11.03.2017

Кызыклы авазлар


 
Сарман муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе гомум үсеш төрендәге 3нче “Ләйсән” балалар бакчасы тәрбиячесе Фәсхетдинова Гөлфинә Алмас кызы. Тема: “ Кызыклы авазлар” (Уртанчылар төркемендә сөйләм үстерү эшчәнлеге)
Максат:Балаларны дидактик һәм хәрәкәтле уеннар кулланып авазлар белән таныштыру.Авазларны дөрес  әйтү өстендә эшләү, фонетик ишетү сәләтен үстерү.Авазлар кушылып-иҗек,иҗекләрләрдән сүз барлыкка килүен аңларга ярдәм итү. Кулланма материал: чабып баручы ат,кул чабучы тамашачылар,җил , эт,сыерлар,машина,поезд,черкиләр,тамчы рәсемнәре,ширма,кыңгырау,чүкеч,каты кәгазь,кайчы, савыт белән су,буш савыт,кыштырдавык кәгазь. Эшчәнлек барышы: Балалар,без бүген сезнең белән бик кызыклы уеннар-тавышлар белән уеннар уйнарбыз.Ничекме?Мин сезгә төрле картиналар күрсәтәм,сез бу картинага карагач нинди тавышлар ишетүегез турында сөйләрсез һәм шул тавышларны авыз беләнме,кул аяк беләнме,ничек булдыра аласыз  безгә ишеттерерсез. (рәсемле картиналар күрсәтелә. Балалар шул тавышларга куллар,аяклар,авыз ярдәмендә имитация ясыйлар). Хэзер күзләрне йомып тып-тын калып бүлмәдәге тавышларны тыңлыйк.Нинди тавышлар ишетәсез? (күрше бүлмәдә су ага,сөйләшкән тавышлар,тышта чыпчыклар чыркылдаша һ.б.)

Гаиләм минем-горурлыгым


IMG_20140422_151342 (2)
“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Яңа Кенәр мәктәп-интернаты” дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесенең I категорияле өлкән сыйныфлар укытучысы Габделәхәтова Миләүшә Әхәт кызының “Гаиләм минем-горурлыгым!” дигән темага ачык тәрбия сәгате. (6 сыйныф)
Максат: - Балаларга “гаилә” дигән төшенчәне тирәнрәк, киңрәк мәгънәдә аңларга ярдәм итү; - кече яшьтән үк гаиләгә карата җаваплы булырга өйрәтү; - әти-әнигә, гаиләнең башка әгъзаларына җылы мөнәсәбәт, мәхәббәт, ихтирам тәрбияләү. Ярдәмлекләр: “Әдәплелек дәресләре”, шигырьдән өзек язылган плакат, укучылар һәм ата-аналар өчен “Тормыш кагыйдәләре” язылган карточкалар, магнитофон, мәкальләр. 1.Оештыру өлеше. 1) Магнитофон кассетасында “Минем кадерлеләрем” җыры тыңлана. 2) Укытучы: -Балалар, җырда кемнәр турында җырлана? -Әти-әниләребез турында. Әйе, безнең классыбыбызда зур бәйрәм, чөнки без бүген “Гаиләм - минем горурлыгым!”дип аталган класс сәгатенә җыелдык. Димәк, бүгенге класс сәгатендә без дә ата-ана, гаилә турында сөйләшербез. 2.Гаилә турында әңгәмә. Шатлык- күңелебездә, Ал кояш – күгебездә. Килегез, дуслар, кунакка, Гаилә бәйрәме бездә! Кошлар сайраса, урман ямьләнә. Гаилә нык булса, тормыш ямьләнә.

