04.04.2019

Кошлар безнең дусларыбыз


Кошлар безнең дусларыбыз
Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы  “Кәкре Елга авылы бюджет гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәпкәчә балалар бүлеге”нең  2нче категорияле  тәрбиячесе Шәрәфетдинова Гөлзада Әнфәс кызы.  Тема:  “Кошлар- безнең дусларыбыз”.  (Коммуникацион сөйләм үстерү эшчәнлегенең  шөгыль планы.)

Максат:  Кышлаучы һәм күчмә кошлар турында күзаллауларын формалаштыру. Кошларга карата  мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык хисе тәрбияләү. Аларны рәнҗетмәскә кирәклеген төшендерү. Шигырьләр, әйтемнәр ятлау, табышмаклар әйтү, җырлар тыңлау.  Хәтер сәләтен үстерү.  Шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләү теләген булдыру.

Тәрбия бурычлары: Кошларга карата  сакчыл караш , мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү.

Үстерү бурычлары: Логик фикер йөртү, гади нәтиҗәләр ясый белергә өйрәтү.

Белем бирү бурычлары:  Кош исемнәрен, гәүдә өлешләрен дөрес атауны, хәрәкәтне белдерүче фигыльләрне, предметның билгесен белдерүче сыйфатларны әйтә белүне ныгыту.

Интеграль белем бирү өлкәләре:  Матур әдәбият белән таныштыру, музыка , аралашу.

Ысуллар һәм алымнар:  Хәрәкәтле уеннар, сорауларга җаваплар, табышмак әйтү, күргәзмә материаллар,әңгәмә, биремнәр, балалар сөйләмен бәяләү,мактау, аудиоязма тыңлау.

Җиһазлар: Кош рәсемнәре, аудиоязмада кошлар тавышлары,магнитофон, туп ,   интерактив такта,“Сыерчык “җырына фонограмма.

Сүзлек өстендә эш: Сырт,туена, каурый, күчмә- перелетные птицы һәм кышлаучы кошлар-зимующие птицы, баш-голава, канатлар- крылья, койрык- хвост, томшык- клюв, тәпи- ноги, гәүдә- туловище.

Әзерлек эше: конспект язу, күрсәтмәлелек әзерләү ,матур әдәбият әсәрләре белән таныштыру,әңгәмә үткәрү, магнитофон язмасы аша кошлар тавышын тыңлау, күчмә кошлар турында рәсемнәр карау,дидактик уеннар уйнау.

Эшчәнлек барышы:

1.Кереш өлеш.

Әкрен генә кошлар тавышы язмасы яңгырый, интерактив тактада кышлаучы һәм күчмә кошлар рәсемнәре урнашкан.

-Хәерле көн ,балалар! Минем янга якынырак килегез,бер-беребезнең кулларын алыйк, елмаеп бер-беребезне сәләмлик һәм үзебезнең күңел җылыбызны иптәшләребезгә бүләк итик.Менә ничек рәхәт булып китте.Рәхмәт,без бер-беребезне ничек яратабыз.Бергәләп ярым түгәрәк булып утырыйк әле.Рәхим итегез.

2.Төп  өлеш. Әңгәмә.

Балалар мин сезгә табышмаклар әйтәм,ә сез җавапларын уйлап җавап бирегез.

1.Озын томшык,ике канат,

Очып килсә,ерткыч бөҗәкләрнең эше харап.

Бу нәрсә? (Кош)

2.Агач башында йорты,

Эчендә яши җырчы.  (Сыерчык)

3.Купшы итеп киенгән,

Кап-кара күлмәк кигән.

Яз килгәнен хәбәр итеп,

Җылы яклардан килгән. (Кара карга)

4.Күлмәге күгелҗем,

Ә түше җем-җем.

Яз җитә: гү-гү-гү!

Дусларыбыз ич безнең бу ! (Күгәрчен) Тулырак…

“Минем кадерлеләрем”. Сыйныфтан тыш чара.


минем кадерлеләрем
 Актаныш муниципаль районы аерым фәннәрне тирәнтен  үзләштерүле  2 санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе озынайтылган көн тәрбиячесе Зарипова Миләүшә Васил кызы. Тема:  “Минем кадерлеләрем”. Сыйныфтан тыш чара.

