26.12.2024

Ясалма сыйфатлар. 7 нче сыйныфта туган тел дәресе


ясалма

Казан шәһәре  Совет районы  187 нче күппрофильле  лицейның туган тел һәм әдәбиты укытучысы Абакаева Ләйсән Камил кызы.Тема: Ясалма сыйфатлар. (7 нче сыйныфта туган тел дәресе)

Дәреснең тибы: Яңа материалны өйрәтү.

Дәреснең максаты: 1. Ясалма сыйфатларны актив сөйләмдә кулланырга өйрәтү.

  1. Ишетеп аңлау күнекмәләрен үстерү.
  2. Ярдәмчеллек сыйфатлары тәрбияләү.

Җиһазлау: дәреслек, компьютер,кагыйдәләр таблицасы.

Лексик күнекмәләр формалаштыру дәресе

Өч этаптан тора:

  1. Белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү.
  2. Яңа төшенчә һәм билгеләмәләрне формалаштыру.
  3. Алган белемнәрне гамәлдә куллана белергә күнектерү – материалны ныгыту.

Дәрес планы.

  1. Укучыларның элек үзләштергән белемнәрен актуальләштерү һәм, шуңа бәйләп, яңа материалны өйрәтү – 20 минут.
  2. Белем һәм күнекмәләрне камильләштерү, аны гамәлдә куллана белергә өйрәтү – 20 минут.
  3. Дәрескә йомгак – 3 минут.
  4. Өйгә эш бирү – 2 минут.

Дәрес барышы.

  1. Кереш өлеше.

Дәресне оештыру.

  • Исәнмесез, укучылар!
  • Хәерле көн!
  • Дәресне башлыйбыз.
  • Бүген кем дежур?
  • Дәрестә кем юк?
  • Бүген ничәнче число?
  • Атнаның нинди көне?

Бүген без 2 нче теманы өйрәнүне идәвам итәбез. “Партадашың кем?” дип атала. 

  1. Актуальләштерү.

Укытучы. -Тактага игътибар белән карагыз әле

Сүзләрне искә төшерегез.Аларны русча әйтегез.

(тактада сыйфатлар)

  1. Игътибарлы, тәрбияле, шәфкатьле, җаваплы.

(внимательный, воспитанный, милосердный, ответственный)

  1. Кайгыртучан, онытучан, кызыксынучан, аралашучан.

(заботливый,забывчивый, интересующийся, общительный)

  1. Ялганчы, гайбәтче, әләкче, алдакчы.

(лгун , сплетник, ябеда, обманщик)

  1. Җитез, кыю, тапкыр, кире, тупас, тыныч, битараф, куркак, гадел.

(быстрый, храбрый, находчивый,упрямый, грубый, спокойный, безразличный, пугливый, справедливый).

Укытучы. – Бу сүзләр нинди сүз төркеменә керә?

Алар нинди кушымчалар ярдәмендә ясалган?

Аларның кайсылары ясалма сыйфатлар (производные прилагательные)?

(Укучылар интекрактив тактада эшлиләр, кушымчаларын аерып күрсәтәләр).

Укучылар. – лы, – ле, – чы, – че, – чан, – чән кушычалары ялганып сыйфатлар ясала.

Укытучы. – Кагыйдә чыгарабыз.

Исем һәм фигыльләргә төрле кушымчалар ялганып сыйфатлар ясала. Алар ясалма сыйфатлар дип атала.

  1. Уен. «Сүзләрнең парын тап, уклар белән күрсәт».

(Укучылар интекрактив тактада эшлиләр)

горур

ярдәмчел

түземле

тәкәббер

тәвәккәл

җитди

кыланчык

максатчан

көнче

масаючан

үзгәрүчән

үпкәчел

намуслы

оялчан

таләпчән

туры сүзле

 

терпеливый

гордый

отзывчивый

решительный

серьёзный

высокомерный

целеустремлённый

кокетливый

изменчивый

завистливый

заносчивый

стеснительный

требовательный

прямолинейный

обидчивый

совестливый

 

Укытучы. – Кайсылары уңай, кайсылары тискәре сыйфатлар?

(Укучылар уңай һәм тискәре сыйфатларны аерып күрсәтәләр),

УҢАЙ

СЫЙФАТЛАР

 

  • ярдәмчел
  • түземле
  • тәвәккәл
  • җитди
  • максатчан
  • намуслы
  • оялчан
  • таләпчән
  • туры сүзле

ТИСКӘРЕ

СЫЙФАТЛАР

 

  • горур
  • тәкәббер
  • кыланчык
  • көнче
  • масаючан
  • үзгәрүчән
  • үпкәчел

 

III. Ныгыту.

  1. Язу дәфтәрендә эшләү. 46 бит, 5 нче бирем.

Сүзләрнең антонимнарын табыгыз.

(Бер укучы итерактив тактада яза, калганнары язу дәфтәрендә эшлиләр).

масаючан – _____________________________

кыланчык – _____________________________

оялчан – _____________________________

тәккәббер – _____________________________

туры сүзле – ____________________________

 

Физминутка

Күбәләк уң җилкәгә кунган,

Күккә күтәрелгән,

Сул җилкәгә кунган,

Чәчәккә төшкән. (3 – 4 мәртәбә кабатлана)

  1. Дәреслек белән эш. 
  1. 13 нче бирем. 57 бит.

Укытучы. – Кызлар турында фикерләрегезне әйтегез.

Бу кыз сезгә бераз кыланчыктыр/ мактанчыктыр кебек тоелмыймы?

15 нче бирем. 57 бит.

Укытучы. – Партадашың турында сөйлә. Аның нинди уңай сыйфатлары һәм тискәре сыйфатлары бар?

Мәсәлән: Настя үзен ярдәмчел, намуслы дип саный.

  1. Парлап эшләгез.

