07.10.2020

“Без бит – Арча яклары” хрестоматиясен тәкъдим итү кичәсе


АрчаАрча

  Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы “Ташкичү төп гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең беренче квалификацион категорияле туган тел һәм әдәбияты укытучылары Әхмәдуллина Алсу Тәфкил кызы һәм Шагидуллина Рәйсә Сәйделхан кызы.    “Без бит – Арча яклары”  хрестоматиясен тәкъдим итү  кичәсе

Тема. “Газиз дә син, кадерле дә, әй Туган җирем”.

Максат. 1.Укучыларны Арча төбәгенән чыккан танылган язучыларыбыз белән беррәттән, әдәбият мәйданына, татар сәнгатенә әле яңа гына аяк баскан каләм ияләренең дә иҗат җимешләре белән таныштыру.

  1. Китап укуга карата кызыксыну уяту.
  2. Китапка кертелгән әсәрләр аша, якташ язучыларыбызның бай мирасын

өйрәнеп, туган телебезгә, милләтебезгә мәхәббәт тәрбияләү.

А.б. Бу дөньяда, бәлки, күп-күп эшләр күрем.

Билгесездер – кая  ташлар бу тәкъдирем;

Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,

Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем, –

дип язган бөек Тукаебыз.  Әйе, үзенең туган ягын кем генә яратмый икән?! Язмыш безне кай тарафларда йөртсә дә, тәүге сулыш алган, дөньяны танып белергә өйрәткән туган ягыбызны оныта алмыйбыз һәм туган җиребез белән чиксез горурланабыз.

Г.Тукайның “Туган авыл” сүзләренә язылган җыр башкарыла.

А.б. Ямьле табигать хозурында көч җыеп, күңелләренә илһам алып яшәүче халкымның уллары һәм кызлары моңлы җырчы да, милләтпәрвәр шагыйрь дә, оста һөнәрче дә –гомумән, бик күп уңай сыйфатларны үзләренә туплаган шәхесләргә бай безнең төбәгебез.

Наил Касыймовның   “Казан арты”  шигырен яттан сөйләү. (5-8 сыйныф укучылары өчен хрестоматия, 141-142бит).

А.б. Әйе, безнең Арча ягы элек-электән данлыклы Казан арты үзәге булып санала. Халкыбызга бик күп мәгърифәтчеләр, әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләрен биргән ул. Офыгыбызны балкытып торган Габденнасыйр Курсави, бөек Тукай, Галиәсгар Камал, Гомәр Бәширов, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев, Мостафа Ногман, Мәхмүт Галәү, Рафаэль Төхфәтуллин,   Радик Фәизов һәм тагын бик күп танылган кешеләр – районыбызның  горурлыгы.

А.б. Ташкичү туфрагы татар әдәбияты фәне тарихына 17гасырдан башлап 300 ел дәвамында дистәләгән күренекле шәхес – галимнәр, тарихчылар, ислам дине эшлеклеләре, шагыйрь һәм язучылар, җурналистлар, милли көрәшчеләр тәрбияләп үстергәннәр. Мәгърифәтче, тәрҗемәче, акыл иясе,   мөгаллим  Шиһабетдин Мәрҗани, татар прозасының күренекле вәкиле, татар әдәбиятына тарихи роман жанрына нигез салучыларның берсе, драматург, журналист, публицист, тәрҗемәче Мәхмүт Галәү безнең горурлыгыбыз.

Дистәләрчә фән эшлекләре, академиклар, фәннәр докторлары районыбызда  туып-үсеп, илебезнең төрле почмакларында, хәтта чит илләрдә дә Арча данын, Арча рухын тараталар. Гомумән, Арча районы – 60 тан артык язучы, 100 гә якын галимнәр иясе.

