fbpx
23.04.2020

Әйтәсең килә икән – әйт инде!


әйтәсең килсә“Әйтәсе килә “ дигән сүз турында язарга булдым әле. Бик ачуны чыгарганга, телебезне ватып-җимергәннәренә чыдый алмаганга язарга булдым. Ун кешенең һич югы берәрсенә файдасы тисә дә, бик шат булыр идем. Бу сүзне татар телен камил белергә тиешле артистлар, алып баручылар, журналистлар һәм хәтта каләм әһелләре дә бик еш һәм бозып куллана.

Менә, мәсәлән, зур дәрәҗәле бер концертның алып баручысы вәкарь белән генә атлап сәхнәгә чыга да “ бу концертны оештырган фәлән фәләновларга зур рәхмәтебезне әйтәсебез килә” ди. Шушы теш сындыргыч сүзләр ачуны чыгара да инде. “Әйтәсе килә” дигән гыйбарә теләк-омтылышны белдерә. Әйтик, “ашыйсы килә”, тамак ачкан, әмма әлегә ашарга юк. Яки “ уйныйсы килә”, ләкин уйнарга ни кешесе, ни уены юк. Бу бары теләк кенә, эшләнмәгән эш. “Әйтәсе килә” белән дә нәкъ шулай. Алып баручының кемнәргәдер рәхмәт әйтәсе килә, ләкин әле ул уйлап бетермәгән. Әйтергәме бу кешегә рәхмәтне, әллә әйтмичә дә калдырып буламы? Әгәр ул шартлатып “фәлән-фәләновка зур рәхмәтебезне әйтәбез” дип белдерә икән, рәхмәт әйтелгән була. Җөмлә тәмамланган уйны белдерә, сөйләмгә хилафлык килми, тыңлаучылар татар сөйләмен төгәл һәм дөрес кабул итәләр.

Әмма инде “әйтәсе килә” дип таптанып тора икән, минем шикелле татар теле укытучылары, әйтәсе килгәч, нишләп әйтми икән соң бу, берәр дошманы түгелдер бит” дип уйлап утырырга мөмкиннәр. Чөнки “әйтәсе килү” белән “әйтү” икесе ике әйбер. Алар арасында зур аерма бар. Һәм боларны бутап әйтү бүгенге көндә  әдәбият-сәнгать әһелләре арасында модага керде. Дөресрәге, үзләре дөрес сөйләм үрнәкләре күрсәтергә тиешле кешеләр шулай әйтеп, үзләренең наданлыкларын күрсәтәләр.

Бер концерт барышында мондый “әйтәсе килүләр” унар-егермешәр тапкыр кабатлана. Ярый, алып баручыларның ялгыш-йолгыш такылдауларын бераз аңлап та була. Чөнки ул сөйләүчеләрнең күбесе туй-банкетлар алып баручы кешеләр. Аларның моңарчы акча санап, тел өйрәнергә вакытлары булмагандыр. Өстәл артындагы сәрхүшләргә тегеләй әйтсәң дә, болай әйтсәң дә барыбыр. Тавышың яңгыравык булсын да, сөйләгәндә сүзең генә бетмәсен – тукталып калма. Әмма сәхнәгә менгәч болай кыланма инде син, энем. Сәхнә – ул урам түгел. Анда кеше матурлык күрергә, татлы-иркә сүзләр ишетергә дип килә. Югыйсә, соңгы вакытларда сәхнәнең тәмам дәрәҗәсен төшереп бетерделәр.

Җырчы дип чыкканнары бертуктаусыз такылдый, сөйләргә чыкканнары җырлап җибәрә. Җырны, сөйләүне, биюне берьюлы башкаручы “талант ияләре” күбәеп бара.Татар сәхнәсе шундый виртуоз “артистлар” белән тулды. Һәм бер караганда, “әйтәсе килә” дигән сүзгә бәйләнү мондый балаганнарда (җырчыларның үзләренчә әйсәк, “солянкаларда”) күзгә кергән бүрәнә булып күренергә мөмкин. Әмма сүз атнага яки айга бер акча түләп керә торган концертлар турында гына бармый. Безнең хәзер тәүлек буе бертуктамый татарча җырлап торган “Майдан”, “ТМТV”, “Туган тел” (татар-башкорт) кебек каналларыбыз бар. Менә шушы каналларда бер үк җырчылар, бер үк сөйләүчеләр көнгә унар-егермешәр тапкыр һаман да шул бер җырларын башкаралар. Билгеле, мин аңлыйм, бу артистлар каналга тиешле акчаны түлиләр, ә тегеләре түләгәч, аларны әйләндерергә мәҗбүр булалар. Менә шундый әрсезлек, талымсызлык сәнгать дигән илаһи көчне үтерә дә инде. Бу студияләрдә берәү дә “әйтәсе килә”, “җырлыйсы килә” дигән сүзләрнең дөрес-ялгышлыгын тикшереп тормый, бары җырчының кесәсенә карый. Нәтиҗәдә, телне күпме дәрәҗәдә боза-пычрата алалар, шул кадәр бозалар.

Ярый, әле безнең “ТНВ”, ТНВ-Планета” кебек каналларда төрле тапшырулар алып баручы, интервьюлар алучы чын журналистларыбыз да бар бит. Менә аларның телне бозуларын берничек тә аклап булмый. Әмма алары да нәкъ шул. Тапшыруны алып баручы үзе чакырган кунагы белән әңгәмә корып утыра да, ахырдан ни ди? “Тапшыруга килгәнегез өчен минем сезгә рәхмәт әйтәсем килә”, ди. “Килгәнегез өчен сезгә рәхмәт!” дими, “рәхмәт әйтәсем килә”, ди. Сүзне өздереп, кистереп әйтә алмау, бәлки ул татарның куркаклыгыннан да киләдер.

Мин бу турыда күп уйландым. Татарча тапшыруларның зәгыйфьлеге, аларда кыю фикерләр әйтелмәү урыс илендә яшәгән татарның һәр сүзне үлчәп, чамалап әйтергә өйрәнүе нәтиҗәсе булырга тиеш. Татарстандагы руслар инде ничә еллар рус телен кысалар дип шау киләләр, Мәскәүгә хат арты хат юллыйлар. Берәү дә аларны милләтчелектә гаепләми. Инде татар мәктәпләрендә татар теле җан-тәслим кылды. Булдымы татар телен яклап күтәрелүче бер татар?! Юк, чөнки аңа милләтче пичәте сугылачак һәм… калганын үзегез беләсез.

Күрә торып телебез бетеп ятканда, бәлки минем язганнарым, “әйтәсе килә” белән сүз көрәштерүем, инәдән дөя ясарга тырышу кебек күренергә мөмкин. Әмма бу алай түгел. Чөнки сәхнәдә, телевизорда бертуктаусыз яңгыраган тел бозулар гади халык өчен нормага әйләнде. Шул ук телевизорда сөйләгән җитәкчеләр, табиблар, укытучылар, сыер савучылар – барысы да сүзләрен  “Рәхмәт әйтәсе килә” белән тәмамлыйлар. Димәк, инде болай сөйләү калыплашкан. Минем дә сәхнәдән “рәхмәт әйтәм” дип чын йөрәктән кемгәдер рәхмәтен әйтүчегә бик-бик рәхмәт әйтәсем килә. Әйтә алырмынмы икән?..

                                                                                Фәрит  Вафин

Шәрехләү