Бер – берегезгә фикерләрегезне әйтегез. Киңәшләр бирегез.

Укучы 1. – Таня, син – ярдәмчел, акыллы, намуслы кеше. Синең бу сыйфатларың миңа

ошый. Ләкин син бераз үпкәчел, бу миңа ошамый.

Укучы 2. – Мин бу сыйфатларымны төзәтергә тырышырмын.

Сөйләшү вакытында укучылар бер – берсе белән килешмәсәләр, фикерләрен әйтсеннәр:

Укучы 2. – Саша мин синең белән килешмим. Мин үземне үзсүзле дип санамыйм. Әлбәттә, мин еш үзем теләгәнчә эшлим, ләкин башкаларның фикерләрен дә тыңлыйм.

Өстәмә сөйләм үрнәкләре: Ни өчен сиңа шулай тоеладыр, белмим, ләкин мин үзем турында үпкәчел дип уйламыйм.

  1. Дәрескә йомгак.

Укытучы. – Ясалма сыйфатлар ничек ясала? (Кагыйдә).

– Нинди сыйфатлар була? (Уңай һәм тискәре сыйфатлар).

Шәвәли һәм Кирлемәннең уңай һәм тискәре сыйфатларын әйтегез.

ярдәмчел, масаючан,

түземле, кире,

максатчан, кыланчык,

… …

Билгеләр куела.

Дәрес “Күңелле тәнәфес” җыры белән тәмамлана.

 

Әлеге материалда чит автор хокуклары бозылмады. Моның өчен закон каршында бөтен җаваплылыкны үз өстемә алам.

Мәктәп. 1сыйныфта татар теле дәресе


мәктәп
Казан шәһәре Совет районы 187нче күппрофильле лицейның  туган тел һәм әдәбияты укытучысы Ногманова Диләрә Рәшит кызы. Тема: “Мәктәп”  (“Сәлам” дәреслеге буенча 1 нче сыйныфта татар теле дәресе)

Тема: “Мәктәп”

Дәрес тибы: ныгыту.

Белем бирү максаты:

  • уку-язу әсбапларының исемнәрен дөрес итеп әйтү;
  • предмет һәм затның барлыгын раслый, инкяр итә белүне булдыру;
  • өйрәнелгән сүзләрне сөйләшү күнекмәләрендә үстерү.

Үстерү максаты:

  • татар телендә фикерләү сәлтен үстерү;
  • әңгәмәдәшне тыңлый белү, сөйләшүне дәвам итә белү

Тәрбияви максат:

  • сыйныфташларына итәгатьле эндәшә белү;
  • аралашу теләген тәрбияләү

Җиһазлау: рәсемле карточкалар, интерактив такта.

  1. Оештыру моменты.
  • Хәерле иртә, укучылар.
  • Хәерле иртә.
  • Укычылар, бүген бездә кунаклар бар. Әйдәгез аларны “Сәлам” җыры белән сәламлибез.

(“Сәлам” җырын җырлау)

  1. Актуальләштерү.
  • Укучылар, карагыз әле, миндә матур карточкалар бар. Карыйк әле, анда нәрсәләр бар микән? (карточкалар буенча сүзләрне кабатлау)
  • Уку мәсьәләсен кую.
  • Бу сүзләр арасында артык сүзләр бармы? ( Тыныч йокы, Хәерле кич сүзләре)
  • Нигә ул сүзләр артык? (Калган сүзләр “Мәктәп” темасына)
  • Бүген без сезнең белән “Мәктәп” темасына караган лексиканы кабатлыйбыз, алар белән җөмләләр төзибез, белемнәрне ныгытабыз.
  1. Уку мәсьәләсен чишү.
  2. “Танышу”
  • Укучылар, әйдәгез танышабыз. Мин –… . Ә син кем? (чылбыр буенча укучылар бер-берсеннән сорыйлар)
  1. “Бар! Юк!”
  • Укучылар, без кайда? (Сыйныфта)
  • Әйдәгез, сыйныфта нәрсә бар? Нәрсә юк? уенын уйныйбыз. Кем укытучы була? (берәмләп укучылар тактага чыга һәм рәсемне алып укучылардан сорыйлар: Бу нәрсә? … сыйныфта бармы? Җавапны алгач, тактага БАР яки ЮК сүзе янына рәсемне ябештерәләр)
  1. “Әйе, юк, түгел” сүзләрен кабатлау.
  • Бу … (китапмы)? (ЮК, бу китап ТҮГЕЛ. Бу дәфтәр). (Укучыларга рәсемнәр күрсәтәм, сораулар бирәм)
  1. “Уйлап тап!” уены
  • Укычылар, монда нинди сүз яшерелгән? (Укучы бер рәсемне каплап тота. Укучылар аңарга сорау бирәләр: Бу китапмы? Бу акбурмы? … Сүзне дөрес итеп әйткәнче уйнала)

5*. “Рюкзакта нәрсәләр бар? Ничә?”

  • Укучылар, рюкзакта нәрсәләр бар? Әйдәгез карыйбыз. (Рюкзактан мәктәп кирәк яракларын алып, аларның ничә икәнен әйтү)

6*. “Кайда? Нинди?”

Сораулага җавап бирү.

  • Китап кайда? (өстәлдә)
  • Сыйныфта нәрсәләр бар? (дәфтәрләр)
  • Линейка нинди? (озын, кыска)
  1. Рефлексия.
  • Укучылар без бүген нәрсә турында сөйләштек? Нинди темага сөйләштек? (Мәктәп турында, мәктәп темасы)
  • Мәктәп турында нинди сүзләр беләбез? (берничәсен әйтеп чыгу)
  1. Үзбәяләү.
  • Укучылар, бүген кем тырышып эшләде, кем бик яхшы эшләде? Үзебезгә билге куйыйк. (Бармаклар белән “яхшы”, “бик яхшы”, “начар” күрсәтәм. Укучылар кул күтәреп үзләрен бәяли)
  • Сез бик яхшы эшләдегез. Мин сезгә яхшы билгеләрне “куям” – “5”ле наклейкаларын бирәм. (Укучылар үзләренең көндәлекләренә ябештерәләр)

Әлеге материалда чит автор хокуклары бозылмады. Моның өчен закон каршында бөтен җаваплылыкны үз өстемә алам.

