fbpx
21.04.2015

Ленин


              Ленин  Ленин биографиясендәге сәер хәлләр.

Инде халык хәтереннән җуела барган Бөек Октябрь социалистик революциясе тарихында ак таплар шактый тулып ята.Аның юлбашчысы Владимир Ульянов-Ленин биографиясендә алар тагын да күбрәк.Дөресрәге,ак түгел,ә кара таплар.

Әле шуны уйлап утырам.Балачакта,апрель аеның шушы көннәрендә,Ленин исеме белән рухланып яши идек.Мәктәпләрдә Ленинның туган көнен зур концертлар,очрашулар белән билгеләп үтүләр истә калган.Пионер сборларындагы быргы-барабан тавышлары әле дә колакта яңгырап тора.Боларны сагынып искә алу дип уйлый күрмәгез тагы.Сукырларча табынуның бер мисалы бу.Бүгенге мәктәп балалары Бөек Октябрь социалистик революциясенең юлбашчысы Владимир Ульянов-Ленинның кем икәнен дә белмиләр.Әйбәтме аларның белмәүләре,начармы? Начар,чөнки кеше үзенең тарихын белергә тиеш.Мәскәү мәктәпләренең берсендә укучылардан Ленинның кем икәнлеген белү-белмәүләрен тикшерү максатыннан тест үткәргәннәр.Йөз баладан 4-5е генә дөрес җавап биргән.         Димәк,мәктәпләрдә бу кирәксез темага әйләнгән.Ә менә безгә бик яхшылап укытканнар иде.Әмма күбесе ялган тарих булган икән. Совет заманындагы дәреслекләрдә Ленинның әтисе турында гына мәгълүматлар бирелә иде.Илья Николаевич мәктәпләрне тикшерүче инспектор булганлыгын гына белдек,ә әнисе турында ләм-мим.Ул вакытта бик аз кешеләр генә Ленинның әнисе Мария Александровна Ульянованың (кыз фамилиясе Бланк) кияүгә чыкканчы Мария Федоровна сараендагы патшабикә туташы булганлыгын белгәннәрдер.Аның нәсел җепләре Көнбатыш Европага барып тоташа.

 Билгеле немец психологы Гюнтер Краузе үзенең дәрәҗәле Ульяновлар гаиләсе белән бәйләнеше барлыгын белгәч,буш вакытында генеалогик тикшеренүләр белән шөгыльләнә башлый.Аның әнисе Ирма Крузе Владимир Ленинның туганнан туган сеңлесе булып чыга.Архивларда берничә ел казына торгач,Гюнтер Ленинның әбисенең әбисе турындагы документка тап була.Шаккаткыч хәл ачыла: революция юлбашчысының әбисенең әбисе кара сихер белән шөгыльләнгән һәм аны шуның өчен инквизиция утында яндырып үтергәннәр икән.

Ленин биографиясендәге тагын бер сәер тапны әле мин күптән түгел генә укып белдем.1873 елның 14 августында Сембер өстендә халык зәңгәр утлар белән җемелдәп торган сәер шар күрә.Бу ялтыравык шар Серафим Саровск чиркәве өстендә ике сәгатькә якын асылынып тора.Шуннан соң якын-тирә авыллардагы бөтен терлек үлеп бетә.Ә Ульяновлар гаиләсендә нәкъ шушы көнне өч яшьлек Володя юкка чыга.Җиде яшьлек Саша абыйсы белән ишек алдында уйнап йөргән җирдән эссез югала.Саша ничек кенә тырышмасын,энесенең кайчан һәм кая китә алуын берничек тә әйтә алмый.

 Полиция көне-төне эзләп тә,баланың эзенә төшә алмый. Ике атнадан соң,аны очраклы рәвештә печәннән кайтып баручы крестьяннар табып алалар.Бу хәл  шәһәрдән утыз чакырым ераклыкта була.Юл кырыенда утырган малай бер дә арган,йончылган кыяфәттә булмый.Ләкин ул гипнозланган кеше рәвешендә була:үзен табучыларга күтәрелеп тә карамый,хәтта үзен алырга килгән әти-әнисен дә танымый.

Мәктәп дәреслекләрендә Ленинның сәламәтлеге эсер Фани Каплан агуланган пулялар белән атканнан соң начарлана дип язып килделәр.Ләкин шул вакыттагы газета язмаларына ышансаң,Ленин соңгы көннәренә кадәр эшкә сәләтен югалтмаган,киресенчә үзенең атаклы әсәрләрен язган.Үлгәннән соң аның баш миен ачып карыйлар.Әле дә хәтеремдә,укытучы тарих дәресендә аның баш мие эшли-эшли ташка әйләнгән була дип сөйләгән иде.Скалпель белән сугып карагач шак-шок килеп торган,имеш.Алай түгел,киресенчә булган икән бит,юлбашчының баш мие йомшарып беткән.Сосудлар тыгылып,сулъяк ярымшарга кан бөтенләй килми башлаган,шунлыктан алар таркалганнар.

 Медицина күзлегеннән караганда,мондый хәлдәге кеше акыл хезмәте белән бөтенләй шөгыльләнә алмаска тиеш була.Ә Ленин эшли.Гадәти кешеләрдә була алмаган көч,сәламәтлек аңа каян килгән? Җавапны бала вакытында ике атнага югалып торуыннан эзләргә кирәктер. Кайбер тикшеренүчеләр балага көчле энергия сеңдерелгән булырга тиеш,ә бәлки билгеле бер миссия башкару өчен махсус программа да урнаштырылган булырга мөмкин,дигән фикерне алга сөрәләр.

Әлегә кадәр Ленинның нинди авырту белән үлеп киткәнлеге һаман да сер булып кала…

                               Ә болары мәктәп мәзәкләре.

Бу хәл СССР чорындагы совет мәктәбендә 70 еллар ахырында була.Башлангыч сыйныф укытучысы класстан тыш уку дәресендә Ленин турында хикәяләр укый.Менә Ленин Шушенскоеда ауга чыккан,менә ул балалар белән чанада шуа,монда балык тота,тегендә бер бәйрәмгә килгән һ.б.һ.б.

Соңыннан укытучы сорау бирә:-Балалар,барысын да аңладыгызмы?

Бер укучы кулын күтәрә.Укытучы:-Сиңа нәрсә аңлашылмады?

Укучы:-Ә Ленин кайда эшләгән?

-Утыр,ахмак!-дип кычкыра укытучы.

Тагын шул совет заманы.Минем балдыз башлангычларда дәрес бирә икән.Безнең чордагылар хәтерли торганнардыр:октябрят значогында кечкенә Володяның  сары чәчләре тузгып торган сурәте төшерелгән иде.Шул рәсемне күрсәтеп укытучы сыйныфка сорау биргән:-Балалар,бу кем?

-Бу-Ленинның кыз чагы ,-дип җавап биргән бер укучы.

Икенче бер дәрес.Шул ук башлангычлар.

-Балалар,Ленин турында нәрсәләр беләсез?-дип сорый укытучы

-Мин беләм,-дип сикереп тора бер малай.-Бер кулын алга сузган һәм аз гына салган.

-Ни сөйлисең? Каян ишеттең моны?-ди каушап калган укытучы.

-Әти әйтте.Исерек кепкасын шулай йомарлап тота һәм егылып киткәндә кулын өскә күтәрә,диде.

Tags:

Шәрехләү