02.10.2018

Туган телем, Туган җирем. Башлангыч сыйныфлар өчен әдәби кичә.


Нурфия Тихонова
 Казан шәһәре Совет районы муниципаль бюджет белем учреждениесе 156 нчы номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тихонова Нурфия Ринат кызы.  

[dropshadowbox align=”none” effect=”lifted-both” width=”auto” height=”” background_color=”#ffffff” border_width=”1″ border_color=”#dddddd” ]Тема:Туган телем, Туган җирем. Башлангыч сыйныфлар өчен әдәби кичә.Максат:Туган теленә карата мәрхәмәтле караш тәрбияләү. Туган телендә сөйләшергә чакыру. Туган телне яратырга, иътирам итәргә өйрәту. Кичә барышы: Беренче укучы: -Хәерле көн, хөрмәтле укучылар, килгән кунаклар! Без сезнең белән Туган җиребезгә ,тунан телебезгә багышланган кичәгә җыелдык.Дөньяда һәр бер кешенең туган җире булган кебек туган теле дә була. Һәр кеше өчен туган җир дә, туган тел дә бер генә. Шуңа күрә һәрберебез үзенең туган җирен, туган телен олыларга,яратырга тиеш. Икенче укучы: Туган җирем, туган телем, Минем өчен бер генә. Туган тел һәм җирнең олылыгын, Син укучым бел генэ. -Нәрсә сон ул тел? -Тел – кешеләрнең аралашу чарасы. Тел ярдәмендә кешеләр сөйләшә, аралаша,бер-берсен аңлый, уй-фикерләрне белә.Шуның өчен тел кеше тормышында зур урын алып тора. Кеше өчен тел – тормыш чыганагы, белем чишмәсе. (Балалар башкаруында:Г. Тукайның “Туган тел” җыры җырлана.) Өченче укучы: -Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул Ватан, туган җир, әти-әни сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге һәм кадерле тел. Ул телне шуна күрә туган тел дип атыйлар. Ул телгә баланы аның иң якын кешесе-әнисе өйрәтә. Шул телдә аңа бишек җырлары җырлый. Дүртенче укучы: Тугачтын ук ишеткәнмен, Әниемнең тәмле сүзләрен. Бишек җырын көйли-көйли, Сөйләгәндер телнең серләрең. Шуна күрә безнен телебез, Ачылган шул татар телендә. Телебезнең олы, моңлы. нурлы булуын, Онытмабыз без бит гомердә. Бишенче укучы: (Татар халык җыры “Бишек җыры” башкарыла.) Әлли-бәлли итәр бу, Йокларга китәр бу, Бәү-бәү итеп, күз йомып, Изрәп кенә китәр бу. Алма кебек тәгәрәп, Үсеп буйга җитәр бу, Абыйлары артыннан Мәдрәсәгә китәр бу. Мәдрәсәләрдә укыгач, Галим булып җитәр бу. ( Татар халык киеменнән кыз бишек янында җырлый.) Алтынчы укучы: -Туган тел! Һәркем өчен дә газиз суз бу. Чөнки иң кадерле “әти”,”әни” сүзләрен туган телдә әйтәбез. Туган телебезнең , туган җиребезнең булуын без иң элек туган тел аша тоябыз. Туган телем Энҗе Мөэминова Дөньяда иң-иң матур ил, Ул – минем туган илем. Дөньяда иң-иң матур тел, Ул – минем туган телем. “Балам!” – диеп туган телдә Эндәшә миңа әткәм. “Әнием!” – дип, әнкәемә Мин туган телдә әйтәм. Туган телемдә сөйләшеп, Яшим мин туган илдә. “Туган ил” сүзне дә Әйтәм мин туган телдә. Иң изге хисләремне мин Туган илдә.