 

 

Хайваннарның күптөрлелеге 2класс (әйләнә-тирә дөнья фәне)


хайваннарның

Арча муниципаль районының “Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесының башлангыч сыйныфлар укытучысы Фәйзрахманова Физия Әхъяр кызы.Тема:  “Хайваннарның күптөрлелеге” (2класста әйләнә-тирә дөнья фәненнән күрсәткән ачык дәрес эшкәртмәсе).

 

Максат:

  1. Хайваннарның төрләрен кабатлау. Кыргый һәм йорт хайваннарының аермалы якларын ачыклау.
  2. Хайваннар дөньясы турында яңа мәгълүмат бирү. Хайваннарның төрлелеген, бер-берсеннән авырлык, гәүдә формасы белән аерылып торуын, аларның яшәү тирәлеген, бер-берсенә бәйлелеген аңлату.
  3. Үзеңне чорнап алган тирәлекне яратырга, аны сакларга өйрәтү. Игътибарлылык, күзәтүчәнлек сыйфатлары тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

  1. Шәхескә юнәлдерелгән универсаль укыту гамәлләре:үз фикереңне булдыру, үз уңышларың, уңышсызлыкларыңның сәбәпләрен ачыклау.
  2. Регулятив универваль укыту гамәлләре:бирелгән план ярдәмендә эшли белергә өйрәнү.
  3. Танып – белү универсаль укыту гамәлләре:дәреслекне белешмә чыганагы итеп куллана белү, төркемнәрдә эшләү .
  4. Коммуникатив универваль укыту гамәлләре:башкаларның сөйләмен тыңларга һәм аңларга, төркемдә һәм парларда эшләргә өйрәнү, башкаларның җавапларын исәпкә алып, үз фикереңне җиткерү.

Җиһазлау: дәреслек, проектор, ноутбук, презентация, аңлатмалы сүзлек,рәсемнәр.

Эш формалары: парлар һәм төркемнәр белән эш, мөстәкыйль эш.

Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше.

Таң ата да кояш чыга!

Кояшны сәламли көн!

Мин сәламлим Сезне дуслар,

Хәерле көн!

  1. Белемнәрне актуальләштерү

Дәресебезнең темасын  табышмакларга җавап табып белербез.

Хайваннар турында табышмаклар әйтелә.

-Табышмакларның җавапларын бер сүз белән ничек дип атыйбыз?

-Хайваннар.(дәреснең темасын, максатын билгеләү)

III. Хайваннарның төркемнәрен кабатлау.

1.Хайваннар турында әңгәмә.

-Хайваннар нинди төркемнәргә бүленә, аларның исемнәрен хайваннарның аерымлык билгеләре аша билгелик. (Алдан әзерләнгән балалар сөйли)

2.Гәүдәсе мамык, каурый белән капланган, ике аяклы хайван.

Кошлар

Кошлар-тәннәре каурый белән капланган хайваннар. Җир шарында кошларның ун меңгә якын  төре билгеле. Оча, йөгерә, йөзә торган кошлар була. Алар канатлары ярдәмендә очалар, аяклары ярдәмендә йөзәләр, йөгерәләр, томшыклары ярдәмендә азык  ашыйлар.

  1. Гәүдәләре өч өлештән тора, өч пар аяклары бар.

-Бөҗәкләр

Дөньяда миллионнан артык төр бөҗәк билгеле. Аларны бөтен җирдә очратырга була.Бөҗәкләрнең тәне 3 өлештән тора: баш, күкрәк, корсак. Баш өлешендә мыеклар, күзләр, авыз,  күкрәктә канатлар һәм  өч  пар аяк урнаша.

4.Канаты бар, очалмый, коры җирдә торалмый.

 Балыклар 

Балыклар суда яшәүче хайваннар. Саңаклары белән сулыйлар. Тәннәре тәңкә белән капланган. Суда койрыклары һәм йөзгечләре ярдәмендә хәрәкәтләнәләр. Балыклар уылдык чәчеп үрчи.

 5.Суда да, коры җирдә дә яши ала торган хайваннар нинди төркемгә керә?

Җир-су хайваннары

Җир-су хайваннарына бакалар, гөберле бакалар, тритоннар керә. Алар суда да, коры җирдә дә яши алалар. Бездә бакаларны һәм  гөберле бакаларны очратырга була.

6.Салкын канлы, коры тиреле хайваннар төркеме ничек дип атала?

Сөйрәлүчеләр

Сөйрәлүчеләр яки рептилияләр җиде мең төрне үз эченә ала. Аларга кәлтәләр, еланнар, ташбакалар, крокодиллар керә.  Сөйрәлүчеләр – салкын канлы хайваннар, тиреләре коры.

  1. Гәүдәләре йон белән капланган, дүрт аяклы, балаларын сөт белән тукландыручы хайваннар.

-Җәнлекләр

Җәнлекләр тәннәре йон белән капланган һәм балаларын  сөт белән туендыручы хайваннар. Йорт һәм кыргый хайваннар була.

– Кыргый хайваннар табигатьтә яши, азыкны үзләре таба, яшәр өчен урын төзи, балаларын үзләре үстерә.

  1. -Ничек уйлыйсыз: йорт хайваннары кайдан килеп чыккан соң?

-Йорт хайваннары кеше янәшәсендә яши, аларны кеше тәрбияли, ашата, чистарта, сәламәтлеге турында кайгырта. Җәй көне аларга күп итеп азык  әзерли, җылы абзарлар төзи.

