Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль белем бирү учреждениесе “Актүбә 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең татар теле укытучылары Закирова Эльмира Сөлләмовна, Хаҗиева Рәмзия Дамировна. “Игелекнең чиге юк” (проект эше)
Кереш
Без Азнакай районы Актүбә бистәсендә яшибез. Туган ягыбызны, туган бистәбезне бик яратабыз. Безне туган якка кагылышлы барлык нәрсәләр дә кызыксындыра. Ноябрь аенда без яңа проект өстендә эшли башладык. Бу проектны эшли башлауга мотив Аяз Гыйләҗевнең “ Җомга көн кич белән” әсәрен укыганнан соң туды. Әсәрнең төп герое Бибинур язмышы безне тетрәндерде, ә кылган игелекләре сокландырды. Безнең алда янәдән сораулар туды. Ә хәзерге вакытта Актүбәдә ятим балаларны алып үстерүче гаиләләр бармы? Бу гаиләләрдә балалар бәхетле яшиләрме икән? Без күп балалар алып үстергән Шәйдуллиннар гаиләсе тормышы белән кызыксындык һәм проект эшенә алындык. Проектның проблемасы – Актүбәдә ятим һәм караучысыз калган балаларны гаиләгә алып тәрбияләүчеләрнең тәҗрибәсен ачыклау. Проектыбызның исеме “Игелекнең чиге юк” дип атала.
Без сайлаган “Игелекнең чиге юк” дигән тема бик актуаль дип саныйбыз. Игелеклекнең чиге юк. Ятим балаларга гаилә бәхете бирүне, терәк булуны, аларны яратуны бернинди бизмәндә дә үлчәп булмый.
Үзебезнең алдыбызга түбәндәге максатны куйдык:
- Тәрбиягә бала алучы үрнәк гаилә тормышы белән танышу.
- Гаилә – иң ышанычлы сыеныр урыныбыз икәненә этәргеч ясау.
Төп максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды:
- Әлфия Николай кызының гаиләсе турында туплаган материалларны билгеле бер тәртипкә китереп, эзлекле рәвештә аның тормыш тәҗрибәсен яктырту.
- Гаиләләрдә татулык, миһербанлылык, олыны – олы, кечене – кече итә белү, игътибарлылык, шәфкатьлелек сыйфатларын тәрбияләү.
- Гаиләдә ятим балаларны тәрбияләү тәҗрибәсен мәгълүмат чараларында яктырту, презентация эшләү.
Эзләнү объекты: ятим балаларга гаилә җылысы биргән Шәйдуллиннар гаиләсе.
Эзләнү предметы: Шәйдуллинар гаиләсенең игелеклеге.
Гипотеза: Шәйдуллиннар гаиләсендә үскән ятим балаларга да игелек орлыклары салыныр дип уйлыйбыз.
Тикшеренү методлары:
– эзләнү;
– анализ ясау;
– гомумиләштерү.
Көтелгән нәтиҗә: игелекнең чиге юк
Төп өлеш. Игелекнең чиге юк
- А. Гыйләҗевның “Җомга көн кич белән” әсәрендә Бибинурның игелеклелеге
Әхлак тәрбиясе – бүгенге тормышта иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Ул кешеләрнең бер-берсенә мөнәсәбәтендә, ата-анасына, туганнарына, күршеләренә, хезмәттәшләренә һәм башкаларга булган мөнәсәбәтендә чагыла һәм безгә борын-борыннан, әби-бабаларыбыздан мирас булып калган. Әхлак мәсьәләсен күтәргән әсәрләр әдәбиятта очрап тора. Шундый әсәрләрнең берсе – Аяз Гыйләҗевнең “ Җомга көн кич белән” әсәре. Әсәрдә Бибинурның язмышы бирелгән. Ул ятим калган балаларны үз балалары кебек тәрбияли. Бибинур һәрвакыт яхшылык кына эшли.
