fbpx
04.04.2019

Кошлар безнең дусларыбыз


Кошлар безнең дусларыбыз
Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы  “Кәкре Елга авылы бюджет гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәпкәчә балалар бүлеге”нең  2нче категорияле  тәрбиячесе Шәрәфетдинова Гөлзада Әнфәс кызы.  Тема:  “Кошлар- безнең дусларыбыз”.  (Коммуникацион сөйләм үстерү эшчәнлегенең  шөгыль планы.)

Максат:  Кышлаучы һәм күчмә кошлар турында күзаллауларын формалаштыру. Кошларга карата  мәрхәмәтлелек, кайгыртучанлык хисе тәрбияләү. Аларны рәнҗетмәскә кирәклеген төшендерү. Шигырьләр, әйтемнәр ятлау, табышмаклар әйтү, җырлар тыңлау.  Хәтер сәләтен үстерү.  Шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләү теләген булдыру.

Тәрбия бурычлары: Кошларга карата  сакчыл караш , мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү.

Үстерү бурычлары: Логик фикер йөртү, гади нәтиҗәләр ясый белергә өйрәтү.

Белем бирү бурычлары:  Кош исемнәрен, гәүдә өлешләрен дөрес атауны, хәрәкәтне белдерүче фигыльләрне, предметның билгесен белдерүче сыйфатларны әйтә белүне ныгыту.

Интеграль белем бирү өлкәләре:  Матур әдәбият белән таныштыру, музыка , аралашу.

Ысуллар һәм алымнар:  Хәрәкәтле уеннар, сорауларга җаваплар, табышмак әйтү, күргәзмә материаллар,әңгәмә, биремнәр, балалар сөйләмен бәяләү,мактау, аудиоязма тыңлау.

Җиһазлар: Кош рәсемнәре, аудиоязмада кошлар тавышлары,магнитофон, туп ,   интерактив такта,“Сыерчык “җырына фонограмма.

Сүзлек өстендә эш: Сырт,туена, каурый, күчмә- перелетные птицы һәм кышлаучы кошлар-зимующие птицы, баш-голава, канатлар- крылья, койрык- хвост, томшык- клюв, тәпи- ноги, гәүдә- туловище.

Әзерлек эше: конспект язу, күрсәтмәлелек әзерләү ,матур әдәбият әсәрләре белән таныштыру,әңгәмә үткәрү, магнитофон язмасы аша кошлар тавышын тыңлау, күчмә кошлар турында рәсемнәр карау,дидактик уеннар уйнау.

Эшчәнлек барышы:

1.Кереш өлеш.

Әкрен генә кошлар тавышы язмасы яңгырый, интерактив тактада кышлаучы һәм күчмә кошлар рәсемнәре урнашкан.

-Хәерле көн ,балалар! Минем янга якынырак килегез,бер-беребезнең кулларын алыйк, елмаеп бер-беребезне сәләмлик һәм үзебезнең күңел җылыбызны иптәшләребезгә бүләк итик.Менә ничек рәхәт булып китте.Рәхмәт,без бер-беребезне ничек яратабыз.Бергәләп ярым түгәрәк булып утырыйк әле.Рәхим итегез.

2.Төп  өлеш. Әңгәмә.

Балалар мин сезгә табышмаклар әйтәм,ә сез җавапларын уйлап җавап бирегез.

1.Озын томшык,ике канат,

Очып килсә,ерткыч бөҗәкләрнең эше харап.

Бу нәрсә? (Кош)

2.Агач башында йорты,

Эчендә яши җырчы.  (Сыерчык)

3.Купшы итеп киенгән,

Кап-кара күлмәк кигән.

Яз килгәнен хәбәр итеп,

Җылы яклардан килгән. (Кара карга)

4.Күлмәге күгелҗем,

Ә түше җем-җем.

Яз җитә: гү-гү-гү!

Дусларыбыз ич безнең бу ! (Күгәрчен)

-Бүген без кошлар турында сөйләшәбез.Мин сораула бирәм, сез җавап бирерсез

Сез ниди кошларны беләсез?(Балаларның җаваплары)

-Кошлар нинди 2төркемгә бүленә (Күчмә һәм бездә кышлаучы кошлар)

-Рус телендә күчмә- перелетные птицы һәм кышлаучы кошлар-зимующие птицы,

-Ни өчен кайбер кошлар җылы якларга очып китәләр? (Балаларның җаваплары)

-Дөрес, балалар,кошларга кыш көне азык табуы авыр була.Шуңа күрә алар җылы якларга китәләр.