-Кешеләр ни өчен йорт хайваннарын асрыйлар?

Сыер кешегә нинди файда китерә? Сөттән нәрсәләр ясыйлар?

  1. Игътибарлылыкка бирем.” Хайваннарны тавышлары буенча таны”
  2. Физкультминутка “Күрсәт әле үскәнем, ничек йори аюлар, ничек сикерә куяннар, ничек кошлар очалар, ничек кычкыра бакалар”…,
  3. Яңа тема өстендә эш

 Бүген без сезнең белән хайваннар дөньясы турында сөйләшүне дәвам итәбез.  Бүгенге дәрестә аларның ИҢ –ИҢ нәре турында сөйләшербез. (Алдан әзерләнгән балалар сөйли)

-Урманда да түгел, коры җирдә дә түгел, океанда бер зур йорт яши. (Кит).

 1 слайд. Кит

  -Китлар балыклар, диңгез хайваннарын ашыйлар. Балаларын сөт белән туендыралар. Алар 90-110 тонна авырлыкта булалар. Бер көнгә 4 тонна азык ашыйлар.Зәңгәр кит дөньядагы иң зур хайван. Алар 35 метр озынлыкта, 30 фил кадәр авырлыкта булалар.

2 слайд. Фил

Әрекмәндәй зур колак, аяклары зур колач,

  Борыны җиргә тигән,  килгән ул ерак илдән.(Фил)

Африка филе- җир йөзендә иң зур хайван. Филләр үлән, яфрак һәм агачларның җимешләре белән тукланалар. Аның тамагын туйдырыр өчен 150-180 кг азык кирәк. Филнең биеклеге 4-5 метр, авырлыгы 7-8 тонна.Филне борыны хобот дип атала.

Слайд 3. Жираф

Озын муенын сузып, үзен бик горур тоеп,

Болын-далада йөри, биектән барсын күзли.Ул нәрсә ?

    Жираф – җир йөзендәге иң биек хайван. Аның биеклеге 6 метр. Ачык сары төстәге тәне кара таплар белән капланган. Озын муены ярдәмендә агачларның иң өстәге яфракларын өзеп ала. Жирафка иелергә бик читен.Су эчү өчен ул алгы аякларын аерып куя һәм озын муенын бөгә.

Слайд 4. Страус-тәвә кошы

Җырлый алмый, сайрый белми, канаты бар оча алмый.

Ни гаҗәптер аны һәркем, зур кош диеп атый.

Тәвә кошы -страус– дөньядагы иң зур кош санала. Аларның биеклеге 2,5 метр, авырлыклары 50 кг. Алар Африкада һәм Көньяк Америкада яшиләр. Тәвә кошы оча белми, ләкин ат шикелле  бик әйбәт  чаба. Үлән, вак бөҗәкләр ашый.

Слайд 5.   Колибри

Дөньядагы иң кечкенә кош –колибри .Ул Көньяк Американың урманнарында яши. Иң кечкенә колибри бал корты зурлыгында. Аны чебен-кош дип тә атыйлар. Ул әчтерхан чикләвеге кадәр оясында борчак зурлыгындагы йомыркалар салып бала чыгара.

Слайд 6.Ташбака.

Аягын, башын яшерә таш күлмәге эченә.

-Укучылар бу нәрсә ? Нәрсәнең таш күлмәге бар ?

Ташбакалар- җир йөзендәге иң борынгы хайваннар. Алар бик озак, 100 яшьтән дә артык яшиләр. Үлән, суүсемнәр, бака, балык ашыйлар. Бик озак ашамыйча да  тора алалар. Суыкта йокыга талалар.

Слайд6.  Пингвин

Ак күлмәк, кара костюм бик килешә бу кошка.

Оча белмим дип аптырамый, шәп йөзә ул диңгездә.

-Пингвиннар кош булсалар да оча белмиләр, әмма бик яхшы  йөзәләр. Пингвиннарның барлыгы 18 төре билгеле. Иң зурысы – император пингвины. Аның озынлыгы 120 см га җитә. Ә авырлыгы – 40 килограмм. Пингвиннар уртача 25 ел яшиләр.

  1. Физкультминутка “Оча-очмый” уены

VII. Рефлексия. Әйдәгез, белемнәребезне тикшереп карыйк.

                                        Хайваннар турында викторина

-Бөҗәкләрнең ничә аягы була? -6

-Кошларны һәм җәнлекләрне дәвалаучы әкият героеның исеме? (Айболит).

– Бөҗәкләрдә ничә канат була ? -4

-Әкиятләрдәге хәйләкәр хайван?  (төлке)

-Үрмәкүчнең ничә аягы була?-8

-Канаты булса да,оча алмаучы кош?  (пингвин)

-Иң кечкенә кош?  (колибри)

-Авыру хайваннарны дәвалаучы һөнәр иясе кем дип атала? (ветеренар)

-Иң зур оча белмәүче кош?-(страус)

-Крокодил һәм кошларның нинди уртак яклары бар? (йомырка салалар)

-Хайваннарны өйрәнүче фән ничек атала? (зоология)

  • Фантастик рәсем. 69бит.

Дәреслектәге фантастик рәсемдә кайсы хайваннарның тән өлешләре берләштерелгән? (тиен, балык, чикерткә, әтәч, кош.)

Төркемнәрдә эш:  фантастик рәсем ясарга

VIII. Йомгаклау.

-Бүгенге дәрестә без нәрсәләр турында кабатладык? Нинди яңалык белдек ?

 Үзбәя

Дәрес материалын бик яхшы үзләштердем, иптәшләремә булыша алам – “ 5”

Яхшы эшлим, материалны аңладым – “4”

Иптәшләремнең ярдәменә каршы килмим – “3”

Өй эше: “Минем яраткан йорт хайваным” дигән темага хикәя язарга.