 

Максат: Укучыларны олыларга игътибарлы булырга, аларны ихтирам итәргә өйрәтү, балаларда ата-анага карата кадер-хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: мәкальләр таблицасы, Ф.Ярулинның “Сез кирәк” шигыреннән өзек, уеннар өчен альбом бите, карандаш, сүзләр җыелмасы.

Материал:  Р.И.Шәяхмәтованың  “Дин-культуралылык билгесе” китабы, “Көч һәм рух тамырлары” китабы, “Әдәплелек дәресләре” китабы, В.Казыйхановның “Тәрбия хәзинәләре” китабы.

Дәрес барышы:

I.Актуальләштерү.

  1. Әти, әни, әби, бабай – болар кемнәр? Бу сүзләрне ничек аңлатырга?

 2.Мөнәсәбәт сүзе нәрсәне аңлата?  ( төркемнәрдә фикерләшү)

  1. Уку мәсьәләсен кую.

   1.Тема, максат белән таныштыру.

   2.Шигырьләрдән өзекләр тыңлау, кем турында икәнлеген билгеләтү:

       а)Бер кыз бала җыр чыгарган, багышлап…

       б)Тәмле ашлар пешерә, матур гөлләр үстерә.Барыбыздан олы ул, өебезнең нуры ул…

       в)Аңа йомышы төшмәгән кеше юк. Аның бит кулыннан килмәгән эше юк.

       г)Бик күп сугыш күргән ул, дошманны җиңеп кайткан…

III. Уку мәсьәләсен чишү.

     1.Ф.Яруллин.”Сез кирәк” шигыре.

   Без юлларга чыктык кына,               Сүнгән чакта өметебез,

   Күңелдә якты теләк.                          Калмаган чакта терәк

   Иң дөрес, иң туры юлны                  Күз яшьләрен сөртә-сөртә

   Сайлашырга сез кирәк.                      Юатырга сез кирәк.

   Алда көрәшләр дә булыр,                 Боекмас өчен күңелләр,

   Югалып калсак кинәт-                      Кимсенмәс өчен йөрәк-

   Егылганда тотынырга,                      Сез кирәк әти-әниләр,

   Көч бирергә сез кирәк.                     Безгә һәрчак сез кирәк.

        -укучы сөйләве

        -фикерләшү

        -Ә сез, балалар, аларга кирәкме? Аларга нәрсә эшли аласыз?

    2.З.Шәрифуллина башкаруында  “Минем кадерлеләрем” җыры яңгырый.

  1. Укучылар чыгышы (иҗади эшләре буенча).

    4.Ф.Яруллин шигыре  “Бай кеше”. Тулырак…

Икмәк – ил тоткасы. Сөйләм үстерү шөгыле.


Икмәк-ил тоткасы
Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы Яңа Арыш “Әйлән-Бәйлән”  балалар бакчасы муниципаль мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү бюджет учреждениесенең беренче категорияле тәрбиячесе Рәхимова Эльвира Григорий кызы. Тема: “Икмәк – ил тоткасы”  (мәктәпкә әзерлек төркемендә сөйләм телен үстерү шөгылендә күрсәтелгән ачык чара)

Максат: икмәкнең көзге уңыш, муллык икәнен аңлату, икмәкнең авыр юллар аша өстәлгә килүе турында мәгълүмат бирү. Ипинең тормыш чыганагы икәнен төшендерү.

Тәрбия бурычы: игенче хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү,  игенче хезмәтенең нәтиҗәсенә соклану хисләре тудыру, балаларда кече яшьтән үк эшлисе килү теләге уяту.

Үстерү бурычы: төрле биремнәр, табышмаклар ярдәмендә күзаллау, фикерләү сәләтен үстерү.

Белем бирү бурычы: ипинең әһәмияте турында төшенчә бирү, игенче хезмәте турында булган белемнәрен баету, яңа сүзләрнең мәгънәләрен аңлату, сүзлек запасын баету, балаларга игенче хезмәтенең авыр һәм мактаулы эш икәнен төшендерү.

Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.

Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, музыка, матур әдәбият, иҗади сәнгать, сәламәтлек.

Методик алымнар һәм чаралар: күрсәтмә материал, сүзлек өстендә эш, уен, әңгәмә, сораулар, биремнәр, музыка тыңлау, слайдлар карау, мактау,үзбәя бирү.

Сүзлек өстендә эш: икмәк, башак, бөртек, орлык, бодай, игенче, сабан, механизатор, комбайнчы, тракторчы, агроном.

