14.05.2019

Кәҗә белән Сарык әкиятенә нигезләнгән сценарий


Кәҗә белән Сарык
Арча муниципаль районы муниципаль бюджет белем учреждениесе  Шушмабаш урта гомуми белем бирү мәктәбенең югары категорияле география-биология укытучысы Хадиева Рузилә Рәфикъ кызы. Яңа ел бәйрәмендә  Кәҗә белән Сарык елын каршы алу күренеше.( Класс җитәкчесе эш тәҗрибәсеннән)

Сценарий сайтка яңартып куелды.14.05.2019.

Г.Тукайның “Кәҗә белән Сарык” әкиятенә нигезләнеп әзерләнгән сценарий.

Радиодан игълан әйтелә: Игътибар, игътибар! Көз башында ук башланган дөньякүләм финанс кризисы Россиягә якынлашты. Ул илебез халкының акча мәсьәләсенә зур зыян салырга уйлап тора.  Халыкның хезмәт хакы үзгәрешсез, ә кибеттә бәяләр нык күтәрелә. (Әби белән бабай  борчылып тыңлыйлар)

1) Әби-бабай күренеше  :

Тыңлап утыралар .

Әби:  Ай бабай, бабай ничек яшәп бетерербез икән?

Бабай:  Кара әле монда, хатын!-

Үзең үк ишетәсең бит печән хакын, –

Ирек алсын Кәҗә белән Сарык,

Ашап ята бушка гына алар азык.»

Әби:  Ярар, ярар, бабай.

Килешми булмый синең белән, малай.

2)Кәҗә белән Сарык чыга (Илсөя Бәдертдинованың “Кара урман” җырына)

Кәҗә:  Нишлик соң  инде Сарык?

Сарык:  Булмый, бит хуҗа кушканга каршы барып.

3)Сау булыгыз ак каеннаржыры белэн саубуллашып чыгып китәләр.

4) Машина килә (Наилә шофер, пассажирлар: Самигуллин Р, Инсаф, Исхаков Р, Нургалиева А.)

Кәҗә белән Сарык  та утыра бер остановкада  (курка-курка басып баралар)

«Маршрутка»,  «Досвидание» җырлары  өзекләре куела

5) И.Бәдертдинова (Кара урман җырыннан өзек)  Кәҗә белән Сарык урман буйлап йөриләр. Йөзләрендә шактый зур курку. Әмма Кәҗә Сарыкны да тынычландырырга тырыша.

А.Галимов – “Жанымнын яртысы” жырлары

6) Юлларында  Бүре башы табыла – куркыныч музыка !!!

7) Кәҗә – Сарык әңгәмә:

Сарык:    Әйткән идем бит, мин сиңа –элегрәк

Әйдә, китик моннан тизрәк…

Кэжэ:    Юк!   Тынычлан!

Алып салыйк без аны  капчыгыбызга

Кирәге чыгар бәлки, алдагы юлыбызда.

(Бүре башын капчыкка салдылар. Китәләр. Музыкага)

8)Бүре көтүе:     Гөлназ, Нурзилә, Таңсу,  Илназ.

Музыка (бию, гитара)

Кәҗә белән Сарык керә:

Бүреләр:

Тансу:  ОО-оо-оо-о…

Илназ:     Ашыйбыз бу икәүне тотабыз да

Гөлназ:     Менә ничек ит таптык бит боткабызга. (Көләләр)

 Кәҗә:   « Кайгырмагыз, бездә ит күп.

Ул ит белән һәрберебез булырбыз тук.

Ни карыйсын ? Тиз бул  әле, тиз, бул, Сарык

Капчыктагы бүре башын китер алып»

(Сарык бүре башын алып килә)

« Ах,булмаган, юләр Сарык, надан Сарык,

Моннан зуррак бүре башын китер табып!»

1нче бүре:  « Туктагыз, мин тиз генә су китерим,

Суы бик аз, безнең  ботка пешәр коры»

2нче бүре:      « Туктагыз, мин эзләп кайтыйм.»

Бүреләр куркып таралыша

                                         Ашап-туеп-рәхәт кенә тыныч кына

                                       Кәҗә – Сарык бу төннәрен шунда куна.(Йоклап китәләр)

«Волшебная музыка»

Тылсымчы кыз  – Таңсу тылсымлы таягы белән, әйтерсең,  бөтен җиһанны үзгәртә. Төп геройлар уянуга бизәлгән  чыршы, күчтәнәчләр барлыкка килә.