 

 

 

Фигыль заманнары (3нче сыйныфта татар теле дәресе)


фигыль

 Казан шәһәре Совет районы   187нче күппрофильле лицейның  туган тел һәм әдәбияты укытучысы Алексеева Миләүшә  Роберт кызы. Тема: Фигыль заманнары (3нче сыйныфта татар теле дәресе)

 Дәреснең максатлары.

  1. Белем бирү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе):
  • фигыльнең мәгънәсе һәм сораулары белән таныштыруны дәвам итү, аны башка сүз төркемнәреннән аерырга өйрәтү; фигыль заманнарын билгели белү күнекмәләрен булдыру.
  1. Үстерү максаты (дәреснең метапредмет нәтиҗәсе):
  • уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү; гомумиләштереп нәтиҗә ясый белү; парлап сөйләшү барышында үз фикереңне аңлата, раслый, әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек итеп җавап бирә белү.
  1. Тәрбия максаты (шәхси нәтиҗә):
  • әйләнә-тирәдәге матурлыкны күрә белү, күзәтергә өйрәнү һәм эстетик хисләр формалаштыру;

Җиһазлау. 3нче сыйныф өчен татар теле дәреслеге, компьютер, интерактив такта, презентация

 

  1. Мотивацион этап

Уңай психологик халәт тудыру, укучыларны дәрестәге эшчәнлеккә әзерләү.

Укытучы. Кояш чыга, ал нурлары

Тәрәзәне чиртә.

Хәерле иртә, балалар!

– Хәерле иртә!

Укытучы. Авыл буйлап  ап-ак карлар

Йөгерешеп үтә.

Хәерле иртә, укучылар!

– Хәерле иртә!

Укытучы. Тышта, барыгыз да күргәнегезчә, кыш ае. Бар җирдә аклык, сафлык хөкем сөрә. Табигатьнең шушы аклык, сафлык нурлары сезнең күңелләрегезгә иңсен.  (Укучылар бер-берсен сәламлиләр. Хәерле көн телиләр.)

  1. Сл.1(экранда кышкы табигать күренеше)

Укытучы. Шушы рәсемгә карап, дәресебезне Фирүзә Җамалетдинованың “Бәсле иртәдә” дигән шигыре белән башлыйк әле.(196нчы күнегү)

Ап-ак шәл итеп япкан,

Энҗе итеп тә таккан:

Бәскә төреп каенны,

Кыш үткән безнең яктан.

Кыймыйм “аһ!” дияргә дә,

Куркам мин тияргә дә,

Бәсләр коелыр кебек,

Бар ямь җуелыр кебек.

Укучылар, сезнең мондый күренеш белән очрашканыгыз бармы? (Укучылар игътибар белән карыйлар.)

-Әйе, очрашканыбыз бар.

Укытучы. Тексттагы барлык сүзләр дә аңлашыламы?

-Әйе.

Укытучы. Бәс нәрсә ул?

Көтелгән җаваплар:

Агачлар ап-ак була.

-Агач ботаклары бик матур була.

-Русча иней була.

-Рәсемдә күрәбез: агачларның ботакларын бәс сарган.

3.Сүзлек эше.

Укытучы. Җуелыр дигән сүзнең мәгънәсен аңлыйсызмы?

Көтелгән җаваплар:

Югалыр дигән мәгънәдә.

Бетәр дигән мәгънәдә дип аңлыйм.

Укытучы. Ә кыймыйм дигән сүзнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз?

Көтелгән җаваплар:

-Батырчылык итмим.

-Русча – не осмеливаюсь.

Укытучы. Бу сүз нинди формада килгән?

-Юклыкта килгән.

 

  1. Актуальләштерү

1.Фигыльнең мәгънәсе һәм сораулары белән таныштыру.

Укытучы.   Күнегүнең биремен укыйбыз:

калын хәрефләр белән бирелгән фигыльләрне табып, сораулар куй.

Укучылар,без фигыль турында нәрсәләр беләбез? Искә төшерик әле.

Көтелгән җаваплар:

-Фигыль эш-хәрәкәтне һәм хәлне белдерә;

-Фигыль нишләде? нишләгән? нишли? нишләр? нишләячәк? сорауларына җавап бирә.

-Фигыль барлыкта, юклыкта килэ.

Сл.2 (экранда схема)

Укытучы. Фигыльләргә сораулар куеп барабыз:

Япкан- нишләгән?

Таккан –нишләгән?

Үткән –нишләгән?

Кыймыйм- нишләмим?

Куркам- нишлим?

Коелыр –нишләр?

Җуелыр – нишләр?

 

III. Уку мәсьәләсен кую

Укытучы. Бу фигыльләр эш-хәлнең кайсы вакытта  үтәлүен белдерәләр?

 Көтелгән җаваплар:

-Таккан, үткән –үткән  вакытта;

-Кыймыйм (кыям), куркам –хәзерге вакытта;

-Коелыр, җуелыр –киләчәк вакытта;

Укытучы. Вакытта сүзен заманда дип тә әйтәбез.

Димәк, безнең бүгенге тема нинди булыр?

Көтелгән җавап:

-Фигыль заманнары.

Укытучы. Дәфтәргә теманы язабыз.

Дәфтәр битен 3кә бүлеп, заманнарны язабыз, сүзләрне тиешле графага урнаштырабыз.( Дәфтәрләрдә эш.)

Фәрит абыйның киңәшен укыйбыз.(101нче бит: кагыйдә)

Нәтиҗә.

Укытучы.Димәк, фигыль эшнең кайсы вакытта үтәлүен белдерә?

Көтелгән җаваплар:

-Үткән заманда фигыль эшнең сөйләү вакытыннан элегрәк үтәлүен белдерә;

-Хәзерге заманда фигыль эшнең сөйләү вакытында үтәлүен белдерә;

-Киләчәк заманда фигыль эшнең сөйләү вакытыннан соңрак үтәлүен белдерә.