-Кошлар хайваннардан нәрсә белән аерылалар? (Кошлар оча, гәүдәләре каурый белән капланган)

-Нинди кошлар хат ташучы була алалар? (Балаларның җаваплары)

Дөрес, балалар, күгәрченнәрне хат ташучы кошлар дип атыйбыз.

-Урман докторы дип кайсы кошны атыйлар? (Балаларның җаваплары)

-Ни өчен доктор дип әйтәбез? (Балаларның җаваплары)

-Кош ниди өлешләрдән тора? (Баш, гәүдә, муен,томшык, коерык, тәпи, канатлар)

-Рус телендә баш-голава,канатлар- крылья, койрык- хвост, томшык- клюв, тәпи- ноги,гәүдә- туловище.

3.”Сыйфатларын әйт!” уены (туп белән)

Мәсәлән: ябалак-авыр хәрәкәтле, сандугач-җырчы, аккош-зифа, сыерчык-җырчы, кара карга- язның беренче хәбәрчесе,

4.Әйтенүләр ятлау:

Мичтә бәлеш бар,бар,                   Ояңнан очып чык.

Мичтән бәлеш алыр идем,            Ошаса бу өең,

Сачылары бар,бар.                       Түгелсен моң-көең!

5.Уен “Кош сүрәтен төзе”.

(Балалар гәүдә өлешләрен берләштереп кош силуэтын төзиләр)

-Нинди кош килеп чыкты? (Күгәрчен)

-Рус телендә күгәрчен- голубь.

6.Җыр тыңлау: “Сыерчык”.(Г.Лотфи сүзләре, И.Шәмсетдинов музыкасы)

7.Ял минуты: “Яз килде”.

Киң итеп җәеп колач   (Кулларны як-якка җәю.)

Килде яз, килде яз        (Кул чабу .)

Елмаеп тора кояш         (Кулларны өскә күтәреп күрсәтү.)

Көн аяз, көн аяз.             (Кул чабу.)

Кыш буе яткан карлар    (Кулларын җәеп җирне күрсәтү.)

Эределәр, эределәр.        (Аякларны тыпырдату.)

Сыерчыклар ,тургайлар ( Очу хәрәкәте.)

Килделәр, килделәр.       (Кул чабу.)

Балалар, мин сезгә Әнәс Каринең  “Минем кунагым” дигән шигырен укып китәм, игътибар белән тыңлагыз һәм нәрсә трында сүз барганын әйтерсез.

Тәрбияче шигырьне укый.

-Бу шигырьдә сыерчык турында сүз бара.

-Малай кемне көткән?

-Сыерчыкны.

-Малай ни очен шатлана?

-Сыерчык аның оясын сайлаганганга

-Сыечык нишләгән?

-Матур итеп сайраган.

-Дөрес әйттегез, балалар.

8.Уен: “Оча, очмый”.

-Очты, очты, каргалар очты.

-Очты, очты, чыпчыклар.

-Очты, очты, урындыклар очты.

Тәрбияче: Кошар алар –яшеллек дуслары. Шуңа күрә аларны яратыйк , саклыйк, ярдәм итик.

-Тәрбияче белән бергәләп түбәндәге кагыйдәләрне искә төшерәләр :

Кошлар өчен җимлекләр һәм оялар эл.

Кошларны куркытма, рәнҗетмә.

Кош оялары янында кычкырма, шаулама,

Ояларын туздырма.

Андагы йомыркаларны , кошчыкларны кулыңа алып карама.

 Интегральләштерү. (кул эше)

-Балалар шушы кагыйдәләрне искә алып, без бүген сезнең белән “ Кошларны саклагыз!” дигән плакат ясарбыз.Бу безнең күмәк эшебез булыр.

Балалар төсле карандашлар белән кошларның рәсемнәрен ясыйлар.Эш күмэк башкарыла, тәрбияче ярдәим итә.

3.Йомгаклау.

-Без бүген сезнең белән ниләр турында сөйләштек? Сезгә бүгенге әңгәмә ошдымы? Кошлар бик зур файда китерәләр . Шуңа күрә аларны яратыйк , саклыйк. Балалар, белем бирү эшчәнлеге барышында бик актив булдыгыз.

Рәхмәт сезгә.

Кулланылган әдәбият:

Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе.(Методик кулланма)К.В.Закирова, Р.Ә.Кадырова,Г.М.Сафиуллина;

Туган телдә сөйләшәбез.(5-7 яшьлек блаларны туган телдә сөйләшергә өйрәтү буенча методик ярдәмлек) З.М.Зарипова,Л.Н.Вәҗиева,Р.С.Зөфәрова;

Әйләнә- тирә дөнья белән танышу.(Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары өчен методик кулланма) Н.Г.Гарипова, Р.С.Әхмәтова , Ф.М.Хәсәнова.

Шәрехләү