Алдан үткәрелгән эш: балалар белән берлектә ипи кибетенә экскурсия, “Камыр малай” әкиятен уку, бармак уены өйрәтү.

Эшчәнлек төзелеше:

  1. Кереш өлеш.
  2. Эмоциональ халәт тудыру.
  3. Шигырь уку.
  4. Төп өлеш.
  5. Икмәк турында әңгәмә.
  6. Табышмаклар чишү.
  7. Дидактик уен “Тәртип буенче тезеп чык һәм сөйлә”.
  8. Ял минуты.
  9. Әвәләү “Ипекәй”.

III. Йомгаклау.

Эшчәнлек барышы

  1. Кереш өлеш

Эмоциональ халәт булдыру

Исәнме уң кулым,

Исәнме сул кулым,

Исәнме, дус.

Саумы, дус!

Калмасын урыннар буш,

Бир кулыңны тизерәк,

Ясыйк матур түгәрәк!

Тәрбияче: Балалар, хәзер мин сезгә, сез нәниләр өчен бик күп шигырьләр язган, балалар язучысы Роберт абый Миңнуллинның  бик матур “Ипекәй”  шигырен укыйм игътибар белән тыңлагыз әле, бу шигыръ ни турында булыр икән!?

Ипинең бар карасы: күмәче бар, калачы!

Бер капсаң шул калачын, күмәчен я карасын,

Тагын кабасы килә, тагын бер кабат-кабат

Кабып аласы килә!

Ай-яй тәмле карасы! Ай-яй тәмле калачы!

Ипекәйне әтием безнең өчен үстерә.

Ипи безне үстерә – рәхәтләнеп үс кенә!

Бигрәк тәмле карасы, бигрәк тәмле агы да,

Күмәче дә – бары да…

Бигрәк тәмле – аз гына җитми калды тагы да.

Ипекәйнең кайсы да – ризыкның хөрмәтлесе!

Җирдә иң кыйммәтлесе! Тулырак…

Хуш,сөекле бакчабыз! Мәктәпкә озату кичәсе.


Хуш бакчабыз

Бөгелмә муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү учреждениесе Кодаш балалар бакчасының I категорияле тәрбиячесе Мөгалимова Илсөяр Әкрәм кызы.  Мәктәпкә озату кичәсе   “Хуш, сөекле бакчабыз!”

Алып  баручы.  Уза гомер аккан сулар кебек.

                           Үсеп бара безнең балалар.

                           Бакчабызда үскән сабыйлар

                           Мәктәпләргә инде баралар.

  Кадерле балалар, хөрмәтле әти-әниләр, килгән кунаклар, балалар бакчасында эшләүчеләр!

Бүген  безнең бакчада зур бәйрәм – бакча белән хушлашу!

Без бакчабыздагы иң акыллы, иң тәртипле балаларны мәктәпкә белем алырга озатабыз.

Шуклыклары белән безне сагайткан, шат авазлары белән безне сөендергән, бәйрәмнәрдә, эштә дә безнең зур ярдәмчеләребез булган балалар бүген балалар бакчасына соңгы тапкыр бәйрәмгә җыелдылар! Ә шулай да бүген күңелләребез шат, чөнки балалар барысы да нинди матурлар, таза-саулар!

Здравствуйте дорогие ребята, дорогие родители и гости, Мы рады приветствовать вас на нашем замечательном празднике.! Сегодня у нас торжественный и немного грустный день – выпускной бал. Мы провожаем своих ребят в школу. Несмотря на расставание, мы надеемся, что этот вечер будет приятным! Ведь с детьми мы связываем свои надежды, несбывшиеся мечты и, конечно же, мы хотим, чтобы они были счастливы.

Встречайте неповторимых, дорогих

И всех по- своему любимых

И одинаково родных

Встречайте их! Выпускники детского сада «Родничок» 2015 года:

Каршы алыгыз! Сезнең алдыгызда “Чишмәкәй”балалар бакчасының 2015 елгы чыгарылыш балалары.

(Музыка яңгырый,балалар керәләр)

1.Килеп җитте бакчам белән     Алина

Саубуллашыр көннәр дә.

Озакламый барыбыз да,

Китәрбез без мәктәпкә.

2.Хушлашабыз бүген бакча белән,     Сөмбелә

Ә күңелләр тулган шатлык белән.
Барлык килгән кунак безне котлый,
Бәйрәм белән, дуслар, бәйрәм белән               Җыр: “Без инде хәзер зурлар”

Алып баручы:Балалар,мин сезне могҗизалы сәяхәткә чакырам.