А.б. Якташ язучыларыбызның бай мирасын укучыларга җиткерү максатыннан “Без бит – Арча яклары” исеме астында 3 кисәктән торган укучылар өчен хрестоматия  әзерләнде. Китапта, Арча төбәгенән чыккан танылган язучыларыбыз белән беррәттән, әдәбият мәйданына, татар сәнгатенә әле яңа гына аяк баскан каләм ияләренең дә иҗат җимешләре тәкъдим ителгән. Әлеге китапка кертелгән әсәрләр аша, якташ язучыларыбызның бай мирасын туплап, үсеп килүче буынга тапшыру һәм тормышта үз урынын табарга ярдәм итү максаты куелган.  Шул әсәрләр аша укучыларыбыз дөньяны танып белергә, игелек кылырга, шәфкатьле булырга, туган илебезне, туган телебезне, халкыбызны яратырга өйрәнерләр дигән теләктә калабыз.   Ә хәзер   әйдәгез, әлеге җыентыкка кертелгән берничә шигырьне тыңлап китик. (Китаптагы шигырьләр белән танышу).

А.б. Безнең район кешеләренә киң күңеллелек, зирәклек, укымышлылык һәм хезмәт сөючәнлек хас.  Менә шушы сыйфатлар Арчаны “Казан арты” мәркәзе итәләр дә.

Кичәбездә якташыбыз язучы, тәрҗемәче, филология фәннәре кандидаты, Саҗидә Сөләймәнова исемендәге премия лауреаты  Гәүһәр Хәсәнова — Мөхәммәт Мәһдиевнең кызы, Гомәр Бәшировның оныгы катнаша.  Татар әдәбияты дөньясы Гәүһәр ханымны татар теленнән рус теленә тәрҗемәче буларак таныш. Бүгенге көндә ул Татарстан Фәннәр академиясендә фәнни аналитика бүлеген җитәкли. 2005 елдан башлап Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Гәүһәр ханым үзе дә газета–журналларга мәкаләләр яза. Әтисе турында истәлекләрне туплап китап төзеп дөньяга чыгаручы буларак билгеле. Бүген тәкъдим ителгән хрестоматиянең 3 томында  Гәүһәр Мөхәммәт кызының әтисенә багышлап язылган “Сагышларым салдым суларга” исемле  әсәре урын алган. Анда мондый юллар бар. “    …. Гөберчәк урамына әти безне велосипедка утыртып алып менә. Әтинең туганнан туган сеңлесе велосипедның алгы рамына урнаша иде, ә мин, шактый авыр булганлыктан, арттагы багажникка эләгә идем. Урманга керү белән , Шүрәле турында хикәя башлана… Мин кечкенә вакытта, чын күңелдән, урманда Шүрәле яши, дип уйлый идем. Әтинең сурәтләү осталыгын беләсез – берничә минуттан мин артта калам, котым очып, суламас дәрәҗәгә җитеп, күзләремне чытырдатып йомып, “менә хәзер мине Шүрәле велосипедтан йолкып төшерә” дип, урманның матурлыгын күрмичә, тизрәк авылга кайтырга да, тавык-чеби, казлар арасына эләгергә, дигән хыял белән яши башлыйм… Ә әтигә күңелле – ул  көлә”. Кыскача шушы әсәр һәм әлеге җыентык турындагы фикерләрегез белән уртаклашсагыз иде.  Рәхим итегез, Гәүһәр Мөхәммәтовна. (Гәүһәр Хәсәновага сүз бирелә). Тулырак…

Омонимнар. 5нче сыйныф татар төркеме.


Кукмара шәһәре Кукмара 3нче урта мәктәбенең  татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нәҗмиева Вәсилә Госман кызы. Тема “Омонимнар”. 5нче сыйныф татар төркеме

 Максат:  омоним сүзләр турында гомуми төшенчә бирү; дөрес билгеләү, практикада урынлы куллану күнекмәләрен формалаштыру һәм ныгыту.

Материал:  дәреслек: Татар теле, Р.Р.Шәмсетдинова, Г.К.Һадиева, Г.В.Һадиева, Рус телендә төп гомуми белем җирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен), 5нче сыйныф.

Җиһазлау: видеоязма, презентация; карточкалар, рәсемнәр

Укыту методлары: аңлату, эзләнү, анализлау.     Дәреснең тибы: яңа материалны аңлату.