Кәҗә белән Сарык уяналар һәм шаккаталар, куанышалар.

9)Сарык: Кәҗә дустым !Ни булган соң  бу дөньяга?

Кәҗә: И-и Сарык, шулкадәр ук куркып онытылма инде. Бүген бит, Яна ел төне. Бүген бит   барлык хыяллар да чынга аша торган үзенчәлекле төн.

Сарык: Әйдә дустым, кайтыйк кире туган йортыбызга,

Куандырыйк әби белән бабайны да.

Әби – бабай  каршы ала, шатланалар, барысы бергә җыйналалар

 Бергэ: Бергә булыйк! Бердәм булыйк.

 Кәҗә, Сарык елында… Бирешмик сынауларга.

Бергәләп “Яңа ел килә” җырын башкаралар.  

Батырлыкта- матурлык


Батырлыкта матурлык
Мөслим муниципаль районы Үрәзмәт башлангыч мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Нургалиева Тәнзилә Зөфәр кызы. Тәрбия сәгатенең  темасы: “Батырлыкта- матурлык”.  4 сыйныф.

 

“Батырлыкта-матурлык” сайтка яңартып куелды: 13.05.2019.

Максат:1) Укучыларда хәрби- патриотик хис тәрбияләү.

               2) Батырлыкта -матурлык. Үз Ватаныңа карата горурлык, намуслылык, гаделлек тәрбияләү.

               3)Дусларыңа, сыйныфташларыңа  игътибарлы,ярдәмчел булу    теләген  үстерү.

               4) Укучыларда  батырлык  сыйфатлары  тәрбияләү.

Җиһазлау: Уен өчен кирәкле атрибутлар: пилотка, фуражка, лента(беләккә бәйләү өчен), сораулар язылган кәгазьләр,  сугыш техникасы  рәсемнәре, пастилкалар.

                              Дәрес барышы:

1.Оештыру  өлеше.  Мотивлаштыру  этабы.

Хәерле  көн,  дуслар!

     – Әйдәгез,барыбыз  да  матур  итеп  басып, кулга-кул  тотышыйк, бер-беребезгә  елмайыйк. Куллардан-кулларга  җылылык,күңелдән-күңелгә  рәхәтлек  йөгерде, йөзләргә  якты  нур  булып  елмаю  сирпелде. Менә  шушы  җылылык,  рәхәтлек,  елмаю безгә  көн  буена  җитәрлек  көч  бирсен. (Барыбыз  да  урыннарга  утырабыз)

– Балалар, мәктәптә февраль ае патриотик айлык буларак үткәрелә. Шушы уңайдан без сезнең белән бик күп чараларда катнаштык. Бу чаралар шул ук вакытта нинди  зур бәйрәмгә багышланды?  23 Февраль- Ватанны саклаучылар көне, Җиңүнең 70 еллыгы.

 Ә Җиңү көне нинди бәйрәм  ул? Бөек Ватан сугышы турында кыскача мәгълүмат бирү. 1941 нче ел 22 июнь иртәсе искиткеч матур, күк йөзе аяз, көннең кызу булачагы күренеп тора. Совет халкы, эшчеләр, авыл хезмәтчәннәре эш атнасыннан соң ял итә.

 Менә  шушы тыныч иртәдә канатларына тәре төшерелгән самолетлар тыныч шәһәрләрне, авылларны бомбага тота, танклар һәм пехота чикне бозып илебезгә  керәләр. Бу иртәдә меңләгән чик буе сакчылары Ватан өчен, безнең тынычлык өчен гомерләрен куялар дошманга аяусыз каршылык күрсәтәләр. Ил халкы белән бергә безнең   Үрәзмәт авылы халкы да Ватан сагына баса.

Кыю ир-егетләребез Бөек Ватанны сакларга яуга киткәннәр.