Физминут. Ак куян. (Ял итү. Хәрәкәтләр ясау) 

IV.Уку мәсьәләсен чишү

Фигыль заманнарын билгели белү күнекмәләрен булдыру.

197нче күнегү.

(Укучылар текстны укыйлар).

Укытучы .

1нче төркем үткән замандагы фигыльләрне;

2нче төркем хәзерге замандагы фигыльләрне;

3нче төркем киләчәк замандагы фигыльләрне үрнәктәгечә язып тикшерәсез.

Көтелгән җаваплар:

1нче төркем.

-Үткән замандагы фигыльләр: төренгән, капланган;

2нче төркем.

-Хәзерге замандагы фигыльләр: күренә, үсә, ярата;

3нче төркем.

-Киләчәк замандагы фигыльләр: йомылыр, калыр.

Сл.3.(экранда сүзләр) “Парын тап!” уены.

умылся                   язабыз

позавтракал           укыйбыз

пошел                     саныйбыз

пишем                    барачаклар

читаем                    юынды

считаем                  ашады

пойдут                    китте

Укытучы. 199нчы күнегүдәге җөмләләрне татарчага тәрҗемә итегез:

1.Утром я умылся, позавтракал и пошел в школу.

 

  1. В школе мы пишем, читаем, считаем.

 

3.После уроков ребята пойдут в музей.

Көтелгән җаваплар:

1нче төркем.

-Мин иртән юындым, ашадым һәм мәктәпкә киттем.

2нче төркем.

-Мәктәптә без язабыз, укыйбыз, саныйбыз.

3нче төркем.

-Дәресләрдән соң балалар музейга барачаклар.

  1. Ныгыту

 Темага караган фигыльләрне сөйләмдә активлаштыру.

Сл.4 (рәсемнәр:“Кибет”, “Китапханә”, “Стадион”, “Парк”, ”Даруханә”, “Троллейбус”, “Музей”, “Бассейн”,”Мәктәп”, “Өй”)

Укытучы. Карточкаларда язылган фигыльләрне кулланып, үзегезгә ошаган бер рәсемне сайлап алып, диалог төзеп карагыз.

(укучыларның җаваплары)

Сл.5 (рәсемнәр:“Кар бөртеге”, “Кояш”, “Тамчы”, “Җил”, “Чыпчык”, “Тимераяк”, “Рольле уен”)

Һәр төркем үзенә ошаган бер рәсемне сайлап ала һәм  сөйләм (монолог) төзи.

(укучыларның җаваплары)

  1. Рефлексия

200нче күнегү.

Бирем: фигыльләрне таблицага урнаштырып язарга.

Көтелгән җаваплар:

Үткән заман: карадылар,укыган, аңлады.

-Хәзерге заман: сөйли, белә, шылтырый.

-Киләчәк заман: әйтәчәк, кайтыр, язачак, дуслашачак, карар.

Укытучы. Кемнең 1 хатасы да юк –кызыл төсле түгәрәк, кемнең 1-2 хатасы бар – яшел төсле түгәрәк, кемнең 3-4 хатасы  – сары төсле түгәрәк ала.

Димәк, укучылар, без бүгенге дәрестә нәрсәләр өйрәндек?

Көтелгән җавап:

-Без фигыль заманнарын өйрәндек: үткән заман, хәзерге заман, киләчәк заман.

VII. Өй эше

1.Фигыль заманнарына 2шәр сүз уйлап язып килергә, берсе калын, берсе нечкә әйтелешле булсын.

2.*Шул сүзләр белән җөмләләр  уйлап язарга.

 

ПРЕЗЕНТАЦИЯ: https://cloud.mail.ru/public/qZS8/Sr53uqDAx

 

Идрис Туктар “Серле тартма” хикәясе


серле тартма

Саба муниципаль районы муниципаль бюджет белем учреждениесе шәһәр тибындагы  Байлар Сабасы бистәсе гимназиясенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Шәрифуллина Гөлнара Тимерхан кызы. Тема: Идрис Туктар “Серле тартма” хикәясе. (3 нче сыйныфның рус төркемендә укудан уздырылган ачык дәрес планы)

  Тема:  Идрис Туктар “Серле тартма” хикәясе.

Максат:

  1. Укучыларны Идрис Туктарның “Серле тартма” хикәясе белән таныштыру; безнең якларда кышлаучы кошлар турында өстәмә мәгълүмат бирү.
  2. Укучыларның аңлап уку, сәнгатьле сөйләү, бәйләнешле сөйләм төзү күнекмәләрен үстерүне дәвам итү.
  3. Кыш көне кошларга ярдәм итәргә кирәклеген төшендерү; матурлык күрергә өйрәтү.

Материал: “Әдәби уку”, рус телендә гомуми белем бирү мәкт. 3 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен)/ 1 нче кисәк/ Ф.Ш.Гарифуллина, И.Х.Мияссарова, “Мәгариф-Вакыт” нәшр., 2013.

Җиһазлау: компьютер, проектор, презентация   Идрис Туктар “Серле тартма”.

Дəрес барышы.

  1. Оештыру өлеше.

Уңай психологик халәт тудыру:

  • Исәнмесез, укучылар!
  • Хәерле көн!

Дежур укучы

II Белемнәрне актуальләштерү

  1. Өй эшен тикшерү.
  2. Фонетик күнегү. (1 нче слайд).
  3. Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру.

1.Мин сезгә серле тартма алып килдем. Аның эчендә нәрсә дип уйлыйсыз?  Шушы саннарны сез үсү тәртибендә тезергә тиеш буласыз, саннар артында хәрефләрне тезеп, сүз килеп чыгарга тиеш.

– Серле тартма дигән сүз килеп чыкты. Серле тартма дигән сүзне ничек аңлыйсыз? Нинди тартмалар булырга мөмкин?