УУГ (укыту универсаль гамәлләц): Метапредмет:

шәхси: укуга уңай караш, иҗади эшчәнлеккә омтылыш тәрбияләү, үз-үзеңне бәяли белү;

регулятив; укытучы ярдәмендә дәреснең максатын билгели һәм формалаштыра белү, үз фикереңне дөрес итеп әйтү;

коммуникатив:   хезмәттәшлек итә белү, әңгәмәдә катнашу; үз фикереңне формалаштыра белү

танып-белү; укытучы ярдәмендә дәреснең максатын билгели һәм формалаштыра белү;  ирекле һәм аңлы рәвештә омонимнарны җөмләдә куллануны үзләштерү; сорауларга җавап бирү, биремнәрне эшләү.

Дәрес барышы

Күчереп алырга: омонимнар

Суны чистарту. Зурлар төркемендә  эксперимент үткәрү күнекмәләре.


Сарман муниципаль районы гомуми үсеш төрендәге 3нче “Ләйсән” балалар бакчасы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе тәрбиячесе Хаертдинова Гөлназ Илгизәр кызы.Тема: Суны чистарту. Зурлар төркемендә  эксперимент үткәрү күнекмәләрен формалаштыру.

Тема: Суны чистарту.

Белем бирү өлкәсе. Танып белүне үстерү.

Оештыру формасы: ярты төркемләп.

Максатлар: Суны чистарту буенча балаларның танып белү – эзләнү активлыгын үстерү, эксперимент үткәрү күнекмәләрен формалаштыру.

Планлаштырылган нәтиҗә:

– Балалар өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән бергәләп эшләүгә, су белән экспериментларга кызыксыну күрсәтәләр.

– Балалар әйләнә-тирә дөньяга аңлы караш формалаштыру аша суга сак караш, мөстәкыйльлек, пөхтәлек күрсәтәләр.

– Балалар алгоритм  буенча эшли, эш этапларын билгели алалар.

– Суны чистарту буенча куелган сорауларга төгәл һәм тулы җавап бирәләр.

– Иптәшләрен һәм тәрбиячене тыңлыйлар.

– Балалар предметлар һәм күренешләрнең сыйфатларын аералар, төрле фактларны капма-каршы куеп карыйлар.

– Балалар проблеманы аерып алалар һәм төрле чишелешләрне тәкъдим итәләр; алгоритм буенча эш итәләләр.

– Гипотезалар чыгаралар.

– Балалар суны чистартуның төрле алымнарын беләләр.

– Экспериментлар вакытында саклык кагыйдәләрен үтиләр.

– Балалар эксперимент нәтиҗәсе буенча йомгак ясыйлар.

Бурычлар:

Тәрбияви:

-Өлкәннәр, яшьтәшләр белән бергәләп эшләргә экспериментлар ясауга кызыксыну уяту.

– Әйләнә-тирә дөньяга аңлы караш формалаштыру аша суга сак караш, мөстәкыйльлек , пөхтәлек тәрбияләү.

Үстерүче:

-Балаларда алгоритм буенча эшләүне, эш этапларын билгели белүне  үстерү.

-Сорауларга төгәл һәм тулы җавап бирә белүне үстерү.

-Тәрбиячене һәм яшьтәшләрен тыңлый белүне үстерү.

Уку-укыту:

-Балаларны предметларның һәм күренешләрнең сыйфатларын күрсәтә белергә, гипотезалар төзергә өйрәтү.

– Балаларны суны чистартуның төрле алымнары белән таныштыру,”пычрак су” объектын  үзгәртү  буенча эш алып бару.

-Экспериметлар вакытында саклык кагыйдәләрен ныгыту.

-Балаларны эксперимент этапларын билгеләп барырга, аның нәтиҗәсен гомумиләштереп йомгак ясарга, анализларга өйрәтү.

Тәрбияче: Балалар, мин сезнең ярдәм белән кызыклы тәҗрибә үткәрәсе идем, нәрсәдер булды, ахры. Мин компьютерны көйләргә тырышып карыйм. “Фиксики” мульт-нан  музыка уйный, экранда “Нолик” ,“Симка”  һәм электрон  хат барлыкка килә.