аңлатам. Шуңа күрә туган телне Хөрмәтлим мин, яратам. Җиденче укучы: -Татар халкы- акыллы , батыр халык ул. Күпме михнәт чиккән ул. Утка –суга салсаларда калкып чыккан. Чукындырганнар ул түзгән үлмәгән, тамырларын югалтмаган, тагын көчлерәк булып яшәргә тырышкан. Иң авыр кимсетүләргә дә, сынмаган –сыгылмаган горур татар булып калган. Сигезенче укучы: Милли моңнар (Г.Тукай сүзләре.) Ишеттем мин кичә: берәү җырлый Чын безнеңчә матур, милли көй; Башка килә уйлар төрле-төрле, — Әллә нинди зарлы, моңлы көй. Өзлеп-өзлеп кенә әйтеп бирә Татар күңле ниләр сизгәнен; Мискин булып торган өч йөз елда Тәкъдир безне ничек изгәнен. Күпме михнәт чиккән безнең халык, Күпме күз яшьләре түгелгән; Милли хисләр белән ялкынланып, Сызылып-сызылып чыга күңленнән. Хәйран булып җырны тыңлап тордым, Ташлап түбән дөнья уйларын; Күз алдымда күргән төсле булдым Болгар һәм Агыйдел буйларын. Түзәлмәдем, бардым җырлаучыга, Дидем: «Кардәш, бу көй нинди көй?» Җавабында милләттәшем миңа: «Бу көй була, диде, Әллүки!» Тугызынчы укучы: Безнең- телебез матур тел . Безнең татар телендә мәкальләр дә бик күп. ( Укучылар бер-бер артлы мәкальләр әйтәләр.) Ана теле бер булыр. Иле барның теле бар. Туган тел үзем өчен, башка тел көнем өчен. Инсафлының теле саф. Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр. Кешенең теле аңа дан да китерә ала, хурлык та китерә ала. Авыздагы сүзгә син ия, авыздан чыккач, сүз ия. Кулыңны, аннан бигрәк телеңне тый. Татлы тел тимер капканы ачар. Усал тел кыш кебек, яхшы тел яз кебек. Унынчы укучы: Кадерле укучылар, кунаклар! Безнең телебез –күркәм тел. Әгәр милләтнең теле кулланылмый башласа, ул юкка чыга. Моның өчен сугыш та , кан кою да кирәкми. Телең бетте исә, халыкның әдәбияты да, гореф-гадәтләре дә, йолалары да бетә дигән сүз. Тел өчен көрәш – милләт өчен көрәш ул. Шуның өчен телне бергәләп саклыйк дуслар, ятлар кулына биреп, аяк астында таптатмыйк. Үз телебездә сөйләшик, балаларыбызга өйрәтик. Онытмыйк телебезне. Шәүкәт Галиев Туган телем Әнкәм сөеп-сөеп әйткән, Әткәм чөеп-чөеп әйткән, Апам биеп-биеп әйткән Матур сүзләр җанымдадыр! Әбкәм сыйпап-сыйпап әйткән, Бабам сыйлап-сыйлап әйткән, Абзам сынап-сынап әйткән Зирәк сүзләр адымдадыр! Язда уйнап-уйнап үскән, Җәйдә буйлап-буйлап үскән, Көздә уйлап-уйлап үскән Туган телем канымдадыр! Телгә тимә — аңга тимә, Телгә тимә — канга тимә, Телгә тимә — намга тимә, Телгә тимә — җанга тимә   Күчереп алырга[/dropshadowbox]

