fbpx
19.10.2021

Шагыйрә Лилия Садриева белән очрашу кичәсе


лилия садриева
Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районы “Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Түбән Табын мәктәп-интернаты” дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе 1нче категорияле укытучы-дефектологы Шәрипова Илсөя Насих кызы. Тема: Шагыйрә Лилия Садриева белән очрашу кичәсе.

Алып баручы.Тамчылар тамар, гөрләвекләр шаулап агар чаклар… Яз күңелдәге хис-тойгыларны көчәйтә. Ыкта, елга-күлләрдә бозлар актарыла; җанда йокымсырап изрәп яткан хисләр ташкыны шигырь булып,  җыр булып бәреп чыга; кычкырып җырлыйсы, рәхәтләнеп, дулкынланып шигырь укыйсы килә.

Егетләр-кызлар төн утырып кәгазь битенә энҗе тезгәндәй, шигырь юллары сырлый: йөрәктәге назлы мәхәббәт, әйтелмәгән, исемсез сагыш, дөньяны, туган якны, газиз ярны, әнкәйләрне, саф-садә гөлләрне ярату җыр булып түгелә…

Бүген, укучылар, безнең белән очрашырга дип, Мөслимебездә яшәп иҗат итүче шагыйрәбез Лилия Яссир кызы Садриева килде.

Алып баручы. Шагыйрь нинди генә биеклеккә ирешсә дә, нинди данлы исемнәр яуласа да, аның нигез ташы булып туган авылы, туган төбәге кала. Үзен шагыйрь итеп яраткан газиз туфрак, хәреф таныткан беренче укытучы, тәүге хисләрдән шыткан беренче шигырьләр, балачак дуслары аны гомере буе рухландыра, илһамландыра, чит-ятлар какканда да ышыклый, саклап кала.

“Дусаема” – беренче укучы укый.

Дусаема сагынып кайтып төшсәм –

Үткән көннәремне күзаллыйм.

Туган авылым, бер карышыңны да

Тыныч кына карап узалмыйм.

Әнә урман, әнә киң басулар,

Каеннарым тезелеп басканнар.

Мине каршылапмы, түшләренә,

Көмеш тәңкәләрен такканнар.

Каеннары бигрәк якын миңа

Әллә бергә-бергә үскәнгә.

Туган як моңнары күңелемә

Әллә алар аша күчкәнгә.

Балачактан алып җанга сеңгән

Җырдай матур туган якларым…

Якты истәлекләреңне, авылым,

Йөрәгемә салып саклармын.

Алып баручы.Әдәбиятта “Кызлар шигърияте” дип аталучы рәсми булмаган төшенчә бар. Гадәттә, хатын-кыз заты каләмгә үрелсә, фәкать алар гына аңлый торган мәхәббәт сагышы ак кәгазьгә түгелә.  Лилия Садриева исә, үзгәрәк шагыйрә. Аның күпчелек шигырьләре тормыш фәлсәфәсе белән сугарылган. Ул яшәеш мәгънәсе хакында тирәнтен уйлана, үзе ачкан гамьле дөньяга башкаларны да ияртеп алып керә.

“Тик синдә каламын, Мөслимем” – икенче укучы укый.

Күңелем нигәдер ашкынып

Көтә гел Мөслимем язларын.

Яшәргә сүрелмәс дәрт биргән

Язларның иң дәртле назларын.

Гомерләр язлардан башлана

И, язмыш, читләргә ташлама.

Мин калам Мөслимем язында

Төренеп иң татлы назына.

Аклыкка, сафлыкка төренеп

Ничә кыш кышладым мин синдә.

Кышларның энҗедәй аклысы

Ягымлы, назлысы Мөслимдә.

Гомерне ак төсләр ямьлиләр,

Күңелгә якын ич кышың да.

Китмимен ямь эзләп еракка

Гомерем башланган шушында.

Алып баручы. Ак каеннар шагыйрә өчен матур агач кына түгел, хәтта авылдаш, чордаш, хистәш-күңелдәш ләбаса! Я, ак каенның үзе белән авылдаш булу бәхет түгелмени!