“Кадерле балалар, безнең дусларыбыз  Миксиклар бездән ярдәм сорыйлар.Алар илендә барлык сулыклар пычранып беткән. Аны эчеп тә, кулланып та булмый. Миксиклар суның үрнәген җибәргәннәр,әмма ул суны ничек чистартырга без белмибез. Папус һәм Мамусның эшләре бик күп, алар безгә тартма гына бирделәр һәм “Кирәге чыгар”,- диделәр.

Тәрбияче: Балалар, Фиксиклар ни өчен безгә мөрәҗәгать иттеләр икән?

Балалар: Без аларга ярдәм итә алабыз.

Балалар тартма эчен карыйлар, анда “пычрак”  су үрнәге һәм экспиримент өчен  инструментлар (магнит,бүрәнкәләр,сөзгеч).

Тәрбияче: Фиксик дусларыбызга без ничек ярдәм итә алабыз? Ни өчен Папус тартмага  шулкадәр төрле әйберләр салды икән?

Балалар: Без суны чистартырга ярдәм итә алабыз. Тулырак…

Телем минем – рухи байлыгым. Халыкара туган тел көненә багышлана.


телем минем

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы Бакый Урманче исемендәге  “2 нче гимназия” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесенең югары квалификацион категорияле туган тел һәм әдәбияты укытучысы Зарипова Әнисә Газизулла кызы.  Халыкара туган тел көненә багышланган кичә

 

Тема: Телем минем – рухи байлыгым.

 Максат: 1999 нчы елның 21 нче февралендә Бангладеш тәкъдиме белән  ЮНЕСКО тарафыннан Халыкара туган тел көне дип игълан ителүне билгеләп үтү.

 Укучыларда дөнья халыклары телләренә, әдәбиятына, сәнгатенә карата кызыксыну уяту, аларда милли үзаң, халкыбызның бай, рухи мирасын барлауга ихтыяҗ тудыру.

         Кичә  «Әллүки» көе белән башланып китә.

1 нче алып баручы:

Ишеттем мин читтә «Әллүки»не

Халкым: нинди моңлы көең бар…

Тукаемны йотылып тыңлаганда,

Тамагымда кайнар төер бар.

2 нче алып баручы:

Кем ничектер, әмма мин бу җырны

Тыңлыйм да гына тыңлыйм, туялмыйм

Әсәрләнәм сабый бала кебек,

Ир булсам да яшем тыялмыйм (Ш. Галиев).

1 нче алып баручы:

 Хәерле көн хөрмәтле кунаклар, кадерле укытучыларыбыз! Бүгенге кичәбез «Телем минем – рухи байлыгым» дип атала. 1999 нчы елның 21 нче февраль көнне Бангладеш тәкъдиме белән ЮНЕСКО тарафыннан Халыкара туган тел көне дип игълан ителде.

2 нче алып баручы:

  Һәркем өчен дөньядагы барлык телләр арасында иң кадерлесе – тәүге кабат сөйләшә башлаган ана теле. «Бу – безнең балачагыбыз, гаиләбез, җәмгыятьтәге беренче тапкыр аралашуыбыз теле”, — ди ЮНЕСКО ның Генераль директоры Контиро Мацуура үзенең махсус мөрәҗәгатендә.

1 нче алып баручы:

 Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә, һәркайсы табигый мирас булып тора, һәм без аны, һичшиксез, сакларга тиешбез.

И. Юзеевнең  «Туган тел» шигыре башкарыла

1 нче алып баручы:

  Мәгълүм булганча, Татарстанда татар теленең рус теле белән бертигез дәрәҗәдәге дәүләт теле булуы 1992 нче елның 6 нчы ноябрендә кабул ителгән Татарстан Республикасы Конституциясендә дә беркетелде.

2 нче алып баручы:

 Татарстан Республикасының беренче президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев безнең гимназиябездә булганда, телләр турында мондый фикер әйткән иде: (видеофрагмент) «Хәзерге заман укучылары үз ана телләрен камил белеп, рус һәм инглиз телләрендә дә аралаша белергә тиешләр». «Туган җирем -Татарстан»җыры башкарыла

1 нче алып баручы:

Татарча да яхшы бел,

Урысча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле, затлы тел,

Безгә газиз булган тел

Ата-анаң, әби-бабаң

Сине сөя торган тел.