Сугыш безнең халкыбызның 300 меңгә якын сугышчысын йотты. Ләкин бу- гади үлем генә түгел, ә батырлар үлеме булып тарихка кереп калды. Сугыш елларында Татарстанның 200 дән артык егет һәм кызы Советлар Союзы Герое исеме дигән югары мактаулы исемгә лаек булды, 29-ы Дан орденының тулы кавалеры, 100 меңнән артык сугышчыга орден һәм медальләр тапшырылды. Алар арасында Илдар Маннанов, Гыймазетдин Вәҗетдинов, Петр Днепров кебек Советлар Союзы Геройлары, Бәдыйк Салихов кебек I, II, III нче дәрәҗә Дан орденнары белән бүләкләнгән якташларыбыз бар.

 Безнең Үрәзмәт  авылы  җирлегеннән барысы 628 кеше китеп, шуның  367 туган якларына әйләнеп кайта алмадылар.Без аларны онытырга тиеш түгел. Сугышта катнашкан һәрбер кеше – олы батырлык үрнәге. Сез дә бүгенге класс сәгатендә кыю, өлгер булырсыз, югалып калмассыз дип ышанып калам.

  1. Төп өлеш.

Тулырак…

Кунак кызы кемгә булыр?


кунак кызы кемгә булыр

Биектау муниципаль районы муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениясе Дөбъяз музыка мәктәбенең  1нче категорияле баян классы укытучысы Әхмәдуллина Лилия Нәфыйкъ кызы.Тема: “ Кунак кызы кемгә булыр? “ (халык авыз иҗаты әсәрләренә нигезләнеп  сәхнәләштерелгән күренеш) 
 

Сайтка яңартып куелды: 30.04.2019

Татар халкы-уңган, тырыш, җор телле, җырга-моңга һәвәс, һәръяктан булган халык. Җыр дисеңме, мәкальме, табышмакмы, бәетме ул, дастанмы -һәрберсендә изге максат ята. Шушы байлыкны яшь буынга җиткерү,шулар нигезендә тәрбияләү – безнең төп бурыч. Мәсәлән, берничә мәкальне генә карап китик: “Көн-эшләргә, төн-йокларга”, Җирнең нуры-кояш,кеше нуры-гыйлем”, “Кеше таштан каты, гөлдәй нәфис”. Бу фикерләр буыннан-буынга чарланып килә.

Ә табышмаклар адәм баласының тапкырлыгын, зиһен сәлатен үстерә.

Җырның, музыканың да кеше тормышында әһәмияте чиксез зур.”Музыканың төп максаты-кеше рухын сафлык һәм пакьлык дөньясына этәрү, җанга рәхәтлек бирү,»-дигән Ш. Мәрҗәни.

Мин авылыбыздагы музыка мәктәбендә инде берничә ел музыка һәм фольклор дәресләре алып барам. Һәм әйтергә кирәк: югарыда әйтелгәннәр минем һәр дәреснең, һәр чараның төп максаты.

Үзем төзегән “Кунак кызы кемгә булыр?” дип исемләнгән, халык авыз иҗаты әсәрләренә нигезләнеп сәхнәләштерелгән күренеш тә шуларны күздә тотып эшләнде. Әлеге сценарийны без фольклор дәресенә йөргән балалар белән өйрәндек һәм мәктәп укучыларына курсәттек. Киләчәктә без әлеге күренешне ата-аналарга һәм балалар бакчасына йөргән сабыйларга күрсәтергә планлаштырабыз.

Әлеге иҗади эшемнең максаты:

  1. Балаларны халкыбызның үткәне, гореф-гадәтләре, йолалары белән таныштыру.
  2. Җитезлек, дуслык, бердәмлек хисләре, җор теллелек, милли үзаң тәрбияләү.
  3. Эстетик тәрбия бирү.
  4.  Сәнгать әсәрләре аша балаларның артистлык сәләтен үстерү.

Катнашалар: Данил, Арсен, Ильяс, Әнвәр, Лилия,Әминә, Азалия, Гөлинә, Альбина, кунак кызы.

(“Балыкчы җыры” яңгырый)

Егетләр су буена балыкка киләләр. Кармакларын салып, балык тотарга утыралар.

Данил:  Балык,  кап,кап ,кап,кап!

Су өстендә ялтырап ят! ят! ят!

Әнвәр:  А-а-а, йокы килә,  егетләр! (иснәнә)

Арсен:  Килә инде, нормальный кешеләр бу вакытта рәхәтләнеп йоклап яталар, ә без иртә таңнан балыкка киттек.