“Карт белән төлке” әкияте


карт белән төлке
Борын заманда бер авылда бер Карт белән бер Карчык торган. Карт Карчыгына: «Карчык, син ипи пешереп куй, мин балык тотарга барып кайтыйм»,— дигән. Шуннан соң Карт, бер күлгә барып, балык тоткан. Карт балыкларны чанага төягән дә өенә кайтырга чыккан. Юлда ул бөгәрләнеп яткан Төлке күргән...
Төлке үлгән кебек булып ята икән, Карт бик шатланган. «Менә Карчыкның тунына яхшы якалык та бул ды бит!» —дигән. Шуннан соң ул Төлкене чанасына салган да алга таба китеп барган. Бу Төлке тере булган. Ул як-ягына караган да чанадагы балыкларны берәм-берәм ташлап калдырган. Балыкларны ташлап бетергәч, үзе дә төшеп калган. Карт моны сизмәгән. Безнең Балыкчы йортына кайтып җиткән. Чанасын кара мыйча, өенә ашыгып кергән дә: — Карчык, мин сиңа шәп якалык алып кайттым. Бар, чыгып кара; чанада балык та күп, якалык та бар,— дигән. Карчык чыгып караса, балык та, якалык та булмаган.

Ана рәхмәте


сын
ТР Питрәч муниципаль районы бюджет белем бирү учреждениесе 'Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Питрәч интернат – мәктәбе” нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Муллахметова Рәзинә Әнвәр кызы.Тема: Ихсан Әхтәмнең “Ана рәхмәте” тексты.Максат:1.“Ана рәхмәте”тексты белән таныштыру.
Максат: 1.“Ана рәхмәте” тексты белән таныштыру.2. Дөрес, сәнгатьле, йөгерек уку күнекмәләрен камилләштерү.                  3. Сөйләм телен үстерү.4. Әниләргә хөрмәт, эш сөючәнлек, ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү. Җиһазлау: дәреслек “Күңелле татар теле” 3кл, Хәйдарова Р.З.,  аудиоязма (“Иң якын кешем син, әнием” җыры), компьютер, такта(балалар рәсемнәре), презентация.                            Дәрес барышы: I. ОЕШТЫРУ МОМЕНТЫ. -Исәнләшү. -Дежур рапорты. -Кәефләрегез ничек, балалар? Слайдтагы куянның берсе шат, ә икенчесенең кәефе юк. Мин сезнең барыгызның да кәефе яхшыдыр дип уйлыйм. — II. КЕРЕШ ӨЛЕШ. ФОНЕТИК КҮНЕГҮ 1). Татар авазларын искә төшереп китик әле: Ә Ө Ү Җ Һ ң. 2). Татарча да яхшы бел,      Урысча да яхшы бел;       Икесе дә безнең өчен       Иң кирәкле затлы тел.Шәйхм Маннур. “Иң якын кешем син, әнием” җырын тыңлау.   Җыр. “Иң якын кешем син, әнием”.М.Минһаҗев көе, З. Минһаҗева сүзләре. Дөньяда иң гүзәл,  Иң матур, нурлы  зат Ул минем әнием, Ул минем әнием.  Иң якты кояшым, Иң назлы гөлкәем, Иң якын кешем син Әнием-җаным син. – Бу җыр кем турында? – Әйе, әниләр безнең иң кадерле, газиз кешеләр. Күптән түгел без аларның бәйрәмен билгеләп үттек. – Ә сез әниегезгә ничек эндәшәсез? – Әни сүзе төрле телләрдә ничек яңгыраганын кабатлап үтик әле. Мама, мамочка. Әни, әнием, әнкәй. – Кайсы телдә генә әйтсәк тә, ул матур яңгырый торган сүзләрнең берсе. 2. Максатлар белән таныштыру. – Без бүген дәрестә “Ана рәхмәте” дигән текст өстендә эшләп, ничек укуыбызны, сөйләм телебезне, сүзлек байлыгыбызны күрсәтербез һәм, гомумән,безнең кадерле кешеләребез — әниләребез турында сөйләшербез. 3. Шигырьләр сөйләү. – Мин сезгә әниләр турында шигырьләр ятларга биргән идем.