2 нче алып баручы:

Бу телдә рух байлыгың

Һәм йөрәк кайнарлыгың

Җырлаган бу телдә безгә

Сөекле Тукай моңын.

Тел кешене дус итә,

Бер-береңә беркетә.

Бел, балам, син рус телен

Һәм онытма үз телең!

Русской народноя песня «Во сыром бару тропинка».

         Татарча да биибез,

         Русча да биибез,

         Илебездә, җиребездә

         Дус һәм тату яшибез,

         Биибез дә, җырлыйбыз да,

         Гөрләп күңел ачабыз.

1 нче алып баручы:

  «Русский перепляс» исполняет детский образцовый коллектив Российской Федерации, театр танца «Навруз». (Рус халык биюе).

2 нче алып баручы:

   Халыкның иң зур байлыгы, иң кадерле рухи хәзинәсе, һичшиксез, аның теле. Халык үзенең телен, оста бакчачы кебек, мең еллар буена үстереп килгән, аны өзлексез баетып, матурлап, иң тирән фикерләрен, иң нечкә хисләрен дә аңлатып бирер дәрәҗәгә җиткергән.

1 нче алып баручы:

Татар җыры… Ерак тарихлардан

Алып килә халык хәтерен.

Оялчан ул, инсафлы, ягымлы ул –

Үзе салмак, үзе әкрен.

Мин хәзер дә, үзәк өзелгәндә,

Җырлар канатында тирбәләм;

Кайгы килеп, башым иелсә дә,

Сөенсәм дә – җырлап җибәрәм.

-Татар халык җыры «Гөлҗамал».

2 нче алып баручы:

Туган җирең Идел буе,

Һәр телнең бар туган иле

Туган җирең кебек назлы,

Җырдай моңлы татар теле.

Г. Афзалның  «Ана теле» шигыре сөйләнә

          «Язгы ташкын» биюе башкарыла Тулырак…

Урман – безнең байлыгыбыз 3 сыйныфта уку дәресе


урман

МБГУ  Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы “Мичән төп гомумбелем бирү мәктәбе”  башлангыч сыйныф укытучысы  Мифтахова Гөлсирин Расыйм кызы.  Тема: Урман – безнең байлыгыбыз

Максат:   1) Урманнарның  кешелек  тормышындагы әһәмиятен күрсәтү, табигатькә карата  аңлы караш тәрбияләү.

УУГ:  1) Табигать серләрен эзләнүләр аша аңларга өйрәтү;

2)  Күзәтүчәнлекне, үз фикереңне җиткерә алу, чагыштыра белү күнекмәләрен үстерү.

3)  Туган як табигатенә сакчыл караш,  экологик  культура, табигатькә гуманлы мөнәсәбәт, тереклек өчен җаваплылык хисе тәрбияләү;

4)табигать кочагында үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен искә төшерү.

Җиһазлау: презентация, компьютер,табышмаклар, экологик ситуация, проект эше өчен рәсемнәр, кыңгырау, җырлар.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше

Психологик уңай халәт тудыру.

Бик үзенчәлекле серле утрауда яшәүчеләр бер-берләренә һәрчак яхшылык бүләк иткәннәр.

-Ә ничек дисезме? Бик гади. Алар кул бирешкәндә, уч төпләре очрашуга, аннан нәни генә очкын-кечкенә кояшчык кабынган. Ул бик нәни булганлыктан кулларын пешермәгән, ә уч төпләрен     җылытып кына торган.

– Хәзер сез дә янәшәгездәге  иптәшегез белән җылылык бүләк итешегез әле.

– Җылылык тоясызмы? 

  1. Проблема тудыру.
  • Укучылар! Без бүген сезнең белән табигатькә сәяхәткә  чыгарбыз. Ә кая баруыбызны сезгә әйтеләчәк табышмакның җавабыннан белерсез. Слайд 1

Кат-кат үсемлекле,

Аллы-гөлле чәчәкле,

Эре кызыл җиләкле,

Баллы-майлы гөмбәле,

Чут – чут  сайраучы кошлы,

Төрле-төрле җәнлекле,

Кешегә файда бирүче,

Һаваны чистартучы,

Ул нәрсә?