Ильяс:  Ярар, бүген кич иртәрәк ятарсың!

Арсен:  Аха, иртәрәк ятып булмый шул,кичке уенга чыгасым бар бит! Әминәлэргә кунак кызы кайткан дииииии….

Данил:  Нәрсә? Кунак кызы? Нинди кунак кызы?

Арсен : Кунак кызы-кунак кызы инде! Ике куллы, ике аяклы, ике кузле. Җитмәсә, ,бер кашыкка салып, сусыз-нисез йотарлык,  ди!!!

Бергэ: Кит аннан!

Ильяс:  Кунак кызы диген, ә! Ә нишләп мин моны әле генә ишетәм соң?

Арсен:  Белмәвең яхшырак та әле, кунак кызы берэү генә бит, ә без –  күбәү, барыбызга да була алмый бит инде! Мин беренче белдем, димәк,  кунак кызын мин озатам!!!

Әнвәр:  Кызык икэн! Һәрбер кунак кызы сиңа булмас инде, бу юлы минем чират! Тулырак…

Җыр керсен күңелгә


   Җыр
Казан шәһәре 96 нчы гимназиянең югары категорияле туган тел укытучысы  Сафина Гөлзадә Хәмит кызы. “Җыр керсен күңелгә” дигән музыкаль кичә сценариесе.

 

Сәхнә артыннан: С. Гәрәева “Татар җыры”  шигыре.

Татар җыры… Ерак тарихлардан

Алып килә халык хәтерен.

Оялчан ул, инсаф, ягымлы ул –

Үзе салмак, үзе әкрен.

Шул җыр белән сәфәр чыгып,

Тарих үрләреннән килгәнбез,

Татар җырын җырлап таралганбыз,

Татар җырын җырлап җиңгәнбез.

Мин хәзер дэ, үзәк өзелгәндә,

Җырлар канатында тирбәләм;

Кайгы килеп, башым иелсә дә,

Сөенсәм дә – җырлап җибәрәм.

1 алып баручы: Хәерле көн, кадерле дуслар!

                          Барчагызга:

2 алып баручы: яшегезгә, картыгызга,

3 алып баручы: олыгызга, кечегезгә, 

1а. б.: хезмәт сөйгән,

2 а. б.: эштә уңган,

3 а. б.: җыр җырларга,

1а. б.: көй көйләргә

         оста булган барчагызга!

2 а. б.: Якын дуслар җыелганнар,

         Шул уңай белән бүген.

         Җырларнын иң матурын гына

         Җырламый мөикин түгел!

3 а. б.:Тормышыбыз ямьле булсын,

         Ямьле булсын, гөрләп торсын!

         Сәлам, сезгә сәлам!

1 а. б.: Эшләрегез зурдан булсын,

         Илебезне бизәп торсын,

         Сәлам, сезгә сәлам!

3 а. б.: Һәр халык үзенең моң-сагышларын, әрнүләрен, шатлык-куанычларын көйләргә сала, җыр итеп җырлый.

2 а. б.: Моң – ул хис! Күңелендә кайбер истәлекләр яңарганда да моңланасың: күңелең нечкәрә,  сагышка батасын, боегасың. Татар җырлары элек-электән моңга бай булган. Берәүләргә мәхәббәт, кемнәргәдер сугыш турындагы, кайсынадыр туган як хакындагы җырлар ошый. Ә кемнәрдер әниләр турындагы җырларга гашыйк. Һәркем күңелендә йөрткән моңга аваздаш көйләр эзли.

1 а. б.: Җырсыз кешене канатсыз кош белән тиңлиләр. Җыр ул кешене сөендерә, уйландыра, хәсрәтне тарата. Җыр яраткан кешенең куңеле дә чиста буладыр, минемчә.

Укытучы: Бик хак сүзләр сөйлисез, укучылар. Хәерле көн, кадерле укучылар, укытучылар, хөрмәтле кунаклар. Без бүген сезнең белән “Татар халык җырлары” кичәсенә җыелдык. Җыр – татар халык иҗатының бер төре булып тора. Бөек шагыйребез Г.Тукай халык авыз иҗатына: “Җәүһәр вә якутлардан да кыйммәтле” җырларга, “халык куңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер. Бу бертөрле сихри көзгедер”, – дип югары бәя биргән.

