«Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Саба мәктәп-интернаты» дәүләт бюджет гомуми белем бирү учреждениясенең I категорияле укытучы-дефектологы Сабирова Нурия Корбангали кызы.Тема: Мәктәптә сыйныф коллективын туплау.
Сыйныф – ул мәктәптә бер яшь аралыгындагы балаларны берләштергән укучылар коллективы. «Коллектив» сүзе, билгеле булганча, латин теленнән алынган -туплый, туплана дигән мәгънәне белдерә. Сыйныф коллективын туплау – сыйныф җитәкчесенең төп максаты. (2 слайд)
Сыйныф коллективын туплау гаять катлаулы һәм озак эшләнә торган эш,педагогтан сабырлык кына түгел,артист булуны ,төрле ситуацияләр уйлап чыгаруны да таләп итә.
Сыйныф коллективын А.С. Макаренко, В.А.Сухомлинский,В.В. Воронкова кебек күренекле- педагог галимнәр өйрәнгән. (3-5 слайд)
Сәламәтлекләре чикле булганлыктан, безнең мәктәп укучылары үзләренең тотышларын,тәртипләрен һәрвакыт контрольдә тота алмыйлар.Шуңа күрә аларда җаваплылык хисләре , эшләгән эшләре өчен җаваплылык юк дәрәҗәсендә.Укытучы,тәрбияче алдында гаять катлаулы проблемалар тора.
IV сыйныф җитәкчесе булу бер яктан уйласаң җиңел,чөнки инде 1 сыйныфта укымыйлар, алар зурлар. Икенче яктан караганда авыр – уку елы башында яңа укучылар өстәлүе сыйныф коллективын туплауда ,алар белән эшләүдә авырлыклар тудыра
Балаларны мәктәп – интернатта бер коллектив итеп туплау бик зур әһәмияткә ия. Чөнки алар класс коллективында әдәп- әхлак нормалары , җәмгыятьтәге үз урыны , мөстәкыйльлек кебек сыйфатларны практик рәвештә алалар.
Коллективта бердәм эшләнгән һәр чара, эш формасы укучылар шәхесен үстерүгә ярдәм итә. Ул иптәшләре белән аралаша,үзенең алар белән тигез хокуклы икәнен белә , аны хөрмәт итүләрен күрә, балада ышаныч туа,үзен күрсәтергә омтыла.
Сыйныф коллективын формалаштыруның катлаулылыгы шунда – укучыларның акыл үсеше төрле дәрәҗәдә булуы. Бу эштә төрле авырлыклар килеп чыгарга мөмкин (6 слайд)
- Аралашу мөмкинлегенең булмавы; (укучы сөйләшми)
- Үзенең кызыксынуларын сыйныф коллективының эшчәнлеге белән бергә алып бара алмауда;
- Аз активлык, мөстәкыйльлек;
- Тирәлектә мөстәкыйль рәвештә ориентлаша алмау.
Бу авырлыклар гаиләдә формалашкан була. Бер –берсенең хәлен аңлаучы укучылар коллектив эчендә барлыкка килә. Аларны вакытында күреп , тиешле юнәлеш бирү педагогның төп бурычларының берсе булып тора.
Безнең мәктәп шартларында класс коллективын форалаштыруның төп факторы булып укыту –хезмәт эшчәнлеген дөрес оештыру тора. Мәктәптә уку чорында коллектив игътибар үзәгендә тора .Һәр бала уку эшчәнлегендәге уңыш-лары – уңышсызлыклары турында өлкәннәрнең , иптәшләренең фикерләрен ишетә. Ул сөенергә , оялырга мөмкин. Күп очракта педагогның һәр ситуацияне контрольдә тотуы сыйныфташлары белән укучы арасында конфликтларны булдырмый калырга ярдәм итә.Укучылар коллективы белән идарә итүдә гуманлылык принцибы булырга тиеш.
Контрольне оптимильләштерү буенча киңәшләр
- Балалар кабул итәрлек нәрсәне генә алырга кирәк.
- Ике яклы аралашу булсын.
- Эшчәнлекнең эшли алырдаен гына алыгыз.
- Хезмәтне, тәртипне бәяләү, мактау.(7 слайд)
Тәртип белән идарә итүгә киңәшләр.
Укытучы кайгыртучан булырга, шуны эш-гамәле белән күрсәтергә тиеш.
Ул түбәндәгеләрне үтәргә бурычлы:
- Укучы шәхесен кимсетми, аерым бер укучыны гына мактамый, яки артык ачуланмый.
- Балаларга хөрмәт һәм мәхәббәт белән карый:
- Сыйныфта яхшы мөнәсәбәт булдыра
- Укучы фикерен катгый рәвештә кире какмый, аны хаталары өчен ачуланмый
- Укучыларның кызыксынулары, фикерләре белән исәпләшә
- Үзен тәртипле тота, әхлак тәрбиясен бирүдә дөрес юнәлеш бирә.
- Сыйныфта килеп туган эхлак проблемаларын уртага салып сөйләшү.
- Балаларга кешегә кушамат тагарга, ялганларга, кимсетергә ярамаганлыгын тормышчан мисаллар белән аңлата (үзе бервакытта да ялганламый)
- һәр укучы белән индивидуаль якын килеп сөйләшә.
Коллективта иң гади оештыру мөмкинлеге булып – бер-берсенә ярдәм итәргә өйрәтү тора. Сыйныфташына дәрескә әзерләнергә ярдәм итү,киенергә булышу,әйберләрен җыю аны шәхес итеп карарга өйрәтә.Мондый ярдәм тәртипсез укучыга да бик зур юнәлеш булып тора. Тулырак…