйныф алдында сәхнәләштерергә әзерләнәбез ,” Зирәкләр һәм тапкырлар” интеллектуаль уены өчен укучылар белән күңелле презентация ясадык. Төрле темаларга рәсемнәр, “Минем гаиләм исемле” коллаж ясадык. Шул ук сыйныфта “ Сәламәт булыгыз” бүлегендәге темаларны өйрәнү барышында йомгаклау дәресенә бер төркемгә мәкальләр туплап килергә, икенчесенә – шигырьләр җыю эше , өченчесенә- рәсем ясарга , дүртенчесенә- билгеле темага чыгышлар әзерләргә билгеләнде.
Теманы йомгаклап, “ Иң зур байлык- сәламәтлек” темасына минипроект дәресе уздырдык.Укучылар табышмаклар әйтештеләр, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр, спортның сәламәтлеккә файдасы хакында сөйләделәр, үзләренең яраткан спорт төренә карата ясалган рәсемнәрен якладылар; ошаган спортсменнары ( кумирлары) белән таныштырдылар. Тулырак…