  • Әйе, балалар, бу – урман. Слайд2.

Димәк, укучылар безнең дәрес темасы нәрсә турында булыр? (балаларның җавабы)

Тема: Урман – безнең байлыгыбыз. Слайд3

  • Ниндидер хәбәр килде. Кемнән икән? Тыңлыйбызмы?
  • (аудио СМС хәбәрне тыңлау)
  • Балалар, безгә урман хуҗасы хат җибәргән бит әле. Әйдәгез, хатны тыңлап  карыйк.(тыңлыйлар)

Исәнмесез балалар!

Бик зур кайгы төште башыма. Кояшны болытлар каплады. Урманым караңгыланды, бөтен дөнья ямьсезләнде. Кошларым, җәнлекләрем качып бетте, аланнарымда үләннәр дә үсми башлады. Шәфкатьле, миһербанлы балалар булсагыз, ярдәм итегез миңа.

(Урман хуҗасы).

  • -Ягез укучылар, нишлибез? Кешене тудырган, туендырган, сусаганда су, суларга һава биргән табигать бүген бездән ярдәм көтә. Балалар, сез ярдәм итәргә әзерме? Әйдәгез алайса, юлга кузгалыйк!

– Укучылыр, ә урманга нәрсә белән барырбыз? Тулырак…

Риза Фәхреддиннең хезмәтләрен сыйныф эшчәнлегендә файдалану


Риза Фәхреддиннең хезмәтләрен сыйныф җитәкчесе эшчәнлегендә файдалану

Риза Фәхретдин

ТР Мөслим муниципаль районы  “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар  өчен Түбән Табын мәктәп-интернаты”  дәүләт бюджет гоммуми белем учреждениесе укытучысы  Әхмәтҗанова Раушания Мөнир кызы.  Тема:  Риза Фәхреддин хезмәтләрен сыйныф җитәкчесе эшчәнлегендә файдалану.

Хәзерге “ата улны, ана кызны белми торган” катлаулы чорда яшь буынга белем һәм тәрбия бирү көннән көн авырая бара. Әти – әнисе “балам бернәрсәдә дә кытлык кичермәсен, теләгәнен ашасын, кисен, башкалар алдында ким – хур булып йөрмәсен” дип көне – төне акча артыннан чапкан вакытта баласы урам йогынтысына күбрәк бирелә бара.

  Ә анда наркомания, токсикомания, җинаятьчелек, эшсезлек, бер – береңне хөрмәт итмәү, олылырны санламау чәчәк ата. Ата – бабадан килгән бер – береңә ярдәм итү, үзеңне генә түгел җәмгыятьнең һәр кешесен хөрмәт итү, ярдәмчеллек, намуслылык, алдамау кебек сыйфатлар онытыла башлады. Шушы катлаулы чорда яшь буында гомүмкешелек сыйфатларын саклап калу мәктәпкә, укытучы – тәрбиячегә, сыйныф җитәкчесенә йөкләнә.

Мине шәхсән, сыйныф җитәкчесе буларак бу проблемалар бик борчый, аларны чишү, кисәтү максатында укучыларым белән эшләү тәҗрибәм белән сезнең белән дә уртаклашасым килә. Әлбәттә эшне Р.Фәхреддиннең үгет нәсихәтләренә таянып башкару нәтиҗәле дип саным Чөнки ул гомерен халыкка хезмәт итүгә багышлаган галим, әдип, педагог, тарихчы, күренекле дин эшлеклесе буларак дөрес тәрбия бирү юлын кайгырта, укыту – тәрбия процессының никадәр җаваплы икәнен ассызыклап, укытучыга да киңәш бирә: “Укытучы булсагыз, шәкертләрне кагыйдә буенча тәрбия итегез. Холыкларын гүзәлләндерегез, хәлләренә яраклы гыйлемнәрне өйрәтегез, гомерләрен әрәм итмәгез, шәкертләр өчен җаваплы булачак кешеләренә иң беренче дәрәҗәдә булганнары – мөгалимнәр белән мөдәррисләр икәнлеген онытмагыз”,- ди. [3:28] ”Бала чакта алынган тәрбияне соңыннан бөтен дөнья халкы да төзәтә алмас”, ди.