Тулырак…

Матур сөйләм теле иленә сәяхәт


  сөйләм теле
Саба муниципаль районы, ш.т.Байлар Сабасы №4 “Кынгырау” балалар бакчасы тәрбиячесе Богавеева Гүзәлия Шамил кызы.Тема: Матур сөйләм теле иленә сәяхәт. Мәктәпкә әзерлек төркемендә сөйләм теленнән йомгаклау шөгыле.
Бурычлар: Танып белү белем бирү өлкәсе: – табигатьтәге сезонлы үзгәрешләр белән таныштыру. Иҗадый сәнгать белем бирү өлкәсе: -композицияне тоемлау,эстетиканы үстерү; Аралашу белем бирү өлкәсе: -ел фасыллары  турында рәсемнәр карау,характерлы үзгәрешләрне бирә белергә өйрәтү. Сәламәтлек белем бирү өлкәсе: -физик эшчәнлек үсешен тәэмин итүне формалаштыру. Социальләшү: -бер-берсенә дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү. Математика буенча.1 – 10 кадәр һәм кире тәртиптә санау күнекмәләрен ныгыту. 0 – 9 цифрларны таный белү күнекмәләрен үстерү. Геометрик фигуралар турында белемнәрен ныгыту. Тирә-юньдә ориентлаша белү күнекмәләрен үстерү. Кул моторикасын, логик фикерләү сәләтен, хәтерне үстерү. Математикага кызыксыну тәрбияләү. Алдан әзерлек: -табигатьне, кошларны,кояшны күзәтү. Сүзлек өстендә эш: гөрләвекләр. Шөгыль барышы. 1.Оештыру. Психологик әзерлек. -Балалар,карагыз әле,безгә кунаклар килгән. Әйдәгез әле алар белән бергәләп исәнләшеп алыйк. -Исәнмесез. -Без бүген шундый матурлар.Әйдәгез әле түгәрәк ясап бастык,матур итеп тотындык. -Кулларга без тотындык, Бер-беребезгә елмайдык. Җылы китте кулларга, Рәхәт булды дусларга. Тәрбияче.- Без бүген сезнең белән “Матур сөйләм теле иленә сәяхәткә барабыз. ”Бу илгә килгән кешеләр үзгәрәләр. Ни өчен үзгәргәннәрен белергә телисезме? Беләсегез килсә әйдәгез юлга. Бара торган  илебез бик үзенчәлекле, шуңа күрә анда бару юлы мавыктыргыч, кызыклы. Без хыяллар дөньясы нигезендә юлга кузгалырбыз. Нәрсә соң ул –хыяллар? (Хыял ул –безнең уйларыбыз,уйлап чыгаруларыбыз. Ул чынлыкта булмаган хәлләр). “Сөйләм теле иленә” без һава шарында очачакбыз. Ләкин җил тынган. Әйдәгез җилне чакырыйк. Сулыш гимнастикасы.-  Язгы  җилне ясап күрсәтик әле.- Учларга җылы һава өрәбез,без җил тавышын ишетәбез.(ш-ш-ш).Ә хәзер көчлерәк итеп өрәбез,салкынча җил исте. Җил тагын да көчлерәк иссен,тагын да көчлерәк өрәбез. көчле (борын белән иснәп,авыздан чыгарабыз-3тапкыр) Төп өлеш. 1 слайд –Ә хәзер балалар шарларны алабыз -Шулай итеп киттек. (музыка) – Зинһар күзләрегезне йомыгыз әле. Күз алдына китерегез, без болытлар аша һава шарында очабыз.   Безгә өстән урманнар, кырлар күренә, елгалар агуын,гөрләвекләр челтерәвен ишетәбез. Саф һава, яңгыр исен тоябыз.(зал буенча йөрибез).Шарларны ычкындырдык. 2 слайд.-Менә без килеп җиттек. Карагыз әле, балалар, нәрсә бу? Капкалар. Ә капкада- йозак. Әйдәгез, аның ачабыз. Ләкин аны ачу өчен ачкыч кирәк. Ә ачкыч савыт эчендә. Аны ничек алырга? (тимер һәм пластмас ачкычлар белән тәҗрибә үткәрү)  – Йозак ачылды. Афәрин.-Балалар, ә монда сандык бар.Карыйк әле сандык эчендә нәрсә бар?(Хат)                               “Балалар, ярдәм итегез безгә! Явыз тылсымчы бөтен илебезне,безгә кирәк  бар нәрсәне: өйләрне,басуларны,урманнарны елгаларны, юлларны, хәтта кояшны сихерләп китте. Ярдәм итегез, сихерне кире кайтарырга”. Бу илдә яшәүчеләргә булышырга кирәк.Ярдәм итәбезме? Әйдәгез башта шушы табышмакны чишик эле. Иң иртә ул күренә, Менеп китә үренә, Сокланамын эшенә — Нур сибә бар кешегә. -Әйе-бу кояш. Укырга һәм күчереп алырга