“Каеннарым шавы”–өченче укучы укый.

Авылымнан җыенып чыгып киттем,

Каеннарым озата бардылар.

“Кабат безгә әйләнеп кайт!” – диеп,

Күңелемә шатлык салдылар.

Каеннарым озатып калдылар.

Ак каеннар, ак бәхетләр булып,

Юлларымны минем яктыртты.

Теләкләрем тормышыма ашты,

Хыялларым һаман ашыкты,

Юлларымны минем яктыртты.

Күңелемә моңнар тулган чакта,

Ялкынланып хисләр ташыса,

Күңелдәге татлы бер моң итеп,

Каеннарым шавын ишетәм,

Якты тормыш шавын ишетәм.

Каеннарым һаман чакыра төсле

Алга сузып ап-ак кулларын.

Гомер буе алар миңа шулай

Көйләр төсле тормыш җырларын,

Кушылыр, бәлки, минем җырларым.

Алып баручы. Иң куанычлысы шул – аның кайсы төбәк баласы икәнен, кайсы як былбылларын тыңлап, кайсы чишмәләрнең суын эчеп үскәнен, яшәгәнен сизенеп, тоеп була. Шагыйрь өчен бу ифрат мөһим сыйфат.

“Мөслимем – гүзәл илем” – дүртенче укучы укый.

Иркә таулар итәгендә

Мөслимем – гүзәл илем.

Туган туфрагымда сулмас

Бер гөлең булыр идем.

Үткәнем һәм киләчәгем,

Бәхетем синдә, Мөслим.

Туган якны данлап сайрар

Бер моңлы кошың бит мин.

Күңелемне назлап туймый

Синең изге исемең.

Гүзәллегең аңлатырдай

Сүзләр эзлим, Мөслимем.

Ык суларың җанга шифа

Шифалы чишмәләрең.

Җаным яралган илемне

Мин ташлап китәлмәмен.

Якты, назлы моңга төреп.

Яңгыратыйк исемен.

Игелекле әнкәм минем,

И, сөекле Мөслимем.

Алып баручы. Чын шагыйрьләрнең акылы да, тормыш фәлсәфәсе дә, фаҗигасе, тантанасы да – барысы да шигырьләрендә.

“Ыкта боз киткән диләр” – бишенче укучы укый.

Ыкта боз киткән, диләр,

Күрүче булды микән?

Теләк теләп яхшылыкка

Юраучы булды микән?

Элек булган заманалар –

Ык буе торган чыңлап,

Шул бозларны зурлый-зурлый

Озатканнар җыр җырлап.

Гармун моңына кушылып

Җырлашып аккан бозлар.

Ел буе озата барган

Бозлар калдырган моңнар.

Әй, гомерләр, үткәннәрне

Юксыну калган бары.

Боз өстендә ялкыннарны

Ник алып киттең ары?

Уфтаныша чал агайлар,

Апалар авыр сулый.

Кайтарыйм соң ничекләр, дип,

Үткәннәрне Ык юллый.

Чарасыздан Ык елый…

Алып баручы. Мөслим районында бер генә концерт та,бер генә тантана да Лилия Садриева шигырьләреннән башка узмый. Аның шигырьләре “Ватаным Татарстан”, “Шәһри Казан”, “Авыл утлары” газеталарында, “Аргамак”, “Сөембикә” журналларында күп тапкырлар басылды. 2002 нче елда беренче иҗат җимеше – шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Ул “Өр-яңа яз” дип атала. Җыентыкка кереш сүзне мәртәбәле якташыбыз, шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай  һәм М.Җәлил исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты Зөлфәт язган.

2012 нче елда шагыйрәнең “Күңелләр чәчәк тели” исемле тагын бер җыентыгы чыкты. Гаҗәеп моңлы, шигъри җанлы Л.Садриева иҗаты укучылар күңелен үзенең халыкчанлыгы, ихласлыгы белән әсир итә. Аның иҗат җимешләрен шигърият сөючеләр яратып укый, композиторлар бик теләп көй яза.