Математик Яңа ел


 дәрес планы
Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе»нең башлангыч сыйныф укытучысы Хөсәенова Айгөл Марсель кызы.
Тема: “Математик Яңа ел сәяхәте”. (10 эчендә кушу-алу темасын кабатлау).Мәктәп җитәкчеләренең район семинарында күрсәтелгән ачык дәреснең технологик картасы. Планлаштырылган нәтиҗә Предмет нәтиҗәләре. Укучы өйрәнә: алган белемнәрен практик кулланырга өйрәнә; Метапредметлы нәтиҗәләр. Танып –белү универсальуку гамәлләре: танып –белү эшчәнлеге башкару; үз белемең системасында ориентлашу; гомумиләштерә, нәтиҗә ясый белү; Коммуникатив универсаль уку гамәлләре: кабул ителгән бәяләү нигезләмәсенә таянып, үз уңышларыңны, иптәшләреңнең уңышларын бәяләү; үз хаталарыңны табу, тану, әйтә белү; Регулятив универсаль уку гамәлләре: биремнәрне үтәгәндә эш тәртибен эчтән үз-үзеңә сөйләү; үз эшеңне анализлау, нәрсә белгәнеңне, ә нәрсәне әле белеп җиткермәгәнеңне ачыклау; эш нәтиҗәсен бәяләү. Шәхси нәтиҗәләр: уңышларыңны  бәяли белүне формалаштыру; килеп туган авырлыкны чишәргә,  уңышсызлык сәбәпләрен ачыкларга омтылу; мөстәкыйльлек, инициатива күрсәтү, җаваплылык хисе булдыру. Дәрес тибы Рефлексия дәресе. Дәрес төре  Сәяхәт -дәрес Технология Сәламәтлекне саклау,  үстерешле укыту, проблемалы зоналарны тулыландыру, шәхескә ориентлашкан укыту(дифференциаль якын килү); мәгълумати –коммуникацияле укыту. Проблема Алган белемнәрне практикада ничек кулланырга? Предметара бәйләнеш Әйләнә-тирә дөнья.  Әдәби уку. Литературное чтение. Музыка.    Технология. Инглиз теле. Ресурслар: төп -өстәмә Дәреслек :124-125 б Интернет чыганаклары

Агачлар


агачлар
Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Питрәч мәктәп-интернаты ” дәүләт бюджет белем учреждениясе укытучысы Галембикова Наиля Камил кызы. Татар теле дәресе “Агачлар” (4 кл.рус.гр.)
Дәрес темасы: АГАЧЛАР. Дәрес максаты:Үткәннәрне кабатлау һәм ныгыту. Яңа сүзләр белән танышу .”Җ”,”Ә” авазларын дөрес әйтү өстендә эшләү. Муса Җәлил туган көнен искәртү.Табигатьне яратырга өйрәтү.Язу һәм уку күнекмәләрен булдыру. Дәрес барышы: 1.Оештыру. 2.Деҗур белән сөйләшү. Ничәнче число? Нинди дәрес? Дәрестә нишлибез? Сыйныфта ничә малай һәм кыз? 3.Тел һәм иреннәргә гимнастика.(елмаю,өрү,сәгать теле,тел шартлату) 4.”Җ”,”Ә”-авазларын дөрес әйтү өстендә эш. 5.Өй эшен тикшерү.Җәнлекләр турында биремле карточкалар. Бу . . . . Ул кайда яши?(урманда,кырда,болында) Ул нәрсә ашый?(куян,агач,чикләвек,тычкан) Ул нинди төстә?(ак,соры,сары,кызыл) Ул нинди?(хәйләкәр,җитез,усал,көчле,энәле,куркак) 6.Яңа тема.Агачлар. Дәреслек белән эш.134 бит.1 нче күнегү. Яңа сүзләр белән танышу. Сүзлек:НАРАТ-СОСНА. ЧЫРШЫ-ЕЛЬ. КАЕН-БЕРЕЗА. ИМӘН-ДУБ. УСАК-ОСИНА. а)Хор белән уку.