Азнакай муниципаль районы мәктәпкәчә тәрбия hәм белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе “Ләйсән” гомум үсеш төрендәге балалар бакчасының 2 категорияле тәрбиячесе Шәрәфетдинова Гөлзада Әнфәс кызы. Тема: “Гаилә бәйрәме” – (23 феврвль,8 март бәйрәмнәренә багышланып эшләнә 5-7 яшьлек балалар өчен.)Максат: Гаиләләр белән элемтәне ныгыту. Балаларда үз милләтенә, аның теленә, гаиләсенә, иленә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру, горурлык хисе тәрбияләү. Гаилә – балалар бакчасы – мәктәп арасындагы дәвамчанлык өзелмәве өстендә эшне дәвам итү. Материал: Гаилә альбомнары, гөлләр, К.В.Закирова, Р.Р.Гыйләҗетдинова “Мин бәйрәмнәр яратам” китабы.Гаиләләр турында презентация. Алып баручы: Хәерле кич кадерле балалар, хөрмәтле әти-әниләр. Бүген без сезнең белән күңел ачу кичәсенә, «Гаилә бәйрәме»нә җыелдык. Гаилә ул-җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Әгәр бүген сезнең йөзләрегез балкый һәм кәефегез яхшыра икән, иртәгә эшләрегез дә җиңелрәк барыр. Бу кичәдә кабынган елмаю йортларыгызда да балкысын. Без бүгенге бәйрәмдә ике бәйрәмне бергә билгеләп үтәбез. Шулай итеп, кичәне башлыйбыз. Көй. – “Про папу и дочку” . Сүзләре – Пляцковский М., композитор – Шаинский В. А. Зал матур итеп бизәлгән. Стеналарга плакатлар, шарлар эленгән. Матур, талгын көй астында балалар тезелешеп керәләр. Балалар ярым ай формасы ясап урындыкларга утыралар. 1.б.: Самат. Мин бәхетле гаиләм белән, Яшимен әти-әнием белән! Татулык – гаиләбез нигезе! Әби-бабам – иң кадерле кешем. Мин бәхетле гаиләм бел Яшимен туганнарым белән! Нәселебез дәвамчысы – мин, беләм, Горурланам гаиләм белән! Алып баручы.: Хөрмәтле әти-әниләр, балаларыгызның сезгә булган рәхмәтен, җылы хисләрен бию аша кабул итеп алыгыз. Кызлар башкаруында “Татар халык” биюе. Алып баручы: Җирдә миңа ни кирәк? Әти дә әни кирәк! Җирдә миңа ни кирәк? Без яшәрдәй өй кирәк! Җирдә миңа ни кирәк? Әллүкиле көй кирәк! Җирдә миңа ни кирәк? Тукай туган тел кирәк! Җирдә миңа ни кирәк? Туган-үскән ил кирәк! Җирдә миңа ни кирәк? Мәңге имин ил кирәк! (Балалалар ярымтүгәрәк ясап басалар.) Җыр Ландыш Нигъмәтҗанова – “Әткәй куллары” 1.Сундерми тормыш учагын, Әткәй, саклыйсын көн дә. Учларыңа безне салып Жылыттың салкын көндә. Укырга һәм күчереп алырга
Азнакай муниципаль районы мәктәпкәчә тәрбия hәм белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе “Ләйсән” гомум үсеш төрендәге балалар бакчасының 2 категорияле тәрбиячесе Шәрәфетдинова Гөлзада Әнфәс кызы. Тема: “Нәүрүз – язгы бәйрәм” (5-7 яшьлек балалар өчен.)
Максат Балаларны татар халкының милли бәйрәмнәре һәм культуралары белән таныштыру. Балаларда бәйрәмгә карата уңай тәэсир калдыру. Татар халкының милли уеннары һәм бию элементлары белән таныштыру.
Күнелле музыка астында балалар залга керәләр.
Айдар Галимов “Яз сулышы син булганда”.
А.б.
Исәнмесез балалар, кунаклар. Бүген без сезнең белән Нәүрүз бәйрәменә жыелдык. Элек заманда Яңа елны март аенда каршылаганнар – 22мартта. Бу көнне көн белән төн тигезләшә. Шулай булгач Нәүрүз бәйрәме- яз башлануы, яңа көн башланды. Шуңа күрә бәйрәмне бик яратып үткәргәннәр.
1бала.
Нәүрүз әйттек без сезгә
Хакын бирегез безгә.
Яшегез җитсен йөзгә
Малыгыз артсын көзгә.
2бала.
Ач ишеген, керәбез
Нәүрүз әйтә киләбез.
Хәер дога кылабыз
Нәүрүз котлы булсын диябез.
(Балалар “Яз җыры”н башкаралар. Утыралар урындыкларга).
Җыр «Яз килә».
Кояш көлеп карый безгә
Күзләр чагыла.
Елгалардан бозлар ага
Диңгез ягына.
Яз, яз, яз житә
Тәрәзәне ачтылар
тып, тып, тып, тып, тып итә.
Эре, эре тамчылар.
Агачка кунып, чыпчыклар чыелдашалар.
Яшькелт- кара сыерчыклар
Әй җырлашалар.
«Яз килә» җырының сүзләре:
1.Көн жылы һәм иркә,
Кояш та елмая.
Бар дөнья уяна,
Бар дөнья уяна.
Кушымта:
Яз килә, яз килә
Чәчәкләр уяна
Йөрәккә яз килде
Бар дөнья куана
Яз килә.(2 тапкыр)
2.Канатлы жырчылар
Моңлана талларда
Бар дөнья уяна,
Бар дөнья уяна.
Кушымта:
А.б.
Нәүрүз бәйрәме котлы булсын,
Эче тулы нур булсын!
Нәүрүз көен кем көйләсә,
Ул дәртле һәм бай булсын!
3 бала.
Яз килә, яз килә,
Сыерчыклар килә.
Гөрләшеп, сайрашып
Жырчы кошлар килә.
4 бала. Эй, дусларым, килегез,
Күңел ачу көнебез.
Җырлый-жырлый биик әле,
Сез кул чабып торыгыз.
Малайлар башкаруында (Татар халык биюе)
Мусорок. Выход вороны(музыка)
(Кара карга очып керә)
Кара карга.
Мин карга: кар-р,кар-р!
Канатымда хатым бар,
Буен житсә тартып ал.
А.б.Кая хатыңны укып карыйк әле.
Карга.
Арыдым, эшем бик күп.
Яз житкәнен бөтен дөньяга хәбәр итәсем бар.
Иң беренче аюкайны уятыйк эле? Аю дус! Уян әле! Тулырак…









