Арча муниципаль районы муниципаль бюджет белем учреждениесе Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Фәйзрахманова Физия Әхъяр кызы. Тема: “Песнәк” хикәясендә (Г. Рәхим) авторның үз геройларына мөнәсәбәте. 4сыйныф. Әдәби уку.
Максат: Укучыларны безнең якта кышлаучы кошлар белән таныштыруны
дәва итү.
Бурычлар: Сәнгатьле итеп, тиешле тизлектә уку күнекмәләрен булдыру.
Әсәр өстендә эшләү күнекмәләрен ныгыту. Бәйләнешле сөйләм
телен үстерү.
Кошларга мәхәббәт, сакчыл караш, игътибарлылык, күзәтүчәнлек
сыйфатлары тәрбияләү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Регулятив УУГ: максат кую, план төзү, план буенча эш алып бару, нәтиҗәне бәяләү.
Танып белү УУГ: тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу.
Коммуникатив УУГ: үз фикереңне белдерү,башкаларныкын тыңлау, күршең белән хезмәттәшлек итү.
Шәхескә кагылышлы УУГ: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру, эш гамәлләрне бәяләү,
Төп төшенчәләр: кышлаучы кошлар
Предметара бәйләнеш: әйләнә-тирә дөнья
Эш формасы: индивидуаль, фронталь, парларда,төркемнәрдә
Ресурслар: Әдәби уку 1нче кисәк 99-101нче битләр, кошлар турында китаплар.
Җиһазлау: компьютер, презентация, экран, кош рәсемнәре, пластилиннан ясалган кошлар, җимлек, Г. Рәхим портреты, китапларыннан күргәзмә, кошлар турында китаплар.
Дәрес барышы
I этап Дәресне оештыру. Эшкә кызыксыну тудыру.
Психологик уңай халәт барлыкка китерү.
Исәнмесез, балалар! Хәерле иртә!
Якты чырай, яхшы кәеф
Күрәм мин йөзегездә.
Хәерле һәм матур көннәр
Телим һәммәгезгә.
-Бүгенге дәресебезне яхшы кәеф белән, бер-беребезгә елмаю бүләк итеп башлап җибәрик.
Килеп җитте кыш та
Ай-яй салкын тышта.
Өч ай торыр торса,
Аның гомере кыска.
Чыннан да, бүген бик салкын. Салкында без генә түгел, ә кошлар, хайваннар да туңалар. Бүген мәктәп ишегенә хат кыстырып киткәннәр. Әйдәгез, шул хатны укып карыйк әле.
Җәй көне бик рәхәт
Тамак та була тук.
Ә хәзер бер ярма,
Бер бөртек бодай юк.
Ачты бик карыныбыз
Өшибез, туңабыз.
Кешеләр ярдәмгә килегез
Суыктан бит харап булабыз.
-Хатны кем язган дип уйлыйсыз?
-Кышлаучы кошлар.
-Димәк, бүген без дәрестә кошларга ярдәм итәргә тиеш булабыз.
II этап Актуальләштерү. Яңа материалны үзләштерүгә ихтыяҗ булдыру
1укучы чыгышы.
Без тәрбия сәгатендә кышлаучы кошлар турында сөйләштек. Кышын кошларга бик кыенга туры килә. Алар салкыннан һәм ачлыктан интегәләр. Безнең бу кошлар турында күбрәк беләсебез, аларга ярдәм итәсебез килде. Укытучы безгә кошлар турында эзләнү эше алып барырга тәкъдим итте. Өйрәнү өчен безгә көн дә мәктәптән кайтканда очрый торган кошны сайлап алдык. Аның исемен табышмакка җавап табып белерсез.
Түшләрендә кояш төсе
Аркасында яз төсе.