  1. Дәреснең темасын, максатын әйтү.

– Димәк дәреснең темасы ничек булыр инде? (2 нче слайд)

– Ә максаты?

  1. Уку мәсьәләсен кую.

– Бүгенге дәрестә И.Туктарның “Серле тартма” хикәясен укырбыз. Автор нәрсәне “серле тартма” дип атаган икән? Әсәрне укыгач, шул сорауга җавап табарбыз.

  1. Укучыларга Идрис Туктар турында кыскача мәгълүмат бирү. (3 нче слайд)

 Идрис Туктар (Идрис Ильяс улы Туктаров) — зур тормыш һәм иҗат юлы узган әдип. Ул элекке Уфа губернасының Уфа өязе Сәфәр волосте (хәзерге Башкортстан Республикасының Благовар районы) Булышлы авылында фәкыйрь игенче гаиләсендә туа. Ун яшеннән Идрис алтын приискасында эшли башлый. Бер үк вакытта өч сыйныфлы рус мәктәбендә белем ала. Соңрак Уфа шәһәрендә дүрт училищеда, 1932— 1936 елларда Казан дәүләт педагогия институтында укый. 1915 елның көзендә солдатка алына. И. Туктар өч сугышта: Беренче бөтендөнья һәм Гражданнар сугышында, Бөек Ватан сугышы фронтларында тупчы булып сугыша. Сугыштан соңгы елларда Татрабфакта, Киевта суднолар төзү техникумында укыта, Яшел Үзән шәһәр китапханәсендә мөдир, күптиражлы газета редакциясендә тәрҗемәче булып эшли.

Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен әдип «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнә.

И. Туктар 1982 елның 20 октябрендә вафат була.

  1. Сүзлек эше.

серле – волшебный

икән – если

гади – простой

көч – сила

ярма – крупа

тышка эләргә – повесить на улицу

азык – пища; корм

 6.Дәреслек белән эш.

  • Хикәяне үрнәк уку (укытучы укуы)
  • Сорауларга җавап бирү

–  Серле тартманың сере нидә?

–  Серле тартма янына нинди кошлар килә?

–  Ни өчен кошлар серле тартманың янына үзләре үк очып киләләр?

–  Кыш көне кошларга нәрсәне кичерүе авыррак: суыкнымы, әллә ачлыкнымы?

–  Сез кошларга ничек булышасыз?

3)  Ял минуты.

4)  Проблемалы сорауга җавап бирү (4 нче слайд):

– Автор нәрсәне серле тартма дип атаган?

  • Автор кышын кошларга куя торган җимлекне серле тартма дип атаган.
  1. Текстан сүзтезмәләрне таптыру, җөмләләп укыту (парларда эш)
  2. Хикәяне сораулар ярдәмендә кисәкләр укыту, исем кушу, план төзү.
  3. Рефлексия. Тест эшләтү (карточкада эшләү).

Тест.

1.Кайсы кош урман табибы?

А) Сыерчык    Б) тукран   В) Ябалак

  1. Кайсы кош бездә кышлый?

А) Чыпчык   Б) Сыерчык   В) Кара карга

  1. Җылы якка очып китүче кош?

А) Күгәрчен   Б) Сыерчык   В) Песнәк

  1. Тынычлык символы булган кош?

А) Карга   Б) Песнәк   В) Күгәрчен

  1. Җимлеккә нәрсә куярга?

А) Алма, мандарин   Б) Шоколад   В) Ярма, ипи валчыгы

  1. Кышлаучы кошларга ничек ярдәм итәргә?

А) Җимлек ясарга   Б) Уенчык бирергә   В) Өйгә алып керергә

  1. Кайсы сүз хаталы язылган?

А) Карга    Б) Песнәк   В) Кара бүрек

  1. Кайсы раслау дөрес? (5 нче слайд)
  2. Кошларга кыш көне ярдәм кирәк, чөнки аларга азык табу кыен.
  3. Ул тартма үзе бик гади.
  4. Кошларга ярдәм итмәгез, алар үзләре дә җиңел генә азык таба ала.
  5. Бездә кышлаучы кошлар турында табышмаклар чишү

а) Кигән киеме чуар,
-Чык-чырыйк, дип чырылдар,
Борчак җыяр, кырда кунар.

ә) Үзе аклы-каралы.
Озын һәм җиз койрыклы.
Җәен-далада,
Кышын – калада.

б) Кара жилет, сары күлмәк,
Кара бүреген кияр,
Бертуктаусыз: “Сип, сип”,-дия
Нәрсә сибик, кем белә?

в) Гөлдер-гү, гөлдер-гү,
Кызыл тәпи – кемдер бу?

г) Җәй шакылдый бу чүкеч,
Кыш шакылдый бу чүкеч.
Ничек чыдый бу чүкеч?

  1. “Кыш көне кошлар” тексты белән таныштыру. ( 6 нчы слайд)

Кошлар – бик ашамсак тереклек ияләре. Кыш көне кошлар еш ачыгалар. Кар бураны уйнаганда  һәм чатнама суыкта азык табу аеруча да кыенлаша. Андый вакытта бик күп кош һәлак була. Кыш көне 6 сәгать ашамыйча торса, кош үлә. Шуңа күрә кышын аларга ярдәм кирәк. Җимлекләрне җим салыр өчен уңайлы җиргә эләләр. Тәрәзә янына элсәгез, аларны күзәтү тагын да җайлырак булыр.

Җимлек элү белән эш бетми. Аңа даими җим салып торырга кирәк. Төрле кошлар төрле азык белән туклана.

Чыпчыклар – тары, солы, бодай, ипи валчыгы. Песнәкләр – карбыз төшләре, көнбагыш, ит, туңмай, тары. Карабүрекләр – миләш, балан, алабута орлыгы.

