fbpx
11.06.2020

Суны чистарту. Зурлар төркемендә  эксперимент үткәрү күнекмәләре.


Сарман муниципаль районы гомуми үсеш төрендәге 3нче “Ләйсән” балалар бакчасы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе тәрбиячесе Хаертдинова Гөлназ Илгизәр кызы.Тема: Суны чистарту. Зурлар төркемендә  эксперимент үткәрү күнекмәләрен формалаштыру.

Тема: Суны чистарту.

Белем бирү өлкәсе. Танып белүне үстерү.

Оештыру формасы: ярты төркемләп.

Максатлар: Суны чистарту буенча балаларның танып белү – эзләнү активлыгын үстерү, эксперимент үткәрү күнекмәләрен формалаштыру.

Планлаштырылган нәтиҗә:

– Балалар өлкәннәр һәм яшьтәшләре белән бергәләп эшләүгә, су белән экспериментларга кызыксыну күрсәтәләр.

– Балалар әйләнә-тирә дөньяга аңлы караш формалаштыру аша суга сак караш, мөстәкыйльлек, пөхтәлек күрсәтәләр.

– Балалар алгоритм  буенча эшли, эш этапларын билгели алалар.

– Суны чистарту буенча куелган сорауларга төгәл һәм тулы җавап бирәләр.

– Иптәшләрен һәм тәрбиячене тыңлыйлар.

– Балалар предметлар һәм күренешләрнең сыйфатларын аералар, төрле фактларны капма-каршы куеп карыйлар.

– Балалар проблеманы аерып алалар һәм төрле чишелешләрне тәкъдим итәләр; алгоритм буенча эш итәләләр.

– Гипотезалар чыгаралар.

– Балалар суны чистартуның төрле алымнарын беләләр.

– Экспериментлар вакытында саклык кагыйдәләрен үтиләр.

– Балалар эксперимент нәтиҗәсе буенча йомгак ясыйлар.

Бурычлар:

Тәрбияви:

-Өлкәннәр, яшьтәшләр белән бергәләп эшләргә экспериментлар ясауга кызыксыну уяту.

– Әйләнә-тирә дөньяга аңлы караш формалаштыру аша суга сак караш, мөстәкыйльлек , пөхтәлек тәрбияләү.

Үстерүче:

-Балаларда алгоритм буенча эшләүне, эш этапларын билгели белүне  үстерү.

-Сорауларга төгәл һәм тулы җавап бирә белүне үстерү.

-Тәрбиячене һәм яшьтәшләрен тыңлый белүне үстерү.

Уку-укыту:

-Балаларны предметларның һәм күренешләрнең сыйфатларын күрсәтә белергә, гипотезалар төзергә өйрәтү.

– Балаларны суны чистартуның төрле алымнары белән таныштыру,”пычрак су” объектын  үзгәртү  буенча эш алып бару.

-Экспериметлар вакытында саклык кагыйдәләрен ныгыту.

-Балаларны эксперимент этапларын билгеләп барырга, аның нәтиҗәсен гомумиләштереп йомгак ясарга, анализларга өйрәтү.

Тәрбияче: Балалар, мин сезнең ярдәм белән кызыклы тәҗрибә үткәрәсе идем, нәрсәдер булды, ахры. Мин компьютерны көйләргә тырышып карыйм. “Фиксики” мульт-нан  музыка уйный, экранда “Нолик” ,“Симка”  һәм электрон  хат барлыкка килә.

“Кадерле балалар, безнең дусларыбыз  Миксиклар бездән ярдәм сорыйлар.Алар илендә барлык сулыклар пычранып беткән. Аны эчеп тә, кулланып та булмый. Миксиклар суның үрнәген җибәргәннәр,әмма ул суны ничек чистартырга без белмибез. Папус һәм Мамусның эшләре бик күп, алар безгә тартма гына бирделәр һәм “Кирәге чыгар”,- диделәр.

Тәрбияче: Балалар, Фиксиклар ни өчен безгә мөрәҗәгать иттеләр икән?

Балалар: Без аларга ярдәм итә алабыз.