Кышын тәрәзәмә килеп:
“Таныйсыңмы?” ди төсле. (Песнәк). (слайд1)
Ни өчен шушы кошны сайлавыбыз белән кызыксынырсыз. Чөнки, бу сары түшле кош турында күбрәк беләсебез килде. Эшебезне без китапханәдән башладык, интернетта эзләндек. Менә без нәрсәләр белдек: (слайд2)
2 укучы чыгышы. Песнәкләр – бик хәрәкәтчән, кечкенә кошлар. Алар агач куышларында, ояларда яши. Песнәк җәй буена 2шәр тапкыр 8-10 бала чыгара. Аның томшыгы көчле. Томшыгы ярдәмендә ул агач кайрысыннан бөҗәкләр чүпли. Алар киндер, көнбагыш, кабак орлыгын, туңмай, ит кисәген аеруча яраталар. Песнәкләргә кыш көне азык табу кыенлаша, шуңа күрә алар кеше яши торган урыннарга якынаялар. Песнәкләрнең дә төрләре бик күп. Мәсәлән, зур песнәк, зәңгәр песнәк, озын койрыклы, бүрекле песнәкләр була. Элек 12 ноябрьне халыкта “Песнәкләр көне”дип йөрткәннәр(слайд3,4)
Шагыйрьләр песнәк турында шигырьләр язганнар.
3укучы чыгышы. “Песнәк”шигырен сөйләү. Дамир Гарифуллин
Песнәк шакый тәрәзәдән,
Әйтер сүзе бар сыман.
Тышка чыксам, минем белән
Бергәләп уйнар сыман.
Үзе тәрәзә төбенә
Тамга салып бетергән.
Әти әйтә: «Ул кошлардан
Сиңа рәхмәт китергән».
Кошлар синең җимнәр салып
Торганыңны белгәннәр.
— Бигрәк әйбәт малай икән,
Бик зур үссен! — дигәннәр.
Үз күзәтүләреннән чыгып язучылар да бу матур кошлар турында хикәяләр язганнар.
Бүген без дәрестә Гәрәй Рәхимнең “Песнәк” хикәясен укырбыз. (слайд 5)
III этап Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру.
- Гәрәй Рәхим–күренекле татар шагыйре. Ул 1941 елның 15 июлендә Татарстанның Лениногорск районы Аланлык авылында туа. Мәктәптә укыганда ук әдәбият белән кызыксына башлый, беренче шигырьләре газета битләрендә басылып та чыга. Гәрәй Рәхим шигырьләр, повестьлар, хикәяләр, мәктәп сәхнәләре өчен пьесалар һәм скетчлар яза. Аның әсәрләрен олылар да, укучы балалар да кызыксынып укыйлар.
- Текст өстендә эш.
Хикәяне эчтән укырга. Сорауларга җавап әзерләргә (слайд 6 )
- Автор бу хикәясе белән безгә нәрсә әйтергә тели?
- Бу хикәяне укыгач, без автор турында нәрсә әйтә алабыз?
- Ул нинди күзәтүләр алып барган?
Физкультминутка
3.Игътибарлылыкка уен «Оча-очмый» (Күчмә һәм кышлаучы кошларны аерырга,очу хәрәкәтләре белән күрсәтергә) Күке, песнәк, чыпчык, карлыгач, күгәрчен, сыерчык, ябалак, сандугач, тургай, торна, чәүкә, тукран, кызылтүш, саескан, ала карга.
IV этап Белем һәм күнекмәләрне ныгыту
1.Чылбыр буенча укыту.
- Эчтәлеге буенча әңгәмә үткәрү. Сайлап уку.
а) Автор песнәкне нинди кошлар белән чагыштыра?
б) Яз дәрте кайчан кабына?Аны песнәк каян эзләп таба?
в) Песнәк үзенең бәясен ничек саклый?
г) Хикәя нинди җөмлә белән тәмамлана? Сез бу җөмләне ничек аңлыйсыз?
- Хикәядә телгә алынган кошларны чагыштыру. Кош тавышларын тыңлату. (слайд 7 )
4.Хикәяне өлешләргә бүлү. План төзү. (слайд 8 )
1) Песнәкне мактыйм.
2) Яз дәрте.
3) Песнәк үз бәясен белә.
V этап Белем һәм күнекмәләрне тикшерү
- “Сорау-җавап” уены. Парларда эш.
Хикәя эчтәлеге буенча сораулар төзеп әйтергә.
2.Төркемнәрдә эш. Әйдәгез,синквейн төзеп карыйк.
Нәрсә ул синквейн? (5 юлдан тора, исем, ике сыйфат, өч фигыль, җөмлә, синоним)
1.Песнәк
2.Җитез,сары (тырыш, хәрәкәтчән, бүрекле,..)