1 апрель бәйрәме


яңа ел
Азнакай муниципаль районы мәктәпкәчә тәрбия hәм белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе “Ләйсән” гомум үсеш төрендәге балалар бакчасының 1 категорияле тәрбиячесе Сунгатуллина Римма Владимир кызы. Тема: 1апрель –“Көлке көне.” (2-7яшьлек балалар өчен). Авыл балалар бакчасында физик уеннар белән үткәрелгән бәйрәм кичәсе.
Максат: юмор чаралары белән балаларга социальләшергә ярдәм итү; Бурычлар: балаларда уңай эмоциональ кәеф булдырырга; балаларда көлке уеннарын оештыруда мөстәкыйльлекләрен үстерү, дустәнә, юл куючанлык хисләрен үстерү. Җиһазлау: зур кашык, яулыклар, 3 шар, 3 көрәк, сарафаннар, маймыл шапкасы, койрыгы, галошлар, кулъяулык. Клоуннар:  Балалар  матур музыка астында  музыкалный залга керәләр. Аларны  клоуннар каршы ала. Балалар, бүген нинди бәйрәм, нинди көн? (балалар җавабы) Әйе, бүген 1апрель – Көлке көне. Бүген бөтен дөнья буенча халыклар уйныйлар, шаярталар, көлдерәләр, көләләр. Без дә бүген уйнарбыз, шаярырбыз, көләрбез. Без-клоуннар сезгә көләргә, шаярырга ярдәм итәрбез. Клоун-1: Ничек итеп күңелне күтәреп  була ? (балалар җавабы) Менә минем зур кашык, Эчендә аның шатлык Ашарбыз һәммәбездә Көлке, сөенеч, шатлык. (Клоун зур кашыгы белән балаларны  ашаткан хәрәкәтләр  ясый.) Бәйрәмне  башларга  сез әзерме? 1)Песня «Если нравится тебе, то делай так» Клоун-2: Күрәм, авызларыгыз җырылды, күңелләрегез күтәрелде, икенче уенны башлыйбызмы?     2)Әйдәгез табышмак  әйтешле уйныйбыз. Мин сезгә ашый торган ризык әйтсәм-сез-“ням-ням” дисез, ошамый икән “фу-фу”дисез. Клоун табышмак  әйтә: Укырга һәм күчереп алырга