Балалар тартма эчен карыйлар, анда “пычрак”  су үрнәге һәм экспиримент өчен  инструментлар (магнит,бүрәнкәләр,сөзгеч).

Тәрбияче: Фиксик дусларыбызга без ничек ярдәм итә алабыз? Ни өчен Папус тартмага  шулкадәр төрле әйберләр салды икән?

Балалар: Без суны чистартырга ярдәм итә алабыз.

Тәрбияче: Балалар, ни өчен Миксиклар бездән ярдәм сорыйлар, алар нәрсәне дөрес эшләмәгәннәр? Аларның планеталарындагы су ни өчен яраксызга әйләнгән?

Балалар: Алар сулыкларны пычратканнар, чүпләр ташлаганнр. Сез ничек уйлыйсыз, тере җан ияләре сусыз яши алалармы? Миксиклар сулыкларны һаман шулай чүпләсәләр, пычратсалар нәрсә булыр икән?

Балалар: Аларның планеталарында су бөтенләй юкка чыгачак. Барлык җан ияләре үлеп бетәчәк.

Тәрбияче: Без ничек ярдәм итәчәкбез?

Балалар: Без суларын чистартырга ярдәм итәрбез һәм сулыкларны сакларга кирәген аңлатырбыз.

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, Мамус һәм Папус тартмага нәрсәләр салганнар?

Балалар: Магнитлар, сөзгеч, бүрәнкәләр.

Тәрбияче: Әйдәгез,әлеге әйберләр ярдәмендә суны чистартып карыйк. Ә хәзер тәҗрибә үткәргәндә үтисе кагыйдәләрне искә төшерик (слайдлар).

Тәрбияче: Папус һәм Мамус  җибәргән әйберләр ярдәмендә без су төбендәге һәм су өстендәге чүпләрне җыя алабызмы? Су өслегендәге йөзеп йөрүче чүпләрне нинди ысул белән чистартып була?

Балалар: Куллар, ыргаклы таяк, сөзгеч белән җыеп була. Сезгә  нинди ысул уңайлырак сыман? (Слайдлар)

Тәрбияче: Су төбендә ятучы әйберләрне нинди корылмалар ярдәмендә алып була?

Балалар: Магнит һәм ыргаклы таяк ярдәмендә алып була. (Җавап бирә алмасалар Папус җибәргән тартмадагы әйберләргә игътибарларын юнәлтү).

Тәрбияче: Сез ничек уйлыйсыз,чүпне иң элек су төбендәгесен алыргамы, әллә инде су өстендәгесен җыяргамы? Ни өчен?

Балалар: Башта су өстендәгесен җыярга,чөнки су өстендәге чүп су төбендәге чүпне алырга комачаулый.

Тәрбияче: Су өслегендә йөзүче чүпләрне чистарту өчен тәкъдим ителгән кайсы әйбер белән кулланачаксыз?

Балалар: Сөзгеч.

Тәрбияче: Ни өчен чүп су өстендә йөзә?

Балалар: Су өстендә җиңел предметлар,ягъни үләннәр,агач әйберләр йөзә.

(Балалар  сөзгеч ярдәмендә су өстендәге чүпне җыялар).

Тәрбияче: Су төбендә нинди чүпләр ята, ни өчен?

Балалар: Авыр чүпләр, ташлар, кадаклар.

Тәрбияче: Андый чүпләрне нәрсә ярдәмендә алабыз?

Балалар: Магнит белән. ( Балалар магнитны су төбенә төшерәләр).

Тәрбияче:  Магнитта нәрсәләр күрәсез? Әлеге әйберләр нәрсәдән ясалган? Нинди нәтиҗә ясап була? (Магнит тимер предметларны үзенә тарта).

Тәрбияче: Хәзер су чистардымы? Әлеге суны кулланып буламы? Без бу суны Миксикларга җибәрә алабызмы?

Балалар: Юк, су  чистарып бетмәде. Без бит аның эре чүпләрен генә алдык.

Тәрбияче: Дөрес, әле безнең эш тәмамланмады. Ә хәзер ял итеп алырга тәкъдим итәм.

Физминутка.(Слайд).

Тәрбияче: Эшебезне дәвам итәбез. Суны нәрсәләр ярдәмендә чистартып,фильтрлап була?