      Риза Фәхреддиннең тәрбия бирүгә багышланган бик күп хезмәтләрен һәр мөгалим үз эшендә куллана. Аның “Шәекертлек әдәбе” исемле китабында әхлакый, рухи, эстетик һәм этик тәрбия турында белешмә, киләчәк һөнәр сайлауда киңәшләр бирелә, дуслар сайлаганда ялгышмаска һәм ялкау иптәшләр белән аралашмаска киңәш ителә, боларга бөек кешеләрнең тормышыннан гыйбрәтле мисаллар күп китерелә. Галим күркәм холыкны бар нәрсәдән дә өстен саный һәм көчле, үткен коралга тиңли.

  Аның фикеренчә: “…Таш йөрәкләр, кара күңелләр – күркәм холык хозурында йомшарырлар, итагать кылырлар. Дошман һәм дусны ризалату өчен күркәм холыктан үткен корал юктыр…”. Гүзәл холыкның бар нәрсәгә дә ачкыч булуын күрсәтеп, фикерен дәвам итеп, болай ди: “…Киләчәк гомерләрегездә, кирәк – олы галим, кирәк – сәүдәгәр, кирәк – башка әлхасыйль, теләсәгез кем булсагыз да булыгыз, ләкин гүзәл холыктан бер карыш та читкә чыкмагыз!.. Гөзәл холык белән аз гыйлем дә – күп, кыска гомер дә – озын булыр”[8].

    Риза Фәхретдиннең “Тәрбияле бала” әсәрендә бирелгән нәсихәтләренә таянып балаларда әти-әнигә карата ихтирам, хөрмәт, олылау, ярату сыйфатлары тәрбияләү, үзара аралашу нормаларына өйрәтү эше башкарыла. Бу хезмәтендә галим: “Хезмәт күрсәткән кешеләр һәрвакыт хөрмәттә булырлар вә якын күрелерләр, моны исә үзегез дә сизәсездер. Хәлбуки сезнең ата -аналарыгыз сезгә иң авыр вә мәшәкатьле хезмәтләрен иттеләр вә һаман да итәләр. Һәрвакыт сезне кайгартып, сезнең бәхетегез өчен тырышалар вә һәрвакыт сезнең өчен Аллаһы Тәгаләгә ялваралар вә дога кылалар.

  Моның өчен һәрникадәр аларның хезмәтләренә карышмавыгыз вә мәшәкатьләренең хакын үтәвегез мөмкин булмаса да – һаман аларга ихлас белән хезмәт итүче вә аларга хөрмәт белән күрсәтүче булыгыз. Бәдәнегез үсеп, көч кергәч тә, кулларыгыздан килгән эшләрдә ата вә аналарыгызга ярдәм итүче булыгыз, бәлки шәфкать вә хезмәтләрегезне тагын да арттырыгыз, алар исә сезнең яшь вакытларыгызда вә иң зәгыйфь булган көнегездә тәрбияләп сезне үстергәннәр. Бер көн җитәр, сез дә ата булырсыз, шул көндә балаларыгыз хөрмәтегезне сакламасалар, риза була белерсезме?”,- ди [2].

   Риза Фәхреддиннең ата-аналар җыелышларында : “…рәхәт гомер кичерү нияте белән асрап үстергән баласыннан усал мөгамәлә күргән ата-ана өчен баласының дөньяда яшәвендә нинди файда булыр? …мондый хәсрәтләргә күп вакытта ата вә аналар үзләре сәбәпче булалардыр, ягъни тәрбия биреләчәк бер вакытта балаларына тиешле тәрбия бирмичә, җиңелгә санаулары – мондый нәрсәләргә сәбәп булыр, дигән сүзләрен исәпкә алып, “Тәрбияле ана”, “Тәрбияле ата” кебек хезмәтләреннән файдаланып чыгышлар, презентацияләр, киңәш – китапчыклар ясыйм, ата – бала мөнәсәбәтләрендә килеп чыккан киеренкелекләрне чишү юлларын, аңлашуның әһәмиятен төшендерүдә кулланам.

