fbpx
17.01.2012

Аңлашылмый


Әллә дөнья үзгәрде,әллә мин заманнан артта калам,нишләптер күп нәрсәләр аңлашылмый башлады әле,җәмәгать.Чаларган башта сораулар көннән-көн күбәя бара.Бигрәк тә хөкүмәт кешеләренең сабыйларча сөйләүләре аңлашылмый.Ул Путинның безгә биргән сорауларына бераз ияләнә төшкән идем инде.Исегездәме,бер тапкыр шулай каядыр,Себергәме шунда,башка җиргәме җибәргән миллиардлар юкка чыккач,бик нәүмизләнеп кая киттеләр икән ул акчалар дип бездән сорап утырган иде.Бездән сорыйсы юк:син дә,мин дә бик әйбәт беләбез аларның кая киткәннәрен.Я әйтегез,Путин белмиме без белгән шул гап-гади нәрсәне? Димәк,белми,белсә олы башын кече итеп сорап утырмас иде.Һич югы хатыныннан сорасын инде ул аны.Әйтә дә бирә.Безнең хатыннар кесәдәге акчаларның кая киткәнен тиененә кадәр белеп торалар.Читкә җибәреп кара бер йөз тәңкәңне,җир астыннан таптыралар.Ә монда миллиардлар юкка чыга һәм үз кулында полициясе,ФСБ ,тагын әллә нинди тикшерүчеләре булган хөкүмәт башлыгы кая киткәнен белми.Аңламыйм мин моны.валлаһи аңлый алмыйм.

Ярый,болары үткәндәге хәлләр,кем әйтмешли, үткән эшкә салават.Ә менә монысы өр-яңасы.Ел азагында Медведевның синең белән миңа җибәргән еллык юлламасын тыңладыгызмы? “Миңа демократия кирәк!”дип башлаган чыгышын.Сез ничек тыңлагансыздыр,мин үзем Президентның сүзләрен ишеткәч,яткан урынымнан сикереп тордым.Без мәхлүкләр моңарчы бернәрсәләр дә белми яшәгәнбез икән бит .Күр әле,без нинди бәхетле һәм ирекле ил халыклары икән.Бездә гомер озынлыгы да 75 яшькә җиткән! (Хатын-кызларныкы).

Ирләрнекен әйтеп бетермиләр,аларныкы күпкә кимрәк,күрәсең.Пенсия аз дип зарланалар,үзебез генә белми калганбыз,без йоклап торган арада 1,5 тапкыр арткан икән бит! Тагын аз гына ялгыша Президент.Бер ай элек кенә Б.Грызлов пенсияләр 4 ел эчендә 3 тапкыр(!) артты дигән иде.Минем хатын пенсионер.Аның Саклык банкына килгән пенсиясен мин алып кайтып бирәм.Ләкин минем алар әйткән пенсияне күргәнем дә,ишеткәнем дә юк.(Һәм күрмәячәкмен дә).Президент сөйләгәннәрне тыңлый-тыңлый мин үземне Дубайда яшәгән кебек хис итә башладым.Нәрсәләр генә вәгъдә итмәде ул.

Заманында Горбачев алдаган шикелле һәр гаиләне тораклы итәргә дә ышандырды,салымнарны дә киметәчәген әйтте,гомумән тормышыбызны коточкыч яхшыртырга ышандырды.Тик мин барыбер аңлап җиткермәдем,шушы “изгелекләрне,яхшылыкларны” эшләргә аңа моңарчы нәрсә комачаулады икән?

Шәрехләү