Балалар:Төрле материаллар ярдәмендә: мамык, тукыма (берничә катлы бинт), кәгазь.

Тәрбияче: Башта без суны тукыма аша (берничә кат бинт) чыгарып чистартып карарбыз. Буш стаканны алабыз аңа бүрәнкә куябыз. Бүрәнкәгә фильтр- берничә катлы бинт куела. Суны чистартыр вакыт җитте. Зур стакандагы суны кечкенә стаканга әз-әзләп салабыз, ләкин стаканны тутырмыйбыз.Балалар, нәрсә килеп чыкты?

Балалар: Фильтр пычранды, анда эре пычрак кисәкләр калды.

Тәрбияче: Ә су чистардымы?

Балалар. Юк.

Тәрбияче: Димәк, берничә катлы булса да бинт вак чүпләрне һәм пычракны үткәрде.

     Ә хәзер суны мамык аша чыгарып чистартып карыйк. Шулай ук бүрәнкәгә мамык куябыз, эченәрәк тыгабыз һәм су салабыз (фильтрда чүпләр калды). Карагыз, су чистардымы?

Балалар: Әйе.

Тәрбияче: Димәк, мамык вак чүпләрне дә үзенә җыеп калды. Ә хәзер кулланган фильтрларны тарелкага алып куегыз. Суны икенче ысул белән чистартып карыйк. Бүрәнкәне алыгыз, икенче буш стаканга куегыз. Бу очракта фильтр булып гади кәгазь булсын. Кәгазьне  йомарлагыз, бүрәнкәгә  куегыз. Өстенә су салабыз. Барыгыз да салдымы?  Фильтрга карагыз. Нинди үзгәреш күрәсез?

Балалар: Әйе монда ком да, балчык та. Су  чистарып бетмәде,болганчык.

Тәрбияче: Балалар, карагыз әле,су кайсы стаканда чистарак? Беренчесендәме, икенчесендәме, өченчесендәме? Кайсы стаканда иң чиста су? Иң чиста су чыксын өчен  кайсы фильтр  кулланылды?

Балалар: Иң чиста су икенче стаканда. Мамыктан фильтр  кулландык. Ул суны ныграк чистартты. Мамыклы фильтр  вак чүпне чыгармады.

Тәрбияче: Ә хәзер искә төшерик. Чиста суны ничек таптык? Әлеге тәҗрибәне рәсемнәр ярдәмендә язабыз,аннан Миксикларга җибәрәбез. Киләчәктә безнең план буенча суларын чистартсыннар. Беренче этапта суны ничек чистарттык? Нәрсә ярдәмендә? Рәсем сайлагыз. Икенче этап. Нәрсә ярдәмендә чистарттык?(Балалар тәрбияче сорауларына җавап бирәләр, үз фикерләрен әйтәләр). Шулай итеп, иң чиста суны барлыкка китергән фильтрны билгелибез.

Балалар: Суны иң яхшы чистарткан фильтр  ул – мамык. Мамык үзендә вак чүпләрне дә җыеп кала алды.

Тәрбияче: Су чистарту буенча үзебезнең планны Миксикларга җибәрик. Бәлки сезнең аларга әйтер сүзегез бардыр?

Балалар: Миксикларга суларын пычратмаска кирәк. Суның чисталыгын саклап торсалар чистартасы да булмый.

Тәрбияче: Балалар, тәҗрибә ясаганда сезгә нәрсә җиңел  эшләнде,ә нәрсә авыррак тоелды? Бүген алган белемнәрегез белән кемнәр белән уртаклашыр идегез? Әлеге белемнәрне кайда кулланып була?  Су белән тагы  тәҗрибәләр  ясыйсыгыз киләме? (Балалар нәтиҗәләр ясыйлар, белемнәрен гомумиләштерәләр,фикерләре белән уртаклашалар). Икенче юлы тәҗрибә ясаганда бүрәнкә эченә өч фильтрны берьюлы куеп карарбыз: кәгазьне дә, мамыкны да, бинтны да. Нәтиҗәдә пычрак су белән нәрсә булганын күзәтербез.

Шәрехләү