Бер – беребезгә елмаю бүләк итик


 Бер - беребезгә елмаю бүләк итик
Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү муниципаль бюджет учреждениясе гомүми үсеш төрендәге 3 нче 'Ләйсән' балалар бакчасы тәрбиячесе Миннуллина Рушания Камил кызы “ Бер - беребезгә елмаю бүләк итик ” Уртанчылар төркемендә социаль – коммуникатив үсеш буенча шөгыль конспекты.
Бурычлар:       Хисләр аша ягымлы, изге сүзләрен тапшыра белү . Яшьтәшләренә карата  уңай мөнәсәбәтләр формалаштыру.       Башкаларны тыңлый һәм аңлый белүне,бер-бере  белән хезмәттәшлек итүне үстерү. Иптәшләренә карата дустанә мөнәсәбәтләр,  ышаныч хисе, бердәмлек тәрбияләү.Үз фикерләрен грамматик дөрес, төгәл итеп әйтеп бирә белүне камилләштерү.  Материал һәм җиһазлар: магнитофон белән язма;биремнәр белән кара төстәге шарлар җыелмасы; көзге;буяр өчен чәчәк рәсемнәре;яхшы һәм начар адымнар ясалган сурәтләр ; тойгылар төшерелгән пиктограммалар;тартма;туп;“Дуслык турында җыр” (Зөлфия Минһаҗева башкаруында).   Шөгыль барышы: Тәрбияче: Безгә бик күп кунаклар килгән, әйдәгез алар белән исәнләшик. – Исәнмесез! Әйе,”Исәнмесез!” – яхшы, ягымлы сүз. Без аны балалар бакчасына килгәч тә,дусларга кунакка барсак та, кибеткә керсәк тә әйтәбез. Ә сез тагын нинди ягымлы сүзләр беләсез? “Хәерле иртә!”, “Хәерле көн!”, “Хәерле кич”. Тәрбияче: Әйе бик дөрес. Магнитофон язмасы кушыла: «Бүген гадәттән тыш һәләкәт килеп чыккан. Барлык әшәке, чәнечкеле, зарарлы сүзләр тышка чыкканнар һәм балалар бакчаларына таралганнар. Менә бу шарларлар очраса, сак булыгыз,  анда куркыныч үзгәрешләр барлыкка килә . Кешеләр усал, зарарлы һәм саран булалар ». Тәрбияче: Хәтта куркыныч булып китте, әйдәгез, карыйк әле, ул начар шарлар безнең бакчага да очып кермәделәр микән. (Бөтен җирдә дә карыйлар, йокы бүлмәсен дә шарларны табалар һәм шөгыль барган бүлмәгә алып чыгалар ). Карагаз әле, балалар, нәкъ безнең бакчага һәм безнең төркемгә кергәннәр. Ә мин аларның ник безнең төркемгә кергәннәрен беләм. Чөнки безнең төркемдә барлык балалар дус, ә алар сезне талаштырыга, үпкәләргә, тупас, дорфа  булырга өйрәтергә теләгәннәр. Карагыз әле нинди ямьсез, караңгы төстә алар. (Шарларны карыйлар). Безгә шарларны башка безнең һәм башка балалар бакчаларына очып  кермәсен өчен тотырга тәкъдим итәм.Әйдәгез менә бу шарны алыйк әле, карагыз әле  монда нәрсә язылган һәм ясалган. (Тәрбияче шардагы хатны  укый. Бу шар ЯВЫЗЛЫК (ЗЛОСТЬ) дип атала. Ул сезнең явыз булуыгызны тели. Ә без сезнең белән явыз түгел бит, без яхшы күңелле балалар. Уен – күнегү «Көзге». Тәрбияче: Миңа карагыз әле, мин сезгә өч йөз (выражения лица)  күрсәтәм. Ә сез белергә тиеш.( Тәрбияче беренче йөзне күрсәтә). Балалар: Явызлык. Тәрбияче: Дөрес, явызлык. Әйдәгез, барыбыз да явызлык күрсәтәбез һәм көзгегә карыйбыз, матурмы? Тәрбияче: Юк, матур түгел. Ә хәзер? Укырга һәм күчереп алырга 

Нәүрүз бәйрәме.


