fbpx
13.02.2012

Кризис һәм балалар


       Бик кырыс заманда яшибез. Икътисадый тотрыксызлык, эшсезлек күп кенә гаиләләрнең тормышын астын-өскә китерде. Бигрәк тә бер гаепсез балалар ата-аналары тарафыннан төрле кимсетелүләргә дучар ителә.Өйдән качып киткән, үз-үзен үтергән балалар саны арта. Илдә һәр елны 6 меңнән артык бала үз-үзенә кул сала. Бу – көн саен 17-18 бала үз теләге белән теге дөньяга китә дигән сүз. Атна саен йә тегендә, йә монда асылынып үлгән балалар турындагы хәбәрләр ишетелеп тора. Хәтта авыл балалары үз-үзенә кул сала башлады. Безнең авылдан дүрт чакрым гына ераклыктагы Мәмсә авылында җиденче сыйныфта укучы кыз баланың көпә-көндез асылынып үлүе бөтен тирә-якны тетрәндерде. Ишетелгән хәбәрләргә караганда, кыз әти-әнисенең кыйммәтле телефон алып бирмәвенә үч итеп якты дөнья белән бәхилләшкән. Менә шундый шартларда балалар белән ата-аналар арасында рухи якынлыкны, мәхәббәтне ничек сакларга? Ничек итеп үз язмышларын куркыныч астына куйган балаларны вакытында туктатып, явыз үлем кочагыннан йолып алырга?

Ата-ана бернинди кризиска, тормыш авырлыкларына карамыйча үз баласын бернинди дә шартлар куймыйча яратырга тиеш. Эштән кыскартылу, акчасызлык, тормыш мәшәкатьләре, кредит түләүләр берсе дә баланы яратуга киртә булырга тиеш түгел. Ләкин бу һич тә аны сукыр мәхәббәт белән яратуны аңлатмый. Билгеле, баланың кайбер начар яки сәер гадәтләре өлкәннәрне сагайтырга тиеш. Бу вакытта аңа шул гадәтләрдән арынырга ярдәм итү кирәк. Әгәр син эшсез калгансың икән, өстәвенә, ипотека, кредит түлисең бар икән, иң элек үзеңне кулга алырга тырыш. Моның бөтен ачуын балаларга чыгарырга ярамый. Тырышкан – табар диләр. Иң мөһиме – төшенкелеккә бирелмәскә, эзләргә, табарга кирәк. Һәр авырлыктан, һәр кыен хәлдән чыгу юлы бар.

Кризис – ул капиталистик җәмгыятьтә әледән-әле кабатланып тора торган икътисадый күренеш. Ул әле Кыямәт түгел. Шуңа күрә кризис дип артык чәбәләнмәскә, беразга дөнья куудан туктап, тормыш мәгънәсе турында уйланырга кирәк.

Ата-аналарның үз проблемалары, мәшәкатьләре күп булса да, игътибарны башка нәрсәгә юнәлтмичә, бала белән һәрвакыт икәүдән-икәү генә калып аралашу, кирәк чакта аны юату, иркәләү әһәмиятле. Бу минутларда бала: «Хәзер әнием (әтием) минем белән. Мин аның өчен иң кадерле һәм якын кеше!» – дип әйтерлек булсын. Гаиләдә берничә бала үскәндә мондый аралашулар аеруча кирәк.

Кризисның алга таба нинди нәтиҗәләр китерәсен берәү дә белми. Барысы да Аллаһы тәгалә кулында. Нәкъ менә шушы билгесезлек кешеләрне куркыта да инде. Куркыныч киләчәк турында һич кенә дә балалар барында артыгын сөйләшмәскә кирәк. Акча юк, иртәгә ничек ипи алырбыз, фатир өчен ничек түләрбез дип чаң сугу, елау-сыктаулар, акыру-бакырулар сезгә бер тиенлек тә файда китермәячәк. Моңарчы иркен яшәргә өйрәнгән, нәрсә сораса шуны алдырырга күнеккән балалар тормышны үзләренчә кабул итә. «Юк», «җитми» дигән төшенчәләрне алар үзләрен санга сукмау дип исәпләячәкләр һәм сездән читләшеп, үз эчләренә бикләнәчәкләр. Менә шундый вакытта балада төрле караңгы уйлар, әти-әнидән үч алу теләге, куркыту хисе, үзен юк итү омтылышы барлыкка килә дә инде. Шуңа күрә сезгә килгән авырлыкны бөтен гаилә әгъзалары белән бергә утырышып хәл итү мөһим. Балалар сезнең өчен иң якын кешеләр, шулай булгач, алар әти-әниләренең хәлен аңларга, аларга ярдәм итәргә, булышырга тиешләр. «Минем өем – минем крепостем» дигән принцип белән яшәгез. Кризиска каршы торучы төп көч – ул син үзең. Хөкүмәт ярдәм итәр, дуслар булышыр, берәр җай чыгар әле дигән хыялый уйларыгызны башыгыздан чыгарып ташлагыз. Үзегезнең һәм балаларыгызның мөмкинлекләрен, сәләтләрен билгеләгез, кем гаиләгә ничек файда китерә ала – шуны хәл итегез. Әйтик, малаегыз мәктәптән кайткач белдерүләр ябыштырып йөреп акча эшли ала ди, эшләсен. Балаларыгызга һәртөрле хезмәтнең акча китерүен аңлатыгыз. Үз хезмәте белән аз гына акча алып кайтса да, аны хуплагыз, гаилә бюджетын тагын ничек үстереп булуы турында бергәләшеп матур планнар корыгыз. Гаиләгезгә мөмкин кадәр күбрәк игътибар бирергә тырышыгыз. Елыйсыгыз килсә дә, елмаегыз. Күбрәк көлегез, шат булырга тырышыгыз.

Бүгенге тормыш чын талантлы, белемле кешеләргә үсәргә, акча эшләргә мөмкинлек бирми. Ришвәтчелек сазлыгына кереп баткан җинаятьчел җәмгыятьтә иманлы кешеләргә яшәве бик кыен. Шуңа күрә суицид, үз-үзеңә кул салу хәзер зур бер проблемага әверелде. Соңгы 10 елда яшүсмерләр арасында үз-үзен үтерүләр ике тапкыр арткан. 13-14 яшьлек вакыт – малайлар өчен дә, кызлар өчен дә бик куркыныч чор. Без яшәгән илнең идеологик кыйбласы булмау рухи тәрбиясезлеккә, әхлаксызлыкка алып килде. Яшәүнең мәгънәсен дөрес аңламау, өметсезлек балаларны төрле ялгыш адымнарга, адашуларга китерә.

Тормышның кадерен белик, җәмәгать! Шуны балаларга да аңлатыйк. Аллаһы тәгалә бүләк иткән һәр көнебезне куанып, шатланып, изгелекләр кылып үткәрик. Балаларыбызны яратыйк, дөньяда мәхәббәтсез яшәп булмый. Авырлыклардан кешелек сыйфатларын югалтмыйча чыгарга өйрәник. Авырлыклардан соң җиңеллек килүен онытмыйк. Чөнки Аллаһы тәгалә Коръәндә әйткән: «Аллаһыдан куркучыга Ул гына чыгу юлын күрсәтәчәк…» («Талак» сүрәсе, 2 аять).

Бары тик бер Аллаһы тәгаләгә ышануга нигезләнгән идеология генә сәламәт яшәүнең нигезе булып тора. Бу хакыйкатьтән тайпылу төрле бозыклыкларга, нәфес алдында табынуларга илтә һәм ахыргы исәптә кешенең үз гомерен үзе өзүенә сәбәпче була.

Шәрехләү