Сәяхәткә кузгалганчы

Бер сорауга җавап бирик:

Сез төрле хәлләрдән курыкмассызмы?

Артка чигенмәссезме?

Балалар: Юк!                    ( Көй янгырый)

(Игьтибар, игьтибар, «Сау бул, балалар бакчасы, исәнме, мәктәп»исемле тиз йөрешле белем поезды жирле вакыт белән  16 сәгать 15 минутта «Чишмәкәй» балалар бакчасы платформасыннан кузгалып китәчәк.) Тулырак…

Туган телемнең милли-мәдәни тормышы. Шөгыль конспекты.


 Туган телемнең
Алабуга  шәһәре  22 нче “Оякай”  балалар  бакчасының 1 квалификацион  категорияле татар теле тәрбиячесе  Мазеева Альбина Альберт кызы. Тема:  «Туган телемнең милли-мәдәни тормышы».  Мәктәпкә әзерлек төркемендә татар халкының милли-мәдәни йолаларына,  бәйрәмнәренә багышланган ачык шөгыль.

Исәнләшү

Тәрбияче: -Исәнмесез, балалар.

Балалар: -Исәнмесез, Альбина Альбертовна.

Тәрбияче: -Хәлләрегез ничек?

Балалар: -Рәхмәт, әйбәт.Хәлләрегез ничек?

Тәрбияче: -Рәхмәт,балалар,әйбәт. Әйдәгез әле бер-беребезгә хәерле матур көннәр телик:

Хәерле иртә миңа,

Хәерле иртә сиңа,

Хәерле иртә безгә!   (Балалар бер-берсенә карап хәерле көн телиләр)

Тәрбияче: -Балалар, карагыз әле,безнең кояшыбыз бигрәк моңсу, үзенең нурларын да качырган бездән. Кояшның кәефен күтәрер өчен,әйдәгез әле, татарча матур, ягымлы сүзләр әйтик. (Һәрбер бала тәрбияче янына килә,  ягымлы сүз әйтеп, берәр кояш нурын ача. Балалар: -Исәнмесез, сау булыгыз, хәерле көн, хәерле кич,рәхмәт яусын,мин яратам сине, ашларыгыз тәмле булсын, тыныч йокы, һ.б.ягымлу сүзләр әйтәләр).

Тәрбияче: -Афәрин, балалар, туган телебездәге бик күп матур, ягымлы сүзләр беләсез икән.  (Кыңгырау тавышы ишетелә, электрон хат килә.Балалар экранга карый)

Балалар, безгә серле хат килгән икән. Әйдәгез әле, ачып, бергә тыңлап карыйк.

«Хөрмәтле, балалар!Мин Сезне Чыгарылыш кичәсенә үземнең могҗизалы серле өемә чакырам. Аның өчен мин әзерләгән барлык биремнәрне сез үтәргә тиеш. Биремнәр татар халкының милли- мәдәни йолаларына, бәйрәмнәренә кагылышлы, алар шушы серле сандыкта урнашкан. Әгәр дә ялгышмыйча  барлык биремнәрне үтәсәгез, һичшиксез минем могҗизалы өемә килеп җитәрсез. Сезгә уңышлар теләп калам!» 

1 нче бирем. “Безнең Республика” 

Экранда сораулар бирелә:

  1. Без нинди Республикада яшибез? Татарстан Республикасында.
  2. Беренче президентыбыз кем? М.Ш.Шәймиев.
  3. Хәзерге президентыбыз кем? Р. Н. Миңнеханов.
  4. Татарстан Республикасының әләме нинди төсләрдән тора?Яшел,ак,кызыл.
  5. Татарстан гербында нинди җәнлек сурәтләнгән? Ак Барс.
  6. Безнең Республикада нинди милләт кешеләре яши? Татар,рус,чуваш,башкорт,мари,удмурт,һ.б.милләтләр бар
  7. Татарстан Республикасында ничә дәүләт теле бар? Аларны атагыз. Рус һәм татар теле.

2 нче бирем. Татар халык уены «Түбәтәй» 

(Балалар түгәрәккә басалар. Түбәндәге җырны җырлый-җырлый түбәтәйне бер-берсенә бирәләр. Җыр ахырында түбәтәй кемдә кала, шуңа “җәза” бирелә-бии,җырлый, шигырь сөйли, әтәч булып кычкыра, һ.б.)