“Яшәтикче төреп назларга” – укый Талия Садыйкова.

Үстек тә без таралыштык

Беребез юк, әнкәй, яныңда.

Оныттылар, диеп куядыр ул

Сагынулардан сулган чагында.

Сабырлыгы уйчан йөзләрендә,

Сагыш булып саркый күзеннән.

Ап-ак нурлар, ак балкышлар булып

Атлый әнкәй гомер көзенә.

Гомер көзләренә кергән саен,

Кадерлерәк була үткәннәр.

Әнкәемнең калын толымнарын

Көзге ачы җилләр сүткәннәр.

Көзләр җиткән инде, күңелем һаман

Әйләнә дә кайта язларга.

Гомер бүләк иткән әнкәйләрне

Яшәтикче төреп назларга.

Алып баручы. Мөслим каеннары яктысын шигырьләргә күчергән, көмеш чишмәләренең челтерәвен, бормалы Ыкның дулкыннарын татар дөньясына таныткан, Дусай авылын дөньяга ишеттергән шагыйрәбез белән Мөслим халкы хаклы горурлана.

“Туган авылым” – алтынчы укучы укый.

Сезнең туган авылыгызда

Салкын чишмәләр бармы?

Чишмә буегызны ямьләп

Каен үсәме, талмы?

Туган авылыгызда сезнең

Алма бакчасы бармы?

Алмаларыгыз тәмлеме,

Җете кызылмы, алмы?

Туган ягыгызда сезнең

Калын урманнар бармы?

Горур имәннәр үсәме,

Җиләк-җимешкә баймы?

Бездәгедәй киң күңелле,

Юмартмы сездә халык?

Килегез безгә кунакка

Китәрсез сез таң калып.

Менә шундый минем авылым,

Аңлаталдыммы барын?

Тик шуны беләм мин үзем:

Башка юк мондый авыл.

Алып баручы. Якташыбызның мондый хисле булуы авылының гүзәл табигате, челтерәп аккан, тешләрне сындырырлык салкын сулы чишмәләре, каен урманнары, умарталы алма бакчалары тәэсиредер, мөгаен.

Әйе,Мөслимнең без каршылаган язлары бар. Әлбәттә, Мөслимнең Лилия таныган язлары – өр-яңа язлары бар.

“Өр-яңа яз” – җиденче укучы укый.

Туган якны төреп, кинәндереп

Илаһи бер назлы төсмергә.

Яшәү дәрте өстәп кешеләргә

Өр-яңа яз килә Мөслимгә.

Сабырсызлык белән көтә күңел

Язлар алып килер назларны.

Зәңгәр Ыгым көтә, сагынудан

Сагыш төяп кайткан казларны.

Гөрләвекләр көйли язгы көйне,

Кояшның да карый яктысы.

Күңел тилерә күк яз назыннан

Ә күңелдә яшәү чаткысы.

Кушылыплар бер җырлыйсы килә

Яз тудырган серле шул көйгә.

Киләчәккә якты өмет бөркеп

Өр-яңа яз килә Мөслимгә.

Алып баручы. Ә хәзер сүзне кадерле кунагыбызга – шагыйрәнең үзенә бирәбез.

Лилия Садриева үзенең шигырьләрен укый, укучыларның сорауларына җавап бирә.

Алып баручы. Әйе, Сезнең шигырьләргә бар дөнья гаме сыйган. Киләчәктә шигырь укучылар, аны аңлаучылар күбрәк булсын иде. Безнең белән очрашуга вакыт табып килүегез өчен, балалар күңеленә иҗат орлыклары салуыгыз өчен рәхмәт сезгә.

Бер шәрехләү “Шагыйрә Лилия Садриева белән очрашу кичәсе”

  1. Рушания Says:

    Бик матур, үзенчәлекле чара эшкәртмәсе.

Шәрехләү