Әсәрнең төп темасы – игелек, шәфкатьлелек. Бибинур өчен бәхет ул – игелек , яхшылык кылу. Бибинур ул – шәфкать анасы – башкача яшәүне күз алдына да китерми. Ярдәм итүне ул кемгәдер яхшылык эшләү дип тә уйламый. Шәфкатьлелек – Бибинур әбинең гадәти яшәү рәвеше. Шуңа күрә танышына да, таныш булмаган кешеләргә дә, дошманнарына да ярдәм итәргә генә тора. Шул максатында яшьлеген дә, мәхәббәтен дә, гомерен дә кызганмый. Бибинур кебек кешеләр тормышыбызны матурлыйлар, мәхәббәтнең олылыгын раслыйлар; шәфкатьлелек, игелек үрнәге булып торалар.
- Язмыш сынаулары
Язучы Ф. Бәйрәмова сүзләре белән әйтсәк: “ Бу дөньяда адашмыйча – саташмыйча, ялгыш юлларга кереп китмичә, кадерсезлекләргә төшмичә, санап кына бирелгән шушы гомерне ничек мәгънәле, файдалы, бәхетле итеп уздырырга?” Бу сүзләр Актүбәдә гомер итүче Әлфия апа Шәйдуллинага туры киләдер дип уйлыйбыз. Язмыш бик иртә сыный башлый аны. Әлфия апа тумышы белән Азнакай районы Чалпы авылыннан. 1958 нче елның 10 нчы ноябрендә дөньяга килә. Дүртенче баласын тапканда әнисе үлә. Кечкенә Әлфиягә ул вакытта 3 яшь була. Аларны Омск шәһәрендәге балалар йортына урнаштыралар. Сигез ел аңа кимсетүләргә, кыйналуларга түзеп яшәргә туры килә. Әлфия апага унбер яшь тулгач, аны Чалпы авылындагы әбисе янына кайтаралар. “ Бик ярлы яшәдек. Авыр булды тормышыбыз. Мунчага чакыручы да юк иде ”, – дип искә ала ул чорларны. Шулай ул әбисе тәрбиясендә үсә. Ул вакытларны Әлфия апа сагынып искә төшерә. Соңыннан ул әбисен 102 яшькә кадәр тәрбияли, 10 ел әбисе урын өстендә була . “ Ятим еласа, җир-күк елар ”, ди халык. Елаган чаклары күп булгандыр. Ул хәзер генә “Тормышым көчле!”-дип әйтергә ярата.
Ә ул чакларны искә төшерсәң… 18 яшь тулуга кияүгә чыга. Китап -ханәчеләр әзерли торган техникумны, аннан Алабуга педагогия институтын тәмамлый. Укуын тәмамлагач, Әлфия апаны Чубар-Абдул авылына эшкә җибәрәләр. Беренче баласы тугач та үлә. Ата-ана өчен бала – иң кадерле җан иясе. Әлфия апа тормыш авырлыкларына бирешмичә яшәр өчен тырыша. Икенче баласын, Фәридә исемле кызын, сыер сауганда дөньяга китерә. Төпчек улы Азнакайда яшәгәндә туа. Ул вакытта гаилә Зифа исемле киң күңелле, мәрхәмәтле апада яши. Эштән курыкмый Әлфия апа, 25 сутый бәрәңгене дә утый, эшенә дә йөгерә. Ана сабыйларына бар назын бирә, балаларын аякка бастыруга бар көчен куя. Кызы Фәридә бүгенге көндә гаиләсе белән бистәбездә яши. Тормыш иптәше белән кызлары Гүзәл, уллары Артурны үстерәләр. Улы Илнур хәзерге вакытта Себердә эшли. Әлфия апа күп еллар Актүбә коррекцион мәктәбендә балаларга татар теле укыта. Хезмәтендәге унышлары өчен хөкүмәт бүләкләренә лаек.