Түбәтәеңне кигәнсең,

Бик ерактан килгәнсең.

Төскә матурлыгың белән

Шаккатырыйм, -дигәнсең.

Түп-түп-түбәтәй,

Түбәтәең укалы.

Чиккән матур түбәтәең

Менә кемдә тукталды.  Тулырак…

Көз бәйрәме


көз бәйрәме
Саба районы Лесхоз “Ләйсән” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү балалар бакчасы тәрбиячесе: Тапайкина Наталия Николаевна.Тема: Кечкенәләр төркемендә “Көз бәйрәме”.
“Көз бәйрәме”  Кичә кечкенәләр төркеме балалары белән үткәрелде. Максат: балаларны табигатьтәге үзгәрешләрне күрә белергә өйрәтү, күзәтүчәнлекләрен үстерү; уен аша гөмбә, яшелчәләр исемнәрен әйтергә, аера белергә өйрәтү; туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү;  Зал төсле  яфраклар  белән бәйрәмчә бизәлгән. Күңелле көй астында алып баручы белән балалар залга керәләр. А.Б. Исәнмесез, балалар! Менә көз җитте. Салкын яңгырлар ява, саргаеп агач яфраклары коела. Рәхим итегез       Көзге бәйрәмгә!     Нәни дусларым,  Үтегез түргә. “Салкын җилләр” җыры башкарыла А.Б.  Көз бигрәк тә матур, яфраклары төрле- төрле төскә бизәлгән, аяк астында шыбыр – шыбыр киләләр, янгыр шикелле явалар, әй өчалар да, өчалар.  Без дә яфраклар тотып бер биеп алыйк. Кулларына төрле төстәге яфраклар тоткан балалар “Яфраклар” биюен башкаралар.  Уен : “Яфракны дорес кәрзингә сал”  Кызыл яфрак, сары яфрак- бигрәк матур. Кем урманны бизәде?   Балалар:  Алтын Көз. Көз. (чыга)  Исәнмесез, нәни дусларым!           Мин – Көз булам           Көзге байлык кулымда.           Муллык белән, байлык телим           Кем очраса юламда. Балалар.   Исәнме,  Алтын Көз. А.б. Балалар Көзсылу безгә нәрсәләр алып килгән, сорыйк әле үзеннән. Җыр “ Көз, Көз әйт әле кәрзинеңдә ниләр бар?..” Уен “Көзге уңыш җыю” А.Б. Карагыз әле балалар Теремкәй тора! Кем яши микән анда? Бакчасы да бар, яшелчәләр дә үсә! Шакый: Теремкәйдә кем яши? Беркемдә җавап бирми. Ишетәсезме? Кемдер килә! Табышмакка җавап бирегез: Үзе кечкенә, төсе сор, нечкә тавышлы Оясыннан балаларга кары. ( тычкан) Балалар. Тычкан. Тычкан чыга да сөйли: Исәнмесез, балалар! Мине чыкырдыгызмы? Ой …. нинди матур Теремкәй! Шакый: Терем- теремкәй! Теремкәйдә кем яши? Беркемдә җавап бирми. Мин шунда яши башлым, бакчада бәрәңге казыйм, кәбестә, кишер җыям. Кышка әзерлим. Теремкәй эченә керә. А.б.  Тычкан Теремкәйгә кереп шунда яши башлый. Ишетәсезме балалар, кемнеңдер аяк тавыши ишетелә. Менә тагын бер табышмак. Ул өстендә җәй дә, кыш та Энәле күлмәк кия Шулай да аны әнкәсе  “йомшагым” диеп сөя ( керпе) Балалар. Керпе. Керпе чыга Мин Керпе  күрегез, Энәләрем никадәр! Уйнар идем сезнең белән, Шундый булмасам әгәр. Исәнмесез балалар. Бу нинди матур Теремкәй? Әйтегезче кем анда яши? Нарат астында бакчасы да урнашкан.Терем – теремкәй, теремкәйдә кем яши? Тычкан. Мин Тычкан – чыелдык! Ә син үзең кем буласын? Керпе.  Мин Керпе энәле як булам. Керт мине үзең белән яшәргә. Тычкан. Кертүен кертермен, ә кышка нәрсәләр әзерлисең? Керпе. Утыралар урманда         Ап – ак эшләпә киеп Тулысынча укырга һәм күчереп алырга