  1. Кошлар өчен ясалган җимлекләр белән таныштыру. ( 7 нче слайд).
  2. Йомгаклау.
  3. Дәрескә нәтиҗә ясау.

– Укучылар без дәрестә нинди хикәя белән таныштык? Аны кем язган?

–  Автор безгә нишләргә куша?

  1. Өйгә эш бирү :
  2. Билгеләр кую.

Укучылар үзләренә билгеләр куялар

  • Менә сезгә кызыл, зәңгәр һәм яшел түгәрәкләр. Әгәр бүгенге дәрестә “5”ле гә җавап бирдем дисәң  яшел түгәрәкләрне, “4” ле гә зәңгәр түгәрәкләрне, ә инде  “3” ле гә җавап бирдем дип уйласаң кызыл түгәрәкләрне сайлап алып миңа бүләк итеп  калдырырсыз.
  • Ни өчен кызыл түгәрәкне сайладың?
  • Сез иптәшегез белән килешәсезме?
  • Нәтиҗәләр нинди?
  • -Тагы да нәрсәләр эшләргә тиешсез?
  • Бүгенге белемнәрне кайда һәм ничек кулланырга мөмкин?

Дәрес тәмам. Сау булыгыз!

__________________________________________________

Презентация: https://cloud.mail.ru/public/gPwc/15YuGHzPL

Сан төркемчәләре


  сан төркемчәләре
Әтнә муниципаль районы муниципаль бюджет белем учреждениесе Сибгат Хәким исемендәге Күлле-Киме төп гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Сафина Римма Ришат кызы. Тема: Сан  төркемчәләре. 6нчы сыйныф.

Тема: Сан төркемчәләре

Теманың максаты:

1.Белем бирү:  саннарны искә төшерү,  алган белемнәрне камилләштерү;

  1. Фикерләү сәләтен үстерү: укучыларның сөйләм телләрен, иҗади фикер йөртү сәләтләрен, танып-белү активлыгын һәм мөстәкыйльлекне , бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү.
  2. Тәрбияви: татар театрын күзәтү, онлайн-сәяхәт аша туган телебезгә мәхәббәт, милләтебез һәм телебез белән горурлану хисләре тәрбияләү

Дәреснең тибы: яңа тема аңлату һәм белемнәрне системага салу дәресе.

Дәрес формасы: уен-дәрес

Дәрес методы: өлешчә эзләнү

 

Предметара бәйләнешләр: әдәбият, сәнгать, рус теле, музыка, география.

Җиһазлау: Интерактив такта,проектор, ноутбук, презентация ,таратма материаллар (карточкалар, схемалар,таблица)

Төркемнәрне оештыру: Төркемнәрдә, индивидуаль  һәм  парлы,күмәк  эш.

 

Дәрес барышы:

 

  1. Исәнләшү.
  2. Минем кулымда ҖИР шары. Географиядән беләсез ул 6 континенттан тора.Континент нәрсә әле ул, синонимы бармы?

(укучылар җавабы)

-Әгәр тел белемен континентларга бүлсәк ничә материк булыр иде?

(укучылар җавабы)

– Шушы 6 континетның без кайсы өлкәсендә яшибез?

ЕВРАЗИЯ. (укучылар җавабы)

-Тел белеменең кайсы өлкәсен өйрәнәбез?

– МОРФОЛОГИЯ. (укучылар җавабы)

– Һәр континент дәүләтләргә бүленә.

-ТР, Марий Эл, Удмуртия,

– Морфология нинди өлкәләргә бүленә?

Һәр материкның рельефы төрле булган кебек, сүз төркемнәренең дә вазифалары төрле, бар охшаш яклары, бар аермалары. Без сезнең белән Морфологиянең кайсы  дәүләтендә сәяхәт итәбез әле?

  • Сан.
  • Санның нәрсәләрен өйрәндек?

Белдерелүен, сорауларын, исемләшүен, җөмләдә нинди кисәк булуын, ясалу төрләрен. (укучылар җавабы)

  • Рәвеш, сыйфат белән чагыштырып карасак, нәрсәне өйрәнмәгәнбез әле без.

Төркемчәләрен. (укучылар җавабы)

  • Дөрес. Димәк бүгенге тема, Сан төркемчәләре. Дәфтәрләргә числоны, сыйныф эшен, теманы язып куябыз.
  • Сан нәрсәне белдерде әле?
  • Предметның санын. Исәбен белдереп, ничә, күпме, никадәр, ничәнче, ничәләп, ничәү, ничәшәр сорауларының берсенә җавап бирүче сүз төркеме сан дип атала.
  • Әйдәгез 5 цифрын тактага языйм да, сан сорауларына җавап биреп барыйк әле. НИЧӘ- 5; күпме-5; никадәр-5; НИЧӘНЧЕ- 5+енче; НИЧӘШӘР? КҮПМЕШӘР?- 5+әр; НИЧӘЛӘП? – 5+ләп; НИЧӘҮ?- 5+әү;
  • Мәгънәләре һәм грамматик билгеләре буенча саннар 5 төркемгә бүленәләр: микъдар саны (предметның төгәл санын, исәбен белдерә), Тәртип саны предметларның саналу яки урнашу тәртибен белдерә,Бүлем саны предметларның тигез әлешләргә бүленүен белдерә,Чама саны предметның санын якынча белдерә. Җыю саны бер төр предметларның бергә туплану исәбен белдерә.(СЛАЙДЛАРда ныгыту)

 

“Үз сүзеңне тап уены”

  • 5 укучы тактада 5 төркемчәгә бүленә. Укытучы саннар кергән җөмләләрне укый. Һәркем үз санын дөрес урнаштырырга тиеш.

Ике укучы “Ялкын”,”Салават күпере”  журналларыннан сибелгән татар халкы турында саннар кертеп текст төзи.

Тулырак…