1 а. б.: Әллә ничә гасырлар буена күңелләрдә туып, камилләшеп килгән җырлардан халыкның яшәешен, кайгы-хәсрәтен һәм шатлыгын, ягъни күңел байлыгын ачык күреп була.

3 а. б.: Җырларда аның изге теләкләре, якты омтылышлары, бәхеткә иминлеккә, матурлыкка булган өметләре дә урын ала.

 4 а. б.: (сәхнә артыннан) Җыр – халыкның иң киң таралган, иң хөрмәтле иҗат җимеше. Ул халык тормышының чагылышы. Кеше күңелендәге хисләрнең матур яңгырашы, яктыртылышы. Тулырак…

Хуш,сөекле бакчабыз! Мәктәпкә озату кичәсе.


Хуш бакчабыз

Бөгелмә муниципаль районы муниципаль бюджет мәктәпкәчә тәрбия һәм белем бирү учреждениесе Кодаш балалар бакчасының I категорияле тәрбиячесе Мөгалимова Илсөяр Әкрәм кызы.  Мәктәпкә озату кичәсе   “Хуш, сөекле бакчабыз!”

Алып  баручы.  Уза гомер аккан сулар кебек.

                           Үсеп бара безнең балалар.

                           Бакчабызда үскән сабыйлар

                           Мәктәпләргә инде баралар.

  Кадерле балалар, хөрмәтле әти-әниләр, килгән кунаклар, балалар бакчасында эшләүчеләр!

Бүген  безнең бакчада зур бәйрәм – бакча белән хушлашу!

Без бакчабыздагы иң акыллы, иң тәртипле балаларны мәктәпкә белем алырга озатабыз.

Шуклыклары белән безне сагайткан, шат авазлары белән безне сөендергән, бәйрәмнәрдә, эштә дә безнең зур ярдәмчеләребез булган балалар бүген балалар бакчасына соңгы тапкыр бәйрәмгә җыелдылар! Ә шулай да бүген күңелләребез шат, чөнки балалар барысы да нинди матурлар, таза-саулар!

Здравствуйте дорогие ребята, дорогие родители и гости, Мы рады приветствовать вас на нашем замечательном празднике.! Сегодня у нас торжественный и немного грустный день – выпускной бал. Мы провожаем своих ребят в школу. Несмотря на расставание, мы надеемся, что этот вечер будет приятным! Ведь с детьми мы связываем свои надежды, несбывшиеся мечты и, конечно же, мы хотим, чтобы они были счастливы.

Встречайте неповторимых, дорогих

И всех по- своему любимых

И одинаково родных

Встречайте их! Выпускники детского сада «Родничок» 2015 года:

Каршы алыгыз! Сезнең алдыгызда “Чишмәкәй”балалар бакчасының 2015 елгы чыгарылыш балалары.

(Музыка яңгырый,балалар керәләр)

1.Килеп җитте бакчам белән     Алина

Саубуллашыр көннәр дә.

Озакламый барыбыз да,

Китәрбез без мәктәпкә.

2.Хушлашабыз бүген бакча белән,     Сөмбелә

Ә күңелләр тулган шатлык белән.
Барлык килгән кунак безне котлый,
Бәйрәм белән, дуслар, бәйрәм белән               Җыр: “Без инде хәзер зурлар”

Алып баручы:Балалар,мин сезне могҗизалы сәяхәткә чакырам.

Сәяхәткә кузгалганчы

Бер сорауга җавап бирик:

Сез төрле хәлләрдән курыкмассызмы?

Артка чигенмәссезме?

Балалар: Юк!                    ( Көй янгырый)

(Игьтибар, игьтибар, «Сау бул, балалар бакчасы, исәнме, мәктәп»исемле тиз йөрешле белем поезды жирле вакыт белән  16 сәгать 15 минутта «Чишмәкәй» балалар бакчасы платформасыннан кузгалып китәчәк.) Тулырак…

Аулак өй.Әти-әниләр белән кичә үткәрү үрнәге.


Аулак өй.Әти-әниләр белән кичә үткәрү үрнәге.