3.Оча, сайрый, чүпли (ашый, чыелдый, …)
- Песнәк безнен якларда кышлый.
5.Песнәк – тыйнак кош.
- Песнәк турында сынамышлар.(слайд 9 )
Беренче салкыннар песнәкләр килгәч башлана.
Песнәк сызгырса – көн салкын була.
Кышын песнәкләрне ашатсаң, язын ул сине исенә төшерер.
Тынгысыз песнәк – бакча сакчысы.
Кош сайравыннан билгеле.
Балалы коштан җим артмый.
Кошларга иректә очу алтын читлектә торудан артыграк.
Кошның да туган оясы бар.
- Дәреслектәге рәсем буенча эш (слайд 10)
-Рәсемдәге кош турында нәрсә әйтә аласыз? (ачыккан, салкында туңан)
- Кошлар өчен күп төрле җимлекләр ясап була.(слайд 11,12 )
Сез кошлар өчен нинди җимлекләр ясыйсыз?
- Рольле уен
Безнең дә җимлегебез бар. Әйдҽгез, кошларны җимлеккә чакырыйк.
1 нче укучы: Килегез, кил кошкайлар,
Сез бит безнең дускайлар.
Бакчабызга куныгыз,
Көн дә кунак булыгыз.
2 нче укучы:Песнәк, песнәк, кил тизрҽк
Җим сибҽм сиңа әзрәк.
Песнәк: Бигрәк суык кышларын,
Белмим ничек кышлармын?
Азык табу бик кыен,
Җаным асрау бар уем.
3 нче укучы: Чыпчык, чыкчык-чык-чырык,
Җим сиптем, кил тиз очып!
Чыпчык: Салкын дими, буран дими,
Чыркылдаучы әле без.
Башкаларны гына сыйлап
Мине оныта күрмҽгез. 4 нче укучы: Кызылтүшем оялма, җим сибәмен бер оя . Кызылтүш: Балан белән миләшне Күптән ашап бетердек.
Безгә азык кирәк дип
Сезгә хәбәр китердек
5 нче укучы: Күгәрченем гөр-гөр-гөр
Җим сиптем менә күр-күр.
Күгәрчен: Күгәрчен тыныч көн күрә
Кешеләр белән бергә.
Гөлдер-гү, гөлдер-гү,
Бигрҽк җитез өлгер ул.
6 нче укучы: Саескан ала канат,
Җим сибәм кабат – кабат.
Саескан: Саескан гына димәгез,
Мин дә бик кирәкле кош.
Миңа да салкын куркыныч,
Бик авыр була бит кыш.
Укучы:
Ашагыз, кошкайлар,
Сез бит безнең дускайлар!
Кош
Рәхмәт инде , балалар,
Безне ачлыктан коткардыгыз.
Тәрәзәгезгә килеп сезне
Һәр бәйрәмдә котлармын.
VI этап Йомгаклау. Рефлексия
-Дәрес ахрында һәм эзләнү барышында сез нинди нәтиҗәгә килдегез?
(слайд 13)
-Кошлар безнең ярдәмгә бик мохтаҗ. Без аларга ярдәм итеп, кошларны гына түгел, үзебезнең табигатебезне дә саклыйбыз. Кошлар елына ничәшәр миллион кортны юк итәләр. Урман-кырларыбызны, бакчаларыбызны корткычлардан саклыйлар. Матур итеп сайраулары белән дөньяны матур моңа күмәләр, безнең күңелләребезне күтәрәләр.
Әйдәгез, аларны саклыйк, кайгыртыйк һәм үзебезнең кулдан килгәнчә ярдәм итик.
1.Дәрестә нинди яңалык белдегез? Дәрес сезнең өчен файдалы булдыма? Дәрестә ничек эшләдек дип уйлыйсыз?
2.Үзең өчен дәрестә нинди нәтиҗә чыгардың?
- Билге кую.
-Син үзеңә, иптәшеңә нинди билге куяр идең?
VII этап Өй эше сайлап алына (слайд 14)
-“Минем яраткан кошым” дигән темага хикәя язарга.
– Хикәянең эчтәлеген план буенча сөйләргә.
– Песнәк рәсемен ясарга һәм аның турында сөйләргә.