- Гаилә-тормышыбызның нигезе, дәүләтнең көзгесе
Гаилә – ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Көнозын дөнья куып арган адәм баласы гаилә ышыгында аз гына булса да ял итә, рухи көч җыя, күңел җәрәхәтләрен дәвалый. Тату гаилә – бәхетле гаилә, – ди халкыбыз. Нәрсә соң ул гаилә? Бер социолог аны “ җанга шифалы ял” дигән, ә икенчесе “психологик сыену урыны” дип атаган. Әйе, кешенең иң зур бәхете – аның гаиләсе. Гаилә – тормышыбызның нигезе, дәүләтнең киләчәге. Матур гаилә корып, бер – береңне хөрмәтләп, бер – береңә ярдәмләшеп яшәү – һәрберебезнең изге бурычы. Һәр җәмгыятьнең нигезен гаилә тәшкил итә. Гаиләләр тату һәм нык булса, җәмгыятебез дә нык булыр.
Атаклы мәгърифәтче, галим Риза Фәхреддин үзенең хезмәтләрендә: “Һәр җәмгыятьнең яисә милләтнең иң кечкенә кисәге – гаиләдер. Гаиләнең нигезе ата – ана белән төзелә”, – ди һәм шунда ук ата-ананың балаларга булган вазифаларын да санап китә. Бу– баланы сәламәт итеп үстерү, яхшы тәрбия бирү, дине вә милләте өчен файдалы итү. Ә балалар үз чиратында ата-ананың яхшылыкларын, үзен тәрбияләүгә куйган хезмәтләрен камил кылып кайтарырга, көченнән килгәнчә аларга чын күңелдән хезмәт итәргә һәм хөрмәт күрсәтергә тиеш.
Алтын Урда чоры шагыйре Котбның сүзләренә игътибар итсәк, аларның дөреслегенә инанасың. “Кеше – галәмнең олы заты, ул үзен түбәнлеккә төшерергә тиеш түгел: дөньяга килгән икән, гыйлем-һөнәр тупларга, холкын тәрбияләргә, игелекле балалар үстерергә, сөяргә һәм сөелергә бурычлы. Бары шул вакытта гына кеше, гәрчә бу дөньядан китеп туфрак булса да, буыннар хәтеренә игелекле исем белән кереп кала”, –- дигән ул.
Иминлекнең, кадер-хөрмәтнең ачкычы кем кулында? Бозыклыкның , явызлыкның, гаделсезлекнең сәбәпләре нәрсәдә? Дөрес, тәртипле итеп яшәр өчен кемнәрдән, нәрсәдән өйрәнергә соң? Безнең бүген шушы сорауларга җавап табасыбыз килә.
Бүгенге намуссызлык, гаделсезлек, әхлаксызлык колач җәйгән тормышта әле ак кәгазь кебек керсез, пакъ, бар нәрсәгә дә ышанучан бала күңеленә ата- бабаларыбыздан килгән әдәп, әхлак кагыйдәләре белән бергә, мәгърифәтче, галим Риза Фәхреддин нәсыйхәтләрен дә салырга кирәк. “Балачакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас”, – дигән фикерен тормышка ашыруда бар көчне кызганмый шөгыльләнсәк, җир йөзендә ялганлау, икейөзлелек, куркаклык, ялагайлык, хыянәт, үтереш, ятим калган балалар кебек күренешләр булыр идеме?
Кызганычка каршы, хәзерге тыныч вакытта да, ятим балалар саны кимеми. Тәрбиягә ятим бала алучы гаиләләр шактый. Дөрес, хәзер инде моның белән берәүне дә шаккаттырып булмый. Соңгы өч елда республикада дүрт балалар йорты ябылган. Яшерен–батырын түгел, булачак ата–аналарның күбесе сау-сәламәт бала алырга тели. Элегрәк кеше баласын үзенә алучыларны эт итеп сүгүчеләр дә, “акчага гына кызыгып алган икән” дип сөйләүчеләр дә булды .
- Тәрбиягә алган баларның тормыш юллары
Тулырак…