Мамадыш районы “Түбән Яке балалар бакчасы”  тәрбиячесе Фазырахманова Ильгизә Нуретдин кызы. Тема:  “ Аулак өй”.  Әти-әниләр белән кичә.

Аулак өй.Әти-әниләр белән кичә үткәрү

Кереш өлеш.

Иҗтимагый – мәдәни тормышта билгеле бер йолалар үтәү, гореф – гадәтләр тоту һәм бәйрәмнәр үткәрү барлык халыкларга да хас булган гомуми күренеш ул. Ул мәдәниятнең мөһим бер элементы булып исәпләнә һәм аның аермачык этник төстә булуы, халыкның бик тирәндә яткан сыйфат – хасиятләренә бәйләнгәнлеге күзгә ташланып тора. Чыннан да, теге яки бу халыкның үзенчәлеген аерып күрсәтәселәре килгәндә, шул халыкка гына хас булган аерым йола һәм бәйрәмнәрне атап әйтмичә калмыйлар.

Татар халкының борынгы ышанулары, аграр-практик ихтыяҗлары, гаилә-көнкүреше, җыйнап әйткәндә, күпкырлы рухи культурасына караган төрле йолалары, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре уеннар белән аерылгысыз бәйләнештә тора. Чөнки күп төрле нәүрүзләрнең, келәүләрнең, арбауларның һәм сыктауларның, такмазаларның һәм җырларның теге яки бу йола, уен барышында логик һәм эстетик бәйләнгән булуы, аларның шул бәйләнештән башка җанлы яшәештә бик сирәк очравы моның ачык дәлиле.

Аулак өй.

“Аулак өй” ул – җырлы-биюле көлкеле тамаша, шоу. Татар милләтенең йөзек кашы булган аулак өйләрдә уйналган уеннар, җырланган җырлар, такмаклар бары тарихта гына калып бара сыман.

Авыл өе күренеше.

Апасы кул эше эшләп утыра.Сеңлесе җырлый-җырлый өй җыештыра.

Ләйсән:Апа!Безнең әби белән бабай чынлап та кунакка китәрләрме икән?

Гүзәл: Китәләр.Нигә әле синең  аларны бик җибәрәсең килә сеңлем?

Ләйсән :Эх! Аулак өй ясар идек.Егетләр, кызлар килер иде.

Гүзәл:Сеңлем, нигә болай бик очынасың эле син! Алай-болай берәрсенә гашыйк булмаган-сыңдыр бит.

Ләйсән: Сорама инде апа.Әйдә әле,музыканы куябыз да рәхәтләнеп биибез, җырлыйбыз.

(“Эх кара каш кара күз”көенә җырлап бииләр.Әби белән бабай килеп керә.)

Әби:Кызларым ,безне Әсмабикә җиңгәңнәр бәби туена дәшкәннәр иде. Бабаң белән шунда барабыз. Кул эшләрегезне җитешкән кадәр эшли  торырсыз.

Бабай:Карагыз аны ,яшьләр җыеп аулак өй оештыра күрмәгез тагын!Колагыгызга киртләп куегыз!

Ләйсән:Борчылмагыз,минем кадерлеләрем,борчылмагыз.

Гүзәл:Сеңлем белән икәү рәхәтләнеп,әби кушкан эшләрне эшләп утырырбыз.

Әби:Кызым,бәлки без куна да калырбыз. Мәрфуга түтине эндәшерсез (Гүзәлгә) Син кызым зуррак, күз колак булу синең өстә. Бабаң әйткәннәрне исеңдә тот.

(Урамда машина кычкырткан тавыш ишетелә)

Бабай:Әйдә карчык,әнә лимузин килеп туктады.Аллага шөкер, уңдык кияүләрдән,кешедә булмаган машиналарда гына җилдертәбез.

Әби: Әйе,әйе атасы.Күрше-күлән карап калсын әле.

Гүзәл:Хәерле юл сезгә!!!

Ләйсән машина кузгалып киткән тавышны ишетүгә иптәш кызларына шалтырата башлый.

-Алло!Миләүшә ничек хәлләрең?Безнең әби белән бабай кунакка киттеләр,кил әйдә безгә “Аулак өй”ясыйбыз.Раиләгә,Иркәгә,Наиләгә, Миләүшәгәдә дә эндәш ! Тулырак…