   Риза Фәхреддиннең   әдәп – әхлак тематикасына оештырылган тәрбия сәгатьләрендә  шушы сүзләрен мисал итеп алам: “Әдәпле кеше башкалар белән яхшы яшәр, олыларны хөрмәт итәр, кешеләргә рәхим – шәфкать күрсәтер. Андый кеше үзен түбәнәйтә торган хәрәкәтләрдән ерак торыр.”,  “Адәм баласы үзен – үзе тәрбияләргә һәм камилләштерегә тиеш, буй җиткән һәр кеше үзен – үзе тәрбияли ала”. Аларга таянып ялган һәм хәйлә, гайбәт сөйләү, кеше ялганлау, урлау, хәмер эчү, отышлы уеннар уйнау, тәкәбберлек, хөсет һәм көнчелек кебек сыйфатларны кире кагырга, начар гадәтләрне үзләрендә булдырмас өчен  үзләре үк тырышырга, һәрвакыт истә тотып яшәргә, ныклы ихтияр көченә ия булырга кирәклеген аңлатам.

Укучыларыбызның киләчәк тормыш юлын, үз мөмкинлекләренә һәм теләкләренә, тормыш таләбенә туры килә торган һөнәр сайлауга җирлекне 5 нче сыйныфка килү белән дә башлыйм, бу эштә дә әлбәттә Риза Фәхреддиннең хезмәтләре, “Һөнәр һәм һөнәрлек әдәпләре” ярдәмгә килә. Ул: “Һич нәрсәсе юк адәм фәкырь түгел, бәлки һөнәре һәм тырышлыгы юк адәм фәкырьдер… Дөньяда маңгай тире агызып вә кул көче сарыф кылынып табылган икмәк кадәр ләззәтле икмәк булмас”,- ди. Олы педагог яшь буынның милли аңын һәм культура дәрәҗәсен үстерүне алгы планга куя. Аның нәсихәтләре укучыларны олы тормыш юлына әзерли, китапларында бозык эшләрдән тыелырга, яхшы эшләр генә кылырга өйрәтә.

    Риза Фәхреддин – чын мәгүнәсендә олуг педагог. Аның халык педагогикасына, яшәеш тәҗрибәсенә, ислам диненә нигезләнгән тәрбия китаплары укучыларыбызны әхлаклы итүдә инде гасырлар буе дәреслек, тәрбия әсбабы, академия вазыфасын үтәп килә. Аның: “Тәрбиясе булмаган җирдә гүзәл ашлык җитешмәгән кебек, тиешле тәрбия бирелмәгәнлектән, гүзәл кеше дә җитешмәс. Мондый тәрбия иң кирәкле бер эш булачактыр”, – дигән сүзләрен һәр педагог үзенә девиз итеп алса иде. Без Р. Фәхреддиннең тәрбия дәресләрен буыннан – буынга дәвам итәргә тиеш, аны киләчәк буын да онытмасын, хезмәтләрен куллансын һәм аның белән горурлансын иде.

Әдәбият

  1. Мәһшүр мәгрифәтче- галим, педагог Ризаэддин мирасын укыту-тәрбия процессында куллану. III кисәк.- Казан, 2007.
  2. Р. Фәхреддин. Тәрбияле бала// Тәрбия.- 1999.- №7
  3. Татар зыялылары. Тарихи портретлар.- Казан: Мәгариф, 2003.
  4. Татар әдәбияты тарихы. Алты томда. 2 том.- Казан: Тат.кит.нәшр., 1985.- 319 б.
  5. Фәхреддин Р. Балаларга үгет-нәсыйхәт/ Р. Фәхреддин.- Казан, 2011.
  6. Фәхреддин Р. Нәсыйхәт. Әхлак гыйлеменнән/ Р. Фәхреддин.- Казан: Мәгариф, 2002.
  7. Фәхретдинов Р. Сайланма әсәрләр/ Р. Фәхреддинов.- Казан, 2000.- 83 б.
  8. Фәхретдин Р. “Шәкертлек әдәбе”/ Р. Фәхреддин.- Казан: Иман, 2002.
  9. Фәхреддин Р. Җәвамигуль-кәлим шәрехе.- Казан: “Рухият” нәшр., 2005.-352б.