 нәүрүз
Саба муниципаль районы, ш.т.Байлар Сабасы №4 “Кыңгырау” балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе Валимухаметова Ляйля Рафаэл кызы.Нәүрүз бәйрәменә сценарий.
А.б. Исәнмесез, саумысыз, һәрбарчагыз! Бүген бездә бәйрәм көн. Уйнап күңел ачам дип Бакчага килде һәркем! Бүген бездә Нәүрүз бәйрәме. Элек безнең бабаларыбыз Яңа ел бәйрәмен 22 мартта уздырганнар. Аны “Нәүрәз” дип атаганнар. Бу көнне малайлар һәм кызлар һәр өйгә кереп, хуҗаларга такмаклар әйткәннәр, аларны бәйрәм белән котлаганнар. “Шома бас” көе яңгырый. А.б. Чу, әнә үзләре дә киләләр бугай. Балалар керә. Җыр “Шома бас” АЛ.бар:  Эйдегез, балалар, өйдән өйгә кереп, хужаларны яз белен котлап, аларньщ барысына да сәләметлек теләп, сый-хөрмәт жыеп килик. Ач ишегең: керәбез! ”Нәуруз” әйтә  киләбез! (Балалар бер өйгә жырлап киләләр). 6ала: Эй, Ишбабай, Ишбабай, Мич башыннан төш бабай, Биш сум акча бир, бабай,  Нэуруз мөбәрәк булсын! (Бабай чыга). Бабай:- Исәнмесез, оланнарым, Нэуруз мөбәрәк булсын!  Балалар: Нәүрүз мөбәрәк булсын! Бабай: Оланнарым, мондый мөхтәрәм бәйрәм өчен биш сум акча гына табабыз инде. Кая әле минем янчык? Ягез әле, кайсыгыз өлгеррәк? (акча чәчә-балалар җыялар) бала: Вәгазь әйтик без сезгә,  Хакын бирегез безгә, Яшегез җитсен йөзгә Нәүрүз мөбәрәк булсын! (Әби өенә киләләр).  бала: Өйдәме, түтәй?  Жәтрәк бир күкәй. Бирсәң безгә өч күкәй Тавыгын салыр йөз күкәй.   Әби: Эй, балакайларым, күптән көтә идек инде сезне Ишбабагыз белән. Күчтәнәчләрне дә әзерләп куйган идек. Иң элек биеп күрсәтегез әле. Күчтәнәчне бит аны хезмәт куеп алсаң — тәмлерәк була.  ”Парлы” биюе. Әби: Менэ булдырдыгыз ичмасам,  Менә сезгә күчтәнәч.  Наүрүз мөбәрәк булсын! А.б. Рәхмәт сезгә, әби, бабай! А.б.. Балалар, карагыз әле, кара каргалар килгән, алар яз киләсен хәбәр  итүчеләр. Каргалар: Исәнмесез, балалар! А.б. Кая таба очасыз? 1 карга: Ачылды ак калын юрган, Исә язгы җилләр дә. Без кайтабыз сагындырган,   Туган-үскән илләргә. 2 карга: Көннәрне юлда уткәреп, Куанышып сезгә очтык Укырга һәм күчереп алырга

Әнием бәйрәме


 әни бәйрәме
Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы “Туембаш төп мәктәбе” муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе укытучысы Гилмутдинова Гөлнара Вакыйф кызы . Тема: “Әнием бәйрәме”
Алып б. Хәерле кич дуслар!     Яз күңелнең иң нечкә кылларына кагылып үтә, иркәли, дөньяга, яшәешкә өмет сулышы өрә, яхшылыкка өнди. Янәшәбездәге кадерле әниләребез, әби-апаларыбыз, сеңелләребез, дус кызларыбыз да яз кебек нәфис, ягымлы, гүзәл, кадерле….   Якыннарыбыз безнең! Сезне чын күңелдән бәйрәм белән тәбрик итәбез. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез. Йөзләрегез һәрвакыт бүгенге кебек балкып торсын!  Алып баручы Менә син иртә белән йокыдан уяндың да,  күзләреңне ачтың. Бүлмә кояш нуры белән балкып тора. Өйдә тәмле аш исе аңкый. Синең өc-баш киемнәрең урындыкка пөхтәләп җыеп куелган. Сиңа рәхәт, бик рәхәт! Син шул вакытта үзең дә сизмәстән «әни» дип эндәшәсең. Нигәме? Чөнки хәзер бу иртәнге сәгатьтә синең йөрәгеңдә шатлык тыпырчына һәм ул менә хәзер «әни» дигән сүз булып синең күкрәгеңнән очып чыкты да, ананың күңеленә барып кунды. Ананың йөзе елмайды, күзләре энҗе ташлары кебек ялтырап китте. Нигәме? Чөнки «әни» дигән сүз белән аңа бу иртәнге сәгать тагы да матуррак булып китте. Аның күңеле татлы хисләр белән тулды. Тормыш синең телең аркылы шулай үзенең иң бөек юлдашын, армас-талмас хезмәтчесен котлады. Әни! Нинди зур сүз бу! Кеше үз гомерендә шул сүзне ничәмә-ничә кабат әйтә икән? Әйткән саен, ул сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. Әни  шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. Алай гына түгел, әни бу сүз аша синең йөрәгеңне күрә. Әйе, күрә. Чөнки «әни» дигән сүз ул үзе йөрәктә туа. Ә йөрәктән чыккан сүз йөрәккә барып керә. Әни дип әйттеңме, син инде көчле дә, син инде бәхетле дә! Укырга һәм күчереп алырга