fbpx
22.04.2016

“Тукай-130” акциясе. Күгебездәге якты йолдыз син, Тукай!


Галимова Рәзилә Ринат кызы

Галимова Рәзилә Ринат кызы

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы Бөгелмә шәһәре аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче 3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галимова Рәзилә Ринат кызы.Тема: Күгебездәге якты йолдыз син, Тукай!1 нче сыйныфта әдәби уку дәресе (татар төркеме)

Максат: укучыларга Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм шигырьләре турында мәгълүмат бирү;
-укучыларның фикерләү сәләтләрен активлаштыру;

-Г.Тукай иҗатына, шигырьләре, әкиятләре аша туган илгә, хезмәткә, табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау: уртада Г.Тукай портреты, Г.Тукай әсәрләреннән китап күргәзмәсе куелган.

әрес төре: бәйләнешле сөйләм телен үстерү.

Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше. (Исәнләшү, дәреснең максатын җиткерү).
Бар күңеллелек дөньяда, бар бер ямь бүген
Бәйрәм бүген! Бәйрәм бүген! Бәйрәм бүген!
– Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Бүген бездә зур бәйрәм! Ә нинди бәйрәм икәнен әйтү өчен, башта җыр тыңлыйбыз.
“Туган тел” җырын тыңлау. (Алсу һәм Ринат Ибраһимов башкаруында)
Әйе, укучылар, бүген 26 нчы апрель – бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көн.

II. Тема, максат белән таныштыру.
Укучылар белән әңгәмә.
– Кем соң ул Габдулла Тукай?
– Сез аның турында нәрсәләр беләсез?
– Аның нинди шигырьләрен укыганыгыз бар?
(укучылардан тулы җаваплар алу)
1. Укучылар, хәзер без Г.Тукайның тормыш юлы белән танышып китәрбез. Игътибар белән карагыз һәм тыңлагыз. (Интерактив тактада слайдлар күрсәтелә, укытучы сөйли.)

• Укучылар, Габдулла Тукай – безнең бөек шагыйребез. Ул – 1886 нчы елның 26 нчы апрелендә Арча районы Кушлавыч авылында туа. Менә аның әтисе һәм әнисе. Габдуллага 5 ай булганда әтисе үлеп китә. Бераздан әнисе дә кияүгә чыга. Габдулла Шәрифә исемле әбидә яши. 4 яшендә әнисе үлә. Габдулла Тукай ятим кала. Ул бабасында Өчиле авылында яши башлый. Ачлык килә. Габдулланы Казанга җибәрәләр. Аннары ул Өчиледә, Кырлайда яши. Шунда Тукай укый башлый.

10 яшендә ул Уральск шәһәренә китә. Мәдрәсәдә, аннан соң рус мәктәбендә укый. Күп журнал, газеталарда корректор булып эшли. Габдулла Тукай өлкәннәр һәм кечкенәләр өчен күп шигырьләр, әкиятләр яза.
Габдулла озак авырый. 27 яшендә вафат була.

2. Шигырьләре белән танышу.
Ә хәзер без аның шигырьләре белән танышып китәрбез.
Укучылар “Бала белән күбәләк”, “Гали белән кәҗә”, Безнең гаилә”, “Кызыклы шәкерт” шигырьләрен матур итеп сөйләп күрсәтәләр.

3 . Габдулла Тукай әсәрләре буенча мультфильмнар белән танышу.
“Эш беткәч, уйнарга ярый”
“Су анасы”
(Карап бетергәч, һәр мультфильмга нәтиҗә ясап, аның безне нәрсәгә өйрәткәнен билгеләү.)

4. Алган белемнәрне уеннар ярдәмендә истә калдыру.
Ә хәзер, әйдәгез уеннар уйнап алабыз. Сез үзегезнең белемнәрегезне күрсәтерсез.
1. Экранда һәм конверт тышларында тарак, балта, капчык рәсемнәре.

– Бу әйберләр Тукай әкиятләрендәге кайсы геройларныкы?
(Су анасы, Былтыр, Кәҗә белән Сарык). Аларны хуҗаларына кайтарып бирергә кирәк. Ләкин моның өчен конвертлардагы биремнәрне эшләргә кирәк. Әйдәгез, кем Су анасының тарагын кайтарып бирергә тели?

Биремнәрне эшләү.

Былтыр үзенең балтасын югалаткан!
Биремнәрне эшләү.
Кәҗә белән Сарык юлга чыгарга әзерләнәләр. Аларга капчык кирәк!
Биремнәрне эшләү

2. Шүрәле, Су анасы, Күбәләк геройлары белән танышу.
– Укучылар, ишек шакыйлар. Бәйрәмгә кунаклар килгән, ахры. (Ишектән Шүрәле, Су анасы, Күбәләк керәләр. Алар балаларга “Шүрәле”, “Су анасы”, “ Бала белән Күбәләк” әсәрләреннән өзекләр укып күрсәтәләр һәм укучылар нинди геройлар икәнен билгелиләр.)

III. Йомгаклау. Тиз һәм дөрес итеп сорауларга җавап бирәбез.
2. Г.Тукайның туган көне? (26 апрель)
3. Г.Тукай шигырендә кәҗә белән дус малай? (Гали)
5. Су анасының тарагы нинди материалдан? (алтын)
-Әфарин, укучылар! Әкият геройларына кушылып “Бәйрәм бүген” җырын җырлыйбыз.

Шәрехләү